Гаилә риваяте

Патша заманында түгел, совет чоры башлангач, Габделнасыйрның яшь хатын алуы, азгамы-күпкәме, бар авыл авыз тутырып сөйләр хәбәр була. Өйгә яшь кәләш төшергәч, Фаризасы нишләр икән? Өлкән уллары Яппар белән Гаффар да буй җиткереп килә бит инде, алар яшь әнигә өйрәнә алырмы? Бер казанга ике тәкә башы сыймый диләр, ике хатын бер өйгә ничек сыяр? Көн саен өйдә ызгыш-талаш чыгып тормасмы? Габделнасыйр ике бичәсенә баш була алырмы?

Әгәр авылда мондый гаилә бердәнбер генә булмаса, бәлки, Галиәкбәровларны бу хәтле чәйнәмәсләр дә иде. Чәйнәү генә түгел, халыкка күптән билгеле бер мәзәкне дә шушы гаиләгә бәйләп сөйли башлыйлар. Имештер, бик тә буранлы бер көндә Исмәгыйль хәлфә мәктәптән кайтып килә икән. Урамда адәм заты түгел, эт тә юк. Туганнары турына җиткәч, ни күрсен: йорт хуҗасы капка төбенә чыгып утырган. «Бәй, Габделнасыйр, ди ул, аптыравыннан сәлам бирергә дә онытып, – Бу күз ачкысыз буранда капка төбендә нишләп утырасың?»

«Әй, Исмәгыйль абый, Исмәгыйль абый, урамдагы буран буранмыни, әнә минем өй эчендә вәт бура-а-ан!.. – дигән, имеш, Габделнасыйр.

Монысы кызык өчен генә сөйләнелә торган мәзәк. Дөнья булгач, табак-савыт шалтырамый тормагандыр, әмма урамга Габделнасыйр өеннән «шылт» иткән дә тавыш чыкмый. Ырынбурдан бүләкләрне йорт хуҗасы ике бичәгә дә тигез алып кайта. Кунакка бергәләп йөриләр. Өлкән хатынның кече балалары белән яшь хатынның өлкән балалары дөньяга бер елларда киләләр. Гаиләдә аларны синеке-минекенә бүлү булмый. Дистәдән артык бала чыр-чу килгән өйдә талашып утырырга бичәләр кайдан вакыт тапсын ди инде?..

Алар арасында хезмәт бүленеше дә ниндидер бәхәсләргә урын калдырмый: гаилә башлыгы мал таба, кече хатын бар гаиләнең тамагын карый, өлкән хатын өс-башын юнәтә.

Башкортостан кантоннарга бүленеп алган чорда, кайсы акыллысының башына килгәндер, күпхатынлыларны кантон үзәге Зилаерга җыеп слет үткәрергә, күпхатынлык – искелек калдыгы икәнлеген аңлатырга булалар. Кырандасына иң яхшы атын җигеп, ике бичәсен ике ягына утыртып, Габделнасыйр да китә бу җыенга. Юл озын, ике йөз чакрымнан артык. Ир хатыннарына юл буе өйрәтеп бара: «Сорасалар, үз теләгебез белән чыктык, үз теләгебез белән яшибез, дип әйтегез», – ди. Сораганнардырмы, юктырмы – анысы караңгы, һәрхәлдә бу гаиләгә башка бәйләнүче булмый.

 

Каникул

Уку – күңелле шөгыль. Әмма каникул вакыты аннан да күңеллерәк. Без беренче сыйныфны тәмамлап, икенчегә күчтек. Барыбыз да түгел инде, билгеле. Газиз дәресләргә йөрүне кыш керер-кермәстә үк ташлаган иде. Кәрам белән Әхтәм атлы малайны, тагы да ике кызны Роза апа класста утыртып калдырды. Язга чыгу белән Зәйтүнәнең әтисен кире Таймаска күчерделәр. Шулай итеп, яраткан кызым, монда аны яратып йөргән бер егет барлыгын сизми дә, белми дә, үз авылына кайтып китте. Мин моңа артык кайгырмадым. Үзебездә дә кызлар бетмәгән. Кәрам класста калуына бик үк пошынмаса да, без аны юатып маташкан булдык.

– Ярар, Кәрам, хафаланма, бәлки, озакламый безне куып та җитәрсең әле, – диде Әсхать, аның иңбашына кулын салып.

– Хафаланмыйм, – диде иптәшебез битараф кына. – Ат караучы булу өчен ун сыйныф бетерергә кирәкми. Әнә, Зәки абый ике генә сыйныф укыган, ә атларны ничек тыңлата белә.

Әйтсәм әйтим инде, Кәрамга әллә кай арада ат җене кагылып өлгергән иде. Авылның зират очы ягында урнашкан конный двордан кайтып керми. Ат караучы Зәки абыйның беренче ярдәмчесенә әйләнде. Беренче сыйныфта икенче елга утырып калуы да менә шушы мавыгуы аркасында булгандыр.

Әсхатьнең фикере шулай да миңа кызык тоелды.

– Ничек куып җитсен инде ул? Уку – ат чабышы түгел ич!

– Чабыш булмаса соң. Бәлки, Кәрамның куып җиткәнен көтеп, без икенче сыйныфта утырып калырбыз.

Әсхатьнең утырып калу планы белән бик үк килешеп бетмәсәм дә, каршы килеп маташмадым:

– Кемнең кайсы сыйныфта укуында ни эш, – дидем, Кәрамның икенче иңбашына кулымны салып, – Дүрт сәгатькә аерылышып торабыз икән, көннең калган вакытын без бит барыбер бергәбез. Җәй буе, каникул буе – бергә!

