Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән Казанның Подлужная урамыннан атлыйбыз. Монда юлдашымның самими балачагыннан эзе дә калмаган инде… дисәм, ян капка ачылып китте, ә анда Фәрит әфәнденең сабый вакытын сыендырган йорт, таушалып, тузып беткән көймә, чытырманга әйләнгән кура куаклары.

Фәрит Бикчәнтәев хатирәләрен яңарта. Мин аның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйм һәм кәгазь битенә төшерергә ашыгам.

…Әни белән Космонавтлар урамыннан Подлужнаяга миңа биш яшь тулгач күчендек. Космонавтлар урамындагы тормыш биш катлы панель йортлар, иске аэропорт, беренче кар, әти белән чаңгы шуу кебек хатирәләр аша истә калды. Подлужная урамы бөтенләй башкача каршы алды. Ул – бүтән дөнья! Асфальт юк, машина турында әйтмим дә, саз, ком… Урамның исеме дә күлләвек, җыентык сулар күп булганга шулай аталадыр дип уйлаган идем. Аннары аңлаттылар: Казансу елгасының ярлары хәтфә үләнле болын булган. Җирле халык элегрәк анда сыер, кәҗә көтүе йөрткән. Баксаң, Подлужная сүзе шуннан килеп чыккан.

Ике катлы йортта яшәдек. Алгы ягындагы язуга караганда, аны 1910 елда салганнар. Бу нигездә әбием, әни һәм аның барлык туганнары дөньяга килгән. Җан җылысын сак­лаган искиткеч йорт! Аны күптән түгел генә сүтеп ташладылар. Бездән башка анда тагын җиде гаилә яшәде… Бабам сугыштан контузия алып кайткан. НКВДда эшләде, табель коралы бирүче иде. Хәким Сәлимҗанов белән дус булдылар – театрны да кораллы иткән.

0020003

Кайчак безнең тирәдән иске-мос­кы җыючылар узып китә иде. Вакыт-вакыт аларның сәләмәсе арасында чын хәзинәгә тиң әйбер очрап куя. Мин тиз генә өйгә йөгереп керәм дә, әбиемнән төпләнгән ботинка, ямаулы чалбар сорап алам, аны берәр төрле уенчыкка алыштырам. Шул рәвешле кулыма килеп эләккән губкадан ясалган аю баласы белән бик озак уйнадым.

Подлужнаядан өскәрәк күтәрелгәч ике тау китә, аларга Суворовская һәм Кече тау дип исем бирдек. Тауның биегрәгеннән Суворов училищесының атарга өйрәнү мәйданчыгына гильза җыярга йөрибез… Ай, гомумән, тау битеннән өскә үрмәләргә ярата идем. Малай-шалайлар белән шунда куышлы уйныйбыз, иң җитезе мин идем кебек…

0020010

Алты яшь тулгач, әни «син инде зур, өйдә үзеңә генә калырга вакыт», диде. Әбием «Вузовец» кинотеатрында эшли, төнге уникедә ахыргы сеанс тәмамлангач кына кайта. Әни дә соңга кадәр театрда. Хәзер генә спектакль ике актта уза, теге заманда халык өенә ашыкмый иде бит. Әнигә: «Ярый, үзем генә калам», – дидем. Җиһанда җәй. Башта үземне бик кыю тоттым, өй буенча йөрдем, тәрәзәдән урамдагы кешеләрне күзәттем. Көн кичкә авышып, караңгы төшә башлагач, ямансу булып китте. Әнинең әйберләрен исним, алардан хушбуй исе бөркелә. Күземнән яшь бөртеге тәгәрәп төште. Әйтерсең, мине ташлап калдырганнар. Түзмәдем, тәрәзәдән генә тышка чыгып киттем (без беренче катта яши идек). Йокы киеменнән урам уртасында басып әни белән әбиемнең кайтканын көтә башладым. Үзем балавыз сыгам… Узып баручылар «ни булды», ди, мин «булмады, болай гына басып торам», дим. Үзем генә калыр­га өйрәнгәнче, әни гас­трольләргә киткәндә, мине бер айга бездән ерак түгел генә урнашкан интернатта калдырды. Анда үткәргән көннәрем куркыныч төш сыман тоелса да, интернатта беренче мәхәббәтемне очраттым. Күзем төшкән Света исемле кыз белән ятакларыбыз янәшә. Аның белән хәтта үбештек тә әле. Күңел сандыгында ул бик сылу кыз булып саклана: кара кучкыл, йөз чалымнары белән әнине хәтерләтә…

