Логотип «Мәйдан» журналы

Помидорны үз сутында тозлыйбыз

Ярылган помидорларны ташларга ашыкмагыз, алардан бик тәмле сут әзерләргә була.Бакчада кызарып помидорлар пешә. Аларның кайберләре шартлап ярыла да башлады. Андыйларны ташларга ашыкмагыз, бик тәмле сут...

Ярылган помидорларны ташларга ашыкмагыз, алардан бик тәмле сут әзерләргә була.2641bccfd0c0d962ae1ec5860ca3c085
Бакчада кызарып помидорлар пешә. Аларның кайберләре шартлап ярыла да башлады. Андыйларны ташларга ашыкмагыз, бик тәмле сут әзерләргә була. Әгәр помидорны үз сутында тозласаң, табынның уртасына куярлык матур һәм тәмле ризык була.
Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлы банкаларга каты тышлы, ярылмаган, уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз (1 литрлы банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннары суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз.
Ә ул болай әзерләнә: нык пешкән эре помидорларны иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда әйләндәрәбез. 3 литр сутка 4 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, хуш исле 5 борыч, 6 дәфнә яфрагы, 3 канәфер, 1 чәй калагы төелгән корица алына. Сутны кайнатып чыгаргач, өстенә җыелган күбеген алабыз һәм, барлык тәмләткечләрне кушып, 5 минут кайнатабыз.
Банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндереп каплап куябыз. Мондый ысул белән япкан помидорлар кыш буена бик яхшы саклана.
 
Фото: lubymye-recepti.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Pomidorni-z-sutinda-tozliybiz-386551/ сайтыннан алынды

Комментарийлар