Әйе, былтыр гына без урамда юкны бушка аударып йөргән малайлар идек, быел законлы каникулыбызда ял иткән укучыларбыз. Эшләр эшләребез дә бездән әллә ни ерак качмаган: каршы тауга бозау куу, бозау алып кайту, табырдан әтинең атын алып кайту, илтеп кую, әни икмәк салганда, Мәчтүрә түтиләрдән чүпрә алып килү. Мондыйрак эшләрне Кәрам белән Әсхать тә башкара. Әмма гәзит-журналлар, хатлар барлау, почта тарату – болары инде минем генә кулдан килә торган эш. Мин бит – почтальон малае! Хәзер инде үзебезнең очка тарату белән генә чикләнмим, өске урам белән аскы урамның бер өлешен йөреп чыгу да минем җилкәгә төшә. Төшсә төшә инде, аның каравы, төшеме дә бит я кәнфит, я прәнник рәвешендә минем тамакка керә. Хәзер инде әби-сәбигә хатлар да укыштырам. Яздыруын әлегә миннән яздырмыйлар, яза белми, бәләкәй әле, дип уйлыйлар, ахрысы. Тугызынчы сыйныфын тәмамлап кайткан Мөнирә апайга киләләр. Сигезенче яше белән китеп барган малай нишләп бәләкәй булсын ди инде!

Ә инде безнең уеннарга һәм уенчыкларга килсәк… Сүзне иң элек ату коралларыннан башларга кирәктер. Билгеле, төп корал – рогатка. Әсхать хәзер Әхмәт абыйсы эшләп биргән рогаткасы белән мактанып йөри алмый, аны без үзебез эшли беләбез: ядәчле тал чыбыгы, резинка һәм иске итек кунычыннан кисеп алынган уч төбедәй кирза кисәге. Рогаткадан да хәтәррәк корал – җәя, ук: бөгеп, бау белән тарттырып куйган тал чыбыгы, кипкән камышны кисеп ясаган ук, кәнсир калаеннан чүкелгән ук очы. Монысына әле безнең осталык җитми, Мөнзил чүкеп бирә. Бер телеграм баганасына арка терәп торып, төзәп, икенчесенә атып җибәрсәң, угың, әллә чынлап, әллә ялгышып, әлеге баганага барып кадалса, бу казаныштан туган ләззәтне, горурлык хисен әйтеп аңлатып булмый. Алтмыш метр бит баганалар арасы! Бер туктаусыз «гү»ләп торган багана, тагы да ныграк «гү»ли башлагандай тоела.

Коралның җәя белән уктан да хәтәррәге – пугач. Әлегә анысын үзебез эшли белмибез, Мөнзил маташтыра. Җиз көбәкнең бер очын чүки, бөгә, резинка белән аңа шулай ук бөгелгән кадакны беркетә – корал әзер. Көбәккә шырпы башлары кырып салып, кадагы белән чәктерсәң, аннан очкын чәчри, мылтыктан аткан кебек шартлау яңгырый. Ул шартлаудан хәтта өлкән абзыйлар да дертләп китә. «Әби-сәбинең йөрәге ярылуы мөмкин, алардан читтәрәк йөрегез, егетләр. Аннары, сигез шырпыдан артык салмагыз .Әнә, Котди Равилы тоташ бер кап шырпы кырган да кулсыз кала язган», – дип кисәтә Мөнзил.

Ул әйткәч, тыңлыйбыз инде. Аның үзенең коралы пугач кына түгел, поджиг! Торганы белән чын наган: агач сабы, шуңа беркетелгән көбәге, кечкенә тишеге янында шырпы тыгып куя торган җайланмасы. Көбәгенә шырпы башлары, вакланган кадак тутырып, кәгазь бөке тыгып, сапка беркетелгән шырпыны чажлатып сызып җибәрсәң, шартлавы, мөгаен, авылның теге очына хәтле яңгырыйдыр. Ләкин гади шартлау гына түгел бит әле ул, Мөнзил наганының чынлап атуы. Абзар читәненә сөяп куелган улак төбендә ядрә эзләрен санап, без чын атуга ышанабыз.

– Сезгә әле пугач та яраган, мондый хәтәр корал йөртергә иртәрәк. Менә инде, минем кебек, дүртенче сыйныфка җитсәгез… – дип юата безне Мөнзил.

Уенчыкларның икенче төркеме, олылар сүзе белән әйткәндә, юл йорү чаралары. Җәяү йөрү туйдырса, чыбыкка атланып алабыз. Атка атлангач, инде җай гына йөреп булмый, ярышып чабарга кирәк. Узышның нәтиҗәсенә карап, атларыбызга исем дә бирәбез. Әсхатьнең аты беренче килгән икән, ул – Смирный. Колхоз рәисе Хәмзә абзый район үзәгенә барганда гына читән тарантасына җигеп ала торган аты. Урынында торганда да ажгырып биеп торган кап-кара айгыр!

Кәрамның аты икенче килсә, ул Ялта була. Хәмзә абзый авыл арасында җигеп йөри торган алмачуар ат. Узган елгы сабан туенда нишләптер ярышка Смирныйны чыгармадылар, Ялта башка бер атка да ал бирмәде.

Мин өченче урынга торып калсам, колхоз атларын бик белеп бетермәгәч, чыбыгыма капыл гына исем дә таба алмыйм.Бу мәсьәләдә зур белгечкә әйләнгән Кәрам ярдәмгә килә.

– Синең атың… синең атың, – ди ул, җилкәсен тырный-тырный, – Әйдә, Ишембай туры биясе булсын.

– Шундый исем буламыни? – дим мин, гарьләнебрәк.

– Конный дворда андый ат бар. Колхоз былтыр Ишембай дигән шәһәрдән сатып алып кайткан. Шуңа – Ишембай туры биясе.

Күрә торып өченче урынга калгач, ризалашмый нишлисең инде! Аның каравы, Зариф буасында мин бит – шүкә, Әсхать – чабак, Кәрам – ташбаш кына.

Тагы да бер юл йөрү чарасы – кәтер. Комбайннан калган тешле-тешле тәгәрмәчкә агач күчәр тыгып, күчәргә ике таяк кагып бергә тоташтырсаң – менә сиңа әзер трактор. Теләсә нинди баткакка да батмый, аны өстеңә чәчрәтә-чәчрәтә, алдыңнан кәтер тәгәри, авызыңнан чыккан «дыр-р-р» үзеңә дә, кәтереңә дә куәт өсти. Тәгәрмәч тешләренә терәтеп, аркылы калай кагып җибәрсәң, бер нинди дә «дыр-р-р» кирәкми, кәтерең тыркылдап, үзе бөтен урамны яңгырата.

