Шәһәр алдавычлары

Гомәр тәрәзә янына килде һәм пәрдәне ачып җибәрде. Шул ук мизгелдә гаҗәп күренешкә тап булып катып калды. Урам аша урнашкан йортның соңгы ике рәт тәрәзәләренә күзне камаштырырдай алтын йөгертелгән иде. Алардан астагы катның бер тәрәзәсендә офык өстеннән яртылаш йөзен күрсәткән кояш чагылышы. Гомәр әнә шул кояш чагылышына текәлде һәм аның тулышканын көтә башлады. Йортлар өстеннән, канатларын талгын гына кагып, карга йөзеп узды. Икенче якка, каядыр ашыгып, бер өер күгәрчен җилфердәп үтте. Инде кояш тулы йөзе белән елмаерга тиеш, ә тәрәзәдәге чагылышы һаман үзгәрми… Менә сиңа мә! Яхшылабрак караса, кояш чагылышы дигәне ярымтүгәрәк формасындагы пәрдә уемы икән. Уемда ак челтәр ялтырап күренә…

Нинди генә алдавычлары юк бу дөньяның! Үзенең кешеләргә кирәклеге белән горурланып, шуңардан иләс-миләс килеп йөрүче Гомәрне соңгы вакытта ниндидер корт кимерә башлады. Әнә: «Прежде думай о Родине, а потом о себе», – ди радиодан агылучы җыр. Гомәр шулай яшәргә тырыша да. Ә бу гына аз икән әле! Синең барлык ял сәгатьләреңне тартып алырга, бөтен тормышыңа хуҗа булырга телиләр. Моңа риза түгелсең икән, син инде ышанычлы кешеләр исемлегеннән төшеп каласың. Әйтерсең, синең вакытыңны урларга теләгән түрә гаепле түгел, алтын тавына алыштыргысыз әйбереңне шалкан хакына сатарга теләмәгән син гаепле. Синең үз максатың булмаска, уйланырга вакытың калмаска тиеш.

Шәһәр тарта иде Гомәрне. Монда гына тирән, мәгънәле тормыш белән яшиләр кебек иде. Монда мәдәният, кешелекнең иң алдынгы фикерләр әйләнеше, дип уйлый иде ул. Әмма заводтагы эше аның бөтен көчен, вакытын ала да, алмашка бернәрсә дә бирми булып чыкты. Ә күңел бит канат киереп очарга тели.

Кеше ничек яшәргә тиеш соң? Бу сорауга җавапны Гомәр китаплардан эзли. Ләкин монда да хәлләр шул ук: язмышның каккалау-суккалавы, кешенең тормыш баткагыннан чыга алмыйча бәргәләнүе. Шушы шәһәрдә яшәп иҗат итүче бер язучының китабы эләкте бервакыт. Автор Гомәр артыннан күзәтеп йөргән диярсең, – китап герое хәтта шул ук заводта эшли. Тулай торакта яши, ялгызлыгын онытып торыр өчен, кичке уеннарга йөри. Ниндидер төссез, бертөрле тормыш. Өйләнә, яхшы гына яши башлыйлар. Ләкин хатынына нәрсәдер җитми, баласын, ирен ташлап, сөяркәсе белән чыгып китә. Берничә елдан кире кайта. Ире аны кибеткә генә чыгып кергәндәге шикелле каршы ала. Алар яңадан бергә яши башлыйлар… Китапны укып чыкканнан соң, тормыш шулкадәр дә мәгънәсез микәнни дип, утырып елыйсы килде Гомәрнең.

Бер телевизор тапшыруы аны бөтенләй аяктан екты. Ниндидер япун заводын күрсәтәләр иде, әлеге дә баягы җиңел машиналар җыю цехы. Гомәр башта аңламый торды, аңлагач, баш мие кайнап чыгар дәрәҗәгә җитеп кызды, чигәләрендә котырып кан тибә башлады. Ничек?! Аның «Илем турында уйлыйм» дип чиләнгән эшен җансыз роботлар да башкара аламы!..

