I
Җәй челләсе – җиләк вакыты, печән өсте.

podpolkovnik_raxmankol_m

Кояш быел шифалы нурлары белән дә саранланмыйча иркәли, сихәтле яңгырларын да кызганмый. Бөрсет болыны ягындагы җир җиләге уйдыклары җыеп бетерә торган түгел. Җиләкләре күп тә, эре дә – чыпчык башы кадәрлеләр. Өйдәгеләр:
– Бөрсет тугаена – керәшеннәр ягына төшеп йөрмә. Алар татарларның үз болыннарында җиләк җыйганнарын яратмый, – дисәләр дә, Габделхәй, чирәмдәге чык кипшенүгә, быел кышын бабасы каен тузыннан ясап биргән тырысын алып, шунда юнәлде.
Анда су коенып та була. Түбән Сон егетләренең коенып кайтып киткәннәрен үзе дә берничә тапкыр күреп калганы булды. Кармыш чишмәсе үзәне буйлап төшеп, Бөрсет елгасы буена җитәргә күп тә калмагач, үләннәре тапталмаган уйдыкка туктап, җиләк җыярга кереште. Кеше кулы тимәгән иде әле аңа.
Быел җиләкләр бик мул. Савытны тутырып кайтырга озак вакыт кирәкми. Учын тутыра да тырысына үрелеп сала. Әллә ни зур булмаган җиләк уйдыгының яртысын да җыймаган иде әле, тырысы тулып та килә. Шул вакыт Колышчы авылы ягыннан, әллә ни ерак та түгел, бик моңлы тавыш белән кызлар җырлаганы ишетелде.

Су буйларыннан ла йөргән чакта,
Алтын тәңкә таптым әллә ли.
Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк,
Бөрлегәннәре белән.
Без йөрибез дус-ишләрнең
Бер дигәннәре белән.
Алтын тәңкә безгә зур мал түгел,
Бер күрешүләре әллә ни.

Сул кулына ак тырысын тоткан, озын кара толымлы, өстенә вак кызыл һәм кара шакмаклы күлмәк, башына шундый ук калфак кигән, уртача буйлы чибәр генә бер кыз Габделхәйгә якынлашып килә иде. Ул да болын ягында – арттарак калган иптәшләренә кушылып җыр суза. Булса да булыр икән бу дөньяда бер күрүдә хушыңны алырлык чибәрләр. Ул да аның яшендә бугай. Габделхәйнең йөрәге рәхәт кысылып куйды.
Егет җиләк җыйган җиреннән күтәрелгәч, кыз да аны күреп алды. Карашлары очрашты. Күзләр бер-берсен кызыксынып күзәтә башладылар. Кыз куркып борылып йөгермәсен тагын дип, Габделхәй тизрәк сүз катарга булды. Әмма беренче сүзләре «исәнме»дән артык узмады.
Кызның йөзенә матур алсулык йөгерде. Ул башын кагып исәнләште. Шулай да егеттән тәвәккәлрәк булып чыкты:
– Син безнең Колышчыныкы түгел мәллә? Бер дә авылда күргәнем булмады, – дип, кыю гына сорады ул.
Түшендәге ике рәт итеп тезелгән көмеш тәңкәләре, тирән итеп сулыш алганда, матур гына күтәрелеп төштеләр.
– Мин – Катмыштан, – диде Габделхәй.
Кызның гаҗәпләнүе йөзенә үк чыкты.
– Нишләп безнең авыл болынына төштең? Авыл егетләре күрсә, тукмап кайтара бит үзеңне.
– Егетләрегез күренми бит әле. Монда җиләкләр эрерәк. Безнең үзәндәгеләрне чыпчыклар гына чүпли торган.
– Татар егетләренә керәшен кызлары белән сөйләшеп торырга ярамый. Минем белән сөйләшкәнеңне күрсәләр, авылыгызга кире кертмәсләр әле.
– Курыккан, ди, – егетнең батыраеп күренәсе килде. – Быел кыш башлангач, патшага хезмәт итәргә китәм мин. Безнең нәсел патшага солдат бирә. Анда урысы да, чирмеше дә, мокшысы да бер казаннан ашыйлар.
Кыз да егетнең озын буен, калын гәүдәсен, кабарынкы иреннәрен, кара чәчләрен сокланып күзәтә иде. Һәр кыз бала егетләрдән үзенең булачак хәләл җефетен эзли. Аның киләчәктә нинди ир буласын эчке сизенүе белән тоемлый белә. Бер мәлгә генә күзләрен йомып:
– Минем дә хәләлем шушы егеткә охшаган булсын иде! Ярабби, Ходаем! – диде.
– Исемең ничек соң синең, чибәркәй?
– Мария.
– Безнеңчә Мәрьям була инде, алайса. Мин сиңа Мәрьям дип эндәшермен. Ачуланма инде, яме.
Кыз көмештәй тавышы белән матур итеп көлеп куйды. Болай яңгыравык һәм моң белән аларның Катмышында бер генә кызның да көлә белгәне юк. Күп мәртәбәләр чишмә янындагы уеннарда, аулак өйләрдә булганы бар инде, авылларындагы бөтен кызны күреп белә. Аларда да уймак иреннәре белән, күңелгә сары май булып ята торган итеп көлүчеләр бар. Мариянең, көлгәндә, алсу алмадай ике яңагына кадәр чокырланып керә.
– Ярар, – диде ул. – Үз исемеңне дә әйт инде.
– Габделхәй мин.
Кыз да югалып кала торганнардан түгел иде бугай.
– Алайса, безнеңчә Геннадий буласың инде. Мин дә сиңа Генка дисәм, ачуланмыйсыңдыр бит?
– Юк-юк, ник ачуланыйм, ди.
Исемеңне кем генә бозып, үзгәртеп әйтсә дә, бик үк күңелле түгел шул. Әле ярый үзләрен Берсуллар дип йөртүләрен әйтмәде. Бу чибәр кызый да авызын бөрмәләндереп үртәр сүз тапмый калмас иде.
– Мин уйнап кына әйттем. Исемең матур синең. Мин сиңа үзегезчә, Габделхәй диярмен, – дип, сүзләрен кире алды кыз.
Җиләклекнең икесе ике ягында болай басып торасылары килми иде. Кеше игътибарын да җәлеп итәргә мөмкиннәр. Чүгәләделәр. Кыз чирәм өстенә аякларын сузып утырды.
– Кызлар монда килсә, үзеңне Урманчыныкы диярсең. Безнең авылда сүз бик тиз тарала. Алайса, татар егете белән җиләклектә утыралар иде дип, күзне дә ачтырмаслар. Тәтәй белән нәнәйгә авылда көн бетәр.
– Башка диннекеләр белән аралашуны сездә дә өнәмиләрмени?
– Ярамый, гөнаһ диләр. Әле моңарчы андый хәлнең булганын ишеткәнем юк.
– Сезнекеләр дә элек мөселман динендә булган бит. Ирексезләп чукындырганнар, дип сөйләшәләр.
– Бөтенесен белмим. Бездә дә, сезнең кебек, һаман сабан туе үткәрәләр әле. Бездә бераз соңрак кына – җәй уртасында була ул. Быелгысы әле узмады. Шушы араларда үткәрергә җыеналар.
– Сабан туегызга көрәшергә барырга була, алайса. Урманчыныкы, Генка диярмен.
Егетнең шаяртуын кабул итеп, Мария тагын матур гына көлеп куйды. Кызның һәр елмаюы, көлүе Габделхәйнең күңелен күтәрә иде. Аларның Катмыш авылында да кызлар күп. Ни галәмәттер, егерме яшенә җитеп килсә дә, берсе белән дә болай ачылып сөйләшеп утырганы юк иде әле. Мариянең – җиләк кебек пешеп, өлгереп җиткән вакыты. Быел булмаса, киләсе елга кияүгә димләячәкләр. Шушы кыска гына вакыт эчендә дә йөрәгенә кергән иде инде ул. Кызның кайчан да булса чит кешегә кияүгә чыгасын уйлау Габделхәйгә авыр иде. Аны күңелсез уйлар биләвен Мария дә тиз сизде.
– Әйдә, мин сиңа бу ак тәтиләрдән тәкыя үреп кидерәм, – дип, чәчәкләр җыя башлады.
Аңа ияреп, Габделхәй дә җиләклек тирәсендәге чәчәкләрне өзгәләде. Җиләк җыюлары тәмам онытылды. Икәүләшеп тәкыя үрделәр. Габделхәй – Мариягә, Мария – Габделхәйгә.
– Аба-ау-у, Марҗы-ый! Нинди егетләр белән сәхра кыласың син монда?
Ят кыз тавышы икесен дә сискәндерде. Аларга өстенә Мариянеке кебек кызыл, кара шакмаклы озын күлмәк, башына шундый ук калфак кигән, тик гәүдәгә бераз калынрак һәм тәбәнәгрәк кыз гаҗәпләнеп карап тора иде.
– Аба-ау-у! Безнең авыл егете түгел бит бу! Кемне таптың син монда, Марҗы-ый?
– Урманчыныкы мин! Генка булам, – Габделхәй югалып калмады, Мария өйрәткәнчә тиз генә ярып салды.
– Аба-ау-у! Безнеңчә дә сөйләшә белә икән бу урыс егете!
– Нишләп урыс булыйм мин! – Габделхәй, артыгын ычкындырмыйм тагын дип, телен тешләде. – Керәшен егете мин. Урманчының яртысы – керәшеннәр.
– Тәтәй әйткәнгә генә әйтүем. Быел кыш Чистайга тозга төшеп менгәч: «Урманчы урыслары белән дуслашып кайттым әле. Палыйны шул авылга кияүгә бирсәң, яхшы булыр иде, бездән шәбрәк яшиләр анда», дигән иде нәнәйгә.
– Әйе-әйе, бездә начар яшәүче юк, – дип сүз кыстырырга ашыкты Габделхәй бик белдекле кыяфәттә.
Кызның күңеленә шик корты кереп калуын теләми иде ул. Мария дә:
– Палы-ы-ый! Бөтен болынга шаран ярма инде. Үзем дә әле яңа гына килеп туктадым монда. Җиләкне синең кебек тиз җыя белмим бит мин. Әнә, тырысың тулган да инде. Минеке яртылаш кына әле, – дип, тизрәк кызның салпы ягына салам кыстырырга ашыкты.
Ул ачык авызны белмәссең, күп такылдарга ярата, авылда әллә нинди гайбәтләр таратып бетерер. Сүз чыпчык кебек, бер очып киттеме, дөньяны әйләнә.
– Әйе шул! – кызның авызы колагына җитте. Елмайганда йөзе матур гына яктырып китте. – Ярар, киттем мин алайса, – дип инеш ягына таба борылды ул.
– Юк-юк, китә күрмә. Үземне генә калдырма инде, – диде Мария.
Кызның башы тиз эшли икән, дип сөенеп куйды Габделхәй.
– Бүген болай ук еракка килергә исәп юк иде, шушындый пешкән җиләктәй кызларны күрергә булган икән. Иртәгә күршедәге Әркәшне дә ияртәм әле. Палый, иртәгә син дә шушы тирәгә килерсең, яме, – дигән булды ул.
Сүзләре кызларның икесенә дә хуш килде.
– Безнеңчә аңлыймы соң ул? Мин урысча белмим бит?
– Нишләп аңламасын. Ул да керәшен егете бит.
Шулвакыт Палый белән алар арасына ике тәкәрлек төшеп кунды һәм, ашыга-ашыга, үлән арасыннан нәрсәдер чүпләргә керештеләр. Өчесе дә, гаҗәпләнүдән сүзсез калып, кошларны күзәтә башладылар. Һәр кошның – үз матурлыгы. Болар, үлән арасыннан үзләренә җим җыйганда, бер-берсенә башларын боргалап, үзара нәрсәдер сөйләшә дә иде бугай. Ничек кинәт килеп кунсалар, шулай тиз генә күтәрелеп тә киттеләр. Өчесенең дә карашлары аларны озатып калды. Габделхәй бу хәлне нәрсәгә дә юрарга базмады. Яхшыга бу, дип кенә уйлады ул. Мария дә уйга калган иде.
Палый борылып алар янына килмәкче булган иде, болын ягында нәрсәдер күреп, туктап калды.
– Нинди кешеләр чыгып килә анда Түбән Сон ягыннан? Карагыз әле-е! – диде ул каударланып.
Габделхәй белән Мария дә аякларына күтәрелде. Сон тугае буйлап, бу якка таба, атлы кешеләр килә иде. Бер дистә генә түгел үзләре. Кулларына сөңге тотканнары да бар.
Аларны күрептер, болынлыктагы башка кызлар авылларына таба йөгерешә башлаган иде инде. Колышчы Бөрсет инешенең теге ягында булса да, артык ерак түгел. Кыз-кыркынның куркып качуына карап, җайдаклар тизлекләрен арттырмады. Явыз ниятле төркем түгел, димәк. Бик тиз атларын чаптыра башларлар иде. Моны Габделхәй дә, Мария белән Палый да төшенгән иде. Башкалар авылларына йөгергәч, кызларның болында каласылары килмәде.
– Без дә китик, булмаса. Хуш, егет! Иртәгә тагын җиләккә кил, – диде Мария.
– Ярар, иртәгә дә шушында килермен. Мин кайтмыйм әле. Тырысны тутырам. Монда кадәр килгәч, ярты савыт җиләк белән кайтмыйм инде, – дигән булды Габделхәй.
Үзенең Катмыш авылыннан – татар егете икәнен Палыйга сиздерәсе килми иде аның.
Җайдаклар басу юлыннан узып киттеләр.

II
Көн уртасы. Урамда чыр-чу килеп бала-чага йөгерешә башлады.
– Җыенга чакыралар! Мәчет каршына җыялар! – дип кычкыра иде алар.
– Бер көтү җайдаклар килгән!
– Кылычлары, чакмалы мылтыклары бар!
– Ирләрне мәчет каршына чакыралар!
– Тагын нәрсә булды икән? Болай, тота-каба, нәрсәгә җыялар тагын? – дип борчуга калды Рахманкол.
Дөньялар тыныч түгел. Былтыр ук, Чистай базарына баргач:
– Оренбург, Өфе якларында тәхетеннән куылган император Петр өченче йөри икән, бөтен кара халыкка ирек, җир бүләк итә икән, – дип сөйләшкәннәрен ишетеп кайткан иде.
Кукмара якларында да чуалышлар булып алган. Патшабикә солдатлары белән сугышуга кадәр барып җиткәннәр. Бик күп кеше шәһит киткән. Алабугадан да килеп:
– Патшабыз Петр Федорович галиҗәнапләренә гаскәр туплыйбыз! Солдатка каралу яшьләре җиткән егетләр, ирләр кирәк. Бу – патшабыз боерыгы! – дип йөргәннәр иде.
Авылдан ике егетне үзләре белән алып киттеләр.
Күршедәге Түбән Сон, Колышчы, Баскан, Түбән Кыерлы, Бөрсет Сөкәче, Өчөйле, Кече Бөрсет, Югары Кыерлы авылларында да булганнар. Бу якларда алар бер-берсенә якын сибелгәннәр: аралары ерак түгел. Яртысы – мөселман, яртысы керәшен авыллары.
Катмыш халкы гаскәр туплаучыларга:
– Урманчы ягындагы Кенәз урманында ятучы юлбасарларны тотарга ярдәм итегез. Сарыкларны урлап китәләр. Суд та, ут та юк шуларга, – дип гозерләп караса да, файдасы булмады.
– Без патшага солдат җыябыз. Петр Федорович тәхетен үзенә кайтаргач, бернинди юлбасарларны да калдырмабыз, – дип китеп бардылар.
Сөйләшеп кара син алар белән. Көт һавадагы тилгәннән яхшылык.
Рахманкол, чүкегән җиреннән туктап, чалгыларны лапасына кертеп куйды. Ишегалдындагы тагаракка яшь хатыны Гөлбаза тау астындагы Салкын чишмәдән алып менеп салган суда кулларын һәм битен юды. Ул тагаракны юан юкә бүрәнәне ярып үзе ясаган иде. Берсенә дә урамга чыгып йөрмәскә кушып, җыенга үзе генә китте. Катмыш авылы Бөрсет елгасы үзәненнән данлыклы Шомбыт шәраб заводы ягындагы Трәкый урманына таба сузылган ерганакның сул ягына – тау өстенә урнашкан. Салкын чишмәнең суы дөрестән дә бик каты, теш өшетерлек булгач, халык теленә авылның исеме Катмыш булып кереп киткән. Нәселдән-нәселгә күчеп килүче риваятькә караганда, Түбән Сон авылыннан монда беренче күчеп утырган Шыкма, Шыкмат, Шыгым бабайлар шулай дип атаганнар аны. Моннан утыз ел чамасы элек, патша Петр беренче керткән исәп буенча 1742 елны, Казан ягыннан килеп, патшабикә Елизавета фәрманы дип, җитмеш ел торган мәчетләренең манарасын кисеп киткәч, ерганакның икенче ягына – түбәнрәк җиргә дә берничә гаилә йорт салып күченгән иде. Хәзер аларны аскы урам дип йөртәләр. Ә мәчетләре өске урамның уртасына урнашкан. Манарасы киселсә дә, мәчет булып яшәвен дәвам итә ул. Аның каршына авылдашлары җыелыша башлаган иде инде. Ике дистәдән артык ят җайдак та шунда. Алар, читтәрәк бергә тупланып, нәрсәдер сөйләшәләр. Араларында ак сакаллы карт – авылның имамы Вәсил дә бар. Ул кулларын кыйбла ягындагы Шомбыт урманына таба сузып, нәрсәләрдер аңлата иде. Бераздан барысы да халык янына килделәр. Дегет кебек кара атка атланган киң җилкәле, олпат гәүдәле, биленең бер ягына казак кылычы, икенче ягына асылташлары кояшта елкылдап уйнаучы хәнҗәр таккан яшь ир:
– Мин – Канкай углы Бәхтияр булам. Патшабыз Петр Федорович галиҗәнапләре фәрманы буенча гаскәр туплыйм. Ул тәхетен хатыны Кәтеринәдән кире кайтарып алырга тели. Үзенә буйсынырга теләмәгән отрядлар белән Ырынбур якларыннан ук сугыша-сугыша килә. Аларны берәм-берәм тар-мар итә, туздыра. Берничә көн элек Мамадыш авылы турында Нократ елгасын кичеп чыкты. Хәзер Казан каласын буйсындырырга бара. Ул миңа үзенең Зур армиясенә гаскәр тупларга боерды. Сезнең авылда кырыктан артык йорт. Һәр биш йорттан – бер атлы алабыз. Атлары булмаганнарны җәяүлегә язабыз. Гаделсез патшалар кулы астында күп җәфа чиктек. Кара халыкны гел кимсетәләр, кыерсыталар. Утыз ике ел элек мәчетләребезнең манараларын кисеп төшерделәр. Император Петр Федорович тәхетен кире кайтаргач, безгә ташламалар ясарга вәгъдә итә. Мамадышта тукталгач, мин үзем патшабыз янында булдым. Ижау якларында туплаган ике мең кешелек гаскәремне аңа калдырдым. Ул мине баш полковник – бригадир дәрәҗәсенә күтәрде. Шушы затлы хәнҗәрне бүләк итте. Петр Федорович галиҗәнапләре – безгә терәк булачак. Без, борынгы заманнарда ук, дәүләтле халык булганбыз. Без – гомер-гомергә белемле халык. Мәчетләребезгә яңадан манараларын кайтарырга, азаннарыбызны әйтергә вакыт җитте. Бөтенебез дә яуга күтәрелик, милләттәшләр! Петр Федоровичка ярдәм итик! Ул Җөри даругасы буйлап Казанны яуларга кузгалды. Казан – безнең бабайларыбыз пайтәхете. Казан – безнең ханнарыбыз шәһәре, – дип, камчылы уң кулын кояш баешы ягына таба сузды.
Аннан үзе белән килгәннәрнең берсенә эндәшеп:
– Әбүбәкер. Патша галиҗәнапләренең Манифестын укы. Бу – минем сәркатибем. Игътибар белән тыңлагыз, – диде.