Гомумән, каникулда эшсезлектән зарыгып утырырга вакыт юк. Уйныйм дисәң, урамда аунап яткан һәр тимер – уенчык, ашыйм дисәң, Куергазы тугаенда үскән һәр үлән – азык. Икмәк сыныгы кебек гади азык кына да түгел, Мөнзил әйткәнчә – витамин!.. Калкулыклар кардан ачыла башлау белән юа төртеп чыга, сап-сары булып каз тәпие, күм-күк булып күгәрчен тәпие чәчәк ата. Алар артыннан кузгалагы да озак көттерми. Аннары кымызлык белән какы, балтырган көпшәсе белән куян тубыгы өлгерә. Әллә кайсы арада тауның көнгә караган битләвендә берән-сәрән булса да кызарып пешкән җиләк тә күренгәли башлый.

Җиләкнең ныклап пешеп җиткәнен көтеп утырырга безнең быел да түземлегебез җитмәде. Мөнзил: «Әйдә, егетләр, җиләккә барып кайтабыз», – диюгә, «Әйдә, әйдә», – дип аңа кушылдык.

– Ә кая барабыз соң?

Мөнзил икеләнеп тормады.

– Кәнишне, Тегермән буена! Тегермән буе – безнең төбәк, егетләр! Җиләк пешәр калкулыклары, каен чаукалары да бар, чылтырап чыккан чишмәләре дә, елгада су кереп ятулары да, йөз төрле кош оялы әрәмәсе дә… Теге оч малайлары йөрсен әнә Муйлы белән Курайлыга. Пугачларыгызны да алырга онытмагыз, мин дә үземнең наганны алам. Җиләк пешеп җитмәгән булса, буш кул белән кайтмабыз, төлкеме, куянмы атып алырбыз.

Кәрам, гадәтенчә, борынын җыерды.

– Юкны сөйләргә сиңа куш, Мөнзил. Пугач белән куян атып буламыни?

– Менә инде, чын мылтык булса… – диде Әсхать.

Мин, ни әйтер икән дип, Мөнзилгә карадым. Аның йөзе, һәр вакыттагыча, җитди иде. Күзләре читендә генә шаян очкыннар сирпелергә тора.

– Бердән, – диде, ул кесәсен капшагандай итеп, – Дәдәгездә наган барлыгын онытмагыз. Икенчедән, куян бик куркак мәхлук бит ул, егетләр. Күз алдына китерегез әле, куян, ягъни дә мәсәлән, куак астында йоклап ята ди. Менә Заһит ипләп кенә аның эргәсенә килде дә ди, тегенең озын колагына терәтә язып, капыл пугачыннан «шарт!» ди. Куян мескен ни эшләр, дисез?

– Чабып чыга да китә инде, аның бит учлап тотып алырлык койрыгы гына да юк, – дидем мин, түземсезлек күрсәтеп.

– Чапмый шул, куркуыннан аңын югалтып егыла. Ә без аны менә бу чалгы пәке белән чалабыз да…

– Чалып ни эшләтәбез?

– Алып кайтып, бәлешен пешерәбез. Куян бәлешенең тәмен белсәгез икән сез. Телләрне йотарлык була!

– Ашап карамагач, кайдан белик инде без аны, – диде Әсхать, сузылып төшеп барган селәгәен кире авызына җыеп. – Ә син, Мөнзил, үзең куян бәлеше ашап караганың бармы соң?

– Үзем юу-у-ук, – диде Мөнзил, мут елмаеп. – Аучы Мансурның куян бәлешен мактаганын үз колакларым белән ишетеп тордым.

– Ә төлке атсак?

– Төлке атсак, тиресен тунап алабыз да, дүртебезгә дә бүрекләр тектерәбез.

Без Әсхать белән Мөнзилнең уенына кушылдык, Кәрам һаман кушылып җитәлми иде әле.

– Бер тиредән дүрт бүрек чыкмый ул.

– Нишләп чыкмасын. Без бит бер төлке атсак та, берәгәйлесен атабыз. Ә төлке бүрекнең җылылыгы!

– Киеп караганың бармыни? – дидем мин көлүемне баса алмый.

Ниһаять, Мөнзил дә җитди кыяфәтен югалтты, кычкырып көлеп җибәрде.

– Юу-у-ук, аучы Мансурның киеп йөргәнен күргәнем бар.

Яшел чирәмдә аунап ятып көлешер сәбәп булды.

– Тегермән буена елганың аргы ягыннан барабызмы, Мөнзил, бирге ягыннанмы?

– Аргы яклап барыйк, егетләр. Ялгыз талга сугылырбыз, аның тирәсендә җиләк күп була. Я, әзерлекне тикшерик. Тә-ә-әк, банкалар алгансыз, икмәк сыныклары салгансыз. Коралларыгыз кесәләрегездә, шырпыларыгыз бар. Отряд! Марш!

Ялгыз талга барып җиткәнче дә, маҗаралар ук булмаса да, аласы тәэссирләр байтак иде әле. Колхозның яшелчә бакчасы буеннан үтеп, тауга күтәрелгәч, ерактарак агарып яткан нәрсә күренде. Безне Мөнзил шып туктатты.

– Егетләр, алда сарыкмы, кәҗәме үләксәсе. Кышын бүре тотып ашагандыр инде мескенне. Үләксә – ул зәхмәтле нәрсә, яныннан болай гына үтәргә ярамый. Мин үтәм, аның зәхмәтен Заһитка тапшырам, Заһит арытабан тапшыра. Аңлашылдымы?

– Аңлашылды.

– Я, башладык, алай булса.