Шул төнне ул сәер бер төш күрде. Урам буйлап бара иде, шау-шу ишетеп, башын күтәрде. Юл чатын яшьләр төркеме буган, алар сугыша иде. Гомәр, ниндидер яшерен ишекләр табып, шыксыз бер бина эченә керде. Тәрәзәдән әлеге яшьләр күренә: алар, умарта күче сыман, сөзәк бер түбә өстеннән агып төштеләр. Бу бина завод икән, Гомәргә эш куштылар. Төне буе станок артында торды. Сменадан соң чыгып бара иде, каравылчы аны беләгеннән эләктереп алды да, кире эш урынына алып китте. Тагын бер смена эшләде, яңадан чыгып бара. Янә эләктереп алды бу. Борма-борма юллар, баскычлар буйлап каядыр өскә алып бара. «Нигә? Минем ни гаебем бар?!» – ди Гомәр, тарткалашып. «Унынчы яртыга кадәр яшеренеп торып, шуннан соң гына чыгарга кирәк иде», – ди каравылчы. Аның муенында озын кара шарф. Идәнгә егып салды да моны Гомәр, аягын тегенең муенына терәп, шарфны тарта. «Ни кирәк сиңа? Нәрсә кирәк миннән?!» – дия-дия, буа. Башы салынып төште каравылчының. Буып үтерде.

Эштән соң өс киемнәрен салырга да тәкате калмаган Гомәр, койкасына чалкан ауган да, концерт тыңлап ята. «Вся жизнь впереди – надейся и жди!» – ди чираттагы җыр. Моңарчы бу җыр каядыр өнди, өмет бирә кебек иде. Кинәт җыр сүзләренең башка ягы ачылып китте. Күпме көтәргә соң? Син көткән арада гомерең үтеп китмәсме?..

Уйлары ниндидер яңа юнәлешләрне капшый башлады. Нәрсә эшләргә? Бу баткактан чыгу юлы кайда? Кинәт сикереп торды егет: «Тукта! Теге аэропорттагы кызның исеме кем әле? Раилә, Наилә, Камилә… Наилә бит! Кайда укый әле ул?..»

 

Бирәм дигән колына…

Кызлар тулай торагына үтеп керү планы бик гади һәм ышанычлы иде кебек. Инде карлар эреп беткәч, айсбергка тап булырлар дип кем уйлаган. Вахта өстәлен иңләп, өстәл өстенә ике өркәчен салып утырган хатын, дуслар ишектән килеп керү белән:

– Нәрсә кирәк, ни йомыш? – дип, аларны таш идәнгә кадаклап куйды.

Гомәр нәрсә әйтергә белми торган арада, дусты Әбүзәр сөйләп китте:

– Безгә Наилә исемле кыз кирәк иде. Менә, лекция залында китабын онытып калдырган.

– Фамилиясе? Ничәнче бүлмәдән?

– Монда исеме генә шул, – диде Әбүзәр, китап тышлыгын ачып.

– Ярый, калдырыгыз, үзе танып алыр.

– Безгә аның үзен күрергә иде, сездә исемлек бардыр бит?

Айсберг, таудай гәүдәсен күтәрә башлап:

– Ә-ә, мин әле аңламый торам икән, – диде. – Йәгез әле, себерелегез моннан! Миннән кыз эзләтмәкчеләр. Монда әллә таныштыру бюросы дип белдегезме?

Тышка чыккач, рәхәтләнеп бер көлделәр дә, акрын гына тротуар буйлап киттеләр. Тулай торакка бау белән бәйләнгәндәй, аны урап, арт ягына чыктылар. Шулчак ачык тәрәзә аша җыр тавышы һәм кызларның шаулашып сөйләшкәне ишетелде. Әбүзәр чаган ботагы сындырып алып, тәрәзәгә чиертте. Бер кыз үрелеп аска карады.

– Наилә исемле кызны эзлибез, белмисеңме, нинди бүлмәдә яши икән ул? – дип сорады егет.

– Юк, белмим, – диде сылукай.

Тәрәзә уемына тагын берничә кыз килеп капланды.

– Нәрсә булды, кем анда? – диештеләр.