Озын чандыр гәүдәле җайдак, җиләне изүенә кулын тыгып, олы мөһерле кәгазь алды да, аны сүтеп, укый башлады:
– Мин, бөек государь, патшалар патшасы вә данлыклы император Петр Федорович, үземнең тугрылыклы подданныйларыма бу Манифестымны игълан итәм. Сезнең бабаларыгыз һәм аталарыгыз минем бабам батыр государь Петр Алексеевичка тугрылык белән хезмәт иткән кебек, миңа хезмәт итегез; аларны минем бабам хөрмәт иткән кебек, мин дә сезне киләчәктә хөрмәт итәрмен; сезне җир-су, тоз, догаларыгыз һәм динегез белән, мөлкәт һәм акча жалованиесе белән бүләклим; аның өчен сез миңа үлгәнчегә кадәр хезмәт итәргә тиешсез. Кем дә кем – генерал, майор яки капитанмы – буйсынмый икән, башын кисегез, байлыгын тартып алыгыз, изүчеләрне кырып бетерегез, мөлкәтләрен халкыма өләшегез. Үзегез теләгәнчә иректә яшәгез.
Халык үз колагына үзе ышанмыйча шаулаша башлады.
– Безгә ирек бирәләр! Ирек!
– Үзебезнең патшабыз Петр Федоровичка – виват!
– Патшабызның үзен күрдем, дисең. Аның турында күбрәк сөйлә инде. Ниндирәк кеше соң ул? – дип мөрәҗәгать итте Рахманкол Бәхтиярга.
Башкалар да, аны хуплап, башларын селкеделәр:
– Әйе-әйе. Патшабыз турында сөйлә, – диделәр.
– Ул безнең икебез кебек олы гәүдәле түгел. Уртача буйлы, озынчарак йөзле. Түгәрәк сакал йөртә. Маңгаена төшкән чәчләрен кашлары өстеннән ике бармак калынлыгы калдырып кискән. Утыз-утыз биш яшьләр тирәсендә. Кызыл кафтан кигән иде. Иркенләп сөйләште. Пайтәхеттә хатыны Кәтеринәнең әшнәләре үтерүеннән куркып качып киткәч, халык арасында йөргән, безнең кебек кара халык белән кысыр ботканы күп ашаган. Бөтенесен үзе күргән. Комсыз алпавытларны дарга астыра, байлыкларын гади халыкка өләшә. Мамадышка кергәч, Түбән Ушмы дигән күрше авылдан бер байның явызлыгыннан зарланып килгәннәр иде. Теге әллә кайдагы танышларына качып киткән. Табып китерергә боерды, дарга астырды.
– Нишләмәкче була соң ул?
– Башта Казанны алам, аннан Мәскәүгә барам, тәхетемне кайтарам. Бөтен Рәсәйдә гадел патшалык урнаштырам, ди. Егерме мең сугышчылы гаскәре бар. Аңа солдатлар, туплар кирәк.
– Безне бүтән ирексезләп чукындырмыйлар, дисеңме? – монысын авылның имамы сорады.
Иманыннан, ислам диненнән ваз кичтерү – Казан ханлыгы Иван патша тарафыннан яулап алынганнан соң, татар халкының җелегенә үткән, иң авыр җәза итеп кабул ителә торган нәрсә. Күпме баш күтәрүләр булды, күпме кеше шуның өчен шәһит китте. Беренче чукындыру Казан яуланганнан соң ук булган. Икенче дулкын моннан илле еллар элек кузгалган иде. Шулвакытта Бөрсет елгасы буендагы берничә авыл да христиан динен кабул итте. Чукындыручыларны сәнәкләр, чалгылар белән каршы алган өчен, байтак ирләрне тал чыбыклары белән суктырдылар; урманнарга лашманчылар итеп озаттылар. Патша кораблары өчен агач екканда, алар урманнарда черки урынына кырыла, гарипләнеп кайта. Ачлык, ялангачлык та җелекләрен суыра. Үзләренә дә җитми, патшага ясагын да түләргә кирәк.
– Сезне бүтән беркем дә ирексезләмәячәк! – диде Бәхтияр, беләгенә камчысын аскан уң кулын йөрәк турына куеп.
Аның бу вәгъдәсе олысы-кечесенең күңеленә сары май булып ятты.
Рахманколның исенә кинәт Шомбыт шәраб заводы төште. Император армиясенә туплар да кирәктер, ә алар анда берничә тора. Аларны барып алсаң, яхшы булыр иде.
– Җәмәгать! Шомбыттагы граф Воронцов заводында туплар бар. Атлы казаклары да тора, – диде Рахманкол.
Җәмәгате Бикә шул яклардагы Бирдебәк авылыннан булгач, ул тирәләрне яхшы белә. Үз гомерендә юлларыннан ничә тапкыр узганын санап бетерә торган түгел. Графка ашлык та илткәне булды.
– Дөрес әйтә. Бар анда туплар. Арыш алып барганда үзем күрдем, – дип хуплады авыл имамы Вәсил карт та.
– Бар шул, – диде башка ирләр дә.
Бәхтияр Рахманколга мөрәҗәгать итте:
– Абзый, син дөньяны күп күргән кешегә охшагансың. Отряд башлыгы итеп Шомбыт заводына җибәрәм! Хәзер үк авылыгыздан төркем тупла. Үземнең отрядтагы мылтыклы дүрт егетемне сезгә ияртәм. Андагы тупларны, казакларны монда миңа алып кайтырсың! Ә без күршедәге авылларны әйләнә торабыз. Аларга император Петр Федорович Манифестын җиткерәбез, гаскәр җыябыз.
Рахманкол бер мәлгә аптырап калды.
– Барып чыгар микән соң миннән мондый эш? Граф Воронцовның управляющие тыңларга теләр микән мине? Моңарчы мондый олы эшкә алынганым юк иде әле.
Илле сигез яшьтә иде инде ул. Үз гомерендә дөньяны аз гизмәде. Моннан утыз ел элек, аңа утыз да тулмаган иде әле, Оренбург якларына чыгып китте. Казан өязеннән бик күп гаиләләр күченде анда. Күченүчеләр арасында Өчөйледән Госман Арсланов, Якуп Бигәев, Түбән Соннан Юныс Яниев, Урта Соннан Бигеш Дусаев, Ушмыдан Рысай Атнаголов, Сөләйман Бикмәтов гаиләләре дә бар иде. Патша хөкүмәте аларга рекрут хезмәтеннән азат итүне, мәчет төзүне, үз диннәрен тотуны аерым указы белән вәгъдә итте. Төзелә генә башлаган Оренбург крепостеннан унсигез чакрым читтәрәк, Урта Каргалы елгасы буена, авыл корып урнаштылар. Әнә шул елга исеменә карап, авылны башта Татар Каргалысы дип йөри башладылар. Кабат Сәет Бистәсе дип телгә кереп китте. Анда күченгәннәрнең күбесе сәүдәгәрлек эшенә кереште. Рахманкол, Оренбург якларына җыенып чыгып киткәндә, Шомбыт ягындагы Бирдебәк авылыннан Бикә исемле кызга өйләнгән, бер улы һәм кызы туган иде инде. Анда яшәгәндә тагын ике кызы туды. Ул да, андагы халыкка ияреп йөреп, сәүдәгәрлеккә өйрәнде. Тик күңеле янә туган авылына – Катмышка тартты аның. Һәм алар авылга кайтып төпләнделәр. Бу юлы инде ул атасы йортыннан башка чыккан Рахманкол гына түгел иде. Кесә ягы калынайган, дөнья куа белә. Башта Чистай базарына йөрсә, кабат үзе белгән Оренбург, Уфа якларына кадәр сәүдәгәрлек белән барып җитә башлады. Хәлле татарларның байтагы берничә хатын белән тора. Аның да бер баруында Абдулла авылындагы Ырысханов дигән танышының унтугыз яшьлек сөлектәй кызы Гөлбазага күзе төшкән иде. Кабат анда махсус барып, кызны димләп, үзенә икенче хатынлыкка алып кайтты. Моннан унбиш ел элек уллары Габдрәшит туды.
– Авылның иң яхшы атын сиңа бирәбез. Син хәзер патшабыз Петр Федорович исеменнән йөрисең. Тыңламасалар, казаклар отряды җибәреп, бөтенесен кылыч белән чаптырабыз, заводка ут төртәбез! – Бәхтияр Канкай углының әйткән сүзеннән кире кайта торган кеше түгеллеге сөйләшүендә үк сизелеп тора иде.
Граф исеменнән заводта эшләрне кем оештыруын белеште.
– Иван Зайцев дигән кеше, – дип, исләренә төшерделәр.
Писеренә:
– Син Шомбыт заводы хуҗасы граф Воронцовка фәрманымны яз! Мин әйтеп торам, – дип боерды. – «Император галиҗәнапләре Петр Федорович указы буенча, бу билет Бәхтияр Канкаев әфәндедән граф Иван Воронцов крестияны Иван Зайцевка бирелә. Аңа Воронцов заводыннан армиягә бөтен киемнәре, туплары, дарысы белән казакларны җибәрергә. Әгәр каршы булсаң, калмыкларга һәм башкортларга бөтенегезне туракларга, заводны яндырырга боерык бирербез. 1774 елның 9 июле. Баш полковник Бәхтияр Канкаев»… Язып бетердеңме? Китер, имзамны куям.
Писер фәрманны русча язып бетергәч, гарәп хәрефләре белән имзалады.

* * *
Өлкәннәр тирәсендә чуалган оныклары патша кешеләренең бабалары Рахманколны бик олы командир итеп билгеләүләре турында өйдәгеләренә җиткергән иде инде. Бикә, Гөлбаза, уллары түрдәге киң сәкегә тезелешеп утырган. Кияүдәге кызлары Гөлкаһда белән Гөлзада да килеп җиткән. Ул өйгә килеп керүгә, бала-чага ишегалдына шылды. Аңа сораулы карашлар төбәлде.
– Хатыныннан куркып, тәхетен ташлап качкан патшаның дөньяда булырына ышанасыңмы? – дип, сорауны кабыргасы белән куйды өлкән хатыны.
– Үтермәкче булганнар, ди бит. Шуңа качып киткән.
