Логотип «Мәйдан» журналы

Рассольник яратучыларга

Аш тәмле булсын өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.Итле шулпа пешкән арада арпа ярмасын (перловка) кайнар суда тотарга, кайнар суны 3-4 тапкыр алыштырырга кирәк. Шулай эшләгәндә, ашның төсе матур була...


Аш тәмле булсын өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.


rassolnik


Итле шулпа пешкән арада арпа ярмасын (перловка) кайнар суда тотарга, кайнар суны 3-4 тапкыр алыштырырга кирәк. Шулай эшләгәндә, ашның төсе матур була.  Бәрәңгене шулпага кыярдан алда салу отышлырак. Киресенчә эшләсәң, бәрәңге каты булачак.


Кишерне табада 7-8 минут кыздырып-томалап алыгыз, шунда ук 1-2 кашык томат пастасы яисә өйдә әзерләнгән кетчуп салырга кирәк.


Кыярны аш әзер булгач кына салып, кәстрүл капкачын капламыйча, 5-6 минут сикертеп алсаң, ул үз төсен югалтмаячак.


Арпа ярмасын аз гына үсемлек мае сөртелгән табада кыздырып алыгыз. Рассольник аеруча тәмле булачак.



Фото:gastronom.ru


Автор: Юлия Төхбәтуллина, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар