Логотип «Мәйдан» журналы

Помидорлар өлгергәндә шартлап ярыла башласа нишләргә?

Кызара башлагач, помидорлар ярылырга тотынырга мөмкин. Гадәттә, теплица помидорлары ярыла. Моның сәбәбе — суны дөрес сипмәү. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» хәбәр итте...

Кызара башлагач, помидорлар ярылырга тотынырга мөмкин. Гадәттә, теплица помидорлары ярыла. Моның сәбәбе — суны дөрес сипмәү. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.3702925_960_7201
Беренчедән, бераз өлгерә башлаган помидорларга бик еш су сибү аркасында яшелчәләр ярыла башлый.
Икенчедән, эссе һава булганда помидорга су сибәләр дә, урамда һава кискен генә түбәнәеп китә. Шул чакта да помидорлар ярыла. Шуңа күрә теплицаны даими рәвештә җилләтеп торыгыз. Помидорларга суны кич кенә сибегез.
Өченчедән, урамда һава температурасы кискен төшкән очракта, суны сирәгрәк сибәргә кирәк.
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар