Логотип «Мәйдан» журналы

Помидорны үз сутында тозлыйбыз

Табында кунаклар иң беренче шуңа үреләчәк.Быел помидорлар пешәр вакыт җиткәндә көннәр әллә ни мактанырлык булмады. Туктаусыз яңгырлар, салкын төннәр йогынтысыдыр, мөгаен: кызарып пешкән помидорлар шар...

Табында кунаклар иң беренче шуңа үреләчәк.
Быел помидорлар пешәр вакыт җиткәндә көннәр әллә ни мактанырлык булмады. Туктаусыз яңгырлар, салкын төннәр йогынтысыдыр, мөгаен: кызарып пешкән помидорлар шартлап ярыла. Менә шундый помидорларны ташларга ашыкмагыз, алардан бик тәмле сут килеп чыга. Әгәр помидорны үз сутында тозласаң, табынның уртасында утырырлык матур һәм тәмле ризык була.

Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлы банкаларга каты тышлы, ярылмаган, уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз (1 литрлы банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннары суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз.
Ә ул болай әзерләнә: ныклап пешкән эре помидорларны иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда әйләндәрәбез. 3 литр сутка 4 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, хуш исле 5 борыч, 6 дәфнә яфрагы, 3 канәфер, 1 чәй калагы төелгән корица алына. Сутны кайнатып чыгаргач, өстенә җыелган күбеген алабыз һәм, барлык тәмләткечләрне кушып, 5 минут кайнатабыз.
Банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндереп каплап куябыз. Мондый ысул белән япкан помидорлар кыш буена бик яхшы саклана.
«Кызыл таң»

Комментарийлар