Гаилә риваяте

1930 елның язында Габделнасыйрны көн дә кәнсәләргә чакыртып изаладылар. «Срочно килеп җитсен!» – дип, менә тагы да чакыртып алдылар. Шул ук активистлар, араларында Борһан гына юк. Бертуган абыйсын талауда катнашырга теләмәгәндер. Аның каравы, район үзәге Мәләвездән ике урыс килгән. Берсе – туннан, берсе – шинельдән, анысы бил каешына алтатар да элеп җибәргән.

Сүзне үзебезнекеләр башлады.

– Я, Габделнасыйр, колхозга бар авыл язылып бетеп бара, син генә һаман карышасың.

– Ул язылганнар бит авызларын ачса… Колхозга берләштерергә бер арык аты белән агач сукасы. Ялгызак булып ачтан үлде ни дә, колхозга кереп үлде ни. Әнә, егерме беренче елда…Ә мин, Аллага шөкер, җирне ялгызым эшкәртеп тә, унике кешедән торган гаиләмне карый алам.

– Карыйсың инде, ел әйләнәсенә Ырынбурдан кайтмый спекулировать иткәч.

– Гафил булмагыз, сатсам, үзем үстергәнне сатам: алсам, хәләл акчама алам.

– Торганы белән «контра» бит бу, агай-эне! Аны нәрсә дип, кешегә санап, үгетләп торабыз әле?!.

Шул чак тәмәке көйрәтеп утырган тунлы урыс та телгә килде.

– Эшчән халкыбызның бөек юлбашчысы Сталин иптәш күрсәтмәләрен, ВКП(б) карарларын санга сукмаган кулакка безнең арада урын булырга тиеш түгел! – Иптәше сүзләренең шушы төшендә шинелле урыс билендәге алтатарын капшап куйды. – Аның урыны – Себердә! Әнә, узган атнада Фәткуллин Габдрахман атлы кулагыгызны, бар мөлкәтен тартып алып, үзен авылдан куып, бик дөрес эшләгәнсез. Это по-большевецки!

Габделнасыйрның күз алдыннан ямьсез күренеш йөгереп узды. Кече хатыны Мәрзиянең әтисенең бар җиһазлары белән ике өен, мал-туарын тартып алдылар. Гаиләсен таш келәткә куып чыгарып, үзен авылдан сөрделәр.

Уполномоченный сүзләрен тагы да авыл активистлары эләктереп алды:

– Куарга кирәк Галиәкбәровны да!

– Ятмасын авылда коткы таратып!

– Нәселен корытырга кирәк!..

– И правильно сделаете! – дип хуплады аларның сүзләрен Мәләвез урысы.

Актив арасында да бер аеграк акылысы табылмаса, бу янаулар нәрсәгә алып барып җиткерер иде икән…

– Туктагыз әле, агай-эне. Иптәш Сталин күрсәтмәләрен үтибез дип, авылның барлык хәлле адәмнәрен дә кулакка чыгарсак, дөрес булмас бит. Габдрахман мәзин – кулак, гомере буе батраклар тотты, кеше хезмәтеннән файдаланды. Габделнасыйр җирне үз көче, үсеп килгән уллары ярдәме белән эшкәртте, беркайчан да кеше ялламады. Димәк, ул кулак түгел, середняк кына…

– Аның каравы, Габделнасыйрның бичәләре икәү…

– Ике хатын… анысы искелек калдыгы гына. Ике, өч, дүрт хатынлы бар мөселманнар кулак була дип, бер кайда да язылмаган. Анысын, мөгаен, иптәш Сталин үзе дә әйтмәгәндер. Я, Габделнасыйр абзый, әйт азаккы сүзеңне. Арытабан да үҗәтләнсәң, йортыңны, бар мөлкәтеңне тартып алабыз, үзеңне гаиләң белән Себер җибәрәбез. Әгәр дә инде атларың, үгезләрең белән иген игә, эшкәртә торган бар коралларыңны, ашлык запасыңны добровольно күмәк хуҗалыгыбызга тапшырып, колхозга алуыбызны сорап гариза язсаң, бер сыерыңа тимибез, йортыңнан чыгармыйбыз.

Ике яманнан кечерәген сайла, ди бит урыслар. Икенче көнне үк Габделнасыйрның әйләнеп чыккысыз абзарыннан эш үгезләрен, атларын куып алып чыктылар, исемлек төзеп, эш коралларын колхоз ихатасына күчерделәр: сабаннар, тырмалар, атка тагылмалы чәчкеч, «жнейка», «лобогрейка», «молотилка», «веялка» атлы механизмнар… Келәтендәге бурасы тулы «кара көн» өлеше, мең пот ашлык та колхоз амбарына озатылды.

Габделнасыйр үзе дә иген игү эшеннән аерылды, колхоз идарәсе тәкъдим иткән эшкә – почта ташуга тотынды.

 

Яз

Сталин үлгән!.. Бу шомлы хәбәрне әти почтадан ишетеп кайтты. Әни:

– Абау, Ходаем! Тәхеткә кем утырыр икән дә, тагы да ниләр күрсәтер икән? – дип уфтанды. Кайгыруын кайгырмады, булса кирәк. Һәрхәлдә, йөзенә чыгармады.

Мин кайгырдым, уйнап утырган уенчыкларымны сәке астына этәрдем. Дөнья җимерелеп баргандай тоелды. Патшалар да, гади кешеләр кебек, үлә микәнни ул? Сталин бабай үлгәч, аның урынына кем кала? Яңа патша да, Сталин бабай кебек акыллы, матур, батыр булырмы? Нимесләр тагы сугыш башласа, озын кылычын селтәп гаскәр алдыннан чапкан Сталин бабай булмагач, безнекеләр җиңелмәсме? Башымда кайнашкан бу сорауларга җавапны, бирсә, әти генә бирә ала инде.

– Әти, патша да үләмени ул?

– Үлми кая барсын, ул да фәрештә түгел, кеше ич.

– Ә Сталин бабай нишләп үлгән? Аны әллә нимесләр үтергәнме?

– Юк, авырып үлгән, улым, Ленин бабаң кебек. Әдһәм абзаң белән Разия апаң туган елда, миенә кан савып, Ленин җан тәслим кылган иде. Менә быел Сталин. Аның да миенә көч төшкәндер. Тоташ СыСыСыР өчен җаваплы булып кара әле…

Сталин бабай үлеме турында бер мин генә уйланып утырмыйм икән. Кичен халык безнең өйгә башка көннәрдәгедән күбрәк тә җыелды. Ләкин гәзитләрдә әле бу турыда бер хәбәр дә басылмагач, олыларның әңгәмәсе «тегеләйдер», «болайдыр»дан ары үтәлмәде. Минем дә гадәттәгедән ныграк тырпайган колакларым юлбашчының үлеме турында аңыма ниндидер искитәрлек яңалык өсти алмады.

– Үтергәннәрдер. Ул Мәскәүләрендә шпионнар аз дисеңмени…

– Шпионнарның, бандитларның гына Сталинга тешләре үтмәс. Ул бит маршал гына да түгел, генералиссимус! Сакчылары да җитәрлектер.

– Габделнасыйр абзыйның сүзе чынга чыгарга ошый, егетләр. Безнең кебек сәнәк, көрәк белән түгел, гомере буе баш белән эшләгән кеше бит ул. Аннары, яше дә…

– Ленин әнә илле дүрттә китеп барды, монысы ярый әле җитмешкә җитә алды.

– Җитмеш дүрткә!..

– Бәй, алай булгач, Габделнасыйр абзыйдан да өлкәнрәк ич!..

– Ике яшькә…

– Ярар инде, авыр туфрагы җиңел булсын…

– Нинди туфрак ди ул? Андый кешене, синең белән минем кебек, Муйлы буена алып барып күммиләр инде ул. Әнә Ленин бабай мавзолейда ята ич! Монысын да шуның янына куярлар…

– Ике кешегә бер кабер булмый ул, егетләр, Сталинның үзенә мавзолей төзерләр.

Мин бетмәстәй тоелган буш сүзләрдән ялыктым. Уенчыкларым арасыннан шырпы капларын сайлап алдым да үзем мавзолей төзи башладым. Сурәттә күргәнем бар: Кремль стенасы янында баскыч-баскыч итеп өелгән бер бина. Сугылып, киптерә куелганн тиресне ныграк киптерү өчен, җәен әнә шулай баскычлап чүмәләгә өеп куялар.

Икенче көнне авылның бар халкы радиоалгычлы өйләргә җыелды. Өйләр дип… әле радиоалгыч атлы тылсымлы тартма ике генә өйдә бар: безнең очта Зөфәр җизнинең әтисе Габдрахман кодаларда да, аргы очта – укытучы Гамбәр апаларда. Әти белән әни кодаларга китте. «Мин дә барам», – дип шыңшып караган идем дә, әти: «Анда син генә җитмәгән идең!» – дип кырт кисте.

