Гаилә риваяте

Бу хәл каһәрле егерме беренче елның язында була. Ырынбурдан кайтып килешли Габделнасыйр Андреевка авылында яшәгән дусты Иван Гупалоның хәлен белеп чыгарга сугыла. Килеп керсә, ни күрсен: Иван белән Марфа ачлыктан хәлсезләнеп аңнарын югалту чигенә җиткән алты баланы киң сәндерәгә тезеп яткырганнар, үзләре, кулларын күкрәкләренә чалыштырып салып, мәет кыяфәтенә кереп, икона астындагы лавкага сузылганнар. Лампаданың тигезсез яктысында ачлыктан суырылган йөзләрен, чынлап та, мәет йөзеннән аерып алырлык түгел.

– Нишләп ятасыз? – ди Габделнасыйр тупас кына итеп, кергәч тә хәлне аңлап алган булса да. Иван Васильевич йомык күзләрен ача, торып утырырга хәле җитми.

– Все, Насыр, – ди ул, телен чак кыбырдатып, – Весь запас зерна съели, живность съели – ничего не осталось. Уже две недели во рту маковой росинки не было. Еше бы месяца два до зеленой травы… Но ждать помощи неоткуда. Прошай. Лихом не поминай.

Габделнасыйр югалып калмый.

– Иван, тукта, үлми торыгыз! Мин ике сәгатьтән борылып киләм, – ди ул һәм, атын чаптырып, авылга кайтып китә.

Өенә кереп, гаиләсенең хәлен дә белеп тормый, чанасына өч капчык арыш сала да, яңадан Андреевкага юл ала. Күңелендә лампада утыдай гына булып кабынган өмет чаткысы Иванны урыныннан кузгалта. Ул чукына-чукына, рәхмәтләрен укый-укый идәнгә тезләнә, коткаручысының аякларын кочаклап үбәргә тотына.

Иванның бу кыланышы Габделнасыйрга ошамый, әлбәттә. Ул дустын күтәреп, аягына бастыра.

– Хәлеңне аңлыйм, Иван Васильевич, – ди ул, – Тик, ничек кенә кыен булмасын, бездә, татарда, кеше аягына егылу гадәте юк. Тор, тиз генә кул тегермәнендә ярма үткәр, учак як…

Менә шулай, үләргә дучар ителгән ишле гаилә Габделнасыйр ярдәме аркасында исән кала.

Мәктәп

Көз якынлашкан саен, мин көзгегә ешрак карыйм. Мәктәпкә барырлыкмынмы, янәсе, юкмы. Көзге мине бик шатландырмый: анда шул ук кояшта уңган сап-сары чәч белән сап-сары кашлар, кояшта янып, сипкелләрен тагы да күбәйтә төшкән озынча йөз, җәй буе әллә күпме нәрсәләр күреп, әллә күпме нәрсәләр белсәләр дә, һаман да дөньяга гаҗәпләнеп караган яшел күзләр, хәзердән үк әтинекенә охшап барган озын борын. Малай кешегә матурлык кирәк түгеллеген беләм, ләкин йөземдә батырлык билгеләре түгел, гади тәвәккәллек хисе дә чагылмавын күреп, хәвефләнәм.

Ә ишек яңагындагы буемны билгеләп барган сырлар миндә өмет чаткысы уята: язын сызган сыр белән әлегесе арасына тоташ учым сыя. Димәк, үсәм. Гәүдәм сыеграк булса да, буйга мин Әсхать белән Кәрамнан калкуракмын, Сәях белән тиңләшеп барам. Шулай булгач, беренче сентябрьдә, әле укырга керергә яшең җитмәгән, икенче елга килерсең дип, куып кайтармаслар инде.

Бу уй-кичерешләремне өйдә берәү дә белми, алар әле мәктәпкә барырга минем тоташ бер елым калганлыгына ышанып йөри. Өйдәгеләрнең уе мине борчымый, безне укытачак Роза апаның дәфтәренә иптәшләремне язып үтеп, безгә сугылмавы эчемне пошыра.

Ә инде өс-баш әзерлегенә, уку әсбапларына килгәндә… Көннәр һаман да җылы тора, аяк, баш киемнәре турында уйлаган юк, бик тә керләнгән дип, күлмәк-ыштанымны әни атна элек кенә юып бирде. Иптәшләремне Роза апа, мәктәпкә килгәндә бер дәфтәр белән бер каләмегез булса, шул җиткән, дип кисәткән. Бәшир абый биргән бер дәфтәремне мин әлегә сурәт төшерми саклап тотам. Матур гына итеп очлатып алган каләмем дә бар. Шулай булгач, укырга керергә әзер түгелсең дип, миңа кем әйтә алыр?!

Иртәгә мәктәпкә барабыз дигән кичне без өчәүләп урамда, караңгы төшеп, тәрәзәләрдә утлар сүнә башлаганчы, бик озак йөрдек. Бу кичне без нишләптер солдатка озатыласы егетләрнең авыл белән хушлашу киче сымаграк кабул иттек. Алар кебек кочаклашып, аскы урам белән өске урамны урап чыктык. Анысы гына да җитмәде, мин бик әһәмиятле нәрсәне искә төшергәндәй:

– Әйдә, җырлап йөрибез, малайлар! – дидем.

Әсхать белән Кәрам, дөньяда җиде ел яшәп, бер генә көй отып, бер генә җыр җырламаган булсалар да, бу тәкъдимгә шатланып риза булдылар. Җырсыз хушлашу була димени…

– Җырла, Заһит, җырла. Без кушылырбыз.

Нәрсәне җырларга соң? Авыз күтәреп «Бас әле, Өммегөлсем» белән «Үзләренең коесы бар»ны җырлап булмый ич инде. «Ай югары» белән «Рамай»ны сузсаң да килешми. Ниһаять, бу тантаналы мәлгә ярашлы җыр искә төште.

Без утырган машинаның

Тоткалары җиз генә.

Бер илләрдән чыгып киткәч,

Кайтып булмый тиз генә.