Эш нәрсәдә икәне ачыклангач, бер чаярагы:

– Ниндидер Наиләне эзләп йөргәнче, әйдә, безнең арадан гына берәрсен сайларсыз, керегез, – диде.

Башта, Гомәрнең аркасына басып, Әбүзәр менде. Шуннан ул иптәшен тартып алды.

Озын коридор буйлап киттеләр. Һәр бүлмәгә шакыйлар да Наилә исемле кызны сорыйлар. Ә кызларның төрлесе эләгә – керфекләрен аска төшереп торучы тыйнаклары очрый, була кыюраклары. Җаваплар да шуңа карап төрлечә. Бер бүлмәдә: «Минем исемем Наилә», – диде берсе. Ләкин ул Гомәр эзләгән кызга якын да килми иде. Берсендә, «Шул-шул бүлмәдә Наилә яши», дип җибәрделәр. Анысы да алар эзләгән кыз булмады. Шулай итеп, тулай торакны айкап чыгулары бернинди нәтиҗә бирмәде.

Иртәгесен Гомәр, гадәттәгечә, парк аша трамвай тукталышына китте. Башта тар гына сукмак буйлап барды. Менә сукмак паркның үзәк аллеясына килеп чыкты. Мәһабәт агачлар белән чагыштырганда бәләкәй генә булып күренгән кыз сыны Гомәрнең игътибарын җәлеп итте. Алар аллеяда икәүдән-икәү генә иде. Нигәдер, кызга якынлашкан саен, йөрәге ашкыныбрак тибә барды. Менә кыз аның белән тигезләште. Һәм, күтәрелеп тә карамыйча, узып китте. Гомәр, кызга таба борылып, туктап калды. Җиргә төшеп килүче самолёт тавышын ишеткәндәй булды.

– Наилә!? – диде.

Кыз әйләнеп карады. Таныш булмаган егетне күреп, кашлары күтәрелде.

– Аэропорт… Артык билет… – диде Гомәр.

– Ул егет сакал-мыектан иде бит, – диде кыз, елмаеп.

– Алайса, яңадан сакал үстериммени инде? – дип, Гомәр дә елмайды. Тулай торакта булган маҗараларны сөйләп бирде. Кыз рәхәтләнеп көлде дә:

– Мин анда яшәмим шул, бер кыз белән фатирда торабыз, – диде.

Икесе дә ашыга иде, аны-моны уйлап тормастан, аерылыштылар. Берничә көн Гомәр шушы ук вакытта аллеяга чыгып карады, ләкин кызны очрата алмады. Ниһаять, бер көнне ял алып, иртә таңнан университет ишек төбенә килеп басты. Нинди генә кызлар юк иде монда! Кемдер аның иләге аша үз уйларына чумып үтте, кемдер дуслары белән сөйләшеп, кемдер елмаеп. Тик Наилә генә күренмәде.

Гомәр аптырашта иде. Тагын югалттымы? «Әй исәр дә инде син! Ни адресын, ни фамилиясен сорама, имеш. Авыл түгел бит бу».

Бервакыт ул эштән соң, ашыгып, бассейнга китеп бара иде. Урам чатында кыз белән маңгайга маңгай диярлек бәрелештеләр. Гомәрнең университетка барып эзләүләрен ишеткәч, кыз тагын көлде:

– Мин бит кичке факультетта укыйм. Әле менә занятиегә китеп барышым. Ә көндезләрен хат ташучы булып эшлим.

– Ярдәм кирәк булса, менә адресым, – диде дә Гомәр, кызның дәфтәренә адресын язып бирде. Тагын ашыгыч кына булды.

Берничә көннән Наилә аның бүлмә ишеген шакыды.

– Син, – диде кыз, – авиация институтында укыйсың икән. Миңа сызымнар эшләп бирмәссеңме?

– Минем институтта укуым каян билгеле булды инде?

– Разведка белән бераз бәйләнеш бар, – диде кыз, серле елмаеп.