Өйдә күңелсез. Уйныйсым да, рәсем төшерәсем дә килми. Бозау белән бәрән дусларымны, көннәр җылына башлау белән, абзарга, әниләре янына, чыгардылар. Ирексездән, яшәү белән үлем турында фәлсәфи уйларга бирелеп киттем. Кеше туа, әти сүзләре белән әйткәндә, дөньяга килә (Мин инде «кәбестә яфрагы астыннан табып алу», «бәкедән чиләккә эләгеп чыгу» кебек әкиятләргә күптән ышанмыйм). Баланы табалар. Әни дә бит: «Мин сине искечә март башында таптым», – дип хәбәр сөйли. Аннары бала зур булып үсә, дөнья көтә, картая, үлә… Үсүләре, картаюлары миңа аңлашыла: әле мин үсәм, Бәшир абый үскән, әти картаеп бара. Сарык көтү, сыер көтү аңлашыла, дөнья көтү әлегә бик аңлашылып бетми. Анысы шул кәләш алу була микәнни? Билгеле, катыкка турап ашау өчен түгел инде.

Аннары, картаеп кына үлмиләр бит әле. Гаффар абый сугышта ятып калган, тагы да өч абыем авырып үлгән. Әни белән әти аларны бик еш телгә ала. Мин туганда, Әмиргә алты, Мөниргә өч кенә яшь булган. Шул елны ниндидер «скарлатина» атлы кизү чыккан да, икесе бер көндә, бер сәгатьтә үлеп киткәннәр. Әни, Әмиремнең соңгы сүзләре йөрәгемне телгәләде, ди. Тәү Мөнирем җан бирде. Елаша гына башлаган идек, Әмирем: «Әти, әни, еламагыз, хәзер мин дә үләм», – дип әйтеп өлгерде, ди.

Ә Зәбир абыйны мин үзем дә хәтерлим. Кызык минем әни: «Сиңа өч кенә яшь иде бит әле, хәтерләмисеңдер», – дип бәхәсләшеп тә киткәли. Хәтерлим. Шәбагыштан Фәридә исемле җиңги алып кайтты. Үзе чибәр, үзе мөлаем, үзе шаян иде.

– Заһит, әйт әле, кәләш аласыңмы?

– Ала-а-ам…

– Аны ни эшләтәсең?

– Катыкка турап ашыйм…

Өлкәннәр бот чабышып көлешәләр. Фәридә җиңги:

– Аз гына үсә төш тә, алырсың, – дип аркамнан сөя.

Зәбир абыйның авырып ятканы хәтердә. Бертуктаусыз йөткерә. Белоретта урман кискәндә, үпкәсенә салкын тидереп кайтты, диделәр.

Язның аяз бер иртәсендә уянып киткән идем, өебезгә күп кешеләр җыелганын күрдем. Тәү аңламадым әле: кунак дисәң, кунакны таңнан җыймыйлар. Түр яктан коръән укыган тавыш ишетелә. «Абыең үлде», – диде әни, күзләре яшькә манчылган иде.

Ничәдер көн үткәч, Фәридә җиңгине алырга әтисе белән әнисе килде. Чәй эчкәч, арбага әйберләрен салдылар, үзләре утырдылар. Без, әти, әни, мин – өчәүләп, аларны авыл очына чаклы озатып бардык. Телчән икәнлегемне белгәнгә, мине өлкәннәр еш кына үртиләр. Әмма Фәридә җиңги кебек: «Заһит, кәләш аласыңмы?» – дип шаяртучы башка булмады.

Менә шуларны хәтерләвемә әнием икеләнә. Мин әле алардан байтак элек булган бер вакыйганы да хәтерлим. Мине үзләре белән кунакка алып барган иделәр. Чит йорт, ят кешеләр миңа ошамады. Елыйм да, елыйм. Әни кулына да алып карады, бишеккә салып та тирбәтте, озак тынычландыра алмады. «Булды андый хәл. Яшең тулмаган иде әле, Шәбагышка алып бардык. И көйсезләндең дә инде!.. – ди әни. Үзе миңа сынаулы карый, – Туктале, тукта, яше тулмаган бала шуны ничек хәтерендә калдырсын? Җыен юк-бар уйлап чыгарырга сине куш инде!»

Нишләп уйлап чыгарыйм ди инде. Мин бит бер яшемдәге башка бер генә вакыйганы да хәтерләмим. Ике яшьтәгеләрен дә. Ә Шәбагышта көйсезләнгәнем… Бишекне лампа янына ук элгәннәр: ут яктысы күземне чагылдырып бимазалады.

Әти белән әни төш җиткәндә генә кайттылар.

– Халык колхоз җыелышыннан да күбрәк булды, – диде әти. – Өйгә сыймаганы – чоланда, чоланга сыймаганы – ишек алдында…

– И елаштылар! – диде әни.

Икесенең дә йөзләрендә шатлык балкымаса да, елашканнары да сизелми иде.

Көннәр үтә торды. Кайткан гәзитләрне тәртипкә китерергә әтигә ярдәм итә-итә, олылар сүзенә колак сала-сала, мин Мәскәүдә ниндидер Булганин, Маленков, Хрущев атлы адәмнәрнең өскә калкып чыгуын белдем. Бу хәбәрләрдән үземчә сәяси нәтиҗә дә чыгарып куйдым: Сталин хәтле Сталинны бер кеше генә алыштыра алмас шул, өчәүләп алыштырырга уйлаганнардыр.

Менә туган көнем дә җитте. Татар авылында, балалар булсынмы, өлкәннәр булсынмы, туган көн үткәрү гадәткә кермәгән иде әле. Шулай ук туган көннең туган көн икәнлеген онытып та ташламыйлар. Кичә алып кайткан почтасын таратырга чыгып китәр алдыннан, иртәнге чәйне эчкәндә, әти бу әһәмиятле вакыйганы әнинең исенә төшерүне зарур санады.

– Әнисе, бүген искечә март башы бит әле. Улыбызның менә бу якты дөньяга килгән көне.

«Якты дөнья» сүзен ишеткәч, мин тәрәзәгә күз салдым. Анда кышкы бизәкләр эрегән, тыштагы биек көртләр чүгә биргән, ак кар өсте сорыланып бара, күктә кояш елмая, өй түбәсеннән тып-тып итеп тамчы тама. Бигрәк якты шул дөнья!..

Туган көнемне әни онытамы соң?!.

– И котырды да инде буран, балам, син туган көнне! И котырды? Күз ачарлык булмады. Әтиең ул көнне хәтта почтасына да баралмады.

– Аның каравы, улыбыз да туды, икенче көнне күк тә аязды. Чынлап яз башланды.

Мин, туып, җиргә яз алып килүем белән горурландым. Әмма бу горурлыгымны тышка чыгармый, эчтән генә кәпрәеп утырдым.

Көндез безгә Әсхать килеп керде. Бу сары бөдрә чәчле, яшел күзле, почык борынлы, җиңел гәүдәле өлгер малай – минем дустым. Кайчан дуслашканбыздыр – анысын хәтерләмим, әллә тумыштан ук дуслар булып тудык микән? Төче теллеләнеп, туган көн белән котлашу малайлар шөгыле түгеллеген яхшы белгәнгә, ул йөзенә исе китмәгән кыяфәт чыгарды.

– Нәрсә, алты тулды дисеңме? Миңа, беләсең килсә, озакламый җиде тула. Дәдәң быел мәктәпкә бара! Ничава, кайгырма, Заһит, бер елдан син дә мине куып җитәсең.

Мине кудырып җиткерәм дип, Әсхатьнең ничегрәк бер ел буена үсми торуын күз алдына китереп маташканда, ул инде чыгып та китте. Тик озакка түгел икән. Бер ярты сәгатьтән Кәрамны ияртеп килеп керде.

Анысы, ишектән керү белән бишмәтен сала-сала, әнигә күңелле хәбәрен җиткерде.

– Мәрзия әби, сөенче! Бүген төнлә безнең сыерыбыз бозаулады.

Бездә өлгеррәк бала-чаганың, өендәге куанычны күрше-күлән, туган-тумачага җиткереп, сөенче ала торган гадәте бар.

Шуңа күрә әни аптырап калмады.

– Һай, шатлыклы хәбәр китердең, Кәрам улым, рәхмәт төшкере! Нәрсә, үгез бозаумы, саулыкмы?

– Үге-е-ез…

Кәрамнарның сыеры үгезне бозауламый, нәрсәне бозауласын инде. Кәрам үзе дә үгез бозау кебек бит ул: зур башлы, калын җилкәле, буе миннән кайтыш булса да, әтисе Минһаҗ абзый әйтмешли, төптән юан чыккан. Туры карап кыек сөйлисе юк, өчебез арасында иң көчлесе – ул.

Әни яшерен җиреннән бер кәнфит чыгарып, сөенче алучыга сузды. Йөрәге таш түгел икән, Әсхать белән икебезнең селәгәйләребезне агызып Кәрам кулындагы кәнфиткә текәлгәнебезне күргәч, оста фокусчы кебек, кайдандыр тагы ике кәнфит китереп чыгарды. Ләкин минем һәм Кәрамнарның үгез бозавының туган көнен бәйрәм итү, авызларыбызны шап-шап иттереп кәнфит суыру белән генә тәмамланмады әле.

Озакламый әни мичтән иртән куйган кабак бәлешен чыгарды. Безнең кабак ел да эре булып, тәмле булып өлгерә ул. Турап, арасына тары ярмасы сипсә, бераз гына булса да май да тамызса, әни салган бәлеш телне йотарлык була. Шаярыша-шаярыша бәлеш белән сыйландык. Кыш челләсендә сирәк күрешкәнгә бик тә сагынышкан идек. Ә әни, үз эшләре белән булып, безнең шуклыкларны күрмәмешкә салышты. Юк-бар өчен битәрләп, нигә вакланып торсын инде – төпчек улының туган көне ич!..

