Логотип «Мәйдан» журналы

Рәмис Аймәт

Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәмис Аймәт 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында туа. Мәктәптә укыганда ук иҗат белән шөгыльләнә. Беренче шигырьләре «Ялкын» журналы, «Яш...

Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәмис Аймәт 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында туа.
remis_ajmet_fotoportret
Мәктәптә укыганда ук иҗат белән шөгыльләнә. Беренче шигырьләре «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» газетасында дөнья күрә. «Ялкын» журналы үткәрә торган «Чаткы» конкурсында берничә ел рәттән җиңү яулый. 1986 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында ук шигъри иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый, көндәлек матбугатта беренче шигырьләрен бастыра. «Казан утлары», «Идел» кебек абруйлы журналларда шигъри цикллары дөнья күреп, зур өмет уяткан каләм иясе буларак әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тарта. Университетны тәмамлаганнан соң, Р.Аймәт биш-алты ел чамасы газета редакцияләрендә («Мәгърифәт», «Шәһри Казан») хәбәрче, мәдәният бүлеге, әдәбият бүлеге мөдире, җаваплы сәркатип вазифаларын башкара, 1995–1998 елларда Татарстан Язучылар берлегендә рәис урынбасары сыйфатында да берникадәр вакыт эшләп ала. 1998–2002 елларда Р.Аймәт – Шәриф Камал музееның директоры. Бу эш урынында ул үзен оста оештыручы итеп таныта, әдәби кичәләр, язучыларның укучылар белән очрашуларын, юбилейларын уздыруны төп мәдәни чараларның берсенә әйләндерә, музейның бинасын ремонтлау, мәйданын киңәйтү юнәлешендә нәтиҗәле эшләр башкара. 2002–2013 елларда – ул Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее директоры. Биредә ул Габдулла Тукай һәм аның замандашлары иҗатын, бүгенге әдәбиятны пропагандалау буенча актив эш алып бара. Музейны мәдәни учакка әйләндерә. Рәмис Аймәт Татарстанда һәм чит илләрдә булып узган күпсанлы юбилейлар һәм төрле кичәләрнең сценарий авторы буларак та билгеле. Алар мәдәни тормышыбызда вакыйга буларак билгеләнеп үттеләр.
Р.Аймәт – бүгенге татар шигъриятендә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләрнең берсе. Соңгы ун-унбиш ел эчендә композиторлар Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Фәрит Хатыйпов, Зөфәр Хәйретдинов, Оскар Усманов, Урал Рәшитов һ.б. тарафыннан аның сүзләренә йөздән артык җыр һәм романслар иҗат ителде. Алар Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Хәния Фәрхи, Резеда Галимова, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Резидә Шәрәфиева, Резеда Төхфәтуллина, Алсу Әбелханова, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар һ.б. тарафыннан популярлык казанды. Ул җырларның күбесе «Алтын барс» Халыкара премиясенә лаек булдылар.
Рәмис Аймәт – «Шомырт салкыннары», «Айның аръягында», «Бозлы җилкәннәр», «Син – минем җанымның яртысы» һ.б татар, рус, төрек, азәрбайҗан телләрендә дөнья күргән китаплар авторы. М.Җәлил һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр, Төркиянең Хөсәен Байкара исемендәге халыкара премиясе лауреаты. 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Бүгенге көндә ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкара.

Комментарийлар