Йөгереп китәрдәй булам да,

Кайтып җитәрдәй булам.

Көзге ачы җилләрдә дә

Туган-үскән илләргә…

Көйләре, моңнары булмаса да, Кәрам белән Әсхать, мөгрәшеп, миңа кушылдылар. Шәп чыкты! Капкасы төбенә тәмәке көйрәтергә чыгып утырган тимерче Мәрван абзый гына бозды эшне.

– Нәрсә, әниләрен югалткан кәҗә бәтиләре кебек «мә»элдәп йөрисез. Соң бит. Бар, кереп ятыгыз!..

Роза апа малайларны, башлангыч сыйныфлар төштән соң укый, сәгать икегә генә килегез, дип кисәткән булса да, күңел түзәме, без инде сәгать унберләрдә үк мәктәп ихатасында идек. Мәктәп – авылдагы иң мәһабәт бина, үзе зур, үзе биек, күтәрмәсе генә дә әллә ничә баскычлы. Без анда күтәрелмәдек әле, тегендә дә, монда да төркемләшеп чыр-чу килгән укучыларны күздән кичердек, беренче сыйныфка тагы да кемнәр керүен чамаладык. Үзебезнең очтан шул дүртәүбез инде, кызлар юк: Фәния, Зөһрә, Явирәләрнең әле яше җитмәгән.

Шул арада эргәбезгә килеп баскан Роза апа тагы да кемнең яше җитмәгәнлеген искә төшерде.

– Бәй, Заһит, син дә мондамыни? Укырга керергә иртәрәк бит әле сиңа.

Җаным аяк очыма төшеп китте. Хәзер куып кайтара!.. Ул арада ярдәмгә Мөнзил килеп җитмәсә, бәлки шулай эшләгән дә булыр иде.

– Апа, апа! Заһит бит укый да, яза да белә. Тагы бер ел урамда тизәк тибеп йөрсенме? – диде.

Апабыз Мөнзилгә мыскыллап карады.

– Син әтрәк-әләм кысылмаган эш булмас, бар үзеңнең сыйныфташларың янына. Ярар инде, Заһит, бүгенгә утырып тор, аннары күз күрер.

Җаным бил чамама күтәрелде. Мөнзил сыйныфташлары янына китмәде, безнең уртада урын алды. Масаенкырап:

– Ну, егетләр, мин булганда, сезне укытучы Роза апа гына түгел, мәктәп директоры Гамбәр апа үзе дә кыерсыта алмас, – диде. – Кәнишне, укуның файдасы әллә ни юк инде аның. Әнә, минем Тәрҗеман абый туксан класс бетергән, иту, майга катып, тракторда гына эшләп йөри. Чукып, карга булмассың, укып, мулла булмассың, диләр бит. – Без, чынлап сөйлиме Мөнзил бу хәбәрен, әллә уйнап сөйлиме, дип аптырап аның сүзләрен тыңладык. Кызыгы шунда: аның уйнап сөйләгәненнән чынлап сөйләгәнен аерып алып булмый. Туксан класс булмаганын беләбез ич инде! Ә Мөнзил күпне күргән, бернигә дә исе китмәгән кыяфәт белән вәгазен дәвам итте. – Ә шулай да укымыйча булмый, егетләр. Менә хәзер мәктәпкә әзерлегегезне тикшереп алыйк әле. Тә-ә-әк, чәчләрегез, тырнакларыгыз алынган, колак тишекләрегездә алабута үсми, күлмәк-ыштаннарыгыз ямалган, күн булып каткан аякларыгызны бер-ике айсыз тазартып алып булмый инде анысы…

Безнең өс-башларыбызга карата Мөнзилнең мыскыллы бәһасы миңа кызык тоелды. Без менә шулай киенгәнбез дә, әйтерсең, Мөнзил үзе хан баласы инде. Ул үзе дә яланбаш, яланаяк, минем чалбарымда өч кенә ямаулык булса, аныкында – бишәү. Мөнзил минем мыскыллы карашымны күрмәмешкә сабышты.

– Дәфтәр-каләмнәрегез бар. Иң әһәмиятлесе, егетләр: без бит, өченче белән беренче сыйныфлар, бер класста утырып укыйбыз, тәк шту, бердәм булсак, Роза апа гына безгә нипачум. Тик шуны белегез, мәктәпкә кергәч инде ялгыз гына булырга ярамый. Ялгыз булсагыз, сезне барысы да төшеп калганга санаячак.

– Ничек ялгыз булыйк инде, менә ич без бергә, – дидем мин гаҗәпләнүемне яшерә алмый. Әсхать миңа кушылды:

– Син, без өчәү, Сәях – биш иптәш, биш дус!

– Юк, егетләр, мин ул турыда түгел бит…

– Тагы да нәрсә турында?..

– Мәктәптә укыган һәр егетнең йөргән кызы булырга тиеш.

Бу хәбәр минем башка таяк белән китереп суккан кебек тәэсир итте. Алты яшемә җитеп, бу турыда уйлап караганым юк иде әле. «Йөргән кыз», «кәләш» турында мәгълүматсызлыктан түгел. Кәләшне катыкка турап ашамаганнарын да яхшы беләм. Әнә, күрше Малик абый аргы оч Нәкыя апа белән йөрде-йөрде дә өйләнеп тә куйды. Безгә өйләнергә чак кына иртәрәк бит әле. Башыбызда туган шушындыйрак сорауларны Мөнзил кайдан белгәндер.

– Юк, өйләнү турында әйтмим мин, – дип дәвам итте ул сүзен. – Мәхәббәт тоту турында гына. Урысча әйтсәк, «любоф» турында гына. Менә синең, Заһит, яраткан кызың бармы?

Яраткан дип…Үзебезнең оч кызлары – зәп-зәңгәр күзле Фәния, кара тут йөзле Зөһрә, йомшак күңелле Явирә – өчесе белән дә уйныйбыз да ул…

– Юк. – дидем мин кызарып китеп.