Иң кадерле бармак

Миллионлаган кар бөртекләре, планетаның тарту көченә буйсынып, күктән җиргә таба агыла. Җил аларны кая теләсә, шунда куа, алардан ничек теләсә, шулай көлә. Тәрәзә янында басып торучы Наиләнең уйлары да, нәкъ әнә шул кар бөртекләренә охшап, әле бөтерелә-бөтерелә өскә менеп китәләр, әле баш әйләндергеч тизлектә аска ташланып, җиргә килеп бәреләләр. Шушындый ук буранлы көн иде. Әтисе белән чанада баралар. Кая баралар, инде онытылган. Җил уңаена ат күңелле генә чаба. Чана чалулап киткән вакытларда, йөрәк каядыр убылгандай була. Әтисе вакыт-вакыт: «Әйдә, малкай, йә!» – дип дилбегәне тарткалый. Толып эчендә йомшак, җылы. Чанадагы печән исе чәчәкле аланнарны, җиләкле тау битләрен хәтерләтә. Шул мизгелдән дә бәхетлерәк берәр чагы булды микән Наиләнең?

Авыл суы, авыл һавасы җитми аңа монда. Аның хәтта, мәхәббәтен бизмәннең бер ягына, мәхәббәте хакына баш тарткан элекке тормышын икенче ягына салып, аларны чагыштырып караган чаклары да булмады түгел…

Токмач киселеп бетте дигәндә генә ишек кыңгыравы чылтырады. Наилә сискәнеп китте. Пычак, шуны гына көткәндәй, балдаклы бармагы өстеннән шуып узды. Хатын, үзәкләренә үтеп әрни башлаган бармагын алъяпкыч итәгенә урады да ишекне барып ачты. Ире икән.

– Ни булды, нигә төсең юк? – диде Гомәр.

– Бармакны кистем лә, – диде хатын, шкафтан йод эзли башлап. – Иң яраткан бармагым иде…

Гомәр пырхылдап көлеп җибәрүен сизми дә калды.

– Син мине беркайчан да аңламадың инде! – дип, Наилә шунда ук кабынып китте. – Нәрсә, берәрсе белән күңел ачып кайттыңмы, күзләрең уйнап тора бит.

– Башлык боергач, нишлисең, сөяркәсе булмаганнарны эштән куам ди ич, – дип, сүзне шаяртуга борырга теләде Гомәр. Заводка тынлы оркестр килгән иде, классик музыка дөньясында булып кайтты ул.

Наилә аның сүзләрен чынга алдымы, инде башлагач, туктап кала алмадымы. Иренең янына ук килеп, аның өстенә ут-ялкын яудыра башлады. Куллар билдә, йөзенә кызыл тимгелләр чыккан. Кеше өстенә очып куна торган әтәчмени. Гомәр, балачагындагы шундый бер әтәчне хәтерләп, янә көлеп җибәрүдән чак тыелып калды. Тынычлыгын җуймаска тырышып:

– Шушы буламы хатынның ире белән сөйләшүе? – диде.

– Мин синең белән сөйләшмим, мин сиңа әйтәм! – дип, күзләрен зур ачып иргә текәлде хатын.

– Синең башка версияләрең юкмы, фантазияң шул юнәлештә генә эшли аламы?

– Акыл сатма, яме! Гомергә мине сантыйга санадың инде син. Әйт алайса дөресен, кайда булдың?

– Син бит, беләм дип, ышанып әйтәсең, нигә мин акланырга тиеш?

Сүз артыннан сүз чыкты, ирнең бер сүзенә хатын ун сүз белән җавап кайтарды. Утын өстәлгән саен, ялкын дөрләбрәк яна иде. Озакламый алар бер-берсенә күтәрелеп тә карый алмау дәрәҗәсенә җитте.

Гомәр, бераз гына колакларын ял иттереп керү теләгеннән, чүп чиләгенә барып тотынды. Хатынга монысы да ошамады:

– Кагылма! Кич белән чүп чыгарырга ярамый дип ничә әйтергә сиңа. Болай да акча юк, чыгара да түгә, чыгара да түгә, – дип, чиләкне кире куйдырды. – Инженер, имеш! Әнә, кемдер акчаны көрәп ала, ә син… Кемгә кирәк син шундый? Сөяркәләр алар ресторанда типтерер өчен генә. Туры утыр, ичмасам! Кияүгә чыкканда ничек күрмәгәнмендер ул бөкресен.

