Логотип «Мәйдан» журналы

Помидорны караяк басмасын

Тәҗрибәле бакчачылар яшелчәләрдә авырулар башланганын көтеп тормыйча, алдан ук чарасын күрә. Помидор, борыч, баклажан кебек яшелчәләрне караяк, фитофтороз, микроспориоз, стрик авырулары зарарларга мөм...

pomidorny-karayak-basmasynТәҗрибәле бакчачылар яшелчәләрдә авырулар башланганын көтеп тормыйча, алдан ук чарасын күрә. Помидор, борыч, баклажан кебек яшелчәләрне караяк, фитофтороз, микроспориоз, стрик авырулары зарарларга мөмкин.

Караяк — шытымнарны зарарлый торган авыру. Андый авыру вакытында тамыр муентыгы карала һәм ул боҗрасыман тартыла. Нык зарарланганда үсемлек ава һәм шиңә.
Көрәш чаралары: чәчү тартмаларында туфракны бакыр купоросы (суга) белән дезинфекциялиләр; чәчү­лекләрнең куеруына юл куярга ярамый; һава һәм туфракның дымлылыгын киметәләр.
Фитофтороз — яфраклар кибә, аларда көрән таплар чыга. Помидорда, борычта, баклажанда җәелеп киткән каты таплар була, алар җимешләрнең эченә дә үтеп керә. Бу инфекция еш кына бәрәңгедән күчә.
Көрәш чаралары: бәрәңгене теплицага һәм парникка якын утыртмаска; үсен­теләрне ике тапкыр фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырырга; помидорга 0,5 процентлы бордо катнашмасы сиптерәләр; икенче чукта җимешкә утыру чорында үсемлекләргә һәр көн саен сарымсак төнәтмәсе бөркиләр; помидорны төнге температура 10 градуска кадәр төшкәнче җыеп алалар; җыелган помидорны 2 минут кайнар суда (60 градус) җылытып алалар һәм өйдә өлгертеп җиткерәләр.
Микроспориоз — яфракларда үзәктәш түгәрәкле зур-зур көрән таплар чыга, аннары таплар бергә кушылалар, яфраклар корый. Җимешләрдә бәрхетсыман куныклы эчкә баткан кара таплар хасил була.
Көрәш чаралары: үсемлек калдыкларын юк итәләр; үсемлекләргә 0,5 процентлы бордо катнашмасы бөркиләр; орлыкларны бары тик сәламәт үсемлекләрдән генә җыялар.
Стрик — помидор һәм борычта була торган вируслы авыру. Яфрак сапларында һәм үсемлекнең сабакларында — сызыклар, яфракларда карасу таплар  хасил була, җимешләрнең үсеше туктала. Аерым очракларда яфраклар бөдрәлеге һәм җепселлеге күренә.
Көрәш чаралары: орлыкларны сәламәт үсемлекләрдән генә җыялар; үсентеләргә өчәр атна саен сыек марганцовка эремәсе сибәләр; сорт һәм гибридларны вируслы авыруларга бирешми торганнарын утырталар.
«Кызыл таң»

Комментарийлар