– Әйе шул, юк. Ә беренче сыйныф укучысының, һичшиксез, яраткан кызы булырга тиеш. Әнә тегендәрәк кайнашкан сыйныфташларыгызга карагыз әле.

Кызлар аргы очныкылар, алар белән танышлыгыбыз да чаклы-чамалы гына булганга, без, йөзләребезгә мөмкин хәтле битарафлык хисе чыгарган булып, алар ягына күз ташладык.

– Әллә ни түгелләр инде, безнең оч кызларыннан бер артык җирләре дә юк, – диде Әсхать, борынын җыерып.

– Шундый ук нечкә сыйраклар… – дидем мин, иптәшемнең сүзен куәтләп.

Кәрам дәшмәде, ат эчергәндәге кебек сызгырып кына куйды.

– Я, Әсхать, синнән башлыйбыз.

– Куй әле, Мөнзил, нәрсәгә безгә кызлар?..

– Әйттем бит инде. Ярар, үзең кыймыйсың икән… Сиңа… Фәнүзә була. Кәрам, сиңа – Фәйрүзә. Ә сиңа, Заһит – Зәйтүнә. Ризасызмы?

Олы башын кече итеп Мөнзил әйткәч, риза булмый кая барасың инде. Бар малайлар алдында хурга калып, кызсыз йөрисеңме?.. Фәнүзә белән Фәйрүзәне аз-маз беләм, тик өлешемә чыккан көмешем Зәйтүнәне генә беренче күрүем. Зур гына гәүдәле, кап-кара бөдрә чәчле, ап-ак йөзле. Баксаң, быел җәй генә әтисен безнең колхозга бухгалтер итеп җибәргәннәр икән дә, бу шуның кызы икән. Башкорт кызы! Әгәр, кыюлыгым җитеп, сүз кушарга туры килсә, авыз тутырып башкортчалап: «Һаумы, Зәйтүнә!» – диячәкмен. Башкортча беләм инде мин.

Таймаста Сафа бабайның сөйләшкәнен колакларымны торгызып тыңладым.

– Ә без ул йөргән кызларыбызны нишләтербез соң? – дип Әсхать урынлы сорау бирде.

Мөнзил бераз уйланып торгандай итте.

– Анысы вак мәсьәлә, егетләр. Сез әле хушбуй бүләк итеп, чиккән кулъяулык алыр яшькә җитмәгәнсез. Үткән-сүткәндә чәчләрен тарткалап, җилкәләрен чеметкәләсәгез, хәзергә шул таман гына булыр.

Мин җиңел итеп тын алдым. Ярый әле «Мин сине яратам» дип әйтергә түгел, ә чәч тарткалау, җилкә чеметкәләү генә, Мөнзил әйтмешли, безнең өчен нипачум.

Класска кереп утыру белән, мин Зәйтүнәгә, Әсхать Фәнүзәгә күз ташлаштырдык. Алар бездән парта аша алда утыралар иде. Ләкин монда кызык нәрсәләр алардан башка да җитәрлек булганга, тиздән йөргән кызларыбыз барлыгын оныттык.

Өченче сыйныф түрдәге ике рәт парталарда, без – ишек төбендәге ике рәттә, алар – ундүрт, без дә – ундүрт. Без яшькә дә, гәүдәгә дә бер чамаракбыз. Мин чанасын урлый язып, мәсхәрәгә калган Газиз генә бездән бер башка калку. Ул инде мәктәпкә өченче ел керә икән. Өченчедәгеләр бигрәк чуар халык. Тугыз яшен тутырганнар да утыра шунда, унбиш яшькә җитеп, борыннары астына бала йоны чыга башлаганнар да бар. Безнең якка кимсетүле караш ташлап, авызларын ералар. Мөнзил генә безнең хәлне аңлый, бер безгә күз кысып, бер безнең йөргән кызларга ишарәләп, дәртләндереп утыра.

Роза апабыз класска килеп кергәч тә, дәррәү бастык. Өченчедәге кайберәүләр генә, үзләренең балалыктан чыкканлыгын күрсәтергә теләп булса кирәк, урыннарыннан гына кузгалган хәрәкәт ясадылар. Укытучы бу сөмсезлекне игътибарсыз калдырмады.

– Ә сез нәрсә, туңбашлар?! Әллә укытучыны басып каршы алырга кирәклеген дә онытып килдегезме? Утырыгыз. Ә хәзер басыгыз! Утырыгыз. Басыгыз! Утырыгыз. Басыгыз! – гаебебез булмаса да, бу күнегүне безгә дә кабатларга туры килде. – Роза апа тәрбияви әңгәмәсен дәвам итте. – Укытучыны һәрвакытта да басып каршы алырга, басып озатып калырга кирәк. Мәктәп ишек алдындамы, урамдамы очратсагыз, баш киемегезне салып исәнләшергә онытмагыз. Әнә теге почмактагы үгездәй үссә дә, башына һаман акыл кермәгән Әхтәм кебек: «Сәлам бирдек, апа!» дип түгел, итәгатле генә итеп: «Исәнмесез, Роза Сафыевна!», я булмаса: «Исәнмесез, апа!» дип. Бу кагыйдә уктучыларга гына түгел, бар өлкән кешеләргә дә кагыла.

– Әйе, кышның зыкы суыгында урамдагы бар кешегә бүрек сала башласаң, мигә салкын тидерүеңне сизми дә калырсың. – Бу ризасызлык арткы партада утырган колгадай гәүдәле, бәләкәй башлы Әлтәф атлы малайның зур авызыннан чыкты.

– Юкны сөйләп утырма, надан! – диде укытучыбыз. – Синең булмаган миеңә гел генә яланбаш йөрсәң дә салкын тими ул.

Ике класс бердәм булып шау-гөр килеп алды, апа безне тынычландырганчы, ярты дәрес үтеп тә киткән иде инде. Өченчеләргә: «Мин җәйге каникулны ничек үткәрдем» дигән темага инша язарга кушкач, Роза апа, ниһаять, игътибарын безгә юнәлтте.

