Логотип «Мәйдан» журналы

Почтальон малае (повестьның ахыры)

Гаилә риваятеГабдрахман мәзин авылның иң хәлле кшеләреннән исәпләнә. Тәүге тегермәнне дә, авылдан астарак Куергазы елгасын будырып, ул салдыра. Халык моңа бик шатлана. Он тарттырам дип кырык чакрым юл...

Гаилә риваяте


Габдрахман мәзин авылның иң хәлле кшеләреннән исәпләнә. Тәүге тегермәнне дә, авылдан астарак Куергазы елгасын будырып, ул салдыра. Халык моңа бик шатлана. Он тарттырам дип кырык чакрым юл үтеп, Богородское дигән урыс авылы тегермәненә бару, анда чират җиткәнен көтеп атналар буе яту крестьян җилкәсенә авыр йөк булып төшә торган була.
Ә Габдрахман мәзин тегермәне, бердән, якын, икенчедән, әҗере дә зур түгел. Халык риза була, әмма дөньяда көнчелек дигән нәрсә дә бар бит әле. Тегермән хуҗасының көннән-көн байый баруына кайсысының эче пошкандыр, көзге караңгы төннәрнең берсендә, буа җырылып китә. Авылда: «Габдрахманга үч итеп, каяндыр шәшке алып кайтып җибәргәннәр икән, буаны шул җырган», – дигән хәбәр тарала. Шәшке җырганмы, кондызмы, әллә ике аяклы мәхлукмы – анысы караңгы. Әмма күп тә үтми утырып янган тегермәнгә киекләр ут төртмәгәндер дә инде.
Яңа уңыш ашлыгын тарттырырга эзәклеләргә тагын Богородскоега барырга туры килә. Юлы мәшәкатьле, озын чират көтеп ятулары кыен. Агай-энене азмы-күпме юатып торган нәрсә – ул да булса төрле яктан җыелган халыкның кызыклары, көлкеле вакыйгалар…
Менә шундыйларның берсе. Яшьли тол калган Сәрбиямал, ирләргә ияреп, тегермәнгә үзе йөрегән. Ниһаять, бердәнбер улы Гайзулла үсеп җитә. Бичә, чираттагы олауга ияртеп, унтугыз яшьлек улын җибәрә. Киләләр, арба тәртәләрен күтәреп, буа буенда куыш коралар, йокларга яталар. Гайзулла гына, йоклый алмый әйләнеп-тулганып ята да, яр буена чыгып утыра. «Нишләп айга карап моңаеп утырасың, Гайзулла?» – дип дәшә аңа хаҗәтен башкарырга чыккан бер авылдашы. Үз гомерендә авылдан читкә беренче тапкыр чыккан егет: «Без җирнең читенә килеп җиттек микән, әллә моннан ары да авыллар бар микән?» – ди җаваплаган, имеш.
Фәткулла атлы картның даны бар тирә-якка таралган булган.
Тапкыр сүзе, я булмаса көче-гайрәте белән алмаган ул бу данны, ә гадәти булмаган сәләте белән яулаган. Урамнан китеп бара ди, артыннан «перт», «перт» иткән тавышлар чыгып кала ди. Шуңа күрә Пертләк Фәткулла дип исем такканнар да инде аңа. Бер мәл, тегермәнгә баргач, моны шаярталар.
– Фәткулла абзый, берюлы ничә тапкыр пертләтә аласың?
– Күпме кирәк, шул чаклы. – ди карт, исе дә китми.
– Рәттән кырык тапкыр булдыра аласыңмы? Булдырсаң, тегермәнгә чиратсыз кертәбез.
Бу кәмиткә бар халык җыела. Берәүләре саный, икенчеләре эчләрен тырнап көлешә. Фәткулла карт һөнәренең файдасын күрә – чиратсыз-нисез тегермән тартып кайтып китә.
Тормышта шулай кызганыч белән кызык еш кына янәшә йөри шул. Язга чыккач, Габдрахман иске тегермәннән ике чакрым түбәнрәк буа будыра, яңа тегермән салдыра. Анысыннан халык Габдрахманны кулакка чыгарып, бар мөлкәтен тартып алып, авылдан сөргәнгә чаклы файдалана.
Тегермән инде күптән юк. Әмма Куергазы елгасы буендагы бу ямьле төбәккә «Тегермән буе» атамасы берегеп кала.
 

