Логотип «Мәйдан» журналы

«Рәйхан»да зиннәтле вә сокландыргыч очрашу

Олы күңелле, гаять искиткеч эчкерсез саф затлар була. Аларның иң асыл сыйфаты — безнең җиһаныбызга карата олуг мәхәббәтендә. Мондый затлылыкның чыганагы тормышны үз итүдә, яшәешнең, иң әүвәл язмышның,...

Олы күңелле, гаять искиткеч эчкерсез саф затлар була. Аларның иң асыл сыйфаты — безнең җиһаныбызга карата олуг мәхәббәтендә. Мондый затлылыкның чыганагы тормышны үз итүдә, яшәешнең, иң әүвәл язмышның, гомернең иң матур якларын күрә белүдә, йөрәк балкышында. Мондый шәхесләрнең күңел кыллары да нәзберегрәк, ныграк тартылучан. Гадәттә, андый иҗат әһелләре, журналистика йолдызлары табигатьтән, тирә-як биргән гүзәллекләрдән тирән ләззәт алып кына калмыйлар, үзләре дә хәйран хозурлык тудыралар.
Башкортостан татарларының «Рәйхан» клубы әгъзалары, кунаклары да матурлык дәръябезгә бүләк итүче булулары белән билгеле. Күптән түгел башкалабыз Уфаның «Ихлас» мәчетенең конференц-залында таланты күпкырлы булган шөһрәтле милләтәшебез Фәридә Кәнзел кызы Нәҗмиева белән очрашу узды. Фәридә ханым Санкт-Петербург шәһәрендә яши, француз теленнән тәрҗемәче, журналист ул. Яңа гына табадан төшкән «Пророк (с.г.в.) великий человек всегда и сегодня» дигән өр-яңа китабы белән таныштырды. Җыентыкта танылган дөньякүләм шәхесләрнең Мөхәммәд (с.г.в.) турында әйткән фикерләре, әсәрләреннән өзекләр, рус теленә тәрҗемәләр тупланган. Зәвыклы басма ислам дине һәм пәйгамбәребез белән кызыксынучыларга, шәкертләргә, укытучыларга тәгаенләнгән. Китапның тышкы бизәлешенең сере дә үзенчәлекле. Әллә ни төсмер дә түгел, әмма күз явын шунда ук җәлеп итә. Гадилектә күркәмлелек диләр! Китап ямьле генә, бик назлы төстәге вак кына чәчәкләр белән бизәлгән.
Очрашу кичәсе барышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республика вәкиллеге, «Ихлас» мәчетенең һәм мәҗлесе исеменнән имам-хатыйб Алфред хәзрәт Дәүләтшин, «Нур» театры вәкиле Гөлшат Сафина сәламләделәр.
Әлеге бай эчтәлекле, искиткеч матур чараны оештыручы клуб җитәкчесе, күренекле язучы, абруйлы тележурналист Халисә Мәсгүт кызы Мөхәммәдиева башлангычы булды һәм исә хупланыш, теләктәшлек тапты. Халисә ханымны күптән түгел үткән юбилее белән котлап, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырылса, ерак араларны якын итеп кайткан данлы кунакка «Татар дөньясы» энциклопедиясы, һ.б. нәфис әдәбият бирелде.
Чыгышлар байтак булды, төрле фикерләр яңгырады, кызыклы сораулар бирелде. Китапны татарча чыгару буенча да теләк белдерелде. Алла боерса, туган телдәгесе дә тиздән кадерле укучыларга барып ирешер.
Очрашуның мәгънәви әһәмияте гарчә олуг. Гомумән җыелышу максатыбыз зиннәтле фәһем алуда иде. Очрашу ахырында гадәттәгечә чәй табыны оештырылды. Барлык катнашучылар кәеф, күңел күтәренкелегендә, рәхәт тәэсир белән таралышты.






Юлай НИЗАЕВ,


«Агыйдел« татар яшьләре оешмасы рәисе. «Рәйхан» клубы әгъзасы.


Фото: Юлай Низаев

Комментарийлар