– Сез өченче сыйныф хулиганнарыннан мисал алмагыз. Алар – Алладан җәяү качкан бәндәләр. Мәктәпкә килгәнсез икән, тәртипле булыгыз, тырышып укыгыз! – диде ул. – Ә хәзер үзегезне барлап чыгыйк: Әпсәләмов Кәрам, Бәширов Әсхать, Галиакбәров Заһит… – Миңа килеп җиткәч, ул тотлыккандай булды, әмма дәшмәде, кулын гына селтәгәндәй итте дә, арытабан китте.

Мәктәптән чыккач, без өйләргә таралышмадык әле. Тәэссоратлар күп, сөйләшер сүзләр бихисап иде. Тартай тавына күтәрелеп, төзелеп яткан сыер фермасын карап йөрдек. Авылга төшеп, инде төзелеп бетеп килгән клуб бинасы тирәсендә чуалдык. Почмакларын кирпечтән күтәргәннәр, диварларын саманнан салганнар, түбәсен шифер белән япканнар. Читтән килгән төзүчеләр әле клубның түшәмнәрен кагып, идәнен җәю белән мәшгульләр. Матур килеп чыга! Кино килгәндә, инде халык идарә йортында кысылып изаланмас, рәхәтләнеп клубта утырып карар. Укучылар булдык, бәлки әле безне дә кертә башларлар…

Мин кайтканда, Мөнирә апайдан башкалары өйдә иде. Сүзен тыңламый мәктәпкә чыгып киткәнем өчен әти кулына каеш алыр дип курыккан идем, алмады.

– Ярар, менә төпчек улыбыз да зу-у-ур үсте инде, әнисе. Укырга керде. Укытучыңның аңлатканын яхшылап тыңлап утыр, улым, сабакларыңны әзерләп йөр. Абыйларың, апаларың сынатмады, Галиәкбәров фамилиясенә тап төшермәделәр. Зирәклегең бар, син дә сынатмассың, дип уйлыйм.

– Өстен юнәтергә кирәк бит баланың, – диде әни. – Хәзергә яланбаш, яланаяк та ул, озакламый көзге яңгырлар башланыр.

– Совхоз базарыннан кирза итек алып кайтып бирәм, Аллаһы боерса. Ә син, әнисе, Мәэвә корткадан бишмәт тектереп ал.

– Тауары юк бит аның, нидән тектерим?

Әңгәмәгә Бәшир абый кушылды.

– Минем бушлатны сүтеп, тауарын әйләндерсәң, Заһитка әле менә дигән бишмәт чыгачак. Миңа озакламый армиягә, бүрекне дә Заһитка калдырам. Аның башы зур, таман гына булыр. Җыеп куйган фанера кисәге дә бар, иртәгә үк укучы энемә менә дигән сумка эшләп бирәм.

Бу сүзләрдән әни дә дәртләнеп китте.

– Мөнирәбез – җиткән кыз, тишек пима киеп йөремәс, аңа пима бастырыйк та, әтисе, син апасыннан калганын бик тә матур итеп төпләп бирерсең…

Мине мәктәпкә әзерләү мәсьәләсе менә шулай бер утыруда хәл ителде дә куйды. Бәшир абый безнең белән озак булмады, тиз-тиз генә капкалады да, капка төбендә бәйләүле торган атына атланып, чыгып та китте.

– Көнен дә, төнен дә тынгы юк балама, – дип уфтанып калды әни.

Әти елмайды, кырыс йөзе ачылып китте.

– Синең белән минем кайгы түгел шул хәзер аңарда. Әнә, тагы Таймаска, Хоснурые эргәсенә, чапты. Йөрер, йөрер дә өйләнеп тә куяр әле.

– Ничек өйләнсен ди инде? Озакламый солдатка ич!

– Анысы да бар…

Колакларымны ни хәтле тырпайтып утырсам да, мин олылар әңгәмәсеннән бер яңалык та ишетмәдем. Хоснурый атлы йөргән кызы барлыгын беләм. Анысының да Таймаста агроном булып, атка атланып йөргәнен дә беләм. Хәер, әти белән әни өйдә юклыктан файдаланып, бер көн Бәшир абый аны ияртеп тә алып кайткан иде. Төскә чибәр генә сары бөдрә чәчле бер апа. Минем аркамнан сөйде, кәнфит каптырды. Аларның сүзен бик тыңлыйсым килсә дә, әдәп саклаган булдым, бозауны алып кайтырга дип, өйдән чыгып киттем.

Шушы уйларыма бирелмәсәм, бәлки теге башкорт кызы исемә дә төшмәгән булыр иде. Минем дә йөргән кызым бар ич! Зәйтүнә! Тик моны әти белән әни белеп кала күрмәсен. Белсәләр, күзне дә ачырмаслар. Хәвефләнеп, бер хатларын барлый башлаган әтигә, бер табак-савыт юган әнигә карап алдым. Минем гөнаһлы уйларымны сизмәделәрме, дөньяда Зәйтүнә атлы кызның барлыгы турында белмәделәрме? Уф! Юк, ахрысы.

Урынга аугач, йоклап киткәнгә сабышып, тегеләрнең сүзләрен тыңлап яттым. Баксаң, без урам таптаган арада, Роза апа: «Заһитка укырга керергә иртәрәк бит әле. Нишлибез, Мәрзия түти?» – дип өйгә килгән булган икән. «Соң, нишлибез дип, сездән тора инде, – дигән әни. – Зирәклеге бар.Закон бозу булмаса?» «Ярар, Мәрзия түти, әлегә исәпкә кертмәбез, күңеле беткәнче йөреп торсын. Әгәр инде ташласа, икече елга чынлап килер», – дигән, имеш, апабыз.

Ташлады ди, ташламый ни! Алты кыш буе тәрәзәдән карап өйдә утыру мине ялыктырмаган дип уйлыйлардыр.