– Әйе, мәктәпкә барырга да бер генә елың калып бара, – диде әти, кичке табынга утыргач.

– Исәнлеге генә булсын инде улыбызның, – дип, әни башымнан сыйпады.

– Булыр. Ходай тәгалә бер саклаганны саклый ул, – дип әнине юатты әти. – Югыйсә, теге вакытта бит… – Сөйли башлаган хәбәрен капыл гына туктатып, ул әнигә карады.

Ә минем колакларым тырпаеп өлгергән иде инде.

– Нәрсә булды теге вакытта, әти?

– Соң инде… булды дип, андый мәхшәрне искә алудан алмау яхшы.

– Сөйлә инде әти-и-и. Әни, әтигә әйт әле, сөйләсе-е-ен…

– Ярар, әтиең сөйләмәсә, үзем сөйлим, улым. Син зур бит инде. Үрмәләп кенә йөри идең әле, җиде-сигез ай чамасы булгандыр. Сине таш өйдә калдырдым, үзем ишек алдында дөнья мәшәкатьләре белән булам. Әтиең белән абыең тугайдан кабак ташыйлар, кышкылыкка таш өйнең чормасына күтәрәләр. Ә кабакның уңганлыгы! Икешәр-өчәр пот тартканнары бар.

Көтмәгәндә, дөбер-шатыр иткән тавыш яңгырады. Күк күкрәдемени! Ишелде! Таш өйнең түшәме җимерелеп төште!

Мин үзәк өзгеч тавышым белән: «Балам харап булды!» – дип кычкырып җибәрдем дә аңымны югалтып егылдым. – Әни, әлеге фаҗиганы күз алдына китереп, чынлап та аңын югалтып егылырга әзер иде, ахрысы.

Сүзне әти дәвам итте:

– Без абыең белән йөгереп керсәк, таш өй эче сынган түшәм такталары, коелган туфрак, ватык та китек кабак белән тулган. Бер читтәрәк,шушы чүп-чар арасында, әнә теге артлы утыргыч астында – син, күзләрең генә күренеп тора. Хәтта еламыйсың да, гаҗәпләнеп мәхшәрне күзәтәсең. Менә шушыны Аллаһы кодрәте дип ничек әйтмисең инде?!

Әни дә үзен кулга алган иде инде.

– Әйе шул, улыбызны Ходай гына саклап калды.

Ходай бабай турында әтием-әнием авызыннан еш ишетсәм дә, мин аны күз алдына китерә алмыйм әле. Шуңа күрә игътибарымны өй эчендәге кечкенәдән күзем күнеккән нәрсәгә – әлеге артлы утыргычка юнәлттем. Түр яктагы утыргычлар фабрикада чыгарылганнар. Аш өстәле янында утырганын ниндидер авыл остасы эшләгән, көрән буяуга буяган. Тупасрак эшләнгән, әмма аның юан аяклары, нык арты, калын туфрагы, кабаклары-ние белән җимерелеп төшкән түшәмне генә түгел, Тартай тавы ишелсә, аны да күтәрерлек. Әти белән әни әйтмешли, минем бәхеткә!..

Көннәр озынайганнан-озыная, җылынганнан-җылына.Күңелем күтәренке. Шатланырга да сәбәп табылып кына тора. Бәшир абый Талбазысыннан хат җибәрде – шатлык.

Бар туган-тумачага сәлам җиткерү белән генә чикләнмәгән, мине үтеп киткән туган көнем белән аерым искә алган. Мөнирә апай чираттагы ялына кайтты. Авылдагы ахириләрен, Гыйльминур, Фәйрүзә, Фидүсия, Шәһидәләрне ничек кенә сагынып кайтмасын, үзенең бәләкәйләнгән юбкасын сүтеп, миңа чалбар тегеп бирергә форсат тапты. Кул белән генә тегелсә дә, ярыйсы ук килеп чыкты. Соңыннан, теңкәсенә тия торгач, әни аңа кесә дә ялгап бирде әле.

Беркөн шулай туган тиешлебез Вәзиха түти әнине чәйгә дәшкән иде. Ул, кыш буе өйдә берүзең утырып ялыктың дип, мине дә алып барырга булды. Шатлыгымнан, сыерына иркәләнгән бозау кебек, үрле-кырлы сикердем. Сөенечләрнең көенечләр белән чиратлашып килүен белеп бетерми идем әле.

Әгәр Вәзиха түти кунагы минем өчен ни белән тәмамланасын белсәм, билләһи, бармаган булыр идем.

Биш-алты әби сәкедә чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчте. Без Вәзиха түтинең кече улы Газиз белән кунак коймагыннан авыз иттек, аның уенчыкларын таратып ташлап, идәндә уйнадык. Газиз миннән өч яшькә зур, шулай булса да әле укырга да кермәгән, хәреф тә танымый, сөйләгән хәбәрләре дә килделе-киттелерәк. Хәер, уенчыклары да минекеннән әллә ни ары китәлмәгән: шул ук шырпы каплары да, шул ук җеп кәтүкләре. Әгәр чанасы булмаса!.. Әнвәр абыйсы тимер чыбык бөгеп эшләп биргән чана шул хәтле матур килеп чыккан, шул хәтле чын чанага охшаган – кечкенә ат булса, җик тә, чаптырып чык та кит инде менә! Кабат-кабат кулыма алып сокландым! Моңа чаклы кеше әйберенә тигәнем юк иде, нинди шайтан котырткандыр, әни: «Кайтыйк инде, улым», – дип кузгалгач, Газизнең ваемсызлыгыннан файдаланып, чананы куеныма тыктым. Бүрегемне әни кидерде, иелеп, итегемне генә киим дигән идем, чана куенымнан тыпылдап килде дә төште. Шуны гына көткәндәй, барысы да минем якка борылды. Гөр-р-р итеп көлешкән тавышлар яңгырады.

– Заһит, тотылдың бит!..

– Карале син аны, этлеккә башы эшли!..

– Бурның бүрке яна инде ул!..

Башкаларга кушылып, Вәзиха түти дә, әни дә көлделәр.

Ә мин кып-кызыл булдым, бәлки, үз гомеремдә тәү тапкырдыр чын оялу хисе кичердем. Җир ярылса, шул ярыкка кереп китәргә әзер идем.

Кайтканда әни миңа бер битәр сүзе дә әйтмәде. Әниләрнең күңеле сизгер була бит ул: битәрсез дә улының нинди халәттә кайтып килүен аңлагандыр…

 

Җәй

 

Яз – матур мизгел, әмма әнә шул аяк киеме булмау гына теңкәгә тия. Әле кар эреп бетмәгәндә үк, яланаяк чыгып, бер утраудан икенчесенә сикерә-сикерә уйнаштырасың да, әти тирги, аяклар «чебили». Кичләрен әрнүләре үзәккә үтә. Әни аларны җылы су белән сабынлап юып, каз мае сөртеп кенә азгамы, күпкәме тынычландыра.

Ә җәй! Аяк киеме дә кирәкми, башныкы да. Бер күлмәк белән, бер чалбар. Әйе, Мөнирә апай иске юбкасын сүтеп тегеп биргән чалбар – минем горурлыгым. Чөнки үземне инде тездән югары кыска ыштан киеп йөри торган яшьтән узганмын дип исәплим. Әнә Кәрам белән Әсхать кисен. Ә минеке тездән түбән, бәйләнә торгач, әни тегеп биргән кесәсе дә бар. Хет көнбагыш тутыр, хет чираттагы уенчык тимер-томырыңны салып җибәр. Җитешсезлеге шул – төймәсе берәү генә. Үзем абайламаганда, изүе ачыла да, өлкәнрәк малайлар: «Чыпчыгың очып китә бит!» – дип үртиләр.

Бу җәй минем өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Хәер, вакыйгаларның истәлексезләре дә була микән – анысы миңа билгеле түгел әле. Мөнирә апай имтиханнарын тапшырып, тугызынчы сыйныфка күчте. Хәзер иң модный баш киеме, кешелеккә генә киярсең, дип миңа түбәтәй тегеп бирде. Тирәсе – зәңгәр чүпрәк белән тышланган катырга коршау, түбәсе – шундый ук катырга йолдыз. Тишекле-тишекле түбәтәйне төсле җепләр белән бизәде, чук эшләп такты…

Бәшир абый үзенең агрономнар курсын тәмамлап кайтты.Хәзер ул авылдагы иң белемле кеше: кайберәүләр кебек көтү көтми, тузан туздырып тракторда да йөрми. Аңа колхоз ат беркетте. Кыр сумкасы тагып, иярен салып, атына атланып, иртән чыгып китә, кичен кайтып керә. Сумкасында дәфтәр, каләмнәр, ниндидер кәгазьләр генә. Казбек этебезнең оясы тузган иде. Форсат табып, аңа оя ясап куйды. Эшләсә, эшли белә инде ул. Әкият өе диярсең, тик ишеге бәләкәй генә дә, тәрәзәләре юк.