Мөнзил үләксәнең уң ягыннан үтеп китте, сул иңбашы өстеннән миңа карап:

– Тфү, тфү, миннән азат Заһитка, – диде.

Мин аның хәрәкәтен һәм сүзләрен кабатладым:

– Тфү, тфү, миннән азат Әсхатькә.

Әсхать:

– Тфү, тфү, миннән азат Кәрамга.

Зәхмәтне кемгә тапшырырга белми, Кәрам аптырап калды. Аңа тагы Мөнзил ярдәмгә килде.

– Азаккы кеше йоланы, «Тфү,тфү, миннән азат пәриләргә, җеннәргә», – дип тәмамлый. Менә хәзер зәхмәт сугудан котылдык, егетләр.

Зәхмәтнең хәтәр нәрсә икәнлеген белгәнгә, без барыбыз да җиңел итеп тын алдык. Өске урамда Зәлифә исемле апа яши.

Атлавын да ул, ничектер, сикеребрәк атлый. Сөйләшкәндә дә тотлыга, авызы кыйшаеп, күзләре акаеп китә. Аны зәхмәт суккан, диләр өлкәннәр. Күрәсең, бәләкәй чагында үләксә яныннан үтү кагыйдәсен өйрәтер кешесе булмагандыр.

Зәхмәтле төшне исән-сау үтеп, ерак китеп өлгермәгәнбездер, дүртебез бер юлы кысталып туктадык. Кәрам – чаптыру эшенең остасы, ул агымны барыбыздан да биегрәк тә, ераграк та җибәрә ала. Ярышны ул башлады, ләкин Мөнзил аны катгый рәвештә туктатып куйды.

– Барыр юлга карап хаҗәт башкару бернигә дә ярый торган эш түгел, егетләр. Юлыбыз уңмавын телисезме?

Юлга шул чаклы зур планнар белән чыгып, алдан ук аларның уңышсызлыкка очравын кем теләсен инде?! Барыр юлыбызга һәм күк йөзендә балкыган июнь кояшына аркаларыбыз белән борылырга туры килде.

Уң кулда, читтәрәк, Җенле тирәк торып кала. Ул тирәкне ни өчен шулай атаганнардыр, дөресен генә хәтта Мөнзил дә белми. Юанлыгы, озынлыгы өчен генә микән? Күтәрелеп очына карасаң, баштан түбәтәй төшеп китә. Түбәтәй төшү – сүз өчен генә. Без инде аның янына бару түгел, читтән күтәрелеп карарга да куркабыз. Озын Мәрван юанлыгын үлчәгән, диләр. Имеш, аның колачы белән дә биш колач чыккан. Тирәкнең серлелеге һәм куркынычлыгы зурлыгы белән генә чикләнми әле. Кәүсәсенең авылга караган ягында – киң куыш, атка атланып керерлек, билләһи! Өстә, тирәкнең иң юан ботагы икегә аерылган төшендә, кибәндәй зур оя, ояда – тирәк хуҗасы козгын. Безнең тирәдәге бердәнбер козгынның төп эше – үләксәлектән сөякләр ташып туклану да, «кор-р-р!», «кор-р-р!» дип үткән-сүткәнне куркытып утыру.

– Тирәк янына барсаң, ул башыңа сөяк ташлап үтерүе мөмкин, – дип куркытты безне Мөнзил.

Кая инде бару! Әле бармасак та, козгын безгә «кор-р-р!», «кор-р-р!» дип янап калды.

«Ялгыз тал» дип ике тау арасындагы уйсу төбәкне атыйлар. Монда, чынлап та, ялгыз бер агач үсә. Кәүсәсе төз, ботаклары җыйнак, очы тигез, әйтерсең, яшел чәчен кемдер зур кайчы белән кискән. Аның күләгәсендә чирәмдә аунау – үзе бер ләззәт. Юк, килеп җитү белән тал күләгәсенә аумадык әле без. Һәрберебез берәр уйдык табып, җиләк җыйган булып маташтык. Кеше уйдыгына керү – хәрамлашу, монысын инде күптән беләбез. Тик җиләк әле юньләп пешә дә башламаган булып чыкты. Авызларыбызга ара-тирә яшелләрен булса да капкалап йөрдек-йөрдек тә, күләгәгә килеп аудык.

Мин, чалкан ятып, күзләремне күккә төбәдем. Чиге булмаган зәңгәр бушлык! Биектә очынып-очынып сайраган сабан тургае чак кына да киметә алмый бу бушлыкны. Аның янына күтәреләсе, ул шатланган кебек шатланып, ул сайраган кебек җырлыйсы килә.

– Их, канат булып, әнә теге сабан тургаедай, биеккә-биеккә күтәрелсәң иде.!

– Күтәрелерсең, күтәрелмини, егылып төшеп, аягыңны сындырсаң, – дип көлемсерәде Кәрам.

– Җан-фәрман таудан түбән йөгереп төшсәң, шул очкан кебек була инде, – дип мине юаткандай итте Әсхать. – Менә мин… мин…

Мөнзил аның сүзен бүлдерде:

– Егетләр, мин үземә канат эшләп алам, билләһи!

– Булмас! – дидек өчәүләп хор белән. – Әле безнең Эзәктә берәүнең дә канат ясап очканы юк. Ышанмыйбыз. Алдыйсың.

– Валлаһи-билләһи, әфсен-төфсен менә, алдасам, җир йотсын!

Мөнзилне җир йотмады, безгә аның канатны нәрсәдән эшләячәге белән кызыксынудан башка чара калмады.

– Фанердан, – диде Мөнзил, бу турыда бәхәсләшергә урын калдырмый. – Сатучы Зәйтүнә ападан фанер тартма сорап алдым инде. Зур итеп ике түгәрәк кисәм, дүртәр тишек тишеп, бау белән терсәктән өстә һәм терсәктән аста кулларыма беркетәм…

Бу проект безгә бик кызыклы һәм бик камил күренде. Нишләп моңа чаклы ул берсенең дә башына килмәгәндер?

– Шуннан?