Бәшир абый сүзендә торды. Фанерадан юка гына итеп тартма эшләде, аны кара төскә буяды, тотка беркетте. Әсхать тә Әхмәт абыйсыннан шундый ук тартма эшләтеп алды. Без мәктәпкә чын дип әйтерлек портфель тотып киттек, башкалар уку әсбапларын чүпрәк сумкага салып йөриләр. Безнең тартмаларга дәфтәр-каләмнәрдән тыш та әллә ни чаклы файдалы нәрсә салып йөртеп була: рогатка, сынык пәке, подшипниктан коелган шарчыклар, магнит кисәге, авыз белән өреп атуга яраклаштырылган көбәк сыныгы, кәнфит кәгазьләре, каткан икмәк кисәге… Кайвакыт портфельләребез һөҗүм итү коралы, я булмаса калкан ролен үти, ә кышка кергәч, рәхәтләнеп шуар чанага әйләнде.

Ә дәресләргә килсәк инде, дөресен әйтергә кирәк, тәү мәлләрдә уку миңа күңелсезрәк тоелды. Роза апа дәфтәрләргә простой каләм белән таяк сыздыра да, таяк сыздыра, ә минем карага ручка манчып, өлкәннәр кебек рәхәтләнеп язасым килә. Кулга ручканы әле кышкы каникулдан соң гына алабыз икән. Апа сыйныфташларымны унга чаклы санарга өйрәткәндә, мин инде йөзгә чаклы саный беләм. Меңгә кадәр дә санар идем, түземлегем генә җитми. Әлегә мәктәпкә йөрүнең бар кызыгы – тоташ мәктәпнең шаулы тормышын күзәтү. Җиде сыйныфта барлыгы туксан бала бар икән. Өлкәннәр, бишенче, алтынчы, җиденче сыйныфлар, төшкә чаклы укый, башлангыч сыйныфлар – төштән соң.

Төштән соң укысак та, Әсхать миңа иркенләп ятарга бирми, сәгать унда ук килеп йокыдан уята. Сәкегә сузылып ятып дәрес караштырган булабыз да, Кәрамны да ияртеп, сәгать унберләрдә инде мәктәпкә килеп керәбез. Роза апа, вакытында гына килегез, дип әрләштерсә дә, йөрәк түзәме соң. Анда бит, көн саен берәр шуклык уйлап чыгарып, безне Мөнзил көтеп тора.

Шулай беркөнне ул кесәсенә кәнфит кәгазьләре тутырып килгән. Аның өендә, билгеле, кәнфитнең кәгазьлесе түгел, кәгазьсез мендәрчеге дә юк. Сатучы Зәйтүнә апаларның чүплегеннән җыеп алган да, җылы таба белән бастырып куеп, шомарткан икән.

– Менә сезгә акча, – дип бүлеп бирде. – Беренче сыйныфта укыган, яраткан кызлары да булган егетләр акчасыз йөрергә тиеш түгел.

– Бу акчага ни сатып алып булсын? – дип Кәрам мыжып маташты.Мин, ни әйтер икән дип, Мөнзилгә карадым.

– Миндә утыз акча, ягъни дә утыз сум, – диде Мөнзил. – Сездә унар сум акча. Я әле, Кәрам, кесәңне әйләндер, анда ниләр бар?

Кәрамның кесәсендә төче күмәч ята иде. Мөнзил аны алып, үз кесәсенә салды да Кәрамга ике кәгазь сузды.

– Менә мин ике сум түләп синнән төче күмәч сатып алдым. Минем кесәдә хәзер егерме сигез сум акчам калды, ә синең акчаң унике сум булды.

Уен миңа кызык тоелды.

– Әсхать, ә синең нәрсәң бар?

– Соң, шул рогатка инде…

– Күпмегә сатасың?

– Юк, сатмыйм.

– Алай хәрәмләшү була. Сат миңа ике сумга.

– Рогатка – төче күмәч түгел, өч сумга сатам.

Менә шулай Әсхатьнең рогаткасы минем кесәгә күчте. Ул үзе миннән шул ук өч сумга магнит кисәге сатып алды.

Мәктәп директоры – Гамбәр апа. Ул да укытучылар бүлмәсеннән чыгып: «Шауламагыз! Өлкән сыйныфларга укырга комачаулыйсыз бит!» – дип кисәткәли. Без бер-ике минутка тынган булабыз да ул, әмма коридорда бер кызык икенчесен алыштырып кына тора, директор кисәтүен тиз онытабыз. Аннары, ул бит безнең Роза апа кебек: «Шауламагыз, туңбашлар!» – дип җикерми, ипләп кенә әйтә. Гомумән, мәктәптәге иң усал укытучы – безнең апа. «Надан» белән «туңбаш» әле аның иң әче сүзләре түгел, ачуы килгәндә өченче сыйныф хулиганнарын «мөгезсез үгез», «ата кәҗә» дип тә атый, ачуы тагы да ныграк килсә, сөмсез укучының җилкә тамырын указка белән «сыйпап» алырга, я булмаса маңгаена акбур бәрергә дә күп сорап тормый.

Директор апаның сеңлесе Мәрьям апа өлкән сыйныфларда арифметика, физика фәннәрен укыта. Рәүф абый физкультура белән хезмәт дәресләреннән керә, Нәҗибә апа география, тарих дәресләрен алып бара. Әйткәндәй, берсе әтинең сеңлесе Бүләкъямал түтинең улы, икенчесе – әтинең мәрхүм энесе Борһанның кызы. Рәүф абыйның хатыны Фәрхинур апа икенче, дүртенче сыйныфларны укыта. Миңа җиңги тиеш Нәсимә апа немец теленнән керә. Шунысы кызык: әлеге туганнарыбыз өйгә килсәләр, мине иркәләп бер булалар, мәктәптә юньләп игътибар да итмиләр.

Роза апаның безгә, ниһаять, Әлифба китабы таратуы тормышыбызны ямьләндереп җибәрде. Ике укучыга бер китап – алмашлап укырсыз, диде. Ләкин мин моңа пошынмадым, Әсхать дәресен барыбер безгә килеп әзерли ич! Ә китабы ялкылдап тора! Кәгазе ап-ак, шома, сурәтләре төсле, язмалары кызыклы. Мин аларны тәүге көндә үк укып чыктым. Һәр басма хәрефнең язма рәвеше дә бирелгән. Димәк, озакламый язуны да үзләштерәчәкмен.