Өлкәннәр өйдә булганда, миңа күңелле. Тик алар өйдә сирәк булалар. Әни утауга йөри, Мөнирә апай ахирәтләре белән – чүмәлә салуга. Менә шулай итеп, көндезләрен йортка күз-колак булу минем җилкәгә төшә. Мин йокыдан уянганда, әнидән башкалары таралышкан була. Әни дә, мине туендыра да, төшкелеккә бер кружка сөт, бер телем икмәк калдырып, утавына чыгып китә.

Менә бүген дә, әнине озаткач, ишек алдына йөгереп чыктым. Өр-яңа оясында хушкүңеллелек тойгылары кичереп яткан Казбек йөгереп килеп, мине каршы алды,күзләрен минем карашыма ияртеп, ихатадагы тормышны күз алдыннан үткәрде, түшемә юеш борынын төртеп, монда барысы да тәртиптә икәнлеген белдерде, койрыгын болгый-болгый, йортны алга табан да уяу саклаячагына ышандырды.

Ишекалдында иртәнге ыгы-зыгыдан соң тормыш бераз сүлпәнләнә төшкән. Монда хәзер хуҗа – Кызыл әтәч. Һәрхәлдә ул үзен шулай зурга куя. Әнә бит кукраеп читәнгә менеп баскан да «Кикриккү-ү-үк!» дип, бар дөньяны яңгырата. Үзе тирестә тибенгән тавыкларын күз йөгертеп барлап ала да «Кикриккү-ү-үген» «Кыр-р-р!» дип хуплап куя. Дистәләгән чуар тавык бу сугышчан авазга «Кыт-кыт-кыт», «Кыт-кыт-кыт» дип җавап бирә. Мин – Кызыл әтәчнең дошманы, ул мине үз биләмәләренә кертми. Хәер, минем дә, тавыкларга иш булып, тизәктә җим чукырга ниятем юк. Шуңа күрә сугышчан әтәчне күрмәмешкә сабыштым, игътибарымны абзар кыегында «гү»ләшеп утырган пар күгәрченгә юнәлттем. Аларда да озак тукталып тормый, карашым белән киң дөньяны иңләп алдым. «Киң дөнья» ул минем өчен бәрәңге бакчасы, елга буендагы тирәкләр, каршы тау, яшел чирәмдә үлән уртлаган бозаулар, тау башында офыкта җир белән барып тоташкан зәңгәр күк. Кечкенә чагымда мин офыкны җир чите икән дип уйлый идем. Хәзер инде бу офык артында янә бер офык ачылганын, аннары тагы да офыклар барлыгын беләм. Әти утынга барганда, мине дә утыртып алып барган иде: Төрткеч тавы, Төрткеч чокырын үтеп Иделбай урманына барып кергәнче, үз күзләрем белән карап бардым.

Әле каршы тауда адәм заты юк, уттай кызу эш вакытында анда ниiләп йөрсеннәр ди инде. Аста, кичү буендагы тимерлектә генә минем өчен серле тормыш кайный. Монысы инде Озын Мәрван абзый биләмәсе. Аның «чаң» да «чаң» чүкеч суккан тавышы яңгырый. Әсхатьнең әтисе Әхәт абзый, пар ат җигелгән печән чапкычын тирәк күләгәсенә куйган да, чарда чажылдатып чалгы үткерли. Читтәрәк – кабинасыз трактор. Мин аның «НАТИ» атлы икәнлеген беләм инде. Котдус абзый «чыгымчылаган тимер атын»кыздыра алмый изалана. Мин инде аның изалануын тәү мәртәбә генә күзәтмим. Хәер, өлкәннәр дә НАТИның теләр-теләмәс кенә тыркылдавын Котдус абзый һәм аның бичәсе Миңниса апаның исемнәренә бәйләп үртиләр: «Котдинең тракторы ни дип кыза, егетләр?»

Кыза алмый изаланганда «К-о-т-д-и-н-и-с-а-а-а», «К-о-т-д-и-н-и-с-а-а-а» дип уфтана, аннары «Котдиниса!», «Котдиниса!», «Котдиниса!» дип, шатланып кызып китә. Әле Котдус абзыйның тракторы нишләптер шатланырга теләми иде.

Урам ягыннан сызгырган тавыш ишетелде. Бу – Әсхать. Иреннәремне очлайтып, җай гына мин дә сызгырам да ул, хәтта көй дә чыгарам. Авызына дүрт бармагын тыгып, әче итеп арабызда әле Әсхать кенә сызгыра белә.

– Заһит, нишләп торасың анда? Кил бире!

– Я, нәрсә? Пожар чыктымы әллә?

Әсхатьнең кулында бар малайлар хыялы – өр-яңа рогатка иде.

– Менә күрәсеңме, Әхмәт абый эшләп бирде.

Көнләшүемнән шартлар чиккә җитсәм дә, хисемне тышка чыгармадым.

– Харап икән. Бир әле атып карыйм.

– Тәү мин атканны карап тор. Менә, билләһи дип әйтәм, сезнең турыдан Кәрамнар турына җиткерәм.

Кырчын ташы Кәрамнар турына җиттеме-юкмы – анысын күреп булмады, әмма мин аткан таш каршыдагы Сәйдә түти өенең тимер башына зыңгылдап барып бәрелде. Кортка өеннән йөгереп килеп чыкканчы, без бакчадагы сирень куаклары арасына качтык. Чыкмады. Күрәсең, ул да әниләр белән бергә утауга киткәндер.

Күңелемне кырыбрак торганы шул: Әсхатьнең мактаныр нәрсәсе бар, минеке – юк. Уйладым, уйладым да:

– Безнең Казбекка Бәшир абый яңа оя ясады! – дип мактанырга булдым. Йөзенә ис китмәгән хис чыгару чираты Әсхатькә җиткән иде.

– Һи, безнең этнең дә оясы бар.

– Безнеке яңа бит.

– Безнеке дә иске түгел…

Җиңелә баруымны сиземләп, яңа алым уйлап чыгарырга туры килде.

– Ә мин ул ояга кереп ята алам.

– Ничек?

– Чын өйгә кергән кебек итеп…

– Булмый. Аның ишеге тар гына ич!

– Була! Спор?

Сафа абыйдан отып алган «Спор!» сүзеннән соң нияттән кире кайту мөмкин түгел иде. Казбекны оясыннан куып чыгарып, үземә аның урынын алырга туры килде. Баш сыйса – гәүдә сыя. Бигрәк тә баш, минеке кебек олы булып, гәүдә, минеке кебек сыеграк булса. Олылар өйдә юк чакта мин бу тәҗрибәне эшләп караган идем инде. Кыены – борылып, кысрык оядан кире чыгу. Бишкә бөкләнергә кирәк. Бөкләндем, чыктым… Ә Әсхать моны булдыра алмый!..

Гомумән, без өч иптәш тигезбез – беребез булдыра алмаганны икенчебез булдыра – шуңа күрә тигез хокуклыбыз. Әсхать шәп йөгерә, Кәрам да, мин дә аны уза алмыйбыз. Кәрам көчле, көрәштә гел генә ул өстен чыга. Әтисе комбайныннан калган зур тимер тәгәрмәчне дә ул гына күтәрә ала. Мин гәүдәгә аларның икесеннән дә сыеграк. Аның каравы, мин менгән агачка Әсхать тә, Кәрам да менә алмый, куркалар, башлары әйләнә. Мин сыйган тишеккә алар сыя алмый. Мин инде йөзә дә, хәтта чума да беләм, ә алар Зариф буасының кызлар су керә торган читендә, сайда гына чыптырдый. Аннары, өлкәннәр әйтмешли, минем «лепкә асты шөрепләре» шәбрәк кыбырдый, шуңа күрә теләсә нинди «этлек» тә тәү минем башка килә.

Артык шапрынып та киттем, булса кирәк. Тик мин бит бу уйларымны Әсхатькә белдермим. Бер яшькә кече булсам да, үземне аңа тиң итеп тотар дәлилләр генә эзлим.

– Киттекме Кәрамнарга?

– Әйдә соң. Мин, ишекне ябып, келәсенә берәр чыбык табып кыстырыйм да…

Безнең күзләргә карап, сүзләргә колак салып торган Казбекның да авызы җырыла башлаган иде дә, мин аңа кырыс кына:

– Казбек, син кал, өйне сакла! – дигәч, йөзе моңсуланды, ул теләр-теләмәс кенә оясына кереп ятты.

Кәрамның шөгыле җитди иде: әлеге тимер тәгәрмәчне бастырып куеп, өстенә атланып утырган да, авызы белән трактор үкергән, машина гүләгән тавышлар чыгарып маташа, куллары белән бертуктаусыз руль боргалаган хәрәкәт ясый. Көчәнә торгач, мескен шыр тиргә баткан. Бу күренеш безне әле планлаштырып та өлгермәгән адымга этәрде.

– Кәрам, киттекме су керергә.

– Киттек. Әйдә тиз генә. Ябир күреп калса, «Мин дә балам», – дип, теңкәгә тияр. Кәрамның дүрт яшьлек энесен ияртеп йөрергә безнең дә теләгебез юк иде. Бәләкәй бит әле. Бәласыннан баш аяк, суга батып куяр.

