– Безгә яңа глава җибәрделәр, Туфан абый. Җыйды бу безне берзаман. Матур гына итеп тезелешеп утырдык, элекке райкомның утырышлар залына. Куштаннар алдарак, безнең ише разгилдәйләр – артта. Көтәбез, ни әйтер икән, дип, «яңа себерке». Кай якка себерә башлавыннан ук кем икәнен белергә өйрәнгән бит инде без. Унсигез ел председатель булып эшлим.

Торып басты яңа главабыз. Шуның хәтле дә тыйнак күренә инде, егетләр кулы тотып карамаган авыл кызы дип белерсең инде менә.

– Хөрмәтле иптәшләр, – дип башлады сүзен. Ләкин иптәшләр сүзенең искергәнен абайлап өлгерде. – Кадерле дуслар, – дип төзәтте. Залда утырган бер-ике урыс иптәшләрнең дә күңелен күреп. – Дорогие друзья, – дип өстәп куйды.

Шуннан тотынды бу сөйләргә. Теле белән май яза, валлаһи. Сыйпап сыйлый, Туфан абый, җанга массаж ясый. Мондый әүлия бу көнгә чаклы кайда ятты икән дип уйларлык. «Кайда ятканын» да матурлап әйтте, тегендә эшләгән, монда эш башкарган. Безнең белән дә кулга-кул тотынып эшләргә уйлый. Хәтта ки әле бездән ярдәм дә өмет итә.

– Сезнең ярдәм белән генә ни дә булса эшләп булыр, – ди.

Киңәшмә беткәч сөйләшәбез агай-энеләр белән. Үзем ише предларны әйтәм инде.

– Бик культурный күренә, озак эшли алмас, – ди беребез.

– Кылана гына ул, күрсәтер әле күрмәгәнебезне, – ди икенчесе.

– Ну барыбер сөйләшүе тәмле, татар теле укытучылары кебек таслап кына әйтә сүзләрен, – ди өченчебез.

– Хәзер безне дә адәмчә сөйләшергә өйрәтер инде, – ди дүртенчебез.

Ярый, эшли башладык. Киңәшмәләрдә һаман бу элеккечә. Хөрмәтле дә кадерле… Берәм-берәм чакырып алып сөйләшкәндә дә җайлап кына сөйләшә. Ачуы килгәндә дә:

– Алай ярамый бит инде, туган, – дип әкрен генә кисәтә.

Мин, дөресен әйтәм, яратмадым аны. Мәче кебек өстәл башында мырлап утыра, тыңлыйсы да килми. Элекке глава, ичмасам, тозлап-борычлап әллә ничә этажлы сүгенә иде дә, бер атнага җитә иде кызуы.

Эшләүнең дә кызыгы бетте – глава сүгенмәгәч, үзең дә бит ул авылда сүгенеп йөри алмыйсың, хәзер җиткерәләр районга. Ә сүгенмәсәң, эш бармый колхозда, туктала да кала. Анаңны, атаңны, фәлән-фәсмәтән, дигәч кенә кузгалып китә.

Районга баруның да мәгънәсе калмады – «алай ярамый»ны ишетер өчен генә нигә машина куарга егерме чакрымга.

Вопшым, җыелабыз да председательләр үзара тетәбез главаның тетмәсен. «Тәти абый» дигән кушамат тактык үзенә. Әйткән сүзләрен тыңламаска өйрәндек.

Шунысын онытма, Туфан абый, элек тә эленке-салынкы булган район тагын да түбән тәгәрәде. Дуңгызлар балаламый, сыерлар сөт бирми башлады. Чөнки сүгенүче юк. Дуңгыз бит ул сиңа алпавыт кызы түгел, җаным-бәгърем дигән саен балалап торырга, колхоз дуңгызы типкәләгәнгә өйрәнгән, типсәң генә балалый.

Ярар, бер-ике айлар үтте шулай. Кайчан алып ыргытырлар икән «тәти абый»ны дип йөрибез.

Шулай йөргәндә чакырып алды бу мине. Кереп утырдым кабинетка. Аякны аякка атландырып җәелеп утырам.

– Сөтне бик аз савасыз бит, – дигән була.

– Булганын савабыз инде, – дим.

– Ашату начар, күрәсең, – ди.

– Булганын ашатабыз инде, – дим.

– Алай ярамый бит, туган, – ди.

– Ярамыйга карамый инде, – дим.

Дәшми бу, миңа туп-туры карап тора. Мин дә карап торам. Кыяфәтне минем күз алдыңа китерәсеңдер инде. Нахалның нахалы инде.

Шуннан, Туфан абый, берзаман өстәлгә китереп сукты бу йодрыгы белән! Өстәл өстендәге әйберләр ярты метр сикереп куйдылар. Мин үзем дә сизмәстән сикереп тордым. Шуннан тотынды бит «тәти абые»быз: әни дә калмады, әти дә калмады, кабер тактасы да калмады. Урысчалап, татарчалап…

– Вон отсюда! Әгәр икенче килгәндә сөтең артмаса, мин синең фәләнеңне фәлән итәм, – дип куып чыгарды.

Артка типмәде бугай тибүен. Кем белә, бәлки, типкәндер дә, сизмәгәнмен.

Чыгып утырдым машинага, Туфан абый, кайтып киттем колхозга. Ә үземә шундый рәхәт. Җырлап кайттым.

Менә, ичмасам, бу глава, дим, сөйләшүләре рәхәт, үзебезчә, матур итеп сөйләшә. Болайга киткәч сөте дә артачак, дуңгызы да балалаячак инде.

Шулай ул дөнья, Туфан абзыкай.

 

Туфан МИҢНУЛЛИН көндәлегеннән

Фото: https://vk.com/

«Мәйдан» №3, 2021 ел.


Комментарий язарга