– Тартай тавына менәм дә, канатларымны җәеп, авылга карап йөгерәм. Йөгерә торгач, аякларым җирдән аерыла. Мин, канатларымны селки-селки, өскә күтәреләм, Хәйдәрләр, Кадыйрлар өе өстеннән очып үтәм, мәктәп турына җитеп бер әйләнәм, кибет турына җиткәч, анда чәй-шикәргә килгән әби-сәбинең котын алып, әче итеп сызгырам. Аннары сезгә берәм-берәм сәлам биреп үтәм дә, үзебезнең лапас башына төшеп кунаклыйм. Шәп бит!..

Без, ачылып киткән авызларыбызны ябалмый, байтак утырдык әле.

– Шуннан?

– Шуннан мине Мәскәүгә алып китәләр. Әле бит СССРда, СССРда гына түгел, бар дөньяда бер кешенең дә канат ясап очканы юк. Гәзиткә язалар, радиодан сөйлиләр, орден, акча бирәләр.

«Акча» сүзен ишеткәч, Кәрамның битараф йөзе җанланды.

– Ә күпме бирерләр икән, Мөнзил?

– Кү-ү-үп! Һәрхәлдә, билсәпит алырлык кына бирерләр инде. Ә билсәпит алып җибәрсәмме…

Мөнзил велосипед алгач нишләрен әйтеп бетермәде, күрәсең, хыялы әле ул чаклы зур казанышны иңли амый иде, капыл сикереп торды, кулларын җәеп, самолет гүләгән тавыш чыгарып, таудан түбән омтылды. Без дә гүләшеп аның артыннан йөгердек. Күк зәңгәр, кояш якты, Тегермән буйлары иркен – канатсыз да оча идек.

Тау астыннан чыккан чишмәдә сусауыбызны бастык, каткан икмәкләребезне чылатып тамак ялгадык, тешләрне сындырырлык салкын суга кулларыбызны тыгып ярыш оештырдык. Мөнзил унбишкә санаганчы түзде, без унардан арттыра алмадык.

Һай, ул Тегермән буе чишмәләре! Бер төрлесе, әле без сусауыбызны баскан кебеге, төбендә хасил булган кечкенә ком өемнәрен җилгәреп, саркып чыга. Икенче төрлесе ташлар арасыннан ургылып агып чыга. Барысы да, Куергазыга агып төшеп, аны тулыландыра, авылдан алып килгән куерык суын сафландыра. Без үзебезгә кулайлы урын табып, суга төштек, сайда уйнаган маймычларны тотып маташтык.

– Булды, егетләр, иртәгә балыкка киләбез, – диде Мөнзил, Хаҗивәли чаукалыгына күтәрелеп, авыл ягына борылгач.

– Ә ау? – диде Әсхать, кулыннан тәтиен тартып алган баладай еламсырап.

Мин дә иртәнге сөйләшүне Мөнзилнең исенә төшерүне урынлы санадым.

– Куян атмадык бит әле.

– Әйе шул, егетләр. Монда куяннар, төлкеләр өерләре белән йөри. Тиз генә пугачларыгызны корыгыз әле, мин дә наганымны җайлыйм. – Мөнзил серле итеп пышылдауга күчте, – Әнә, күрәсезме, черек төпсә артында, безнең атуны көтеп, бер төлке утыра…

Ничаклы җентекләп карасам да, төпсә артында без килерен көтеп утырган төлкене күрә алмадым. Тик Мөнзилнең дә сүзен егып булмый бит. Аның кебек пышылдап:

– Күрәм, күрәм. – дияргә туры килде.

– Тизрәк атыйк инде! – диде Әсхать түземсезләнеп.

Кәрам да төлке барлыгына ышануын белдерәсе итте.

– Зур түгел бит, тиресе дүрт бүреккә җитмәс.

– Җитәр. Ерактан гына шулай бәләкәй күренә ул. Я әле, егетләр, залп белән атарга әзерләнегез! Мин команда бирү белән… тәк… тәк… Огонь!

Бер-бер артлы дүрт шартлау тавышы яңгырады. «Ура!» кычкырып, без әлеге төпсә ягына ташландык. Төлкенең үлесе дә, тересе дә анда юк иде. Без моңа кайгырмадык, Мөнзилнең дә исе китмәде.

– Минем ядрә тиеп яралады аны, егетләр. Үләргә киткәндер. – диде.

Өйгә без Кәрам белән кайтып кердек. Аның әнисе Миңлекамал түти белән минем әни, Фариза әби ишек алдында бәйләү тотып утыра иделәр.

– Бәй, улым, – диде әни, аптырагандай итеп, – Бик озак йөреп ташладыгыз, түгелме соң? Йончыгансыздыр, ачыккансыздыр инде.

Миңлекамал түти хәйләкәр елмайды.

– Җиләккә дип киткән идегез бит. Кайда җиләгегез?

Мин каушап калдым. Буш банкалар тотып кайтып кердек ич!

– Җый… җый.. – дип, тотлыгып, сүз әйтә алмый торган арада, Кәрам, күз дә йоммый:

– Җыйган идек тә ул, әни, тутырып җыйган идек. Бүре куды бит безне. Җиләкләр түгелеп калды, үзебез чак качып котылдык. – диде.

Мин сүз әйтергә кыймадым. Иптәшемнең ялганын хуплап, башымны гына кактым.

– И, балалар! – дип, авыз чите белән генә елмайды әни. – Әле дә үзегез котылгансыз! Ә җиләк ул качмас. Әнә, каймаклап катык салдым, икмәк белән сугыгыз әле шуны.

Икенче көнне балыкка барырга дигән планыбыз килеп чыкмады. Югыйсә, Мөнзил биргән кармакларны җепкә тагып, талчыбыкка элеп, каз канатыннан тәләкә дә җайлап куйган идек инде. Әнисе Мөнзилгә иртән эш кушып киткән булып чыкты. Бәрәңге утарга. Күңелләр кителде, тик Мөнзил генә бик пошынмады.

