Логотип «Мәйдан» журналы

Рәхмәт, мизгел!

Әкрен генәәллә яңгыр тамды,әллә бер кош чиртте тәрәзем,әллә нишләп куркып, дертләп куйдым,кабаланып тышка карадым.Тәрәзәдә кош та, яңгыр да юк,яфрак селкетерлек җил дә юк.Фәкать, мине үчекләгән төсле,...

Әкрен генә


әллә яңгыр тамды,


әллә бер кош чиртте тәрәзем,


әллә нишләп куркып, дертләп куйдым,


кабаланып тышка карадым.


Тәрәзәдә кош та, яңгыр да юк,


яфрак селкетерлек җил дә юк.


Фәкать, мине үчекләгән төсле,


кояш эленеп тора елмаеп...


Тәрәз ачтым,


биткә кояш сулый,


сулышларны, хәттә, куыра.


Кинәт


тагын


әллә нинди нәрсә


тиеп китте йөрәк турына.


Йөрәк инде, юкса, күптән сихәтләнгән,


иләс-миләс түгел күңел дә...


Әллә бер кош,


әллә чишмә таушы


яңрап куйды күңлем түрендә.


Бер иснәрлек кенә умырзая исе килде


урман шаулавына ияреп,


тал бөресе шартлап ачылып китте


колак тобендә үк диярлек...


Нинди бөре? Нинди умырзая?!


Җәй уртасы инде авышкан.


Тук башаклар, башын түбән иеп,


мәрхәмәтлек сорый кояштан,


каеннарга инде сары кунган,


яз түгел бит, түгел, җәй көне!


Ә нигә соң тиберченә йөрәк


ияр кытыклаган тай кебек?


Каеннарга инде сары кунган,


ә чәчләргә көмеш өстәлгән,


күңелләргә инде сагыш иңә


сары йәки көмеш төсләрдән,


күңел инде упкыннарны читли


киерелсә дә, хәттә, җилкәннәр,


гафу сорыйм сездән, гафу сорыйм,


инде сезгә барып җитәлмәм,


салалмыйча калган сукмакларым,


җырланмыйча калган җырларым,


кичалмыйча калган давылларым,


кочалмыйча калган ярларым...




Әллә яңгыр, әллә бер кош чиртте,


әллә яшьлек үзе эндәште?


Әллә инде яшьлек тугаемда


бер адашып калган сердәшме,


күңелемнең якасыннан тотып


җилтерәтте, малай, түз генә!


Йокымсырап күпме яткан иде -


боз кузгалды бугай күңелдә.


Ачылып китте иске җәрәхәтләр,


рәхәт булып йөрәк кысылды,


кочакладым кебек миңа бәхет теләп


мәңгелектә калган дусымны...


Рәхмәт, мизгел,


ярый әле килеп


күңел тәрәзәмне шакыдың,


юкса,


инде картаясың, диеп


ышандыра язган акылым.


Әхмәт Дусайлы

Комментарийлар