0010006

Әбием янына «Вузовец»ка теләп барам. Кинотеатр Казанның үзәгендә икътисад институты янәшәсендә урнашкан иде. Әбием иртән иртүк йокымнан уятып алып китә. Икәүләшеп аның яраткан Некрасов урамыннан атлыйбыз. Икенче төрле аны «Собачка» дип атыйлар иде. Минем өчен ул урам башка мәмләкәт, үзенчәлекле дәүләт булып тоела. Чөнки анда чегәннәр һәм лилипутлар гомер итә. Ишегалды кечкенә буйлы кешеләр белән тулган. Аларны күзәтү шултикле кызык! Берсендә Ялтада ял иткәндә циркта лилипутлар чыгыш ясады. Аларны Некрасов урамында күргәч, «о, цирк артистлары монда яши» икән дип сөендем.

«Вузовец» кинотеатры минем өчен сыену урыны да иде. Барлык сеансларны карыйм. Тамаша залында үземнең урыным бар. Башкалар агач урындыкка утырса, мин агач кәнәфигә чумам. Әбием матурлыкны ярата, комиссион кибетләргә йөри, алардан үзенчәлекле әйберләр, фарфордан ясалган сыннар сатып ала иде. Тәүге мәртәбә сәхнәгә чыккач, миңа бүләк иткән Пушкинны әле дә саклыйм. Әбием иренмичә аны граверга алып барып, уйдырып миңа теләкләр дә яздырган. Дөрес, үзенең әйберләренә рөхсәтсез кагылганны яратмый, берәр кая киткәндә сервант ишеген йозакка бикли иде. Ә мин өйдә ялгыз калганда ачкычны эзләп табам да, рәхәтләнеп актарынам. Шайтан сурәтләнгән төрепкә, пыяла дагерротиплар… Әбиемнең бамбук агачыннан эшләнгән этажеркасы, шифоньеры бар, ә аның эченнән хуш ис бөркелә – әбием сабын җыя иде. Ах, ул ис, ул әйберләр! Ә киноактерларның фотосурәтләре! Имзаланган рәсемнәр дә очрый иде. Гади билет тикшерүче булып эшләсә дә, әбием эчке халәте белән артист иде. Мәктәптә, соңрак театр училищесында укыганда килеш-килбәтемә гел игътибарлы караш ташлаганы истә. Өстәвенә, сорап куя: «Бу киемнәр башка берәүдә дә юкмы?» «Юк, әлбәттә», – дим. «Ярый алайса», – дип тынычлана. Өйгә кайткач янә сорау яудыра: «Сиңа карадылармы?» «Әйе», – дип җавап кайтарсам, йөзе яктыра. Аның әтисе – әзәрбәйҗан. Әнисенең нәсел җебе Бохараевларга барып тоташа. Күпләргә мәгълүм, алар беренчеләрдән булып Мәккәгә хаҗ кылган. Равил Бохараев белән без – өчтуган. Әйе, болар Казанның чын зыялылары. Әбиемнең купшылык, көязлеккә тартылуы шуннан килгәндер дип уйлыйм.

бикчентаев-4

Подлужная урамында яшәгәндә унтугызынчы мәктәпкә укырга кердем. Кайчандыр Аксенов утырган партада утырдым. Шул елларда беренче тапкыр телевизор карадым. Заманча итеп әйтсәк, әни аны кредитка алды. Урамда колонка бар, әбием шуннан су ташый иде. Өйдә юыныр урын булмагач, әни гомуми мунчага алып бара. Аерым бүлмә калмаса, бергә хатын-кызлар бүлегенә керәбез. Ә безнең күршедә ике бик матур кыз яшәде. Алар белән уйныйбыз. Соңрак берсе белән бер сыйныфка эләктек әле. Мин аңа эчтән генә гашыйк та идем. Бервакыт шулай әни белән мунчага киттек. Ә анда теге ике кыз утыра. Бик уңайсызландым. Шуннан соң башка әни белән мунчага бармыйм, дидем.

Камал театрына спорт мәктәбе терәлеп тора иде. Мин шунда гимнастика һәм акробатикага йөрдем, разряд та алдым. Хәер, театр белән бәйле хатирә-истәлекләр бихисап. Анда шактый вакытым узды. Пәрдә арты, театр ишегалдында уйнаганнар… Почмакта урнашкан ипи кибете соңга кадәр эшли, әнидән һәрвакыт шунда кереп «ромовая баба» алуын сорый идем.