– Балык бездән качмас ул, егетләр. Әйдә, симерә торсыннар. Ә бәрәңге, бәрәңге безгә нипачум!

Утауга капыл гына тотынмадык әле, Мөнзилгә ияреп, клуб ягына юл тоттык. Гадәттә, эшсезлектән интеккән ыбыр-чыбыр бала шунда җыела. Әле җыелганнары, Зариф буасына төшеп су керергәме, җәен бушап калган сарык фермасына чыгып әбәк-чәбәк уйнаргамы дип, икеләнебрәк тора иде.

– Көн эссе бит, су керергә төшәбез, егетләр, – диде Мөнзил, аларга озак баш ватарга бирми. – Суда әбәк-чәбәк тә уйнарбыз. Әле сез, мөгаен, авызыгызга камыш кабып, су төбендә ята белмисездер?

– Юк, юк, – диештеләр Мөнзилне сырып алган малайлар.

– Өйрәтимме?

– Өйрәт…

– Ярар, яхшылык миннән булсын. Хәзер барып, тиз генә минем бәрәңгене утап чыгабыз да… Буламы?

Кайбер малайларның икеләнебрәк калуын күреп, мин:

– Була, Мөнзил, була, – дип эләктереп алдым.

– Кәнишне, була, – диде Кәрам, Әсхатьнең кабыргасына төртеп. Әсхать үз чиратында:

– Бәрәңге ул безгә нипачум! – дип өстәде.

Күмәкләп барып төшкәч, эш безне, чынлап та, ялыктырмады. Бәрәңгелекләре егерме дүрт рәт икән, Мөнзил аны һәрберебезгә берәр рәттән бүлеп бирде, үзе кызыклар сөйләде дә, кызыклар сөйләде.

– Егетләр, елдам гына эшлик. Эшләвегез минем өчен булса да, өйрәнүегез үзегез өчен. Әнә, күрше Мәшрүфә карчык тәрәзәсеннән карап утыра. Көнләшүеннән шартласын әле.

Сәгать, сәгать ярымда эш тәмам булгандыр. Мәшрүфә кортка өе ягыннан шартлау тавышы яңгырамаса да, без кайгырмадык. Көннең калган өлешен Зариф буасында уздырдык. Авызларыбызга камыш кабып чума-чума, эчләребез күпкәнче буаның болганчык суын йоттык.

Тегермән буенда балык күп иде: бармак буйлыклары да, хәтта бармактан эрерәкләре дә… Тик алар безнең юктан бар итеп кенә ясалган кармакларыбызны санга сукмадылар.

Янында йөзеп йөриләр, хет берсе генә булса да икмәк валчыгын авыз итеп карасачы! Кармакларыбызны агым суга ташлый-ташлый, Яңа тегермәнгә үк төшеп җиттек. Тегермәне юк аның, төбәге генә шулай атала.

– Балыкларның тамаклары тук, шуңа чиртмиләр, – дип нәтиҗә ясады Мөнзил. – Монда хәтле үк төшкәч, әйдәгез, егетләр, Төпсез күлгә җитеп, су кереп тә кайтыйк инде. Кемнең Төпсез күлдә су кергәне бар?

Төпсез күл яныннан әти белән үтеп киткәнебез бар, дип мактанып булмый бит инде.

– Мин кергәнем юк, – дидем.

Кәрам белән Әсхать тә, миннән узып, мактанырга кыймадылар.

– Юк, юк, Мөнзил, Төпсез күл тирән бит ул, аның төбе юк бит.

– Тирәненә кермәссез, саенда гына чыптырдарсыз.

– Ә бәлки суга керми, балык кына тотарбыз.

– Эләкте ди сезнең чебен боты чаклы кармакларыгызга Төпсез күл балыгы. Анда, беләсегез килсә, телеграм баганасы чаклы чуртаннар яши.

Андый чуртанны күз алдыма китерә алмасам да сорап куйдым:

– Ә аларны тоту өчен нинди кармак кирәк, Мөнзил?

– Кармак белән генә эләктереп булмый инде аларны. Пожаркада зур япле озын багор бар бит, менә ул таман гына булыр.

– Төпсез күлдә Су анасы да яши, әти күргән.

Бу сүземне Кәрам уенга борырга теләде:

– Су атасы яшәмиме?

– Син, Кәрам, юкны сөйләмә, – диде Әсхать, кызып китә язып. – Су атасы булмый ул, менә су анасы була. Аның алтын тарагы да була, ярга чыгып утырып, ул чәчен тарый, кайчагында алтын тарагын онытып та калдыра.

– Әйе, калдыра шул, – диде Мөнзил белдекле кыяфәт белән. – Менә хәзер без күлгә барып җитәбез ди, ярда зур алтын тарак ята ди…

Безнең авызлар ачылып, күзләр маңгайга менә башлаган иде инде.

– Шуннан, Мөнзил?

– Шуннан, аны Ермолайга алып барып, кирәк урынына тапшырабыз да, безгә акча бирәләр. Дүртебезгә дә билсәпитләр алып җибәрәбез…

Велосипедлы буласым килә иде минем дә, тик бу эшнең бит хәвефле ягын да онытып ташларга ярамый.

– Су анасы, Габдулла Тукай хикәятендәге кебек, тарагын таптырып, төнен өебезгә килсә?..

– Килми, – диде Мөнзил ышанычлы тавышы белән. – Анда бит елга авылга якын гына булган, Төпсез күл безнең авылга биш чакрым. Әллә тарагын Эзәк малайлары алып киткән, әллә Таймас сөмсезләре шылдырган – ул кайдан белсен?

Күл читендә, кызганычка каршы, таракның алтыны түгел, бакыры да ятмый иде. Тик без моңа пошынмадык. Алтын тарак булмаса соң!.. Күле бит менә зур көмеш көзгедәй ялтырап ята. Читен камышлар камаган, алар арасында берән-сәрән төнбоеклар…

Килеп җитәр-җитмәстән, Мөнзил күлмәк-ыштаннарын чишенеп, читкә атты, без аның мисалына иярдек.

