Ветераннар темасын актив яктыртып торучы Рәхимҗан Әхмәтҗановка 2016 елның 9 маенда 70 яшь тула.

Рәхимҗан Гаптуллаҗан улы Әхмәтҗанов 1946 елның 9 маенда Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында (элеккеге Апакай) дөньяга килә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Ул киң профильле механизатор булу теләге белән Биектау районы Чебоксар авыл хуҗалыгы училищесына керә. 1962–1964 елларда бөртек комбайннарында эшли, җәмәгать эшләре дә башкара – зур совхозның комсомол секретаре була.

1964 елда Казан ветеринария институтында укый башлый. Шуның өстенә 1965 елда КПСС сафларына кабул ителә. 1969 елда зоотехник-галим дипломы алган егетне Питрәч районы авыл хуҗалыгы идарәсенә өлкән зоотехник итеп билгелиләр. Ә 1972 елда ул Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсенә баш зоотехник итеп җибәрелә. Яхшы белгеч һәм оста оештыручы буларак, әлеге өлкәдә күп хезмәт куя. Тәҗрибә уртаклашу өчен өч тапкыр Мәскәү Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша.

Моннан тыш әдәбият белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Рәхимҗан Әхмәтҗанов яшьтән үк хикәя, шигырьләр иҗат итү белән мавыга. Тора-бара  иҗат аның яшәү рәвешенә әверелә. Лаеклы ялга чыккач, аның “Тарихта калган эзләр” һәм “Яшик әле бергәләп” дигән китаплары дөнья күрә. 2015 елда “Ушня елгасы буйлап” дигән яңа китабы чыга. Басылып чыккан әсәрләре: “Сугыш аямады айны да”, “Сугыш елларын кичеп”, “Каргыш төшсен, димә”, “Күз яше төшми калмый”, “Укытучыма рәхмәтлемен”.

Авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлары өчен “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе, “Хезмәт батырлыгы өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә.

 

 


Комментарий язарга