Логотип «Мәйдан» журналы

Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикафта үткәрәчәк

Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикафта үткәрәчәк, дип яза ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Фото: dumrt.ruПәйгамб...

Рамазанның соңгы ун көнен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Тынычлык” мәчетендә игътикафта үткәрәчәк, дип яза ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
img_9024_1 Фото: dumrt.ru
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм сөннәте буенча бу вакытны дога кылып, өстәмә намазлар башкарып, Коръән укып, уздырырга кирәк. Ункөнлекнең аеруча зур фазыйләте булып Кадер кичәсе тора. Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикафка кичә кояш бату белән керде һәм Рамазан ае тәмамлангач чыгачак.
15 июньдә Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Галиев мәчетендә Ураза бәйрәменең гает намазында катнашачак.

Комментарийлар