– Ник байлар ярдәм итмәгән соң аңа? Кара халыкны җыеп йөриләр, – хатын-кыз әйтсә, туры әйтә.
Аның шикләре бу сүзләр белән генә бетмәсен белә ул. Чын патша булмаса, Мәскәүгә барып җитеп, тәхетен кайтарып ала алмаса, фетнәгә катнашкан өчен, авырлыгы гаиләсенә киләчәк. Чулман елгасының теге ягында баш күтәрүчеләр күп булды инде. Моннан утыз еллар элек Акай явы да кузгалган иде. Патша гаскәрләре бөтенесен пыран-зыран китерде.
– Моңарчы берсенең дә «мин – чын патша» дип йөргәне юк иде бит әле. – Крестиянга ирек бирергә вәгъдә иткән. Ясактан азат итәм, дигән. Бригадиры Бәхтияр халыкны алдамый торгандыр.
Бикә белән утыз елдан артык гомер иттеләр. Бер-берсен ярты сүздән үк аңлыйлар. Җәмәгате, аңа каршы килеп тормаса да, үз фикерен һәм киңәшен әйтә белә. Эшне дә ирләрнекенә, хатын-кызныкына бүлмиләр.
– Мин инде яфрак селкенгәнгә дә төчкерә торган яшьтән узган. Җилнең ничек искәнен бик яхшы аңлыйм. Патшабыз, хатынына каршы шундый олы гаскәр туплап, Җаек елгасы буйларыннан ук килә, диләр. Чын патша булмаса, аңа шулкадәр кеше иярмәс, аның өчен сугышып йөрмәс иде. Эт көтүе түгел бит. Тәхетен кайтарып алса, бөтенебезгә ирек бирергә вәгъдә иткән. Ирексезләп христиан диненә күчерүне бетерәм, дигән. Ясакны киметергә вәгъдә иткән. Бүген басудан җыеп алган икмәк еллык ясакны түләргә дә җитми. Авыл кешесе нәрсә эшләргә дә белми. Мондый мөмкинлек гел булып тормый. Шуңа күрә гадел патшабызны яклап, мин дә яуга кушылам. Тәвәккәлләдем. Сез инде атагызны да аңлагыз, – Рахманкол үзенең ни өчен отряд башлыгы булырга ризалык бирүенең сәбәбен ашыкмыйча гына аңлатты.
Хатыннары, балалары аның сүзләренә ышанды кебек.
Катмышның өйләренә таралышкан ирләре янәдән авыл уртасындагы мәйданга җыелды. Кемнәрнең Рахманкол отрядына керәсен сөйләшкәннәр, өйләрендә булган бөтен коралларын – сөңгеләрен, чукмарларын, озын саплы балталарын – үзләре белән алганнар иде. Җиделе чалгысын күтәргәннәр дә бар. Бәхтияр белән Рахманкол аларның барысын да тикшереп чыкты. Писер Әбүбәкер исем-фамилияләрен язып алды: Муса Тирәков, Имангол Шәрипов, Йосыф Әлмәкәев, Мәкъсүт Юзиев, Ает Сәетов, Җәлил Мәгъсүмов, Сәгыйт Биккинин, Мөхәммәт Әсәкәев, Аталим Мерәсев, Әдрәш Исмәгыйлев, Мөхәммәт Юлдашев.
Рахманколның үз улы, утыз яшьлек Мөсәлим дә килеп җиткән иде.
– Әни бер-беребезгә күз-колак булырга кушты, – диде.
Янәшәңдә таяныч булырдай кешене тою – бик зур нәрсә ул. Үзеңә ышанычны да арттыра. Үзен ялгыз калдырмаганга, олы хатыны Бикәгә, улына – рәхмәт.
– Син анда барып җиткәч тә, бер дә куркып торма. Мин патшаның бригадиры указын алып килдем. Тыңламасагыз, хәзер үк заводка ут төртәбез, диген. Куркыт, яна. Каты итеп сөйләш! Син патша армиясе өчен йөрисең. Синнән куркып торырга тиешләр! – диде Бәхтияр.
Кулына писергә әйтеп яздырган фәрманын бирде. Рахманкол, өеннән җитәкләп килгән атына менеп атланды да, бисмилласын әйтеп, алдан кузгалды. Башкалар, сафларга тезелешмичә генә, аңа иярде. Отряд, Җирпуч чишмәсе ягындагы авыл капкасыннан чыгып, Шомбытка юнәлде.
Алар заводка барып җиткәндә, төн караңгылыгы төшкән иде инде. Җил капка төбендәге такта өйчектә бер казак йоклап утыра. Катмыш ирләре бер дә куркып тормадылар, кулындагы мылтыгын тартып алдылар да зур итеп ачылган авызына чүпрәк тыгып куйдылар. Куркудан калтыранган егеттән бүтәннәренең кайда икәнен сораштылар. Ул башы белән алты почмаклы олы агач йортка ымлады. Өйнең карындык тәрәзәләрендә сүрән яктылык шәйләнә иде. Кайсыдыр җыр да сузып маташа. Заводын саклаучыларга Граф Воронцов хәмерен кызганмый торгандыр. Катмыш ирләре йорт эченә ябырылды. Мылтыклы егетләрнең берсе түшәмгә атып:
– Урыныгыздан кымшанасы булмагыз! Барыгызны да атып үтерәбез, сәнәккә алабыз! – дип акырды.
Кисәктән өй эченә сәнәк, чалгы, сөңге күтәргән ирләр килеп кергәч, кулларындагы коралларын аларның күкрәкләренә терәп куйгач, казаклар каушап калган иде.
– Курыкмагыз! Үтерергә дип кермәдек! Безне, патшабыз Петр Федорович галиҗәнапләре фәрманы буенча, аның бригадиры Бәхтияр Канкай углы җибәрде. Хәзергә сезне бәйләп торабыз. Каршылык күрсәтәсе булмагыз! – дип, ирләргә ым какты Рахманкол.
Алар бик тиз генә ике дистәгә якын казакның кулларын артка бәйләп куйдылар. Тегеләре каршылык күрсәтергә уйламады да. Бу өернең үзләрен бик тиз сәнәккә аласын, чалгы белән чабасын аңлыйлар бит. Кемнең үләсе килсен.
– Воронцовның идарәчесе Ибан кайда?
Аның заводка кереп киткәнен әйттеләр.
– Мылтыклы егетләр монда кала. Башкаларыгыз минем арттан! – диде Рахманкол.
Идарәче, бер кулына шәмдәл, икенчесенә кенәгә тотып, олы агач мичкәләр янында йөри иде. Кисәктән кораллы ирләр килеп кергәч, ул да куркып калды. Тезләренә чүгеп, тиз-тиз чукына башлады.
– Үтерә күрмәгез берүк. Хатыным, балаларым бар, – дип ялварды ул.
Рахманколның уртача буйлы, ябык кына гәүдәле бу кешене граф Воронцовка арыш алып килгәндә күргәне бар иде. Алга чыкты.
– Без сине үтерер өчен килмәдек. Патшабыз Петр Федоровичның бригадиры Бәхтияр Канкай углының фәрманын китердек. Син безгә заводтагы бөтен тупларны, ядрәләрне, дарыларны бирергә тиеш! Казакларны да император Петр Федорович армиясенә алып китәбез! – дип, аның кулларына писер Әбүбәкер биргән хатны тоттырды.
Иреннәре калтыраган идарәче:
– Нинди патша? Нинди Петр Федорович? – дип тәкърарлый иде.
– Патшабыз Петр Федорович галиҗәнапләре табылган. Мәскәүгә үзенә тиешле тәхетен хатыныннан тартып алырга бара. Гаскәренә туплар, сугышчылар кирәк. Бригадир Бәхтияр Канкаев фәрманы буенча, мин мондагы тупларны, казакларны алып кайтырга җибәрелдем.
– Мин – кеше кешесе генә. Хуҗам – граф, генерал-поручик, гамәлдәге камергер һәм кавалер Иван Ларионович Воронцов. Аннан сорагыз. Үзенең рөхсәтеннән башка әйберләрен биреп җибәргәнгә, ул мине сөргенгә озаттырачак.
– Кулыңдагы фәрманны укы! Тыңламасаң, үзеңне дә, казакларыңны да асып, заводыңны яндырып китәбез!
Рахманкол, авылдашларына ым кагып, кулын күтәрде.
Ирләр сәнәкләрен Иванның күкрәгенә терәп куйдылар.
– Туктагыз! Туктагыз, зинһар! Кая, хатында нәрсә язылган икән?
Ир хатны озаклап укыды.
– Сезнең ирексезләүгә буйсынмый хәлем юк! Ул бригадирыгыз миннән алган әйберләргә, кешеләргә кәгазь язып бирерме? – дип сорады ахырдан.
– Бирер, бирер! – диде Рахманкол.
Идарәче ир сарай ишегендәге йозакны ачты. Аннан өч чуен, бер бакыр туп, башка төрле кораллар алып чыктылар. Казакларны ишегалдында бер сафка тезеп куйдылар.
– Сез патшабыз Петр Федорович армиясенә кушыласыз. Граф Воронцовның мондагы идарәчесе Ибан рөхсәт итте. Башта бригадир Бәхтияр Канкай углы хозурына кайтабыз. Петр Федорович галиҗәнапләре, тәхетен хатыны Кәтеринәдән кайтарып алырга дип, Мәскәүгә яуга кузгалган. Император Петр Алексеевичның оныгына хезмәттә берегез дә корсакларыгызны кызганмас, дип ышанам! – дип нотык тотты Рахманкол.
Казаклар барысы да карашларын аска төбәп тора иде. Аңа бу бер дә ошамады. Бу мәлгуньнәр Воронцовның ипиен ашап, хәмерен эчеп симереп беткәннәр. Алар гади крестиян кебек нужа күрәмени?! Гаиләләре ясак түләми. Казаклыкта йөргән өчен акча да түлиләр әле үзләренә. Изүдән, ач-ялангач яшәүдән гарык булган халык берәр сүз әйтсә, бик тиз арада солдатлар китертеп, тал чыбыгы белән суктыралар. Аларны бөтен авылың белән бер атна ашатырга да кирәк әле.