Шунысы ошамый: апа безне бик җай укыта. Хәреф танытуны «А» дан башлады, аннары бер-бер артлы Әлифбадагы башка хәрефләргә дә чират җитте. Хәрефләр артыннан – иҗекләр, иҗекләрне кушып – сүзләр. Ярты ел буена шулай изаланып утыр әле! Апа мине урынымнан бик сирәк күтәрә, күтәрүе дә шул билгесез калмасын диеп кенәдер инде. Класста башкалар да, хәрефләрне танып бетереп, иҗекне иҗеккә ялгый башлады. Нишләптер Газиз генә берни дә булдыра алмый.

Апа аның исемен дәшсә, ул тиз генә сикереп тормый әле, тәү тирә-ягына каранып ала, аннары җайлап гына кузгала, баскач, озын кулларын сузып киерелә, авызын зур ачып исни, «шырык-шырык» килеп көлгәннәргә кушылып, үзе дә көлә.

– Я, Газиз, уянып беттеңме инде? Менә монда нинди кош төшерелгән?

– Ка-а-аз…

– Каз түгел шул. Дөрес әйтү өчен хәрефләрне барлап чыгарга кирәк. Тәүгесе нинди хәреф?

– Белми-и-им.

– Ничек инде белмисең? «А» ич! Икенче хәреф?

– Белми-и-им…

– Монысы «К», туңбаш. Өченчесе – тагы «К», аннары – «О», аннары – «Ш». Иҗекләргә бүлеп әйтсәк, бер иҗеге «АК», икенчесе – «КОШ» Я, иҗекләп әйт әле: «АК»

– А-а-ак.

– Менә шулай, молодец! Ә хәзер «КОШ».

– Ко-о-ош.

– Димәк, бу сурәттә нинди кош төшерелгән?

– Ка-а-аз…

– «Аккош» дип әйтәм бит, аңгыра, надан, туңбаш…

– Ка-а-аз!

– Аккош!

– Ка-а-аз!!!

Газиз, Әлифба китабындагы казны нигә «аккош» дип атарга кирәклеген аңламый, быел да укуны ташлады. Ул әле мәктәпкә икенче елга да, аннан соң да киләчәк, әмма, намусына каршы барып, казны «аккош» дип атамаячак. Кызганычка каршы, акылга җиңел балаларны махсус мәктәпләргә озату юк иде шул әле.

Әлифбадагы шигырьләрне мин ятлап ук алдым, «Аю идәнгә егылган»ны да, «Безнең Таня кычкырып елый»ны да. Аларны көйгә салып та җырлап була, кайбер сүзләрен үзгәртеп, икенче мәгънә китереп чыгарырга да мөмкин. Мәсәлән, нишләп мин ниндидер уенчык аюны жәлләп, ниндидер Таня исемле марҗа кызын юатып утырырга тиеш. Нишләп үземнең яраткан кызым Зәйтүнәне түгел? Әйтик,

Зәйтүнә идәнгә егылган,

Аның бер аягы сынган.

Юк, ташламыйм Зәйтүнәне,

Бик яратам мин аны.

 

Я булмаса:

 

Зәйтүнә кычкырып елый,

Тубы төшкән елгага.

Әй, Зәйтүнә, син елама,

Туп батмый ул елгада.

Билгеле, бу шигырьләрне мин күңелемнән генә кабатлап йөрим. Иптәшләремме, Зәйтүнә үземе белеп калса – эш харап.

Шулай да… Барлык ярату үткәндә-сүткәндә чәч тартудан гына гыйбәрәт булырга тиеш түгелдер бит. Әйткәндәй, Зәйтүнә дә, Фәнүзә дә тәүге көннәрдән үк гел «бишле»гә генә укыйлар. Әйдә, укысыннар! Әни әйтмешли, кемнеке – аныкы бит.

Укуыбыз шулай бер ызанга төшеп китте. Уку елы барышында гаиләбез тормышында өч әһәмиятле вакыйга булды. Бәшир абый армиягә китеп барды. Китеп, шулай өч атналап вакыт үткәндер, Ленинградтан хаты килеп төште.

– Шәһәрләрнең дә шәһәренә эләккән икән! – дип масайды әти. – Галиәкбәровлар бер кайда да хур булмый шул. Микулай патша утырган шәһәрдә хезмәт итә. Тәүге герман сугышына алып китеп барганда булдык без анда.

– Бигрәк ерак алып киткәннәр инде улыбызны, – дип уфтанды әни. – Мәләвездәме, Стәрледәме урын булмады микәнни?

– Солдат хезмәте – дәүләт хезмәте ул, әнисе. Кайда җибәрсәләр, аның урыны шунда. Белеме бар, зур җирдә хезмәт итсә, дөнья күрер, күзе ачылыр.

Озакламый фотосын да салды абый. Өстендә озын шинель, билендә киң каеш, башында йолдызлы бүрек, аягында кирза итек. Карлы урамда мәһабәт бина алдында бәләкәй генә булып тора. «Эрмитаж алдында төштем», – дип язган.

Әти моңа ачыклык кертүне кирәк санады.

– Хәзер генә ирмитаж ул, ә элек Кышкы сарай дип атала торган иде – патша йорты.

Миңа бер генә нәрсә аңлашылмады: нишләп патша сарайда яшәде икән? Ә Бәшир абыйның Ленинградта хезмәт итүе, патша яшәгән сарайга кереп-чыып йөрүе – авыл халкы өчен авыз тутырып сөйләр хәбәр булды. Озакламый ул үзен штабка писарь итеп алулары турында хат җибәрде, кызык өчен бер лейтенантның кителен киеп төшкән фотосын да салган иде. Монысы инде сөйләр хәбәр генә түгел, күпләр өчен сенсация булды. Карточканы күргән ир-атның бер төрлесе: «Бәй, Бәширне әфисәр итеп тә өлгергәннәр, ләбаса!» – дип гаҗәпләнсә, икенчеләре: «Укыган кеше – чукынган кеше инде ул, кайда барса да, хур булмый. Бәшир – маладис!» – дип горурланды, өченчеләре: «Да-а-а, хәзер бит инде егеткә егерме биш ел хезмәт итәргә туры киләчәк», – дип аны жәлләделәр.