Су керергә яратмый, әтисе эштән бушатмый дип, Сәяхка әйтеп тормадык. Ул да безнең оч малае, әмма әле безнең белән сирәгрәк аралаша. Аның каравы, Мөнзилгә сугылырга булдык. Мөнзил белән күңелле, ул әллә ниләр кылана, әллә күпме мәрәкәләр белә, ә суда үзен балык кебек тота. Шуңа күрә дә бит аны тиңнәре «Шүкә Мөнзил» дип атый. Кызганычка каршы, аның су керергә барырга форсаты юк иде. Әнисе эшкә киткәндә атна-ун көн элек сугылган тиресне кабыргаларына яткырып чыгарга кушып киткән. Тиресне ничек басканнарын, сукканнарын, җәй буена ничек киптергәннәрен без инде беләбез. Менә әле тәү бер кабыргасына яткырып чыгарга кирәк, бераз вакыт үткәч – икенче кабыргасына. Аннары – чалкан. Тагы да кибә төшкәч – өчаякларга утыртырга, я булмаса мавзолей кебек итеп өеп чыгарга. Инде дә кипкәч, эскерт итеп сарайга тутырырга. Тиресне яхшы киптерә алсаң, кыш көне уңасың, киптерә алмасаң – туңасың. Без моны беләбез, әмма бу әһәмиятле эшкә безне катыштырырга өйдәгеләр батырчылык итми әле.

Мөнзил дә, әлеге эшне башларгамы-башламаскамы дип, икеләнебрәк тора иде, ахрысы. Безне күргәч, ул дәртләнеп китте.

– О-һо-һо, өмәчеләр, килеп тә җиттегезме? – Без урамда тизәк тибеп йөргән малайлардан ничек капыл гына өмәчеләргә әверелүебезне аңлап өлгермәдек. Мөнзил сүзен дәвам итте, – Менә хәзер без аны күмәкләп… Өйләрегездә мондый эш башкарганыгыз, мөгаен, юктыр да әле?

– Юу-у-ук! – дидек, нишләптер хор белән.

– Эшләтеп үстермиләр шул сезне, егетләр. Ну, ничава, Мөнзил иптәшегез бар. Эшләвегез миңа булса, өйрәнүегез – үзегезгә…

– Су керергә бармыйбызмыни, Мөнзил? Эссе бит!

– Керәбез, Аллаһы боерса, егетләр, суын да керәбез. Менә шушында беләсезме ничә тирес бар?

Кәрам белән Әсхать җилкәләрен генә җыерды, мин, белдеклелегемне күрсәтергә теләп:

– Мең генә бардыр ул, – дидем.

– Молодец, Заһит, өстенә баса яздың. Тугыз йөз. Өчегезгә бүлсәң, өчәр йөздән туры килә. Сезгә ни чүп тә түгел ул. Мөнзилнең тиресне безгә бүлеп биреп, үзенә ни өчен бер данә дә калдырмавы белән кызыксынырга башыбыз җитмәде. Пычрак кулларыбыз белән тирле маңгайларыбызны сөртә-сөртә, эшкә тотындык.

– Өченче көн генә кина килгән иде бит, шуны сөйлимме сезгә, егетләр?

– Сөйлә, Мөнзил, сөйлә! – дидек без тагы да бертавыштан. Ара-тирә китереп, колхоз идарәсе бинасында күрсәткән киноларга әле безне кертмиләр.

– Ярар алайса, сез эшли торыгыз, мин сөйли торам. Тик гафил булмагыз, урысча кинаны татарчага тәрҗемә итеп сөйли белмим мин, урысча гына сөйлим.

– Урысча булса да сөйлә, ничек тә аңларбыз әле.

Мөнзил тамагын кырды, йөзенә шук төс чыгарды.

– Вәт, слушайте, пацаны. Один Мостафа исемле малай яшәгәнски, ди.

– Мостафа урыс була димени? Үзебезнең татар малае ич! – Бу нәтиҗәне мин чыгардым. Кәрам белән Әсхать минем авызны яптылар.

– Я, бүлдермәле!..

– Малае, чынлап та, татар. Менә Кәрамга охшап та тора. Тик кинасы бит урысча. Вәт, мальчика звали Мостафа. Мостафаның папасы да, мамасы да булмагански. – Мөнзил хикәятен бүлдереп, безгә дәште, – Аңлашыламы, егетләр?

– Аңлашыла, аңлашыла. Я, дәвам ит инде!..

– Вәт. Мостафа бур булгански. Ул богатый адәмнәрнең кесәләрен чистарткански. Однажды урамда бер бай бичәнең арт ягыннан тун итәген кисеп алгански. Ул буржуй бичәсе берни дә сизми торып калгански…

Бу искитәрлек хикәяттән безнең күзләр маңгайларга менде.

– Чынлап кисеп алдымы?

– Чынлап теге түтәй берни дә сизми торып калдымы?

– Һи, егетләр, башыгыз яшь шул әле, бер кина да күргәнегез юк. Мостафаның бурлыгы ул чүп кенә. Менә «Богдадский вор» дигән кинаны карасагыз…

– Сөйлә әле, Мөнзил, «Богдадский вор»ны да.

– Юк, анысын икенче вакыт. Әнә, эшләп тә бетердегез бит, молодцы! Эш беткәч, уйнарга да ярый, диләр. Хәзер – су керергә, егетләр!

Куергазы районының иң зур елгасы исәпләнеп, аңа исем биргән елга бездә башлана ул. Башланган җирендә әле кечкенә. тавык атлап чыгар инеш кенә булып ага. Әмма колхозның яшелчә бакчасын сугарырга ясалган буа киң дә, тирән дә. Һәрхәлдә, ул безгә шулай тоела. Җәй эссесендә авылның бар бала-чагасы шушында чыптырдый. Кичләрен өлкәнрәк агай-эне дә монда төшеп су кереп чыгуны хилаф эшкә санамый. Әле дә, без төшкәндә, буада, аның тирә-ягында үзенчәлекле тормыш кайный иде. Берәүләр йөзә, йөзгәннәре чумганнарны куа, икенчеләр, ярдан суга сикереп, ямь таба, үзләре дә сикерәләр, кечерәкләрне төртеп тә төшерәләр. Кайберләре, ләмгә буянып, Шүрәле кыяфәтенә керәләр дә, суны читтәрәк кергән кызларга һөҗүм итеп, аларны куркыталар. Галәмәт! Күмәк авыздан чыккан чыр-чу буа өстенә элеп куелгандай тоела.

Күлмәк-ыштанын Мөнзил буа ярына килеп җиткәнче үк чишенеп өлгергән иде, аларны бер читкә атты да, ярдан сикереп чумып, кемнеңдер ботыннан тотып алды, аны суга капландырды. Анысы, ачуы килеп, Мөнзилне тотырга, арт сабагын укытырга чамалаган иде дә, «Шүкә Мөнзил» тоттырамы соң! Су астыннан йөзеп, каршы ярдагы камышлар арасына ук барып чыкты. Бездәй ыбыр-чыбырны иш иткән өчен тиңдәшләре аны санга сукмаганга сабышса да, буада ул барысы өчен дә – абруй.

– Мөнзил чумды, малайлар!

– Кайда барып чыгар икән?

– Вәт озак чума! Җитмешкә хәтле санадым!

– Шүкә ул – шүкә инде!

Мөнзил хәтле Мөнзилнең дуслары булу белән горурланып, без дә суга төшеп киттек. Өлкән малайлар монда Әсхать белән Кәрамга бик бәйләнми. Әмма мине күз уңыннан ычкындырмыйлар. Үсмерләре һаман да әтинең алтыны белән кызыксына, бәлештәй авызлары өстенә төк чыга башлаганнары: «Мөнирә апаңны миңа бирәсеңме?» – дип интектерәләр. Бирде ди! Борын астында һаман маңкасы кибеп бетмәгән тыңкыш Вәлигә бирә торган апам бар иде ди!

Туйганчы чыптырдап, тәннәребездән төтен чыга башлаганчы кояшта кызынып, тагы чумып, тагы йөзеп су керүебез байтакка сузылды. Су буеннан һаман кайтмас идек әле. эчләребез эчкә ябышты, күкнең түбәсенә менеп җитеп, Уба тавы ягына авыша башлаган кояш күзләребезгә әниләр пешергән белен кебек күренеп, селәгәйләребезне агыза башлагач кына таралыштык су буеннан.

Әни кайтты, йортка ямь керде.

– Я, улым, монда барысы да иминме? Өй тирәсенә күз-колак булып тордыңмы?

– Тордым, әни, тордым…

– Су керергә дә барып килгәнсездер әле? (Кайдан белә диген!)

– Бардык, әни. Әсхать, Кәрам, Мөнзил белән.

– Ул Мөнзилегез сездән биш-алты яшькә олы бит инде. Сезне тәмәке тартырга, сүгенергә өйрәтмиме?

– Ю-у-ук, әни. Мөнзил сүгенми дә, тәмәке дә тартмый.

– Ярар алай булса, улым, бар, елга аръягыннан бозауны алып кайт. Тик бозаулар күп бит анда, үзебезнекен танырсыңмы соң?

– Таныйм, әни. Ул бит үзе мине әллә кайдан танып, күзгә карап мөгрәп тора.