Уку елы


Былтыр көтеп алалмаган булсам, быел мәктәпкә барырга вакыт җиткәнен сизми дә калдым. «Мәктәп тә янмаган, уку да бетмәгән, Роза апа да беркая да китмәгән». Хәер, без бит күл буенда ул җырны кызык өчен генә җырлаган идек. Әгәр андый теләкләр тормышка ашса, көзге суык яңгырлар сибәләгәндә, кышкы бураннар ыжгырганда, өйдә тәрәзәгә карап утырыр идекме?
Ә болай без мәктәпнең тулы хокуклы хуҗалары. Бер читтә кыяр-кыймас кына йомыркадан яңа чыккан тавык чебешләре кебек өелешеп торган беренче сыйныфка килгән балалар яныннан Әсхать белән икәү, башыбызны горур тотып, теге мескеннәргә өстән карап үтеп киттек тә, Мөнзилне уратып алып, аның чираттагы кызыгын тыңлаганнар төркеменә барып кушылдык.
Мөнзил сынаулы карашы белән безне күздән үткәрде.
– Нәрсә, егетләр, уку елын башлап җибәрәбезме?
Без ризалык бирмәсәк, әйтерсең дә, уку елы башланмый инде. Шуңа күрә тәвәккәл тавыш белән:
– Башлыйбыз. – дидек.
Мөнзил:
– Ярар алай булгач, мин әмерегезне мәктәп директорына җиткерәм, – дип, каядыр китеп барды.
Малайларга хихылдашырга бер сәбәп булды. Без, күз йөгертеп, беренче сыйныфка кемнәр килгәнен барлап алдык. Ниһаять, үзебезнең оч кызлары Фәния, Зөһрә, Явирәләр дә мәктәпкә килгән. Алардан тартынып тору юк, чәчләрен хәзердән үк тарткалый башларга мөмкин. Кәрам нишләптер яңа сыйныфташлары янында да, безнең арабызда да юк. Күрәсең, былтыр мәктәпкә бер мәртәбә кердем бит инде, быел, кереп тормый гына укып китәрмен, дип уйлагандыр. Мөгаен, һаман атларыннан аерыла алмый изаланадыр.
Менә Роза апа безне дә, дүртенчеләрне дә класска чакырды. Барлап чыкты, «Арифметика» белән «Туган тел» дәреслекләре таратты. Уку елы башланып китеп, гадәти ызанына төште. Җәй буе урам, Тегермән буе сукмакларын таптап, кырагайланып беткән идек, яңадан әти-әниләребезнең эшсөяр баласы, укытучыбызның тыңлаулы укучысы икәнебезне исебезгә төшерергә туры килде.
Өлкән абый-апаларымны бик еш күреп өйрәнмәгәнгә, аларның кайтып, әти-әниләрнең хәлен белгәләп китүләре бер төрлерәк уза барган көннәребезгә ямь өсти. Яппар абзый Таймас МТСында баш бухгалтер булып эшли. Ул күзлек кия, өстендә күн пәлтә. «Иж» мотоциклын тыркылдатып капка төбенә китереп туктатса, башым күккә тигәндәй була. Әле бит велосипед та авылның ике-өч кешесендә генә бар. Ә минем иң өлкән абзый мотоциклда давыл куптара, тузан туздыра.
Хәер, Шәбагыштагы Гыйбадрахман җизнинең дә мотоциклы бар, аныкы Яппар абзыйныкыннан кайтыш – «Ковровец». Җәйләрен, артына Разия апайны утыртып, ул да килеп чыккалый. Мин малайларга җизни турында горурланып сөйлим. Ул сугышта батыр командир булган, яраланган. Әле дә хәрбиләрчә киенеп йөри.