– Патшабыз Петр Федорович табылган! Тәхетен яңадан кайтарып алырга Мәскәүгә яу белән кузгалган! – Рахманкол бер мәлгә тукталып, казакларның йөзләренә карады. Тегеләр һаман аска карап торуларын дәвам иттеләр. – Бер дә сөенмисезмени? Сезне үзенә хезмәткә чакырган. Баш иеп, гафу итүен сораганнарны, тугрылык белән хезмәт иткәннәрне ирек, җир, мөлкәт белән бүләкли!
Көтелмәгән бу хәлләрдән казаклар бик тиз айныган иде. Күзләрендә кызыксыну чаткылары кабынды.
– Сез шушы минуттан патшабыз Петр Федоровичка хезмәткә күчәсез! – диде ул тагын да кырысрак тавыш белән.
Казакларның кулларын чиштеләр. Әмма коралларын бирмәделәр. Сөңгеләрен, чакмалы мылтыкларын Катмыш авылы ирләре бүлешеп бетергән иде инде. Шәраб мичкәләре йөртә торган арбалар җигелде. Берсенә ике мичкә хәмер тәгәрәтеп менгерделәр, икенчесенә – бакыр тупны, башкаларына – аккургаш ядрәләр, дары мичкәләре салынды. Лафетлы чуен тупларны атларга тактылар.
Мөселман кешесенә хәмер эчүне Коръән тыя. Шуңа күрә үз ирләренең мичкәләрне ачмаячагына шикләнми Рахманкол. Патша армиясендәге чирмешләргә, удмуртларга, мукшыларга, рус ирләренә кирәкләре чыгар. Ике дистә сарыкларын да иярттеләр. Воронцовның сарык көтүе олы, зыян булмас. Хәзер аңа казакларны да, башка яугирләрне дә ашату мәшәкатьләрен кайгыртырга кирәк.
Җәй челләсе – төннең кыска вакыты. Алар Катмышка әйләнеп кайтканда, таң атып, кояш бераз күтәрелергә өлгергән иде инде.
Писер Әбүбәкер мәчет ишеге төбендә сакта тора. Мәйданга шактый кеше җыелган, отрядка күрше авыллардан яңа сугышчылар өстәлгән. Төнгә учаклар кабызганнар. Мәчет каршына туплар, арбалар таккан атлар, Катмыш ирләре белән казаклар кайтып туктагач, Әбүбәкер эчкә кереп китте. Озак тормый Бәхтияр чыкты. Күргәннәреннән шат иде ул.
– Менә булдыргансың! – диде Рахманколга. Писеренә борылып: – Яңа фәрманымны яз. Катмыш авылы крестияны Рахманкол Дуслиевны сотник – йөзбашы итеп билгелим!
Катмыш ирләре:
– Бик дөрес! – диделәр.
Рахманкол да канәгать иде. Бригадирның әмерен кан коюсыз үтәп кайтты бит!
– Бу гаскәрне патшабыз Петр Федоровичка алып китәм. Безгә башка авыллардан да күп кушылачаклар. Син Шомбыт заводы тирәсендәге авыллардан үзеңә яңа сугышчылар тупларсың. Бүгеннән син монда минем уң кулым! Мамадыш белән Чистай арасында патшабыз Петр Федоровичка буйсынырга теләмәгән отрядлардан тылыбызны каплап торырсың! – диде Бәхтияр аңа.
Алар янында Воронцовның идарәчесе таптанып тора иде. Аны күргәч, Рахманколга уңайсыз булып китте.
– Ни бит… Бу Шомбыт заводыннан ияреп килде безгә. Тупларын, казакларын без алып киткәнгә кәгазь сорый. Хуҗасы дарга асар, дип курка, – дип аңлатты бригадирга.
Бәхтияр рәхәтләнеп кычкырып көлде.
– Әбүбәкер, язып бир шуңа билет! «1774 елның 10 июлендә Шомбыт шәраб кайнату заводыннан, Иван Ларионович Воронцов галиҗәнапләре тарафыннан, патша галиҗәнапләре Петр Федоровичка хезмәткә унбиш кеше бирелгән. Әгәр дә безнең командалар заводка тагын керә икән, заводка һәм кешеләренә бернинди дә зыян салмаска. Ошбу билетны баш полковник Бәхтияр Канкаев әфәнде бирде. Полк писере старшина Габдулла Мостаев имзасы белән раслады». Яздыңмы? Үз имзаңны да сал.
Билетка имзалар салынгач, аны көтеп торучы Иван Зайцевның кулларына тоттырдылар. Әбүбәкер заводтан килгән казакларның исем-фамилияләрен дә язып алды.
– Федор Яркась, Кондратий Орефеев, Герасим Николаев, Иван Якимов, Федот Сибирев, Кузьма Матвеев, Наум Иванов, Алексей Якимов, Симион Родионов, Никита Дементьев, Ермолай Курицын, Василий Петров, Николай Дубинкин, Федор Михайлов, – дип әйтә барып, Иван бөтенесен бер сафка тезде.
Писер Әбүбәкер:
– Һәм… Иван Зайцев, – дип, кенәгәсенә аның исемен дә өстәде. – Билетыңны графка тапшыруга ук, безне куып җитәсең! Юкса, дезертирлар исемлегенә кертәбез! Дарга асып куячаклар! – дип, каурый каләме белән аның күкрәгенә төртте.

III
Рахманколның нәселе гомер-гомергә төшеп калганнардан булмаган. Әтисе Дусли дә нык бәдәнле кеше иде. Катмыш, Баскан, Түбән Кыерлы, Түбән Сон халкы бура бурыйсы, өй күтәрәсе булса, кулдашка аны чакырды. Урман артындагы Сатлыган, Котлы Бөкәш якларына да чыгып эшләп йөрде. Юнган бүрәнәләрне бер үзе күтәреп сала иде ул. Рахманколны да балта эшенә өйрәтте.
– Минем алмашчым булырсың, – ди торган иде.
Юнышу осталыгына әтисе дәрәҗәсенә җитә алдымы икән? Юктыр. Кулыннан бөтен эш тә килә торган кеше иде ул. Акча кертергә, акча санарга, кеше белән аралашырга Рахманкол әнә шул вакытларда өйрәнде, теле дә шомарды. Үзләре өй эшли торган хуҗаларның сөлектәй кызлары, яулык читеннән генә булса да, аңа күз ташлап алуларын сизә торган иде. Аның йөрәге татлы гына җилкенеп куйгалады. Олы гәүдә, нык беләкләр, кулы эш белә – нинди кызның күзе төшмәс. Әтисе белән Бирдебәк авылына барып бура бураганда, өй хуҗасының күршеләрендәге нечкә билле, кара озын толымлы, карлыгач канатыдай нәзек кашлы, зәңгәр күзле кыз үзенең дә төн йокыларын качырды. Икесе дә бер яшьләр чамасында иде алар. Икесенең дә башлы-күзле булырга вакытлары җиткән чаклары. Сизә – урамга чыкканда, чишмәгә суга төшкәндә, кыз да аңа күз салгалый. Шулай берсендә кыз суга киткәч, балтасын куйды да аның каршысына чыкты.
– Тамагым бик кипте, суыңны гына эчимче, – диде ул.
Кыз мөлаем генә башын селкеп ризалыгын белдерде.
– Мин Рахманкол булам.
– Беләм инде. Күрше Саҗидә апа әйтте.
– Мин дә синең Бикә исемле икәнеңне ишеттем.
– Бик хәйләкәр дә икән әле үзең. Күзәтеп кенә йөрисең.
– Күп авылда булдым. Синең кебек гүзәл кызны очратканым юк иде әле.
Кызның бит алмалары алсуланды.
– Ясмык тел, – дип, мөлаем генә елмайды ул.
– Чишмәгезнең суы ширбәт кебек икән. Йөрәктәге сусауны басамы? – дип сорады Рахманкол, суын эчеп карагач.
– Анысын белмим. Минем йөрәкнең моңарчы су сораганы юк иде әле. Кызган башларның өсләренә койсаң, аңнарына бик тиз китергәнен беләм.
Икесе дә пырхылдап көлеп куйдылар.
– Мин кайтыйм. Кеше күрсә, әллә нәрсә уйларлар, – дип, китәргә ашыкты Бикә.
– Бер якка кайтабыз бит. Әйдә, суыңны күтәрешәм, – диде Рахманкол.
– Кирәкми, – диде кыз.
Шулвакыт нинди кыюлык килгәндер:
– Минем бикәм буласыңмы, Бикә? Быел көз, урак ургач ук, килеп алам, – диде Рахманкол.
Кыз җәһәт кенә атлый башлаган җиреннән тукталып калды. Салмак кына аңа таба борылды. Аны шаярта дип уйлапмы:
– Килеп алсаң, бикәң булырмын, – диде дә тиз генә китеп барды.
Рахманколның авызы колагына җитте. Кош тоттымыни!
Чишмә юлыннан әйләнеп килгән улының халәтен әтисе дә сизгән иде. Эчтән генә елмаеп куйды, улы тәмам өлгереп җиткәнен аңлады.
Төшке ашка кергәч, хуҗалардан күршеләре турында сораштырды.
– Минем хатын күбрәк белә инде аларны. Ул кереп йөри. Үзләрен Гайшәбикә әүлия нәселеннән дип йөриләр алар, – диде ир. – Саҗидә, монда чык әле. Дуслига син аңлатыбрак бир әле, – дип, казан янында кайнашкан җәмәгатен чакырып алды.
– Безнең авыл янында бик борынгы бәләкәй зират бар. Кыз зираты дип йөртәләр. Анда Гайшәбикә әүлия дигән изге хатын-кыз күмелгән, диләр. Бик гыйлемле хатын булган бугай. Бөтенесен белеп тә бетермим. Безнең күршеләр шул нәселдән булып чыга, дип аңлатты хатыны.
Затлы, зыялы нәсел икән, дип күңеленә салып куйды Рахманкол.
Икенче көнне алар бураның эшен бетереп кайтып киттеләр. Яңа йортны урак бетергәч күтәрергә сөйләштеләр.