Соңгы сүзләре Гомәрнең миен көйдереп алгандай булды. Аның нәрсәне булса да бәреп ватасы, сугып җимерәсе килеп китте. Ахмаклык эшләп ташламас өчен, бар ачуын йомарланган йодрыкларына туплап, озак кына шулай каткан хәлдә утырды. Ахыр килеп, киенә башлады һәм: «Ашыңны үзең аша!» – диде дә чыгып китте.

Башы тәгәрмәч астына эләккәннән соң да әле аякларын селтәвен дәвам иткән бака сыман, Наилә, миңгерәү бер кыяфәттә кухняга кереп, бәрәңгесе күптән инде изелеп беткән ашына токмач сала башлады.

Гомәр акрын гына караңгы урамнар буйлап атлый. Шундый чакта барып кухнясында утырырлык, күңелен бушатырлык дусты да юк ичмасам. Бәлки, чыннан да сөяркә булдырыргадыр? Барыбер кемедер бар дип уйлый бит. Һәрхәлдә, сөйләгәне дөрес булыр иде.

Ун ел яши хатыны белән, төбенә төшкәне юк: гади көнчелекме бу, әллә нәрсә өчендер үч алумы? Йөрәгенә юл бардыр инде аның. Дейл Карнеги бит, әнә, һәркемгә дә ачкыч яратып була, ди. Тик ул аңлатмаган: гел генә кемгәдер ачкыч ярату турында уйлап йөрсәң, үз тормышыңа вакыт калырмы? Катырак куллы ир белән алай тотмас иде үзен, мөгаен, ярарга тырышып кына йөрер иде. Гомәрнең самимилеге кешене алдата бугай. Күп тапкырлар сыналган бит: аның йомшак, культуралы мөгамәләсен күреп, бу камырдан нәрсә теләсәң шуны әвәләп була икән, дип уйлыйлар. Ә инде ул чын холкын күрсәтә башласа, ачуланалар, үпкәлиләр, әйтерсең ул нәрсәдер вәгъдә иткән дә, хәзер шуннан баш тарта.

Әнә, баштан-аяк бертөрле киенгән ике игезәк кыз килә. Буран аларны, бөтереп, фонарь яктысына китереп чыгарды да, шунда ук яңадан караңгыга алып атты. Гомәргә алар, исләре дә китмичә, йөзләгән башка кеше рәтеннән генә карап уздылар. Ә теге егет белән кызны күр инде. Ялангач сирень куагы үзләрен чит күздән каплый дип уйлыйлар микән? Берсенә берсе ике аккоштай елышкан да, үбешәләр дә үбешәләр. Алар өчен Гомәр генә түгел, бөтен дөньясы җәһәннәм артына олакмаганмы.

Хатыны белән шаярып сөйләшергә ярамаганын онытып җибәрә дә… Бер дусты: «Сөйләсен әйдә, шуңа күрә дә хатын-кыз бит ул», – ди. Бәлки хатын-кыз сүзләрен, искән җил сыман, тормышның бер фоны итеп кенә кабул итәргәдер? Ләкин кем беләндер сөйләшәсе дә килә бит әле…

Бу шәһәрдә Гомәрнең өч кенә юанычы бар иде: улы белән кызы һәм… Бар – иде? Йөрәгенә агулы ук килеп кадалгандай булды…

Ишекне ачу белән ялт кына йөзенә карап алды да хатыны, керфекләрен аска төшерде. «Шатлык галәмәтләре күренми, димәк, барысы да яхшы», – диде бугай.

– Кайда йөрисең шул гомер, аш суынып бетте, – дип, аш бүлмәсенә таба юнәлде. – Балалар йоклый, шаулама, – диде, пышылдауга күчеп.

