Логотип «Мәйдан» журналы

Рафис Борһанов онлайн-эфирда яңа уку елында үзгәрешләр турында сөйләячәк

Бүген, 27 августта, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән турыдан-туры эфир узачак. Онлайн-эфир уку елы башлану турында булачак.Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы яңа уку елында рес...



Бүген, 27 августта, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән турыдан-туры эфир узачак. Онлайн-эфир уку елы башлану турында булачак.


photo_2020-08-26_13-32-23


Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы яңа уку елында республикада белем бирү процессына нинди үзгәрешләр кертеләчәген сөйләячәк. Ул шулай ук татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.




Трансляция 16.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәренең Татарстан рәсми бергәлегендә булачак.




«Сезне нинди сораулар борчый, комментарийларда языгыз», диелгән хәбәрдә.




Рафис Борһанов #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында татарстанлыларның дистацион белем бирү һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү турындагы сорауларына җавап биргән иде.


 
https://tatar-inform.tatar/news/science/26-08-2020/rafis-bor-anov-onlayn-efirda-ya-a-uku-elynda-zg-reshl-r-turynda-s-yl-yach-k-5766409

Комментарийлар