– Урак ургач, без яңадан өй эшләргә киләбез. Сине урлап кайтып китәм, – диде Рахманкол, кызның чишмәдән кайтканын көтеп торып. Бикә бу юлы оялчан гына елмаеп куйды.
Шул ук көздә Дусли оста улы Рахманколның никахын укытты. Бай көз иде ул. Иген яхшы уңды. Җәйге айларда ярыйсы гына акча да эшләгәннәр иде.
Ул көннәрдән соң тулы бер гомер узган иде инде. Оренбург якларына күченгәч, йорт җиткерүчеләргә булышкаласа да, кырык тартмачы булып йөрүне – вак-төяк белән сату итүне җиңелрәк кәсеп күрде. Әтисе шөгылен дәвам итә алмаса да, йортында, каралты-курасында бөтенесен үзе эшләде. Күрше-күләннәр дә аның кулга осталыгын онытмадылар.
Олыгайган көннәрендә фәрманга буйсынган яңа тормышы башланыр дип, уена да кертеп караганы юк иде. Вакыйгалар аны өермәдәй үзенә суырып алды һәм ияртеп китте. Ул өермәнең үзәгендә кайнаячагын йөрәге сизде Рахманколның.

IV
Авыллар кырмыска оясыдай актарылды. Халык ач-ялангач яшәүдән, лашманчы булып урман кисүдән туйган иде инде. Үстергән икмәге ашарына да җитми. Күбесе алпавытларга ялынып-ялварып, гомере буе да түләп бетерә алмаслык бурычларга кереп яшәргә мәҗбүр. Балалар өйләнешкәч, йорт салып башка чыга алмыйлар. Терәүләр куелган, салам түбәле йортларында әллә ничә гаилә гомер кичерә. Әледән-әле чәчәк, кызамык, тиф кебек авырулар килеп чыгып, кешене кыра. Патшага ясак түләүчеләрнең хәлләре бигрәк мөшкел. Петр патша заманнарында елына ике сум түләп барган ясакны алты-җиде сумга күтәрделәр. Бигрәк зур акча бу – бер ат бәясе!
Ышанганы да, ышанмаганы да, коралы булганы да, булмаганы да, һичьюгында озын күсәк очлап һәм башын утта көйдереп, баш күтәрүчеләр армиясенә кушылырга ашыкты. Авылларда ирләрнең яртысы да калмады. Өч көн эчендә Рахманкол кулы астына биш йөзгә якын яугир тупланды. Арада руслар, керәшен татарлары, чирмешләр дә бар иде. Алар бер-берсенә син башка милләттән, башка диннән, дип карамадылар. Бергә ашадылар, бергә тәгәрәшеп йокладылар. Җәй челләсе булганлыктан, төннәр җылы иде. Өсләренә калын киемнәр кирәкми, чыпта җәеп, җирдә дә йоклап була. Шомырбаш, Мәшләк, Таулар, Котлы Бөкәш, Биектау, Шомбыт, Тегермәнлек, Арыш, Күгәрчен, Балтач авылларыннан унар-егермешәр кешелек отрядлар кушылды. Аларны унлыкларга, йөзлекләргә бүлде, унбашларын һәм йөзбашларын билгеләде. Ике йөз сугышчыны Казан ягындагы Саурыш авылында тукталган Бәхтияр Канкай углына җибәрде. Унбашы, авылдашы Габделхәй аннан Бәхтиярнең Рахманкол Дуслиевны полковник итеп билгеләве турында фәрман белән бүләк итеп җибәргән бер янчык акчалар алып кайтты.
Фәрманны кычкырып укыдылар. Сугышчылары Рахманкол өчен сөенде.
Акчаларны күргәч, Рахманколның башына бер уй килде. Катмыштан ерак түгел генә, Урманчы авылы янында, Маленковның бакыр заводы бар. Ирләр кышкы айларда атлары белән Чулман елгасының аргы ягыннан руда ташырга яллана. Аның да акча эшләргә йөргәне күп булды. Маленков башта акчаны кызганмыйча түли иде. Менә ничә еллар инде бакыр кайнаталар, казнага саталар. Заводта бакыр күп булырга тиеш! Патшабыз Петр Федоровичка Рахманкол отрядыннан әйбәт бүләк булачак!
Көн саен үсеп торган отряды белән шунда юнәлде полковник. Бәхтияр җибәргән акчаларны ярдәмчесе Сөбханколый Ичкаевка тапшырып Катмышка – олы хатыны Бикәгә озатты. Йомышны үтәүгә үк, үзләрен куып җитәргә боерды. «Үзең дә әйтеп торасың, дөнья хәлен кем белгән. Әллә нәрсәләр булып бетәргә мөмкин. Бу акчаларны күздән ераграк яшереп тор», – дип, хат та язып җибәрде.
Хәзер ул өч яшьлек алмачуар атта йөри. Өстендә – җете яшел төстәге җилән, башында кара бәрхет түбәтәй. Бәхтияргә охшатып, биленә кылыч таккан. Йөзбашларына һәм унбашларына боерыклар бирергә өйрәнде.
Бакыр заводы Урманчы авылы каршында – Бөрсет елгасының аргы ягында. Отряды заводка җитүгә, сугышчылар биналарга ябырылды. Анда булганнар төрлесе төрле якка йөгерешеп качып бетте. Складларда, утын әрдәнәләре кебек, бакыр шакмаклар өеп куелган иде. Менә кайда икән ул байлык! Болардан капчык-капчык акчалар сугып, күпме туплар коеп булыр иде! Яугирләре куеннарына шудыра башлаганчы, арбаларга төяргә әмер бирде. Барысын да санап торырга унбашы Габделхәйгә кушты. Егет яшь булса да, тапкыр күренә: саный да, гарәпчә яза да белә. Җиде йөз поттан артык бакыр төялде арбаларга. Күп булган икән Маленковның байлыгы! Инструментларына кагылмадылар. Руда эретә торган мичләрен җимермәделәр. Араларыннан берничәсе:
– Салам өеп, ут төртергә кирәк. Көлгә очсын байчураның мөлкәте, – дип чабулый, стена буйларына салам ташый башлаган иде инде.
Урманчы халкы:
– Ут сала күрмәгез. Безне ашатучы завод ул. Янса, бөтенебез эшсез калабыз! Зинһарлап сорыйбыз! – дип килеп җитте.
Әйе, хуҗасын гына баетып калмыйча, тирә-юнь халкын туйдыра торган завод ул. Калсын, тимәскә кирәк! Бөтенесен яндырып бетерүдән файда юк. Янгын бернәрсәне дә калдырмый!
Полковник яугирләрен яман эштән туктатты. Авыл халкына Маленковның вак-төяк мөлкәтен бүлешергә рөхсәт итте.
Заводта туп белән ядрәләр һәм берничә мичкә дары да булган икән. Аларын отрядына алды. Шомбыт заводыннан алып кайткан тупларын Бәхтияр алып киткән иде. Сугышкан вакытта мылтыклар, ук-сөңге белән генә әллә ни кыра алмыйсың. Туплар да кирәк.
– Бу бакырны Бәхтияргә җибәрәбез! Саурыш авылына кадәр йөз кешелек отряд озата бара. Габделхәйне баш итеп билгелим! – дип боерды Рахманкол.
Бу кадәр бакыр кулга төшерүләренә канәгать иде ул.
Шулвакыт Катмыш ягыннан бер атлының чабып килгәне күренде.
– Бригадир Бәхтияр Канкай углыннан полковник Рахманкол Дуслиевка ашыгыч фәрман! – диде ул.
Бу – үзләренең авылыннан Исмәгыйль улы Габдрәшит иде. Каты куалаган бугай – атының борын тишекләре киңәйгән. Фәрманын Рахманколның кулына тоттырды да, янмасын өчен, атын тагын юыртып китте.
«Полковник Рахманкол Дуслиевка, бу фәрманны алуга, Сокольи Горы кичүенә юнәлергә. Андагы йөзбашы Федот Никитинга Чулман елгасы кичүен сакларга булышырга, патшабыз Петр Федоровичка буйсынырга теләмәгән отрядларны тар-мар итәргә. Баш полковник – бригадир Бәхтияр Канкаев. Полк писере – Әбүбәкер Теләчев», диелгән иде анда.
– Сукулга туры юлны кайсыгыз күрсәтә ала? – дип мөрәҗәгать итте ул яугирләренә.
– Мин беләм юлны, – дип, түгәрәк сакаллы бер рус ире алга чыкты.
Дегетле дигән авылдан кушылган, русча да, татарча да белүче Иван Григорьевны тылмач итеп билгеләгән иде. Дөнья гизсә дә, үзенең русчасын бик яхшы дип әйтә алмый. Ул тәрҗемә итте.
– Кем син?
– Бу урманның теге ягындагы, Чулман елгасы буена урнашкан Покровское авылыннан – Кирилл Селехов булам мин, – дип аңлатты ир.
– Урман аша чыга торган юл бармы?
– Менә бу юл Покровскоега алып чыга. Аны Маленковка руда ташу өчен чистартканнар иде, – дип, завод яныннан урманга кереп китүче юлга күрсәтте ир.
– Сукулга моннан еракмы?
– Егерме чакрымлап булыр.
– Яугирләрем, мине тыңлагыз! Без хәзер, бригадир Бәхтияр Канкаев боерыгы белән, Сукулга, андагы кичүне сакларга барабыз. Чулманның аргы ягына патшабыз Петр Федоровичны галиҗәнап итеп танырга теләмәгән гаскәрләр туплана башлаган. Аларның берләшеп патшабызга һөҗүмгә ташлануына юл куймыйк! – дип, отрядына мөрәҗәгать итте полковник.
– Баш өсте! Әйдәгез хәсисләрне тар-мар итәргә! – диде коралдашлары.
Туп та булгач, тагын да гайрәтләнгән иде алар. Толып булса, кияр кешесе табыла, дигәндәй, араларында патшага егерме биш ел солдат хезмәте үтеп кайтканнар да бар бит. Аларны туп белән ничек эш итәргә өйрәтеп торасы түгел.
– Кузгалдык, җәмәгать, – диде.
Кирилл атлы ир артыннан урман юлына кереп киттеләр. Алдан атлылар, алар артыннан җәяүлеләр атлады. Тупны сафларның уртасына алганнар иде.