Ну, егетләр, Зариф буасының кортлы суында чыптырдау җитәр, көмештәй чиста суда су кереп карагыз әле бер.

Куркынычрак, әмма курыкканлыгыңны бер-береңә күрсәтеп буламы соң!.. Ярдан өч-дүрт метр чамасы кереп була, арытабан – шомлы упкын. Шүкәлеген күрсәтергә кирәк бит, Мөнзил эчкәрәк йөзеп кереп чыкты да ул, минем батырлыгым җитмәде. Йөзә белмәгәч, Кәрам белән Әсхатькә батырлыкның кирәге дә юк иде.

Ярда кызынып утырганда, күптән түгел отып алган җырым искә төште.

 

Бардым күлгә, салдым кармак,

Безгә балык эләкми.

Янсын тәхет, бетсен патша,

Безгә сугыш кирәкми.

 

Әсхать белән Кәрам җырга-моңга битарафлар. Әмма Мөнзил бу сүзләргә ризалашмады.

– Нинди тәхет, нинди патша ди инде ул? Алар бит күптән беткән. Бу җырны үзгәртик, егетләр:

 

Янсын мәктәп, бетсен уку,

Роза апа кирәкми…

 

Тәгәрәшеп ятып көлешүебезне тирәктәге саескан аптырап карап утырды-утырды да, бу гаҗәп хәлне тизрәк иптәшләренә җиткерү теләге белән булса кирәк, күл аръягындагы каенлыкка очты.

Арып-талып авылга кайтып керүебезгә, күңелле хәбәр ишеттек. Иртәгә кино килә! О, ул кино!..Ун-унбиш көнгә бер килеп, бар авыл халкының күңелен җилкетеп, кәефен күтәреп китәр бер чара. Без, малайлар, өчен тоташлае белән могҗиза!

Клуб сәхнәсе алдына ак чүпрәк элеп куялар да, «киномеханик» атлы тылсым иясе сихерле тартмасының бер төймәсенә басуы була, әлеге чүпрәк кызыклы бер дөньяга әверелә. Ул дөнья кәгазьгә төшерелгән җансыз рәсем түгел, кешеләре сөйләшә, йөри, йөгерә, сугыша, атлары чаба, машиналары, поездлары җилә… Ә авылга кино килүен көтү ләззәте! Ул теләсә нинди бәйрәмне көтүләрдән дә татлырак.

Кино безгә Таймас ягыннан килә. Иртән торып урамга чыгу белән без, малайлар, авылның шул як очында чуалабыз.

Әледән-әле, каш өстенә кулларыбызны куеп, Таймас юлын күзәтәбез. Кем беренче булып күреп ала да, бар авылга ишетелерлек итеп, «Килә!», «Килә!» дип сөрән сала.

– Кояш Хаҗивәли турына җитте бит инде, малайлар, Сәргәй һаман күренми, – дип түземсезләнә Әсхать.

Сергей Петрухин атлы киномеханикны авылның олысы-кечесе шулай «Сәргәй» дип кенә атый. Ул үзе дә моңа күнеккән. Изге адәмнәрне урыста да бит исеме, атасының исеме белән атамыйлар.

Кәрам, гадәтенчә, Әсхатьнең түземсезлеген хупламый.

– Соң ятып, соң гына торса, берәрсе белән утырып баш төзәтсә, ат җигеп, аппаратларын арбага төягәнче күпме вакыт үтә. Төпсез күлгә төшеп су да кереп алса… Юк, кояш Әфләтүн чишмәсе турына җитми килмәс әле ул.

Әсхатьнең дә бирешәсе килми.

– Килер. Менә күрерсең, озакламый…

– Килми! – дип үчекли Әсхатьне Кәрам. (Үҗәтләнергә дисәң, аңа куш) – Әйдә, спор!

– Нәрсәдән?

– Минем сүз өскә чыкса, син мине ике телеграм баганасы арасы күтәреп барасың, синең сүз өскә чыкса, мине син күтәрәсең.

Без өчәү шыркылдашабыз, башка малайлар да безгә кушыла. Шул чак Мөнзил әче итеп кычкырып җибәрде.

– Килә, егетләр, килә-ә-ә!..

Бәхәс онытылды, барыбызның карашлары еракта күтәрелгән тузан өермәсенә юнәлде. Авыл агалары атларын алай чаптырмый. Димәк, Сәргәй!

– Ура! Килә!..

Бер төркем малайлар кадерле кунакны каршы алырга йөгерде. Без, олпатлык саклап, торган урыныбызда гына көтеп калдык. Сәргәй, тәхеттә утырган патша кыяфәте алып, авылга керде, тегеләр арттан иярде, без горур кыяфәт белән алдан юл ярдык.

Клуб алдында кадерле кунакны бала-чага гына түгел, бүген дөнья мәшәкатеннән азат өлкәнрәк агайлар да, хәтта бабайлар да каршы алды.

– Исәнме, Сәргәй!.. Имин генә килеп җиттеңме?

– Сәргәй, драствуй…

– Салям алейкум, мужики! – Cәргәй өлкәннәр белән күрешеп чыкты, бала-чага өеренә күз ташлады. – Ну-ка, быстренько разгрузжайте, пацаны!..

Өлкәнрәкләр күмәкләп «мотор» атлы нәрсәсенә тотынды, без вак-төяген клуб эченә ташый башладык. Күңелле ыгы-зыгы! Әмма файда китерә торган эш түгел. Файда китерә, ягъни дә кинога бушлай керттерә торганы – аерым кушылган йомыш. Корамаллар урнаштырылды, ат тугарылып, арбага бәйләп куелды, яңа чабып алынган печәнне, керт-керт итеп, ашарга тотынды. Сәргәй үзе клуб стенасына афиша беркетү белән мәшгуль. Без таралышмыйбыз, яңадан Сәргәйнең күзенә чалынырга тырышабыз. Ниһаять, ул безнең якка борылды, аның күзенә генә карап, мәрхәмәт өмет итеп торган төркемне сынаулы карашы белән барлап алды, бармагы белән ишарә ясады:

– Ты и ты, сбегайте за бензином! А ты, ты, и ты, ташите сюда яйца!..

