Логотип «Мәйдан» журналы

Республика табиблары 14 ел тышкы сидек куыгы белән яшәгән кызга операция ясаган

Татарстанның республика балалар клиник хастаханәсе табиблары туганнан башлап сирәк тайпылыш белән яшәгән 14 яшьлек кызга операция ясаган. Бала сидек куыгының экстрофиясе белән туа - сидек куыгы органи...

Татарстанның республика балалар клиник хастаханәсе табиблары туганнан башлап сирәк тайпылыш белән яшәгән 14 яшьлек кызга операция ясаган. Бала сидек куыгының экстрофиясе белән туа - сидек куыгы организм эчендә түгел, ә тышкы якта була.
Республика табиблары 14 ел тышкы сидек куыгы белән яшәгән кызга операция ясаган<br>
Табиблар сүзләренә караганда, мондый чир малайлар арасында ешрак очрый. Кызлар арасында патология шулкадәр сирәк очрый, соңгы 15 елда төрле медицина ресурсларында аларның экстрофиясен дәвалау турында нибары 30 язма табарга була. Кагыйдә буларак, мондый диагнозлы пациентларга операция өч яшьтән соңга калмый ясала.
«Беренчедән, әлеге операция вакытында мультидисциплинар алым кулланылуын билгеләп үтәргә кирәк. Беренче булып травматология бүлегенең белгечләре эшләде, пациентка Татарстанда эшләнгән махсус аппарат урнаштырдылар. Берничә тапкыр консультация үткәрелде», - дип аңлатты профессор, уролог-андролог, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар урологы-андрологының штаттан тыш баш эксперты Наил Әкрамов.
Белгечләр сүзләренә караганда, алты сәгатьлек операция уңышлы узды, команда нәтиҗәләрдән канәгать. Әмма кызны тагын бер операция көтә.
«Без операция нәтиҗәләреннән канәгать. Безнең команда тарафыннан сидек куыгының ябылуы башкарылды, алгы корсак стенкасы пластикасы ясалды, мускуллар тоташтырылды. Әмма икенче этап та кирәк булачак. Фаразлар турында әйтсәк, алар бик уңай», - дип өстәде Наил Әкрамов.
Фото: Пресс-служба ДРКБ

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180261/

Комментарийлар