Патша Петр Федорович фәрманы буенча аның гаскәрләре сафына басканнан соң узган шушы берничә көн бик озын гомер булып тоелды Рахманколга. Дөньяга яңа күзләр белән карый башлады. Ә ул бик гаҗәп икән, дөнья көчлене ярата! Кеше синең сүзеңнән генә түгел, билеңдәге кылычың белән аркаңа аскан мылтыгыңнан күбрәк курка. Алар – сине көчлерәк итүчеләр. Кылыч – чаба, мылтык – ата, кулыңдагы власть кешене ач-ялангач та калдырырга мөмкин. Патша Петр Федоровичның, Казанга барганда, әллә ничә алпавытны дарга астыруын ишетеп торалар. Халык хәбәрне бер-берсенә бик тиз җиткерә.
Покровское авылы, урманны чыккач, Чулман буена сыенып утырган. Аның янындагы тау башыннан аргы яктагы болынлыклар уч төбендәге кебек күренеп тора. Менә кайда ул хозурлык, байлык!
– Хәзер моннан Вандовка авылына барырга кирәк. Ә аннан – Омарга, – дип аңлатты Кирилл. – Сез бераз гына туктап хәл алыгыз әле, мин ул арада гаиләм янына кереп чыгыйм, зинһар, – дип, гозерен дә җиткерде ул.
Отрядта төрле авыллардан җыелган сугышчылар. Менә хәзер Кириллга өенә кереп чыгарга рөхсәт итмәсә, аны бөтенесе бик әшәке кеше икән, дип уйлый башларга мөмкиннәр.
– Ярар. Тиз генә кереп чык, – диде.
Яугирләргә барыбер бераз ял бирмичә булмый. Күбесе – җәяүле. Чабаталарын сүтеп, яңадан бәйләсеннәр. Тамак та ялгап алырлар.
Бер тукталган аяк озаграк ял итә. Сугышчылар, йөгерешә-йөгерешә коры-сары җыеп, учак яктылар, чәй кайнаттылар. Покровскоедан ирләр тагын булган икән. Алары да өйләренә кагылып чыкты.
Чираттагы Вандовка авылына кереп тормыйча, яныннан гына урап уздылар да Рус Омарына юнәлделәр.
Авылларына күп сандагы сугышчылар якынлашканын күргәч, алар каршына атлы җайдак чаптырып килде.
– Сез кемнәр? Монда каян килеп чыктыгыз? – дип сораштыра башлады ул.
Аны Рахманкол каршына алып килделәр.
– Без – Петр Федорович галиҗәнапләре сугышчылары. Мин – полковник Рахманкол Дуслиев. Бригадир Бәхтияр Канкаев боерыгы буенча Сукулга кичү саклаучы йөзбашы Федот Никитинга булышырга барам, – диде полковник.
– Мин – Омар волостеның старостасы Данила Колпаков булам. Зинһар өчен, безгә дә булыш! Чулманның теге ягындагы Иске Чишмә крепосте воеводасы безнең өскә яу белән килмәкче. Без – мондагы Рагозино, Сикәнәс, Вершина, Кулуш Пустошь, Омар, Омар Починогы, Бакырлы авылларыннан җыелган сугышчылар – яр буенда сакта торабыз. Йөзбашыбыз – Бәхтияр Канкаев билгеләгән Павел Истефеев. Иске Чишмә крепосте сугышчылары елга аша чыга башлаган иде, мылтыклардан аткач, кире борылдылар. Тагын күбрәк көч белән килергә мөмкиннәр. Безнең авылларны яндыру, үзебезне тураклау белән куркыталар. Бу турыда крестияннар Бәхтияр Канкаевка хат җибәрде инде, – диде ир.
Бригадир әмере буенча Соколкага ашыксалар да, волость старостасы гозерен дә тыңламыйча булдыра алмыйлар иде. Омар авылы сыенып утырган тауның иң биек урынына тупны алып менәргә боерды. Тауның елга өстеннән биеклеге илле метрлап бардыр. Моннан инде бик ерак җирләр күренә. Чулман елгасының аргы ягында – икеме-өчме урында учак якканнар. Ара ике чакрымлап бардыр. Ашарларына пешерүләре иде, күрәсең. Дистәләп ат утлап йөри. Волость старостасы әйткән Иске Чишмә крепосте воеводасы командасы шулардыр. Тупны кору озак булмады, атып җибәрделәр. Туп тавышы, тынлыкны чәлперәмә китереп, әллә ничә кайтаваз булып, кайта-кайта яңгырады. Омар читендә – зират янында калган атлар дәррәү арт аякларына басты. Ядрә учакларга ук барып җитмәсә дә, андагыларга искиткеч нык тәэсир итте. Атлары болын буйлап чабып китте. Учак янындагылар да йөгерешә башлады. Бераздан болында әлеге учаклар үзләре генә калды.
Староста Данила Колпаков Чулманның икенче ягына таба йодрыгын селкеде.
– Килеп карагыз хәзер!
– Сезнең отрядта ничә кеше? – дип сорады Рахманкол аннан.
– Кырыклап булыр.
– Без Сукулга барабыз. Тагын борчысалар, артыбыздан чаптар җибәрерсез.
Монда тоткарланып вакыт уздырырга кирәкми иде. Әле шактый атлыйсылары бар.

V
Бәхтияр Канкаев Саурыш авылында тукталган икән.
– Бөрсет үзәне буйлап барсаң – яхшырак. Ат юлы Колышчы, Өчөйле, Югары Кыерлы, Күк Чишмә, Әрнәш авыллары яныннан уза. Югары Әрнәш урманын чыккач, Саурышка ерак калмый. Юл тыныч, патшабыз Петр Федоровичка буйсынырга теләмәгән карательләр отрядлары күренми. Михельсон Нократны Шөн кичүе аша чыккан. Ул Казанга, Петр Федорович галиҗәнапләренең гаскәре белән сугышырга ашыга, диләр. – Габдерәшит бөтен ишеткәнен, белгәнен сөйләп биргән иде.
Рахманкол аңа олаулар белән бергә кире Бәхтияр Канкаев отрядына кайтырга боерды.
– Үзең юл күрсәтеп барырсың! – диде.
Олаулар шыгырдап кузгалдылар. Йөкнең бик җаваплы икәнен барысы да аңлый иде. Бүгенге болганчык заманда баеп калырга теләгән юлбасарлар да җитәрлек. Алар, билгеле, йөз кешелек отрядка ташланырга куркырлар. Кем белә, кораллары яхшырак булса, тәвәкәлләргә дә мөмкиннәр. Крестиян халкы армиянең лаеш шулпасын эчмәгән, сугышырга өйрәтелмәгән. Өсләренә шатыр-шотыр ата башласалар, олауны ташлап, таралышып бетәргә дә мөмкиннәр. Габделхәй шуларны уйлап, унбашларын үзенә җыеп алды. Атлы сугышчыларга, калкан кебек, алга һәм артка басарга, калганнарына олауның ике ягы буйлап тезелергә әмер бирде ул. Елга үзәненнән, авыллар арасыннан барганда, аларга һөҗүм итүче булмастыр. Ә менә Әрнәш урманын чыкканда, саклык күрсәтергә кирәк булачак.
Шулвакыт Габделхәйның башына бер уй килде: ни өчен авылдашы Габдерәшитне алдан Бәхтияр Канкаевтан ярдәм алып килергә чаптырмый соң ул?! Куенына төргәкләп тыгып куйган чиста кәгазьләрнең берсен алып, Бәхтияргә үзен полковник Рахманкол Дүслиевның җиде йөз пот бакыр белән җибәрүен әйтеп, олауларын Әрнәш урманына кергәндә каршы алуларын үтенеп, хат язды да авылдашына тоттырды.
– Моны тизрәк бригадирның үз кулына илтеп җиткерергә кирәк, – диде.
– Баш өсте, энекәш, – диде дә Габдерәшит атын чаптырып китеп барды.
Олау тәгәрмәчләре, шыгырдый-шыгырдый, алга тәгәрәде.
Колышчы авылына җитәрәк, кырык биш яшьләр тирәсендәге бер ир Габделхәйгә эндәште.
– Энекәш, мин шушы авылныкы. Тиз генә өемә кереп чыгарга рөхсәт итче. Хатыным сырхаулап калган иде. Хәлен белеп чыгасым килә. Савыкты микән?
Егет аптырап калды. Моңарчы әле аңа мондый гозер белән мөрәҗәгать итүче юк иде. Хәер, берничә көн элек кенә ул кышка кергәч патша армиясенә каралачак рекрут иде. Петр Федорович галиҗәнапләре сугышчыларына кушылгач, укый-яза беләсең дип, унбашы иттеләр. Менә яңарак кына авылдашы, үзе дә полковник дәрәҗәсен әле генә алган Рахманкол йөзбашына күтәреп куйды. Бераз уйланып торды да абзыйга өенә сугылып чыгарга рөхсәт итүдән зыян булмастыр, дигән нәтиҗәгә килде ул. Болынлыкта җиләк җыйганда Мария белән очрашу да күңеленнән чыкмаган иде. Керәшен кызы, мөлаемлеге белән, барыбер йөрәгенә кереп калды аның.
Колышчы агае авылларына илтүче сукмакка борылган иде инде.
– Абзый, тукта әле! – дип эндәште дә атын юыртып аның янына килде.
Ир аптырап аңа төбәлгән иде. Егет кыюлыгын җыеп:
– Авылыгыздагы Мария, Палый исемле кызларны беләсеңме? – дип сорады.
– Беләм. Палый – безнең күрше кызы. Мариясе – минем үземнеке. Әллә сәлам әйтергәме?
Юкәдә икән чикләвек! Ирнең йөз чалымнары нәкъ Мариянеке кебек бит. Ничек шул башына килмәгән!
– Юк, кирәкми. Мин болай гына. Икесен дә җиләк җыйганда күргән идем, – дип, борылып китте.
Колышчы агае да кеше бит, аңламыймы соң яшьләр йөрәген. Габделхәйнең йөзенә йөгергән алсулык аның эчендәген ачык күрсәтә иде. Бер сүз дә әйтмичә, ул да борылып, ашыга-ашыга авылына атлады. Кайтып кергәч, өендәгеләр патша армиясенә алып кителгән йорт хуҗасын күреп аптырап калачак. Хатынының савыга башлавын, торып утыруын күреп сөенәчәк ул. Кесәсендә булган, Урманчы авылы каршындагы завод хуҗасы Маленковның өеннән табып алган бакыр акчаларын, янына аскан киндер букчасындагы түгәрәк ипиен аңа калдырып китәчәк. Мария дә өйдә иде. Юлга кузгалыр алдыннан:
– Безнең йөзбашы итеп яшь кенә бер егетне куйдылар. Габделхәй исемле, – диде ул, кызына сынап карап.
Тегесе кисәк кенә аңа борылды. Егет тә кызының йөрәгенә кереп калганын аңлады ул. Өендә озак юанмады. Олау артык ерак китәргә өлгермәгән иде әле. Ун чакрымнан – Күк Чишмә авылын узгач куып җитте. Габделхәй аны күргәч, агайның үзен авыр хәлдә калдырмаганына сөенеп куйды.
Күк Чишмәне икенче исем белән Ташлык дип тә йөртәләр. Авыл башта Бөрсет суының уң ягында булган, диләр. Ялган акча сугуларыннан шикләнеп, авылны туздырганнар. Кайсы-берсе Чулманның аргы ягына ук чыгып качкан. Калганнары авыл каршындагы тау битенә күченгән. Ялган акча сугулары дөрес тә булмагандыр. Салам түбәле татар авылында ялган акча сугып ятарга кемнең башына килсен дә калыпларын ничек ясасыннар, бакырын, башка кирәк-яракларын кайдан алсыннар?
Моңарчы үзәннән генә килсәләр, Югары Әрнәшкә җиткәч, тауга менәргә кирәк иде. Габделхәй беразга туктап алырга, атларны ял иттерергә боерды.
Олаулар тукталгач, алар янына бала-чага йөгерешеп килеп җитте.
– Абзыйлар, сез кемнәр?
– Сез кая барасыз?
– Бу арбаларга нәрсә төядегез?
– Ник ике ат җигелгән бу арбага?
Сорауларның очы-кырые юк иде.
– Бу чишмәнең исеме ничек? – дип сорады Габделхәй, малайлар каршында эрерәк кыяфәттә күренергә теләп.
– Берсутка, – диделәр.
Сугышчыларына аннан су алып килеп, чәй кайнатырга боерды. Икенче казанны асып, кысыр бодай боткасы пешерергә булдылар.
Атларны тугарып, чирәмлеккә тышаулап җибәрделәр. Куып карасалар да, бала-чаганың арбалар яныннан китәсе килми иде. Йөзбашы булгач, берәр нәрсәне чәлеп китсәләр, үзенә җавап бирергә туры киләсен аңлап, һәр олау янына икешәр сакчы билгеләде. Бакыр борысларга балаларның да күзләре тиз кызычак.
Чәй кайнаган, ботка пешкән арада аның янына Колышчы агае килде.
– Мин Алексей дәдәң булам. Яхшырак танышыйк инде. Авылга сугылып чыгарга рөхсәт иткәнең өчен рәхмәт! – диде ул.
– Хатының ничек соң?
– Савыга башлаган. Торып утырган. Кисәк кан коса башлады ул.
– Нәрсә булганын да аңлап була торган түгел.
– Безнең Катмыш авылында үләннәр шифасын белә торган бер әби бар…
Габделхәйның сүзен бүлеп:
– Андый әби бездә дә бар ул. Гел файдалары гына тими, – дип куйды.
Бераз сүзсез тордылар. Алексейның нәрсәдер аңлатырга теләве, әмма ничек сүз башларга белмәве сизелеп тора иде.
– Без – яңа чукынган керәшеннәр. Әти-әниләр мөселман динендә булган. Безнең авылны моннан илле еллар чамасы элек чукындырып киткәннәр. Ясаклардан азат итәбез, дигәч, риза булганнар. Почмакта иконалары торса да, мәрхүм әти белән әни мөселман бәйрәмнәрен дә яхшы белә иде, – ул боларны Габделхәйгә күңелен кемгә дә булса бушатасы килгәннән сөйли иде бугай.
– Безнекеләр православиегә күчәргә теләмәгән. Бик күпләр хәзер шуның ачысын татый – ясак түли.
– Әйе, без хәзер икебез ике диндә. Минем әни, мәрхүмә, сезнең Катмыш авылыныкы булган. Әлмәкәйләр нәселеннән мин, ди торган иде.
– Әйе, бар андый нәсел. Без Катмышның Бөрсет елгасы ягындагы башында торабыз, алар – аргы очында.
Икенче дингә күчсә дә, абыйлары, апалары белән туганлык җепләрен өзмәде. Ураза, Корбан гаетләрендә барып кайта торган иде.
– Аларга түгәрәк йөзле матур гына бер апаның кунакка килеп йөргәнен хәтерлим әле мин. Кайсы авылдан килгәнен генә әйтмиләр иде. Моннан ун ел элек бугай, оныгын да ияртеп килгәли иде.
– Әйе, Мария иде ул. Әбисе аңа, безгә сиздермичә генә, Коръәннән догалар да ятлаткан иде бугай. Яңа чукынган керәшеннәр булгач, православие дине кануннарына өйрәнеп кенә киләбез әле. Халык мөселманлыкка кире кайтмасын өчен, алдан чукындырылган керәшен авылыннан атакай җибәргәннәр, авыл уртасына агачтан чәсәүнә салганнар. Православие йолаларын шунда җыелып үтибез. Авыл кырыендагы мөселман зираты да һаман исән әле. Ул тирәләрдә мал да йөртмибез, бала-чаганы да кертмибез.
Габделхәй Мариянең әтисе белән икесе арасындагы киртәнең юкка чыга баруын, аның бу сүзләрне болай гына сөйләмәвен аңлый башлады. Җиләк җыйганда Марияне күргәч, бик ошаткан: чибәр дә, тапкыр да үзе, мондый кыз белән гомер итәргә була, дип уйлаган иде. Тик икесенең ике диндә булулары гына йөрәген каезлады. Монысы инде ике яшь йөрәк арасындагы олы, бик җитди киртә. Мариянең әтисе кызына мөселман диненең дә бөтенләй ят булмавын ишәрәли түгелме соң?
Аларны сүзләреннән бүлделәр. Боткага дәшәләр икән. Бергәләшеп тамак ялгап, чәйләп алдылар. Урманчы авылыннан шактый килделәр, аяклары талчыккан иде. Атлары да ял итте. Яңадан юлга кузгалдылар. Йөкләре авыр, тау менгәндә атларга җиңел булсын өчен, сугышчылар арбаларны этеп менделәр.
Урманга җитеп киләләр иде инде. Аннан атлы отряд килеп чыкты. Барысы да шиккә калды. Кемнәр болар? Аларның олауларында затлы йөк булуын белеп алган юлбасарлармы? Алдан килүчесе:
– Бу – мин, Габдерәшит! – дип кычкыргач, Габделхәйнең эченә җылы йөгерде.
Әлеге отрядны үзләрен каршыларга җибәргәннәрен аңлады ул. Өстеннән бик олы йөк төшкәндәй булды. Болай булгач, аларның олауларына каныгучы табылмаячак. Булса да, якын килергә куркачак.
– Бригадир Саурыш авылына, туры үзенә алып килергә кушты, – диде Габдерәшит.
– Баш өсте. Афәрин! – диде Габделхәй.
Саурыш авылына кадәр тагын ун чакрымлап ара узылды. Төн дә җитте. Кемдер тын гына атлый, кемдер – яңа танышлары белән гәп кора. Йөгенең авырлыгыннан бер арба тәгәрмәче таралды. Күсәк белән күтәреп, икенчене куйдылар.
Саурыш авылы аларны төн караңгылыгы белән каршылады. Өйләрнең карындык тәрәзәләрендә дә утлар сүнгән. Яугирләрнең учаклары да сүрәнләнеп калган. Сакка куелганнар гына йөреп тора. Башкалар баш асларына юл капчыкларын салып йокыга талган. Габдерәшит олауны туп-туры яңарак һәм олырак өйләрнең берсенә алып барды. Капкасында кораллы сакчылар тора иде. Үзләренең кемнәр булуын әйткәч, өй эченә кереп китте. Анда сүрән яктылык кабынды. Бераздан кулларына шәм тоткан Бәхтияр белән писер Әбүбәкер чыкты. Габделхәй аларны бик тиз таныды. Катмыш авылына килгәннәре бар иде бит. Уннан артык кешене үзләре белән ияртеп киттеләр. Габделхәй Бәхтияр Канкаевка полковник Рахманколның хатын бирде.
– Каһарманнар сез! – дип сөеп карады ул егеткә бригадир. – Мондый батырлык күрсәткәнең – олауны алып килеп җиткергәнең өчен, йөз сум акча һәм мылтык белән бүләклим! Әбүбәкер, казначыга җиткерерсең!
Габделхәйгә канатлар үскәндәй булды. Бригадирдан мактау ишетү һәм мылтык белән йөз тәңкә бүләк алу – бик олы дәрәҗә. Чистай базарында бер каз – унбиш тиен, сарык тиресеннән тегелгән толып – бер, сыер – өч, ат җиде сум тора. Мылтыкны егерме сумга саталар.
Олауны урнаштырырга кирәк иде.
– Атларны тугарыгыз, тышаулап җибәрегез. Йөк арбаларда калсын. Яхшылап саклагыз. Иртән Казанга – патшабыз Петр Федорович галиҗәнапләренә җибәрербез, – дип боерды Бәхтияр.
Габделхәйгә өй эченнән агач табак белән ит һәм телемләп киселгән ипи алып чыгып бирделәр. Баш полковникның казначысы да торган иде инде. Кулына авыр гына акча янчыгы алып килеп тоттырды.
– Менә баеп та киттең, энекәш, – диде авылдашы Габдрәшит аның өчен ихластан сөенеп. – Хәзер йөзбашы да бит әле син!..

 

Тулысынча журналның февраль (№2, 2017) саныннан укый аласыз.


Комментарий язарга