Ура! Сәргәй йомышын үтәү бу юлы да безнең өлешкә төште! Димәк кинога бушка кертә. Димәк, илле тиен таптырып, әтиләргә ялварасы юк… Мөнзил белән Кәрам, чиләк тотып, Тартай тавындагы «Заправка» дип аталган зур тимер мичкәгә йөгерделәр, без, Әсхать, Сәях, мин – өйгә, йомырка алып килергә. Ниһаять, моторга бензин салынды, теге өч йомырка Сәргәй ашказанына төшеп ятты. Кич булганын, караңгы төшкәнен көтәсе генә кала.

Ә көн ялыктыргыч озын. Без әле төштән соң да клуб тирәсендә чуалабыз, бүген караячак кинобызның эчтәлеген чамалый башлыйбыз. Нәрсә турында икән? Сугыш турында булса, бик шәп инде ул! Бигрәк тә анда безнекеләр җиңсә.

«Чапаев» дигән кино нәрсәсе белән ошамады. Безнекеләр «ак»ларны туздырып сугыштылар-сугыштылар да, азактан җиңелеп куйдылар. Чапаев мескен, яраланып суга батканда, бар клуб үксеп елады. Хәтта без, малайлар да, караңгыда бер-беребезгә күрсәтми генә яшьләребезне сөртештердек.

Шпионнар турындагы кинолар да начар түгел. Тик миңа бер генә нәрсә аңлашылып җитми: эшләпә, кара күзлек киеп, пәлтә якасын күтәреп, урлап каймак ялаган ата песи кебек, сак кына, йомшак кына басып йөргән кешенең шпион икәнен без киноның башында ук белеп алабыз, ә эзәрләүчеләре аны киноның азагында гына фаш итә. Хәер, Мөнзилнеке дә дөрестер, башта ук тотсалар, киносы бик кыска булыр иде бит.

Яратышу турындагы киноны инде сөйләп торасы да юк.

«Я тебя люблю» дип кочаклашалар да үбешәләр, кочаклашалар да үбешәләр. Шул да булдымы кино! Карасаң – кара, карамасаң – юк. Андыйдан өлкәннәр генә ниндидер аңлашылмаган ләззәт ала. Егет белән кыз үбешә башласа, инде дә сызгырырга тотыналар, клуб түшәме күтәрелеп китәрдәй була.

Озын көн үтте, менә тантаналы мәл җитте. Өлкәннәр эскәмияләрдә урын алды, урын җитмәгәннәре өйләреннән утыргычлар алып килде. Без әлеге чүпрәк алдында идәнгә тезләндек.

– Я, Сәргәй, заводи мотор! Башласаң да була, – дип кычкырды Сафа абзый. Аның сүзенә башкалар да кушылды:

– Кабыз моторыңны, җибәр аппаратыңны…

Сәргәй, гадәтенчә, кызмача булып алган иде.

– Әгәр, агай-эне, теге чактагы кебек сызгырып, аякларыгыз белән идәнне дөбердәтсәгез, «сапожник» дип кычкырсагыз, туктатам да куям.

– Юк, сызгырмыйбыз юу-у-ук, – дигән тавышлар яңгырады.

Ниһаять, экранга нур төште, анда бер сәер ир пәйда булды: баланыкыдай түгәрәк йөзе моңсу, мыегы тар, эшләпәсе баш очында гына тора, кәчтүме кыска, чалбары җиргә сөйрәлә, ботинкалары ашарга сорый. Атлап киткән иде, әкәмәт, хач инә үрдәк атлавы. Бу адәм берни дә кылып өлгермәде, клубтагы халык хихылдый да башлады. Исеме Чарли Чаплин икән. Без, экранга кереп китәрдәй булып, Чарли Чаплин маҗараларын карап кинәндек. Хәтта бу кинодагы артистларның сөйләшмәве дә безнең өчен бик уңай иде. Урысча кинолардагы байтак сүзләр аңлашылып бетми, монда бар хәл-вакыйгалар да аңлашыла. Мескен Чарлины байлар кыерсытып маташа, ә ул берсенә дә бирешеп бармый, тегеләрнең үзләрен оятка калдыра.

Бу кинодан алган тәэссоратларыбыз шулчаклы көчле иде, хәтта икенче көн, Сәргәйгә ат җигешеп, аппаратларын арбасына төяшеп, озаткач, Зариф буасына су керергә дә төшмәдәк, Мөнзилнең ишек алдында, борын асларыбызга корым сөртеп, атлавыбызны үрдәк атлавына охшатып, Чарли Чаплин булып уйнадык.

Бу җәйдә әле Сәргәй авылыбызга «Дело было в Пенькове», «Сорок первый», «Любовь Яровая» атлы кинолар да алып килде. Начар кинолар түгелләр. Хәтта «Любовь Яровая»сы да. Без тәүдә, «любовь» булгач, шул кочаклашу да үбешүдер инде, дип хафаланган идек, алай булып чыкмады, «аклар» белән «кызыллар» сугышты.

Ләкин болар берсе дә «Бродяга» атлы кинога тиңләшә алмагандыр. Өе дә юк мескеннең, эшләр эше, ашар азыгы да юк, барыбер тормыш авырлыкларына бирешми, җырлый да җырлый.

Абарая, абарая.

Никто на свете не ждет меня,

Не ждет меня-а-а-а-а-а.

Абарая…

Шул хәтле ошады бу кино безгә, хәтта Радж белән Ританың гыйшык тотышулары да күңелебезне китмәде. Бер генә нәрсә аңлашылмады, нишләп Рита Раджның аяк киеменнән: «Тишек данә, тишек данә, данә тишек данә, тишек данә!» – дип көлде икән?

 

Закир ӘКБӘРОВ

Фото: vk.com

Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан» №12, 2020 ел.


Комментарий язарга