Логотип «Мәйдан» журналы

Ресторанда иң кыйммәтле гади кишер бәлеше

Әле кишернең иң тәмле, сусыл чагы. Уңган хуҗабикәләр бу вакытта тәмле бәлешләр дә пешерергә ашыга.Кишер бәлеше өчен 2 стакан кыргычтан үткәрелгән кишер, 1 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 1 стакан әс...

Әле кишернең иң тәмле, сусыл чагы. Уңган хуҗабикәләр бу вакытта тәмле бәлешләр дә пешерергә ашыга.

Кишер бәлеше өчен 2 стакан кыргычтан үткәрелгән кишер, 1 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 1 стакан әстерхан чикләвеге, 0,5 стакан күрәгә, 1 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы дарчин, 2 аш кашыгы камыр күперткеч, 50 грамм ак май, 200 грамм йомшак сыр, 1 әфлисун кабыгы, 2 аш кашыгы әфлисун суы кирәк булы.
Әстерхан чикләвеген яхшылап ваклагыз. Күрәгәне юып, кисәкләргә турагыз. Онны шикәр комы, чикләвекләр, дарчин һәм камыр күперткеч белән кушыгыз. Йомырка, үсемлек мае, кишер һәм күрәгә өстәп, яхшылап туглагыз. Мичне 180 градуска кадәр кыздырыгыз. Килеп чыккан катнашманы май салынган табага бушатыгыз һәм 35-40 минут дәвамында мичтә пешерегез. Йомшартылган атланмайны йомшак сыр белән кушып күпертегез. Күпертүне дәвам итеп, шикәр оны, әфлисун суы һәм кабыгын кушыгыз. Бәлешне мичтән алып, суынганны көтегез, ә аннары өстенә шикәр ширбәте сылагыз.
 
Фото: https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар