Помидорны фитофтороз авыруыннан саклау өчен, кайбер бакчачылар гап-гади фурацилин дигән дару куллана икән.

P1rpHTwwWao

Ун литр суга төелгән ун төймә фурацилин (эремәне салкынча караңгы урында озак вакыт сакларга да була) салырга да шуның белән помидорларны эшкәртергә кирәк. Беренче тапкыр – помидор чәчәк атканчы, икенче мәртәбә – җимшәне барлыкка килгәндә, өченче тапкыр көз башында сибәргә тырышыгыз.

 

 

http://shahrikazan.com/tt

Комментарий язарга