Логотип «Мәйдан» журналы

Ризыгы беткән

Элек Усалида (Мамадыш районы) сәер гадәтле Мирза исемле кеше була. Гел-гел абзарга чыгып йөргәнче дип, сыерына печәнне сәндрәдән ун көнгә җитәрлек итеп бер генә төшерә икән. Күп ишә торгач, кыш уртасы...

Элек Усалида (Мамадыш районы) сәер гадәтле Мирза исемле кеше була.
Гел-гел абзарга чыгып йөргәнче дип, сыерына печәнне сәндрәдән ун көнгә җитәрлек итеп бер генә төшерә икән. Күп ишә торгач, кыш уртасында боларның сыерга ашатырга печәннәре бетә. Мирза сыерын Усали базарына сатарга алып чыга. Көн буе басып торса да, арык сыерның янына килүче булмый. Базар таралгач, Мирза сыерын җитәкләп кайтырга чыга.
– Мирза улым, сыерыңны сата алмадыңмыни? – ди каршыга очраган Һади бабай.
– Әйе, күшегеп, туңып беттем. Сыерга күз салучы да булмады.
– Улым, юкка борчылма: малыңның ризыгы бетмәгәндер, – ди Һади бабай.
– Ризыгы беткәнгә сатарга алып чыккан идем инде мин аны, – дип җавап бирә шунда Мирза абый.
 

Бәрәңге ашыйсы бар


Сугыштан соңгы авыр, кытлык еллар. Галиәкбәр һәм Түбән очның Заһидулла абыйлар түр якта гәп сатып утыралар. Галиәкбәр абыйның өченче сыйныфта укучы улы Хәлим мәктәптән кайтып керә. Почмак якта мич тирәсендә йөрүче әнисе янына бара да:
– Әни, нәрсә пешердең? Бик тә ашыйсым килә, – ди.
– Улым, мичкә бәрәңге тәгәрәттем. Аз гына сабыр ит, Заһидулла абый киткәч ашарбыз, – ди әнисе.
Түземлеге беткән Хәмит түр якка чыга да:
– Заһидулла абый, кайчан китәсең? Безнең бәрәңге ашыйсыбыз бар, – дип, турыдан-туры ярып сала.
 

Гаптери кәләш эзли


Гаптери атлы берәү күп тапкырлар өйләнә. Хатыннарыннан төрле гаеп табып, һәрчак аерып җибәрә икән. Бәхетен сынап карамакчы булып, Мамадыш ягындагы бер авылга кәләш эзләп барып чыга бу.
– Бушка чабата туздырып йөрисең, кызларыбызны кияүгә биреп бетердек, – диләр урамда очраган хатыннар.
– Апайлар, кыз булсын дип әйтмим, миңа бераз тотылганы булса да ярый, – ди Гаптери.
 

Үзенчә аңлаган


Шулай бервакыт колхоз рәисе Фәрит Галимович бригадир Хәйрулланы Кама урманчылыгына агач материаллары белешергә төшереп җибәрә. Икенче көнне рәис Хәйрулланы бүлмәсенә чакырып:
– Урманчылыкка төштеңме? – дип сорый.
– Иптәш прсидәтел, урманчылыкта эчмәдем, өйгә кайткач, ашар алдыннан бер стакан җибәрдем, – ди колакка катырак Хәйрулла.
 

Яратмаган журнал


Урак өстендә Мамадыштан Усали ягындагы бер колхозга райком вәкиле килеп төшә. Партия оешмасы секретаре Николай Степанов белән басуларны әйләнеп кайткач, алар төшке ашка киләләр. Табада кыздырылган бәрәңгене өстәлгә куярга астына әйбер таба алмыйлар икән. Шунда Анный түти: «Улым, Микулай, менә монда тузан җыеп, син укырга яратмаган журналлар ята», – дип, таба астына «Татарстан коммунисты» журналының бер санын китереп куйган, ди.
 

Клуб кирәк


Катмыш авылы клубында колхозчыларның гомуми җыелышы бара. Район җитәкчеләре дә килгән. Шактый еллар савым сыерлар фермасында мөдир булып эшләгән, хәзерге вакытта клуб мөдире вазыйфасын башкаручы Хәйрулла сүз ала:
– Иптәшләр, клубыбыз бик искерде, безгә әбизәтельне 60–70 башка яңа клуб төзергә кирәк, – диюгә, залдагы халык дәррәү көлеп җибәрә.
 

Ун тиен бик җиткән


Элекке елларда авыл җирләрендә кинога билет бәясе егерме тиен булды. Шулай бервакыт Кече Соннан бер күзе зәгыйфь Гаделша абый кинога ун тиен түләп керә икән.
– Гаделша абый, монда сезнең акчагыз ун тиен генә күренә, – ди кино күрсәтүче Һадиулла.
– Энем, мин бит синең киноңны бер күз белән генә карыйм, шулай булгач, ярты бәясе бик җиткән инде, – дип, Гаделша абый, залга үтеп, иң алдагы рәткә барып утыра.
 

Мортаза ничек йоклый?


Урманчылыкта яшәүче шаян, җор телле Мортаза абый Усалига килеп чыга.
– Сезне күптәннән күргәнем юк, нихәлдә ятасыз? – дип, югары очның Гарифҗан Мортаза белән килеп күрешә.
– Мин, туган, йоклаганда арканча ятам, кайчагында ян белән, йөзтүбән дә ятам, – ди Мортаза абый.

Ленин бабай да утырып чыккан


Алтмышынчы елларда май заводында мастер булып эшләүче Рафикны кыек эшләре өчен утыртып куялар. Срогын тутырып өенә кайткач, коммунист Рафик эш сорап райкомга килә.
– Эш сорыйсың, ләкин син утырып чыктың бит, – ди моңа райком секретаре.
– Иптәш секретарь, монда бернинди дә шаккатырлык нәрсә юк. Заманында Ленин бабай да утырып чыккан, – ди Рафик.

Комментарийлар