Логотип «Мәйдан» журналы

Ришат Төхвәтуллин нигә өйләнми?

Ниһаять, ул моның сәбәбен әйтте.Ришат Төхвәтуллинны инде күптән берничә тапкыр «өйләндереп» куйдылар. Артист үзе исә әле өйләнергә уйламый да икән.Ниһаять, өйләнү темасына Ришат ачыклык кертте. Артист...

Ниһаять, ул моның сәбәбен әйтте.
rishat-tuxvatullin
Ришат Төхвәтуллинны инде күптән берничә тапкыр «өйләндереп» куйдылар. Артист үзе исә әле өйләнергә уйламый да икән.
Ниһаять, өйләнү темасына Ришат ачыклык кертте. Артист Инстаграмдагы сәхифәсендә әлеге теманы күтәрде. «Соңгы вакытта сез, никтер, мине миннән башка гына "өйләндереп" куя башладыгыз. Минем хакта кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт! Ләкин, урыслар әйтмешли, «пир во время чумы» ясап ятып булмый бит инде. Әгәр өйләнергә уйласам, бу шатлыклы хәбәрне, һичшиксез, сез беренче беләчәксез», – дип белдерә Ришат.
«Ришат, энем, бу илдә то кризис, то чума, то коронавирус. Алар беткәнне көтсәң, өйләнә дә алмассың», «Озакка сузма инде, Ришат. Сине яраткан тамашачылар шул шатлыклы хәбәрне көтә», «Өйлән инде Ришат, әллә нинди сүзләр йөри башлады, сезнең турыда бер начар дә сүз әйттерәсе килми шул», дип, фото астында язалар.
 
Фото: sahne.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Rishat-T-hv-tullin-nig--yl-nmi-183381/

Комментарийлар