Бозау алып кайту инде минем өчен зур эш түгел иде. Әти почтадан кайткач, эшнең зуррагын да кушты. Гәзитләр, хатлар тутырылган сумкасын өйгә дә кертеп тормый, үзебезнең очныкыларын сайлап алды да, чүпрәк сумкага салып, таратып кайтырга җибәрде. Сибгать картлар, Озын Мәрван абзыйлар, Хәлфә бабайлар, Габдрахман кодалар… Көтү кайтканчы ук йөгереп үттем.

Бар урамны шау-гөр китереп, тәү сарык-кәҗә көтүе, аннары сыер көтүе кайтты. Каршы таудан пар ат җигелгән озын арбада печәнчеләр җырлашып килеп төште. Әни сыер сауган, әти чабып алып кайткан печәнен урнаштырган арада, җәйгелеккә ишек алдында чыгарылган учак өсте казанында аш пешеп җитте, эргәсендә утырган самавырда чәй кайнады. Ул арада Бәшир абый белән Мөнирә апай да эштән кайттылар.

Ашъяулыкны әни учактан ерак түгел җәйде. Монда, йомшак кына каз үләне өстендә, табыны да ямьлерәк, ашы да тәмлерәк иде. Бәшир абый миңа сүз кушты:

– Я, солдат, көне буе ни эшләр кырдың?

Мөнирә апай аңа кушылды.

– Тавык көткәндер, эт сугаргандыр…

– Көлмәгез минем улымнан, – диде әти елмаеп, – Ул зур үсте инде. Өйгә күз-колак булып тора, бозау алып кайтты, почта таратты. Молодец, икмәген эшләп ашый!.. Менә хәзер сез икегез дә урамга чыгып шылырсыз, ә без Заһит улым белән атны җәйләүгә илтеп кайтабыз әле.

Мин бер башка күтәрелеп киткәндәй булдым.

Атлар җәйләвен бездә «Табыр» дип атыйлар. Әти мине күтәреп, ат сыртына утыртты, ялга ныграк тотынып барырга кушты. Үзе атыбызны тезгененнән җитәкләп алды. Мин атка утырып караганым бар иде инде, ләкин җайдак рәвешендә ерак сәяхәткә беренче чыгуым иде. Бәрәңгелек сукмагыннан елгага төштек, ат озак итеп су эчте, елганы кичеп каршы тауга күтәрелдек, аннан Төрткеч чокырына төштек, күпердән чыгып таллыклар аръягына үткәч, табыр күренде. Көтүче куышы, аннан ерак түгел үлән уртлап йөргән атлар өере. Әти, йөгәнен салдырып, атны көтүгә кушты, ул арада безнең эргәгә килеп сәлам биргән ат караучы Зәки абый белән әңгәмәләшеп алды.

Кояш әле баеп өлгермәсә дә, көн байтак сүрелгән иде инде.

Әтинең көчле кулына тотынып, ялан сукмагыннан атлавы искиткеч рәхәт. Тауга күтәрелдек. Бәлки, моңа чаклы авылны менә шулай тоташы белән күрмәгән дә булганмындыр. Бәлки, күрсәм дә аның матурлыгын аңлап җитмәгәнмендер. Әле хәтта әти дә бер мизгелгә туктап калды, алдыбызда уч төбендәгедәй ачылган манзарага күз йөгерте.

– Менә шушы була инде безнең Эзәк авылы, улым, – диде. – Сайлый белгәннәр бит яшәр урынны борынгы бабайлар!..

– Кемнәр ул борынгы бабайлар, әти?

– Күгәш атлы, Ишмөхәммәт атлы бабайлар. Урыс патшасы татарларны көчләп чукындыра башлагач, Татар илендә Кычытканлы елгасы буендагы үз җирләрен калдырып, монда, Куергазы елгасы буена, килеп төпләнгәннәр.

– Чукындыру нәрсә була ул, әти?

– Урыс диненә күчерү, улым. Без – мөселманнар. Без Аллаһы тәгаләгә, пәйгамбәребез Мөхәммәткә ышанабыз, дога кылабыз. Урыслар «бог» дип, «Христос» дип чукына.

Әтинең сүзләре акылыма бик үк барып җитмәсә дә, мин авылыбызны тагы бер мәртәбә күз алдыннан үткәреп, теге «Күгәш», «Ишмөхәммәт» атлы бабайларның урынны бик тә дөрес сайлаганнарына ышандым. Әнә Муйлы чокыры, әнә Курайлы чокыры. Ике төбәктән ике инеш агып төшә дә Куергазы елгасын хасил итә. Елга башында – тәүге йортлар, бирегә табан авыл киңәйгәннән-киңәя, зурайганнан-зурая. Урта бер төштә – мәктәп, бу очтарак быел төзелә башлаган клуб бинасы, әнә Әсхатьләрнең өе, безнең өй, Кәрамнар өе. Мөнзилләрнең өе очтан өченче. Авыл, тарая барып, Таймас юлына чыга. Урамнарда үскән өянкеләр ямь өстенә ямь өстиләр. Вазифа урманы артына яртылаш чумып барган кояш аны соңгы нурлары белән бизи. Авылыбыз зур, тоташ бер дөнья. Әти, ике йөзләп йорт бар, ди. Мин әле йөзгә чаклы гына саный беләм.

Әти абзар янында «шак» та «шак» итеп, нидер эшләп калды.

– Син инде кереп ят, улым, көне буе йончыгансыңдыр, – диде.

Боерыкның бик үк катгый тавыш белән бирелмәве күңелемә хуш килде. Ятты ди, ятмый ни! Әле бит урамда тормышның иң кызыгы башланган гына чагы. Әле без, малайлар түгел, ир-ат, карт-коры да җылы түшәгенә кереп чуммаган. Бишәр, алтышар җыелышып капка төпләрендәге бүрәнәләрдә гәп саталар, кызыклар сөйлиләр. Эргәләренә кунаклап, сүзләренә колак салсаң, әллә ниләр ишетергә, әллә ниләр белергә мөмкин.

Ә уенга чыккан яшьләр… Безнең очтагы егетләр, кызларның җыелу урыны – Сәйдә әби өе артында үскән зур өянке ышыгы. Монда Әсхатьнең Әхмәт абыйсы саратскиен күтәреп чыга. Мөкәрәмә түтинең үсеп килгән ике улы, Рузан белән Равил, патефон җайлыйлар. Җыйнак тартма эчендәге тылсымлы җан иясенең койрыгын боргалап, очлы борынын «пластинка» атлы тәлинкәгә төртүләре була, ул җырлап та җибәрә. Гаҗәп!..

 

Бас әле, Өммегөлсем,

Идәннәре бөгелсен.

Басуыңда зур бәхетнең

Чаткылары күренсен.

 

Патефоннан яңгыраган җырларны мин яттан беләм. Бу җырны да. Тик җырчының ниндидер бер апага «Өммегөлсем» дип дәшүе генә миңа кызык тоела. Безнең урамдагы Хәйбрахман картның корткасын «Мөгөлсем» дип кенә йөртәләр ич! Мин кызык өчен үзем артык санаган «ө» не җырның башка сүзләренә дә өстим.

 

Бас әле, Өммегөлсем,

Идәннәре өбөгелсен.

Басуыңда зур бәхетнең

Чаткылары өкүренсен.

 

Җырның икенче бер куплетыннан да хата эзләп маташкан булам.

 

Үзләренең коесы бар,

Безгә килеп су ала.

Чиләген тутрып ала да,

Көлә-көлә югала.

 

Ничек инде ул, коелары була торып, иренмичә безгә килә? Аннары, безнең суны урлагач, нигә көлә? Оят ич! Менә болайрак булса:

 

Чиләген тутрып ала да,

Оятыннан кызара.

 

Гомумән, патефон җырлары ошый миңа. Кыскаларын гына түгел, «Кара урман», «Сарман», «Су буйап» кебек озыннарын да отып алам да, гел генә авызым эченнән мөгрәп йөрим. Апай белән абый: «Безнең Заһит абзар артына чыкканда да җырлап чыга», – дип көләләр.

Әле менә күрше абыйлар патефонны җырлатып җибәрүләре булды, күз ачып йомганчы өянке астындагы мәйдан кызлар егетләр белән тулды. Кызлары тыпыр-тыпыр бии, егетләре, кызык такмаклар әйтә-әйтә, аларга кушыла. Кәрам бүген уенга чыкмаган. Без Әсхать белән, билгеле, биеп йөрмибез инде, читтәрәк, тәмәке тарта-тарта, хихылдашканнар өере тирәсендә чуалабыз. Әсхатьне, эләктереп алып, борынын чеметтеләр, минем колакны бордылар. Авырттырып түгел инде, кызык өчен генә.

– Заһит, апаңны бирсәң, колагыңны бормыйм.

Мин түгәрәктә биегән Мөнирә апайга, аның ахирәтләре Гыйльминур, Фәйрүзә, Фидүсия, Шәһидә апаларга күз ташладым.

– Хәзер! Тәтеде ди сиңа минем апай! Ул тугызынчы сыйныфка күчте, ә син урамда ат тизәге тибәсең.

– Ах син шайтан! Кулак калдыгы!

Бу сөмсез кулыннан мине икенче егет тартып алды.

– Син Заһитны рәнҗетмә! Насыйр карт кызына үрелергә башың яшь әле. Шулай бит, Заһит.

Яклаучы табылуына шатланып, мин аның сүзен кабатладым.

– Башың яшь!