Әти, бу сүзләргә кушылмый, мыек астыннан гына елмаеп утырды. Халык таралгач, әнигә:

– Наданнар шул, хезмәттә булмаганнар. Махсус уку йорты бетермичә, берәүгә дә әфисәр чины бирмиләр. Писарь итеп алулары яхшы. Тузанга батып, майга буялып, пушка сөйрәп йөрмәс.

– Нинди пушка инде ул, әтисе?

– Соң, язуын атап язмаса да, артиллериядә хезмәт иткәне күренеп тора бит.

– Ничек күренсен инде? Бар солдатта да шул бер үк шинель, бер үк итек түгелмени?

– Ә син якасына кара.

– Я, карадым. Ниндидер кыйшайган тәре ябыштырганнар.

– Нишләп тәре булсын ул. Аркылы-торкылы пушка көбәкләре ич – артиллериядә хезмәт иткәннәрнең билгесе.

Бәшир абыйның Ленинградта хезмәт итүе дә, артиллериягә эләгүе дә, штабта писарь булып утыруы да минем өчен горурлык иде. Тагы кемнең шундый абые бар! Аңа хатны да озакламый мин яза башладым. Әти белән әни әйтеп торалар, мин басма хәрефләрне тырыша-тырыша дәфтәр битенә чыгарам. Хатны язып бетергәч, кәгазьне өчпочмак итеп бөклим, адресын язам. Солдат хатына марка ябыштырып торуның кирәге юк.

Атна дигәндә, безнең сәламнар Ленинградка барып та җитә.

Хат башы, яз каршы!

Исәнме, Бәшир абый!

Без үзебез әлегә сау-сәламәт. Хатыңны алып, синең дә исән-сау хезмәт итеп йөрүеңне белеп, бик шатландык. Мөнирә апай да, Рәхилә апай белән Зөфәр җизни дә, Разия апай белән Гыйбадрахман җизни дә, Әдһәм абзый да, Хәбирә апай белән Марат җизни дә, Мансур абзый белән Гөлчирә еңги дә, Яппар абзый белән Зөһрә еңги дә, аларның бөтен балалары да шатландылар һәм сиңа күпдин-күп, чукдин– чук сәламнәрен җибәреп калалар.

Әти белән әни исән-саулар. Мин беренче сыйныфта яхшы гына укып йөрим. Мөнирә апай да яхшы гына укып йөри. Казбек син ясап биргән оясында йорт саклый. Ак сарыгыбыз икене бәрәнләде. Карасы әле нишләптер бәрәнләргә уйламый. Быел да кысыр калдымы икән дип, әни хафалана. Кысыр калса, суярбыз да ашарбыз, ди әти. Сыерыбыз исән, озакламый бозаулар да инде.

Хатлар яздым утырып,

Ак кәгазьне тутырып.

Хатым китте, үзем калдым,

Сәкеләрдә утырып.

Җавап хатында Бәшир абый безгә, мин язганны иптәшләренә күрсәтүен, аларның алты яшьлек малайның менә шулай яза алуына ышанмавын җиткерде. Масаерга урын бар!

Икенче вакыйга. Яз җиткәч, Әдһәм абзый өйләнде. Хатыны, Мәрьям җиңги үлгәч, буйдак йөрде-йөрде дә, Ташкентка чыгып китте. Аннан үзебезнең авыл кызы Мәгъмүрә җиңгине ияртеп алып кайтты. Аның үзенең өе зур түгел, шуңа күрә туйны да әти йортында, ягъни дә бездә үткәрде. Туган-тумача, дус ишләре күп булгач, безнекеләр чираттагы кунакны да күп җыя иделәр. Беренче туе гына булмаса да, Әдһәм абзый барысын да шаккатырырга уйлады, булса кирәк.

Өч мичкә бал әчеттеләр. Түр якның бар җиһазын чыгарып, паласлар түшәделәр. Зур түгәрәк итеп, бар кунакларны шунда утырттылар. Әллә сиксән, әллә туксан кеше инде. Мин урта бүлмәдәге карават астыннан тегеләрне күзәтәм. Стаканнар утыртылган подносны, түгәрәк буйлап йөртеп, бал чөмерәләр, калын-калын итеп теленгән ап-ак күмәч кушып, итле ашны бөгәләр. Кызыклар сөйләшәләр, көлешәләр. Менә хатыннарныкы кебек нечкә генә тавышы белән Рафаил абзый җыр сузып җибәрде.

Ай югары, ай югары,

Айга менәсем килә.

Аңа, мичкәдән чыккан кебек, калын тавышлы Шәкүр бабай кушылды.

Айга менеп, түбән карап,

Сине күрәсем килә-ә-ә…

«Зөләйха» дигән җыр бу. «Зөләйха» дан «Рамай»га, «Рамай»дан «Һай алмагачлары»на күчтеләр. Табын кызганнан кыза! Әни ахирәтләре белән учак, казан тирәсендә кайнаша, әти, бер кунаклар ягына чыга, бер, бу якка чыгып, хатын-кызга күрсәтмәләр бирә.

– Шәп бара мәҗлес! Я, кыбырдагыз, бәлеш чыгарырга вакыт!