Шулай да йокы бүлмәсеннән улы килеп чыкты. Караңгыдан яктыга чыккач, бераз күзләрен угалап торды да:

– Әти! – диде. – Мин куркыныч төш күрдем. Минем бүлмәгә ниндидер апай белән абый кергән дә, монда инде алар хуҗа кебек, шкафларын, өстәлләрен кая кую турында уйлашып торалар. Мин әйтәм: «Сез кем? Ни кирәк сезгә?» Әйләнеп тә карамадылар, әйтерсең, мин юк…

– Ярар, улым, бар, йокла. Мин кайттым, хәзер инде берәү дә керә алмас, – диде әтисе, аның аркасыннан сөеп.

Наилә аш бүлеп, ире алдына куйды. Кашык китерде. Гомәр, бер кулы тезендә килеш, икенчесенә кашык алды. Хатынның шулай бернәрсә дә булмагандай каршылавы аны тәмам коралсызландырган иде. Ул, кашыкны күтәрсәм кулым дерелди башлар дип, хәрәкәтсез утыра бирде. Наилә дә өстәл янына килеп утырды. Иренең күзләренә карыйсы, аның белән бәйләнеш урнаштырасы килде аның. Ләкин Гомәрнең карашы аста иде. Наилә көтте… Бер дә булмагач, үрелеп, иренең тез өстендәге кулын алды, аны бар көченә кайнар учларына кысты. Гомәр, ниһаять, башын күтәрде. Хатынның күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. Ирнең өстеннән тау төшкәндәй булды. Ул тураебрак утырды. Әнә бит нинди нечкә күңелле икән аның хатыны. Ә нигә соң ул теге әшәке сүзләрне әйтте?

Катлы-катлы дөнья

Сынык сызык формасындагы тугыз катлы бу йортка ике зур авыл сыеп беткәнлектән, ишегалды бала-чага тавышыннан ду килеп тора. Балалар арбасында Гомәрнең кечкенә кызы. Улы Илнур да шушы тирәдә дуслары белән кайнаша: әле таганда күренеп кала, әле турникта асылынып тора. Әнә, дулкын формасындагы баскычтан сикереп төште дә, әтисенә таба йөгерә. Тыны бетеп, күзләре уттай янып, әтисе янына килеп туктады да: «Әти, әти! Кара, күк йөзе бүген нинди!» – диде, бармагы белән өскә төртеп.

Гомәр башын күтәрде һәм… дөньясын онытты. Чыннан да могҗиза иде бу. Баш әйләндергеч биеклектә – ап-ак каурый болытлар. Каурыйларны җепкә тезгәндәй, реактив самолётның көмеш угы сузыла. Алардан да өстәрәк – зәңгәрлеге күз явын алырдай күк. Гомәр бу табигать сурәтенә хәйран калып карап торды. Бераздан сурәтнең чиста буяулары өстеннән ниндидер күләгәләр йөри кебек тоела башлады. Карашын аскарак төшерде. Күләгәләр дигәне – ишегалды өстендә һаваны ярып очучы керәшәләр булып чыкты…

Ә балалар арбасында кызы йоклый. Әнә ул ирен кырые белән генә елмайгандай итте. Шунда ук, үпкәләгәндәй, авызын бәлшәйтеп куйды. Төшендә нәрсәләр күрә икән? Нинди катлы-катлы дөньяга килүен ул әле белмидер… Һәм шушы кечкенә төер кеше булачакмы? Тормышның аңлап та бетерә алмаслык катмарлы, галәмнең акылга сыймас дәрәҗәдә чиксез, ә гомеренең мизгел генә булуыннан да курыкмыйча яшәячәкме?

Улы, шуннан кызы тугач, Гомәрнең исе-акылы китте дә, бөтен башка дөньясын, башка максатларын онытты. Дөресрәге, балалар белән чагыштырганда, аның элекке кыйммәтләре, элекке мавыгулары бернинди әһәмияткә ия түгел булып калды. Балалардан башка нәрсәдер эшләү, каядыр бару аңа кызык түгел иде. Кибеткә үзе генә бара икән, йөгереп кенә барып кайта. Балалар белән булмагач, моны бушка вакыт әрәм итү дип саный. Диссертация яза башлаган иде, анысы да читкә этәрелде. Ул, театрдагы кебек, сәгатьләр буе балаларының уенын тамаша кылып, шуңардан кызык табып утыра иде.