Төркемдә «ха-ха-ха» тавышлары яңгырады.

– Заһит, син җырлый беләсең бит?

– Беләм.

– Я, берәр җыр җырлап күрсәт әле.

– Нәрсәне? «Өммегөлсем»неме?

– Юк, ул кызык түгел. Берәр төртмәлерәк такмак, «Карамалы түбәнендә»неме, «Камәр апа»нымы…

Мин кырт кистем.

– Аларны җырламыйм мин, оятсыз җырлар.

Узган ел тәртипсезрәк егетләр шул такмакларны кызлар алдында җырлатып, мине оятлы иткәннәр иде. Ә Мөнирә апай, башка андый җырлар җырлама дип, авызыма да нык кына чәпегән иде.

– Менә сезгә бер җыр:

 

Сарык сазда, бозау күлдә,

Сыер агач башында.

Кыр казлары йөзеп йөри

Биек тауның башында.

 

– Молодец! Ач кесәңне, менә сиңа бер уч көнбагыш!

Ә егетләр-кызлар уены дәвам итә. Аларның, биеп туеп, пар-пар булып таралышкан чакларын көтеп алырга хәл җитми. Арыган күзләремне тырный-тырный, өйгә кереп урыныма чумам. Җәйнең ел кебек озын бер көне минем өчен шуның белән тәмам була.

…Ура! Әти мине почтага алып бара! Кичтән үзе әйтеп куйды.

– «Алып бар!» да «алып бар!» дип күптән теңкәгә тиясең. Бүген иртәрәк ят, иртәгә Совхозга икәүләп барырбыз, – диде.

Мораптал совхозы үзәге Свободаны бездә шулай «Совхоз» дип кенә йөртәләр.

Әни бу эшкә каршы килеп маташты.

– Йончыр бит улыбыз көне буе эссе кояш астында. Тегеләй-болай – утыз чакрым. Анда ике-өч сәгать кенә буласың әле.

– Йончымас, – диде әти, гадәтенчә кискен итеп, – Улың әнә егет булып бара, кичләрен кызлар янына уенга йөри…

Икәүләп елмаештылар. Монысы мәсьәләнең минем файдага хәл ителүен аңлата иде.

Икенче көнне мин, чынлап та, таң белән тордым. Әтинең атны алып кайтып җиккәнен, арбага чалгы урнаштырганын, хатлар белән почта сумкасын, ике посылка тартмасын чыгарып салганын җентекләп күзәтеп тордым. Ике телем икмәк, ике пешергән йомырка салынган сумканы әни кулыма тоттырды.

– Көне буе ач йөрмәгез, улым, әбиттә ашарсыз, – диде.

Кузгалдык. Атны юрттырмый гына авыл очына чыктык, Кошбүләк күперен кичтек. Елга буендагы әрәмәдә кошлар чутылдаша, өянке ботагында кәккүк чакыра, юл читендәге чирәмдә йөзәрләгән чикерткәләр сикерешә, меңәрләгән бөҗәк кайнаша. «Без-з-з» дә «без-з-з» дип атыбызга кигәвеннәр иярә.

Мин шушы ямьле күренеш белән мавыкканмын, әти авыз эченнән генә ниндидер көй көйләп бара. Хаҗивәлигә җиткәч, аска, ялан юлына, төштек.

– Әти бу чауканы нигә «Хаҗивәли» дип атаганнар ул?

– Хаҗивәли исемле бер бабайның печәнлеге булган, улым.

– Аның исеме нигә икәү булган: үзе Хаҗи, үзе Вәли.

– Хаҗ га барган кешене шулай «Хаҗи» дип атаганнар.

– Хаҗ нәрсә ул?

– Мөхәммәт пәйгамбәр яшәгән шәһәрләр алар. Мәккә белән Мәдинә.

Мин инде Мөхәммәт пәйгамбәрнең Алла бабай ярдәмчесе икәнлеген белә идем, шуның өчен аның кемлеген тагы бер ачыклап тормадым.

– Мәккә белән Мәдинә шәһәрләре еракмы алар?

– Ерак, улым, бик ерак. Гарәпләр илендә.

– Мәскәүдән дә еракмы?

– Мәскәүдән дә ерак. Анда китсәң, биш ел йөреп кайтырга кирәк. Менә шул Хаҗивәли атлы бабаң безнең Галиәкбәровлар нәселеннән булган ул. Дини кеше генә түгел, бик шәп аучы да. Бүреләрне, атка атланып куып, чукмар белән сугып ала торган булган. Үлгәндә дә, саташып, «Һу-әлә-лә-лә!» дип, бүре куып җан биргән.

Бу хикәятне җайлап аңыма сеңдергәнче, без инде Бөркет чокырына барып җиткән идек. Чокыр өстендә калкыган кыяга, күрәсең, элек бөркет оялаган булгандыр. Карамалы атамасының да сере еракта ятмый, тау битендәге урманда карама үсә. Ләкин Карамалыга барып җиткәнче, безнең юл ике күл арасыннан үтә иде. Аста, елга буе уйсуында җәйрәп ятканы – Бакалы. Күл читендәге камышларда көн күргән бакаларның «Ба-ка-ка-ка!», «Ба-ка-ка-ка!» дип сөрән салулары әллә кайларга яңгырый. Өстәрәк, түгәрәк кенә булып уелып төшкән чокырны тутырып ятканы – Төпсез күл. Зур да түгел ул, аркылысы шул бездән Кәрамнарга чаклы гына булыр.

– Әти, бу күлне нишләп «Төпсез» дип атаганнар ул?

– Бик тирән булган өчен, улым. Уртасын беркем дә буйлый алганы юк әле. Су анасы менә шушында яши инде.

– Су анасы?!. – Шаяртмый микән дип мин әтинең күзләренә карыйм. Юк, җитди. – Теге Габдулла Тукай әкиятендәге кебек су анасымы?

– Габдулла Тукайныкы әкиятме, түгелме – белмим. Ә мин, чынлап та, үз күзләрем белән күрдем.

– Әти, сөйлә әле!..

– Сөйлә дип… Соң гына кайтып киләм шулай почтадан, кичке эңгер төшеп бара. Күлгә якынлашсам, ни күрәм: бер яшь, чибәр кыз тирәк төбендә күлгә аякларын салындырып утырган да, озын сары чәчен тарый.

Бу гаҗәп хикәяттән минем авызым ачылып китте.

– Әти, әти, тарагы алтын идеме?

– Алтынмы, көмешме – анысын аерып кала алмадым, якынрак килүемә, теге кыз суга чумып юк булды. Вәт сиңа…Әкият түгел бу, үз күзләрем белән күрдем.

– Тарагын ярда онытып калдырмаган идеме, әти?

– Юк. Су анасы бит Габдулла Тукай хикәятендә генә тарагын онытып калдыра. Менә яр читендәге ләмдә ике аяк эзе ярылып ятып калган иде, кечкенәләр, матурлар.

Су анасы миңа да күренмәс микән дип, озак кына артка карый-карый бардым. Төпсез күл читендә үскән ялгыз тирәк янында беркем дә күренмәде. Күпме сер ята табигатьтә! Шул турыда уйланып барып, Таймас авылына килеп җиткәнебезне дә сизми калганмын. Таймас зур дисәләр дә, безнең авылдан әллә ни артык җире юк икән. Салам түбәләр, ярым җимерек читәннәр бездәгедән дә күбрәк. Артыгы шул: мәктәпләре ун еллык та, силсәүитләре. Безнең халык та, төрле кәгазь юллап, Таймаска йөри.

Капка төбе себерештереп йөргән картны күргәч, әти атын туктатты, арбадан төшеп, аңа сәлам бирде:

– Әссәламәгаләйкем, Сафа дус!

– Вәгаләйкемәссәлам, Габделнасыйр кордаш!

Алар дога кылдылар, хәл-әхвәл белештеләр.

– Эреләндең, Габделнасыйр. Һуңгы мәлдәрзә бер зә миңә һугылганың юк. Әйзә өйгә инәйек, сәй эсеп кит.

– Донъя мәшәкате баса бит, Сафа дус. Үзең килеп чыксаң ни була? Әйдә көзен иркенләп очрашыйк.

Мин картлар әңгәмәсенә бик колак салып утырмадым, әмма әтинең дусты Сафа бабайның сөйләшүе сәеррәк тоелды. Өлкән кешенең, бәләкәй балалардай, сакау сөйләшкәнен ишеткәнем юк иде әле.

– Әти, Сафа бабай нишләп сакау сөйләшә ул?

Әти кычкырып көлеп җибәрде.

– Үзе ишетеп калса, улым, үпкәләр. Сакау сөйләшми, ул бит башкорт, үз телендә башкортча сөйләшә.

– Ә башкортлар кемнәр алар?

– Безнең кебек үк халык. Мөселманнар. Динебез дә, телебез дә бер. Сафа бабаң белән без мәдрәсәдә бергә укыган идек.