Бу бөтен нәрсә, урамнар да бүленгән еллар бит. Иптәшләрем белән Бауман урамына борын тыгарга да куркабыз. Без мәктәптә укыганда «Татарстан» кунакханәсе ачылды. Анда тукталган чит ил кешеләреннән бөтен кеше сагыз сорый. Дустым Сережа Постнов белән, ул мәрхүм инде, без дә чәйнәвеч теләнергә киттек. Безне куып җибәрделәр, янәсе, совет укучысына соранып йөрү килешми. Шулай кунакханә каршындагы фонтан янында басып торганда, урам малайлары килеп акча «кыса» башлады. Ә кесәдә җилләр уйный. Каян килсен инде акча? Билгеле, мондый очрашу йодрык уйнату белән тәмамланачак. Ул чагында марка җыю гадәте бар бит. Ленин бакчасында филателистлар бер-берсе белән шуларны алыша. Миндә шул чордан калган Гитлер төшерелгән марка әле дә саклана. Әлбәттә, маркага кул белән кагылырга ярамый. Шуның өчен әбиемнең эскәген урладым… Сережаның кесәсендә дә шундый әсбап булган. Безне тентеп акча эзләгән егетләрнең шуны сизеп алуы булды, дустым: «Эскәкне бирмим», – дип кычкырып та җибәрде, торып та чапты. Малайлар аның артыннан ыргылды. Мин башка якка йөгердем. Аны да, мине дә куып тота алмадылар. «Эскәкне бирмим», – дип җан ачысы белән кычкырган тавышы әле дә колак төбендә яңгырап тора…

Подлужная урамы бик озак үз йөзен югалтмыйча сакланып килде. Толстой урамында биш катлы йортлар төзелсә, анда… авыл. Матур йортлы сала. Урамның ахыры искиткеч гүзәл комлыкка барып төртелә. Без шунда су коенырга йөри идек.

Ничек уйный идекме? Чылбыр, штандер, «вышибалы»… Күп вакытны тау битендә үрмәләп уздырабыз. Горький паркында бушка өстәл уеннары, шахмат уйныйбыз. Бермәлне ишегалдында штаб төзеп маташтык. Безнең йорт өстендә генә көйләнгән парашюттан сикерү җайланмасына менә идек. Озак файдаланылмыйча тутыгып беткән иде ул. Бераз читтәрәк иске даруханә склады бар, ә анда мензурка калдыклары ята. Исе… Ниндидер серлелек белән чорнап алынган төсле. Ул сер ачылмыйча калды…

бикчентаев-47-Edit

Без яшәгән өйдән комлыкка таба Кече Подлужная урамы сузылып китә. Андагы балконлы йортлар миңа Тбилиси, Одессаны хәтерләтә. Тагын көймә станциясе күңелгә кереп калды. Шуны әле дә төштә күреп саташам. Имеш, төнлә зур сулыкка чыгам һәм ниндидер кыяларга төбәләм… Әлбәттә, Казансу ярында андый манзараның булганы юк. Әмма төшкә нәкъ менә шул станция керә. Көймәләрнең «в-ж-ж-ж»лаган тавышы да, ягулык исе дә шундый таныш, якын. Подлужная урамында алтынчы сыйныфка кадәр яшәдек. Аннары әни белән Һади Такташ урамына күчендек. Әбием бездән соң яшәп калды. Ул бик озак күченергә теләмәде әле. Абзый белән аның янына утын кисәргә, су ташырга бара идек.

Кечкенәдән тауда үрмәләп үскәнгәдерме, Подлужная урамыннан күченеп киткәч, тау чаңгысына мәхәббәтем уянды. Язмыш балачагым узган, җаным-тәнем белән яраткан урыннарга да кайтырга насыйп итте: Кече тау астындагы «Буревестник» клубында өч ел чаңгыда шудым.

…Әй, иң рәхәт, мәшәкатьсез вакыт – балачак! Казанда бөтен нәрсә бер-берсенә бәйләнгән. Мәркәзебезнең мин искә алган урыннары күңелнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән инде, алардан башка яшәү, сулау мөмкин түгел. Кечкенә генә Подлужная урамы да, моторлы көймәләрнең үкергән тавышы да, Зур тау да…

 

http://idel-tat.ru

Комментарий язарга