Менә ул эштән кайтып керде. Улы ниндидер такталарны бер-берсенә кагып маташа, кызы рәсем ясап утыра. Улының эше бик алга бармый бугай, әтисен күрү белән, үпкә белгертеп: «Әти, миңа бит синең белән эшләсәм генә күңелле. Менә мин берүзем самолёт ясыйм, миңа күңелле дип беләсеңме әллә», – ди. Әйе, улы белән алар күбрәк ниндидер кул эшләре эшлиләр, кызы белән исә сөйләшергә ярата. Ә балалар тиз үсә икән. Әнә бит ничекләр сөйләшә инде кызы:

– Әти, мин хәзер синнән бернәрсә сорыйм, ә син җавап бирмә… Син минем туган көнемә уенчык аласыңмы?

Гомәр дәшми. Кызы, хәйләсе барып чыгу шатлыгыннан яктырып китеп:

– Дәшмәү – ризалык билгесе! – ди.

Менә алар паркта йөри.

– Әти, минем сул күзем кычыта, – ди кызы.

– Гаҗәп, минем дә нәкъ сул күзем кычыта.

– Димәк, син минем әтием, – дип шатлыклы елмая кызы.

Кызы өченче сыйныфта укый иде. Үзенең бүлмәсеннән чыкты да:

– Әти, табигать белеменә диңгез кабырчыгы кирәк иде, аны каян табарга? – ди.

– Шкафтан кара әле, анда бар иде бугай.

– Юк-юк, кирәкми миңа кабырчык, – ди, көлеп. – Синең белән сөйләшәсем генә килгән иде.

Тагын берничә ел үтте. Кызы белән шәһәр урамы буйлап баралар.

– Әти, ишетәсеңме, кошлар сайрый.

– Юк. Машиналар гүләвен генә ишетәм мин.

– Әй, нигә әйттең инде, мин дә хәзер кошлар тавышын ишетми башладым.

Ә бервакыт ул кызын нәрсә өчендер орышты. Кызы тыныч кына тыңлап торды да дәресләренә утырды. Бераз утыргач, әтисенә таба борылып: «Әти, син мине тирги башласаң, мин сине яратуымны онытам», – дип куйды.

Кайчан гына булды әле бу хәлләр? Ишегалдында бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек, тик анда башка балалар уйный инде. Әтисе белән әнисе, кызларын ерак юлга озатыр өчен, ишек төбенә чыгып басканнар. Такси көтәләр. Абыйсы машинист булып эшләгән поездга проводница булып урнашкан кызлары. Җигелергә өлгерермен әле, дөнья күрәсем килә, ди.

Әнисе, кызының юл сумкасына ымлап:

– Кофтаңны алдыңмы соң, кызым? Гел генә болай эссе булып тормас бит, – диде.

Гүзәл: «Әни үз репертуарында», дигәндәй, елмаеп кына әтисенә карап куйды. Гомәр кызын сүзсез дә аңлый, аны яклый иде. Хатыны кайвакыт: «Сүз тидертми инде кызына, күркә булып кабара», – дип тә куя иде.

Шулчак Гомәрнең кесә телефоны шалтырады. Эштән икән.

– Гомәр әфәнде! – диде сәркатип кыз. – Иртәгә яңа модель буенча киңәшмә, Мәскәүдән генераль директор килә. Баш конструктор сезгә әзер булып торырга кушты.

– Сиңа әфәнде дип кенә дәшәләрмени? – диде хатыны, авызын мыскыллы кыйшайтып.

– Ә нигә дәшмәскә? Син генә ул мине кешегә санамыйсың. – Шулчак аның карашы зәңгәр күктә ак эз калдырып баручы очкычка төште: – Гүзәл, кара, самолёт!

– Әти, син нәрсә инде! Мине һаман шул өч яшьлек кыз дип белдеңме, шуңа куанырга? – Шунда ук, төшенке тавыш белән: – Мин киткәнче генә булса да түзә алмадыгыз, – диде.

Кызының аска төбәлгән карашын, боегып калган йөзен күреп, хатынының сүзләрен җавапсыз калдыра алмавына үкенеп куйды Гомәр.