Тик табынга, хуш исле буларын чыгарып, борыннарны кытыклаган биш-алты тары бәлеше утыртып, аларның өсләрен ачуга, мондагы хәлләр үзгәреп китте. Кемдер кемгәдер нидер әйтте, булса кирәк. Ул кемдер сүз күтәрмәгән адәм булып чыкты һәм әңгәмәдәшенә бик әче итеп җавап бирде. Теге кемдере монысының яңагына чалтлатып салып җибәрде. Бу эшкә авыл кияве, башкисәр Әхмәт (Әйткәндәй, безнең Роза апаның ире), билгеле, кысылмый кала алмады, бала башыдай ике йодрыгын селтәп, теге икәүне ике якка салып очырды. Башланды!..

Мин, куркуымнан, почмак сәкесендәге юрган, мендәрләр артына чумдым. Әти хатын-кызга пычакларны яшерергә фәрман бирде дә, сугышучыларны аерырга омтылды. Берничә секундтан ул яңадан, шешәдән атылган бөке кебек, аш бүлмәсендә пәйда булды. Сул кулында күлмәгенең бер җиңе генә асылынып тора, битенә тары боткасы сыланган иде.

– Бер-берсенә бал сибешәләр, бәлеш белән чәпәшәләр, мәльгуннар! – дип сукранды әти.

Ул арада чылтыр-чылтыр иткән тавышлар яңгырады. Бу – тәрәзә пыялаларының коелып төшүе иде. Ничек башланган булса, бераздан давыл шулай ук тынды. Кунаклар, сибешүдән калган балны чөмереп бетереп, чәпәшүдән калган бәлешне ашап, өйләренә таралыштыдар. Ә өйдәгеләр, пыялалары ватык тәрәзәләргә мендәрләр тыгып, тузып яткан дөньяны җыештырырга тотынды. Бу мәхшәрне азагына чаклы күзәтергә минем түземлегем җитмәде, мендәрләр артында яткан килеш йокыга талганмын.

Әле авылда эчеп йөргән кеше юк дип әйтерлек. Эчү мәҗлесләре дә сирәк уздырыла. Күрәсең, безнең әтинең холкына ярашлы, бер булса да, берәгәйле булсын дип эшләнгән эш булгандыр бу туй. Аның каравы, авыл халкы ай буе сөйләрлек вакыйга булды ул.

– Габделнасыйр, зур туй ясап, янә Әдһәмен өйләндергән икән. Әллә сиксән, әллә туксан кеше чакырган ди.

– Габделнасыйр чакырыр. Туе шәп үткәнме соң?

– Шәп!..

– Әллә сугышканнардамы?

– Сугышмагач, туй буламыни ул…

– Кем башлаган? Шул дуамал Әхмәттер инде.

– Әхмәт башламый, кем башласын…

Март ае бит. Тәрәзәгә һаман мендәр тыгып яшәп булмый. Әти, совхоздан пыяла алып кайтып, ватык тәрәзәләрне ямады, әни сугыш чукмарлары ышкылудан кызыл балчыкка калган галанка мичен агартты.

Вакыйгаларның өченчесе – Фариза әбинең яңадан төп йортка кайтуы булды. Хатыныннан калган Әдһәмем азып-тузып китмәсен, аңа күз-колак булып торыйм дип, кече улында яшәп торган өлкән әни кире үзебезгә кайтты. Хәзер без дүртәү – әти, ике әни, мин. Мөнирә апай Таймастан кайткан чакта, бишәүбез.

Мин читтән генә, ярым ятсынып, Фариза әбинең яшәешен күзәтәм. Иртән торгач, озак итеп намаз укый. Әти аның келәттә сүтеп куйган станын кертеп корып биргән иде, иртәнге чәйне эчкәч, палас сугарга утыра. Паласларының чүпрәктән сукканнары – көндәлеккә сәкегә җәергә, күз явын алып торган бизәкле паласлары – кешелеккә. Суга-суга арып китсә, күзлек кия, кулына әлеге иске китапларның берсен ала. Кичен, ятар алдыннан, тагы да намазын укый. Дөнья эшләренә кысылмый да дип әйтерлек. Хәер, йөгереп йөргән әни булганда, ул нишләп казан янына килсен дә, нишләп, чиләк тотып, сыер саварга чыгып китсен инде.

Бик сүзчән түгел ул әтинең өлкән хатыны. Кайчак, мине янына чакырып алып, сүзсез генә башымнан сыйпый да, каяндыр чыгарып, кулыма кәнфит тоттыра. Миңа шунысы да бик җиткән. Башкаларның әнисе берәү генә, минеке – икәү!

Җәй җиткәч, Фариза әби җиләк-җимешкә йөри башлады. Уйдыкларны аның хәтле таба алучы, җиләкне, чияне, карлыганны, бөрлегәнне аның чаклы җыючы авылда гына түгел, бөтен тирә-якта булмагандыр. Бер мәртәбә җиләккә мине дә ияртеп алып барган иде. Төрткеч чокырыннан Иделбайга, Иделбайдан – Кәрешкәгә, Кәрешкәдән – Мәмөрҗә төбәгенә, аннан, Тегермән буен үтеп – авылга. Аруымнан телемне аркылы тешләдем, сусадым, ачыктым. Аның белән башка җиләккә дә, чиягә дә бармас булдым. Ә ул, ике чиләкне өяләмә иттереп, кып-кызыл булып пешкән җиләк җыеп алып кайтты.

Ул җәйдә безнең ишек алды киртәләре өстенә җайлаштырылган такталарда как, чормага җәелгән гәзитләрдә җиләк кипте, базга кәчтерүл-кәчтерүл майланган чия төшерелде. Шикәр, чеметеп тел очына салып чәй генә эчәр затлы азыкка саналганга, халык кайнатманың нәрсә икәнлеген белми иде әле.

Ә без, малайлар, җиләген җыярга яратмасак та, киптерергә чыгарып куелган какны яларга бик тә ярата идек. Бу эшнең төп шарты шул: читләрен бармагың белән тигез генә итеп сыпырып ал да, сыпырганыңны Фариза әби сизеп калмасын…

 

Закир ӘКБӘРОВ

Фото: vk.com

Повестьның дәвамын журналыбызның алдагы санында укый аласыз.

«Мәйдан» №11, 2020 ел.


Комментарий язарга