Таймасны чыгып тауга күтәрелгәч, алдыбызда тагы бер авыл пәйда булды. Аның Мытыес икәнен беләм, әмма тәүге күргәнгә микән, ул миңа бик сәер тоелды. Ике багана башына аркылы такта кагылган, анда «Таймасовская МТС» дип язылган. Биш-алты шифер түбәле озын йорт, «барак» дип аталалар икән, бер читтәрәк зур кирпеч бина. Анысы МТМ була, диде әти. Шул МТМ тирәсендә тракторлар, комбайннар, кешеләр кайнаша. Бер трактор астыннан күзне чагылдырып чаткылар чәчри. Гомумән, кызык!.. Мытыес якын тирәдәге бар колхозларга тракторлар, комбайннар биреп тора, дип аңлатты әти. Кәрамның әтисе Минһаҗ абзыйның комбайны, Котдус абзыйның НАТИ тракторы, Марат абыйның «Колесные» – барысы да Мытыесныкы икән. Монда мине тагы да бер бина таң калдырды: үзе түгәрәк, үзе биек.

– Әти, монда кем яши?

– Кеше яшәми анда, улым. «Водонапорная башня» диләр аны урыслар. Су тарату манарасы. Электр насосы белән өстәге зур савытына су тутыралар, аннары шул су урамдагы колонкаларны сугара.

Бик үк аңлашылып җитмәде җитүен. Нигә, боларның да коесы юк микәнни?

Тагы да бер текә тауга күтәрелгәч, алдыбызда зур бистәнең ямьле күренеше ачылды. Шушы була икән инде Совхоз дигәннәре. Совхозның бараклары Мытыесныкыннан байтакка күп, аларның шифер түбәләре ерактан ялтырап күренеп тора. Монда почта гына түгел, МТМ да, мәктәп тә, больница да бар икән. Бистәгә кергәндә, без буа өстеннән үттек: сул якта тирән чокыр, уңда,– бер рәткә тезелгән тирәкләр. Бу буа безнең Зариф буасыннан, билләһи, биш мәртәбә зурдыр, биш мәртәбә тирәндер.

Почта бинасында үзенчәлекле тормыш кайный иде. Әти мине җитәкләп алып кереп, күрсәтеп кенә чыкты. Ул гел генә ниндидер «Синицын» атлы кешене телгә ала торган иде. Почтаның түрәсе шул икән.

– Здравствуй, Насыр Нуриевич, – дип әти белән килеп күреште. – Малыша, кажется, Загитом зовут. Как вырос! – дип ,минем аркамнан сөеп алды.

Минем әле колхоз рәисе Хәмзә абзыйдан да зуррак түрәне күргәнем юк иде. Башына зәңгәр тирәле кара фуражка, өстенә кара китель кигән Синицын алдында бөтенләй каушап калдым. Ул үз бүлмәсенә кереп киткәч кенә, гомум бүлмәдәге ыгы-зыгыга игътибар иттем. Монда эшләүче марҗалар, әти кебек, авыллардан килгән почтальоннар гәзитләр актаралар, хатлар, посылкаларны барлыйлар. Ә бер юан марҗа стенадагы телефонның тоткасын гүелдәтеп бора-бора да, трубкага «Ермолай!», «Ермолай!» дип кычкыра. Ниндидер Ермолайның эндәшмәвенә ачуы килеп кызарынган, шартлар чиккә җиткән.

Бу күренеш мине тиз туйдырды. Чыгып, арбага утырдым. Әтисенә ияреп почтага килүче бер мин генә түгел икән. Күрше арбадагы урыс малае мин чыкканга шатланып киткәндәй булды һәм чакырганны көтеп тормый эргәмә килеп утырды. Чәче минекеннән дә сары, сары гына түгел – җирән, битендә сипкелләре минекеннән дә күп, күзләре зәп-зәңгәр. Минем күзем яшел булгач, чагыштырып тормыйм инде.

– Здравствуй, пацан, – диде ул җитди төс белән.

«Пацан» сүзе мине кимсетү булып яңгырады. Хәтта, сугышырга туры килсә дип, тегенең беләк, күкрәк тирәләрен чамалыйсы да иттем. Үзем:

– Мин пацан түгел, Заһит, – дидем тупас кына.

– Загит, значит? – диде урыс малае йөзенә шатланган төс чыгарып, – А меня зовут Максим. Ты откуда, Загит?

– Деревня Эзәк.

– Зяк-Ишметово? Знаю. С батей ездили. А я из Васильевки.

Мин аңлаганымны белдереп баш кактым. Урысчам шуның белән тәмам иде. Сөйләшер сүз булмагач, әни салып җибәргән төенчектән бер телем икмәкне алдым да, урталай сындырып, Максимга бирдем. Ул:

– Во, спасибо! Проголодался было… – диде.

Икмәкләрне ашап, уч төбендәге валчыкларын да йотып куйгач, ни әйтергә белми, Максимга карап елмайдым. Ул да миңа карап елмайды, аннары атка караш ташлады.

– Хороша лошадь! – диде һәм нигәдер аны урыныннан кузгалтырга чамалады. – На-а-а!

Аркылы бүрәнәгә тезгененнән бәйләнеп куелган ат гаҗәпләнеп, безгә борылып карады. Мин ат хуҗасы булуымны күрсәтергә теләп:

– Тр-р-р! – дидем.

Максимга бу уен кызык тоелды.

– На-а-а!

Мин дә аңардан калышырга теләмәдем.

– Тр-р-р!

– На-а-а!

– Тр-р-р!

Ниһаять, сумкасын күтәреп, әти чыкты, тагы да өч-дүрт посылка чыгарып салды. Кайтыр юлга кузгалдык. Тик туры гына кайтып китмәдек, әти знакумына сугылып китәргә булды. «Пекарня» дип аталган йорт, Степан бабай шунда икмәк пешерә икән. Авылда икмәкне әниләр сала, монда– ап-ак чәче җилкәсенә төшкән, ап-ак сакалы кендек тәңгәленә җиткән урыс карты. Ул икмәкне күп итеп, бөтен совхозга җитәрлек итеп пешерә, дип аңлатты әти. Камырны да, әни кебек, кулы белән изми, зур улакта аягы белән баса икән. Нигез сыларга балчык баскан кебек. Монысы инде минем акылыма сыя торган нәрсә түгел иде.

Ләкин пекарня эчендәге күңелгә искиткеч якын ис – яңа мичтән алган икмәк исе бу гаҗәпләнүемне тиз оныттырды. Степан карт зур итеп сындырып биргән ап-ак җылы икмәкне мин, аяк белән баскан дип тормадым, күз ачып йомганчы бөгеп куйдым. Ике картның әңгәмәсе миңа аңлашылмый иде, бары әтинең урысча шулай оста сөйләшә алуына горурланып кына утырдым.

– Степан бабаң белән сугышта бергә булдык, – диде әти, юлга кузгалгач.

– Гитлерны җиңгән сугыштамы, әти?

– Юк, беренче герман сугышында. Ярамны да тәү ул бәйләде.

– Әти, Степан шул Ычтапан буламы инде ул?

– Тагы да нинди Ычтапан инде ул?

– Җырдагы:

Урысларның чын исеме

Иван белән Ычтапан.

Үзем җырлап, үзем эчәм,

Үземә тигән ыстакан.

– Куй, улым, юк-бар җырлар отып алып җырлап йөрмә син.

Кайтканда без МТСка да, Таймаска да сугылмый, сырт юлдан кайттык. Әти арбага печән чабып салды. Тау астында тирәкләр арасында зур булмаган күркәм бер авыл күренде.

– Әти, тагы да нинди авыл ул?

– Андреевка дип атала. Анда, улым, хохоллар яши.

– Хохоллар кемнәр ул?

– Урысның бер төре инде шунда.

– Ә синең анда знакумнарың бармы?

– Бар. Иван белән күптәнге дусларбыз. Берәр вакыт синең белән Иваннарга да сугылырбыз әле.

Атыбыз тигез генә юырта. Яңа чабылган хуш исле печән өстендә рәхәт. Хәтта кояш эссесе дә ул чаклы җанга тими. Мин чалкан ятып алдым. Иксез-чиксез күк йөзендә ак болытлар. Болытлармы, әллә болыт кыяфәтенә кергән әкияти хайваннармы? Әнә, Уба урманы артыннан бер килбәтсез дөя чыгып килә. Сулдарак, авызын зур ачып, аны аждаһа сагалап тора. Баш очында өч-дүрт куян әлеге тамашаны күзәтә, курыкмыйлар да, качмыйлар да. Мин, менә шушы күренешне күзәтеп, йокыга талганмын. Ишек алдына килеп кергәч кенә уянып киттем.

Әти мине күтәреп төшереп җиргә бастырды. Әни учак тирәсендә кайнаша иде. Аның яына йөгереп килдем.Бу сәяхәттән алган тәэссоратларым бик күп булганга, кайсысыннан башларга белмирәк тордым.

– Әни, әни!..

– Нәрсә, улым?

– Мин Максим исемле бер урыс малае белән дуслаштым.

– Шулай знакумлы да булдыңмыни инде, улым? Әтиең кебек. Аның бит дуслары булмаган татар-башкорт авылы, знакумы булмаган урыс авылы юк. Туктале, син урысча белмисең дә инде.

– Беләм, әни.

– Ул знакумың белән ниләр сөйләштегез соң?

– Максим «На-а-а!» дип әйтте, мин «Тр-р-р!» дип әйттем, ул «На-а-а!» диде, мин «Тр-р-р!» дидем.

 

Закир ӘКБӘРОВ

Фото: vk.com

Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан» №11, 2020 ел.


Комментарий язарга