Очучының планы үзгәрдеме, самолёт, дуга ясап, сулга борыла башлады. Гомәр, озак кына карап торганнан соң, ниһаять, төшенде: самолёт борылмый икән, ул туры оча; аның эзе генә үзгәрә, җил бөгә аны.

Тугыз катлы йорт өстендә шул ук керәшәләр. Аларның уктай атылып, кылычтай һаваны кисеп очуларына исең китәр. Ә бит алар нибары черки-чебен аулый, ягъни тамак туйдыру белән мәшгуль. Ә кеше? Нәрсә эзли ул, ни югалткан?

 

Онытылган сүз (Гомәрнең язмаларыннан)

Нигәдер, төн уртасында уянып киттем. Ә-ә, төш күргәнмен икән.

Авыл идеме ул, шәһәр читеме? Ике катлы иске генә йортлар, яктыртылмаган төнге урам. Кайда соң мин? Урам буйлап килүче бөкре карчыктан юлны сорадым. Ул, агач ботакларыдай кәкре кулларын болгый-болгый, нәрсәдер аңлатты. Караңгы ишегаллары буйлап ул күрсәткән якка киттем… Бервакыт күңелемә шом төште: артымнан ниндидер шәүлә килә сыман тоела башлады. Ишегаллары буйлап бара торгач, шәһәр урамына килеп чыктым. Йөгерәм, теге шәүләдән аерылырга телим. Ә ул һаман миннән калмый кебек.

Алдымда колонналы зур бина. Бина эченә кердем. Тар гына озын коридор. Коридорның иге-чиге юк шикелле иде, кинәт стенага барып төртелдем. Менә эләктерде, менә аның хәйләсе нидә булган икән, дим. Карасам, уң ягымда кечкенә генә ишек. Уф, котылдым! Ишекне ачып чыккан идем, тагын бер шундый ук коридор. Анысыннан соң тагын берәү. Ниһаять, ниндидер зур, якты бүлмәгә килеп кердем. Лекция залы икән бу. Бөгелә төшеп кенә рәтләр буйлап бардым да, студентлар арасына кереп чумдым. Тирә-ягыма каранып утырам. Хәзер берәрсе басар да, «Менә ул!» дияр кебек.

Күп тә үтми аудиториядән чыга башладылар. Мин дә студентлар агымына иярдем. Урамга чыккач, барысы да таралып бетте. Мин, кая барырга белмичә, басып калдым. Нинди шәһәр соң бу? Мин монда нәрсә эшлим? Теге шәүлә турында оныткан идем инде. Шулчак туп-туры миңа таба йөгерүче бер хатынны күреп алдым. Нәрсәдәндер бик курыкканга ошый. Куеныма килеп сыенды бу, калтырый. Мин аны кочаклап алдым. Иркәлим, тулышкан күкрәкләреннән сыйпыйм, битләреннән, иреннәреннән үбәм. Бераздан хатын, хәле беткән тавыш белән, су сорый. Кемдер пластик шешәдә су китереп бирде. Шешәнең пластик булуы мине шундый гаҗәпләндерде, исем китеп шешәгә карап торам. «Пластик шешә?! – дип кычкырып җибәрдем. – Ул заманда бит пластик шешәләр булмаган. Без ул заманда түгел, курыкма», – дим куенымдагы хатынга. Һәм уянып киттем.

Төшемдәме, әллә инде уянгачмы, бик мөһим бер фикер килгән иде. Шул фикерне онытмас өчен, менә бу сүзне онытма, дип, үз-үземә тукып яттым. Ләкин шунда ук тагын йоклап киткәнмен. Хәзер шул сүзне исемә төшерә алмыйм. Хәтеремдә тик, тирән уйларга этәрүче, тормышның асылын аңлатып бирүче фикер иде ул. Нинди сүз соң? Нинди сүзне мин онытмаска тиеш идем?.. Сүз нәрсәгәдер ачкыч иде. Ачкычымны югалттым.

 

Марс ЯҺУДИН.

Фото: https://vk.com/

 

Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

 

«Мәйдан» №8, 2020 ел.


Комментарий язарга