Логотип «Мәйдан» журналы

Пыялада сәнгать әсәрләре (ФОТОЛАР)

24 октябрьдә Чаллы Картиналар галереясында Татарстанның халык рәссамы һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдияр Хаҗиевның "Үткәннәргә кайту" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе эшли башлады....

24 октябрьдә Чаллы Картиналар галереясында Татарстанның халык рәссамы һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдияр Хаҗиевның "Үткәннәргә кайту" дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе эшли башлады.
 
Фото: http://www.artonline.ru
Ул 2017 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Биредә рәссамның яңа техника кулланып, ягьни пыялага төшереп эшләнгән иҗат җимешләре тупланган. Мәдияр Шәрип улы әйтүенчә, әлеге рәсемнәрдә балачак образлары өстенлек итә. Авыл иртәсе, туган нигез, әнисенең мичкә ягуы кебек сюжетлар чагылыш тапкан. Күп кенә рәсемнәр этник авангард стилендә ясалган. Алар үзләре артыннан Болгар ханлыгы чорына алып кереп китәр кебек. Сөембикә-ханбикә сурәтләнгән картина ниндидер серлелек, моң һәм сагыш белән сугарылган. Ә "Яран гөл", "Туган нигез" композицияләрендә туган якка мәхәббәт, милли рух өстенлек итә. Ислам культурасын, милли колоритны чагылдырган картиналарны бергә туплап, сәнгать сөючеләр хозурына тапшыру, рәссамның күптәнге хыялы булган икән. Күргәзмәнең ачылу тантанасында 1 нче сәнгать мәктәбе укучылары, рәссамның шәкертләре һәм коллегалары катнашты. "Ярангөл" вокаль ансамбле чыгышы кичәгә аеруча миллилек һәм ямь өстәде.
0i9sxkd7vxg
xrf7epmyde0
3ognwftxblq
a5ccnph6vs8
h9gbh_i8iwo
rvlspbflavu
 

Комментарийлар