Бабай бистәсен хәзер Күмертау шәһәре дип атыйлар. Аннан күңелле хәбәрләр килгәләп тора. Өчәр, хәтта дүртәр катлы йортлар төзиләр икән. Әле «Күмерчеләр сарае» атлы бина төзи башлаганнар.Мәйданы Тегермән буендагы сыер туплавыннан да ким булмый, имеш. Мең кеше сыячак, ди. Мәскәү белән Ленинградта андый биналар барлыгына ышанам, әмма бездә… Барып, үз күзләрем белән күрмәгәч, ни әйтим инде. Әлеге хәбәрләрне кайтканда безгә Мансур абзый сөйләп китә. Ул «Разрез» атлы зур чокырдан брикет фабрикасына электровозда күмер ташый.
Чкалов шәһәре (Аны әти һаман да иске атамасы белән «Ырынбур» дип йөртә) безгә йөз илле чакрым. Шуңа күрә Зөлхәбирә апай белән Марат җизни елына бер генә кайталар.
Рәхилә апай белән Зөфәр җизни Күмертаудан Таймас МТСына күченеп кайттылар. Җизни – тимерне эретеп ябыштыручы. Ул миңа тылсым ияседәй тоела.
Катык белән кәгазь ябыштыру да җиңел эш түгел, ә тимер…Шулай булса да җизни эреләнми, сүзгә шаян, мине дә иркәләп кенә тора. Әти белән почтага барганда, без аларга сугылгалыйбыз. Биек агач йортның икенче катыннан бүлмә биргәннәр. Рәхилә апай әле эшләми, былтыр туган уллары Маратны карап, өйдә утыра.
Мөнирә апай инде, әни әйтмешли, җиткән кыз булды, Таймаста унынчы сыйныфта укып йөри, ялларын өйдә уздыра.
Әдһәм абзый авылда яшәгәч, сагындырып тормый, үткәндә дә, сүткәндә дә сугылып чыга.
Бәшир абый да хатларын язгалап тора, каршы язарга мин дә иренмим. Яздан кара көзгәчә Ладога дигән күл буенда лагерьда ятканнар икән. Палаткаларда яшәгәннәр. Күле искиткеч зур, диңгезгә биргесез, ди. Җибәргән фотосында ике иптәше белән яр буенда төшкән. Чынлап та, күлнең икенче чите күренми, су офыкка барып тоташа.
Мин абыйларның, җизниләрнең әтигә сөйләгән хәбәрләрен йотлыгып тыңлыйм. Яппар абзыйны колхоз рәисе итеп куябыз дип үгетләгәннәр икән. Риза булмаган. «Партияда тормагач, көчләп куя алмадылар, – ди. – Минем белгән, яраткан эшем – исәп-хисап, көтүче урынына адәм баласын эшкә куып йөрисем юк, дип әйттем», – ди.
Мансур абзый немецларда пленда булуын һаман да онытып бетерә алмый. «Эшкә куып алып китеп барганда, ачлыктан хәлсезләнгән берәрсе үлән өзеп кабарга үрелсә, атып үтерәләр иде», – ди.
Безнекеләр чигенгәндә, Гыйбадрахман җизни Дон елгасы ярында, немецлар ягында, каты яраланып, аңын югалтып ятып калган. Төнен аңына килгәч, җимерек мунча ишеген алып, үзебезнең якка йөзеп чыккан.
Һәрберсенең сүзе миңа кызык, һәрбер хәбәрдән мин үземчә нәтиҗә чыгарам. Абзыйларга карыйм да, соңыннан көзгегә карыйм, йөземнән охшашлык сызыклары эзлим. Юк, берсенә дә охшамаганмын. Зур үскәч, әллә берәрсенә охшармын микән? Яппар абзый олпат, хет бүген Кремльгә министр итеп алып барып утырт. Мансур абзый кечкенә гәүдәле, мөлаем йөзле. Сакал-мыек үстереп җибәрсә, мөгаен, Ленин бабайга охшар да куяр иде. «Безнең Әдһәм грамотный, аның кебек башлы адәм бар Эзәктә юк. Белеменең кадерен генә белми», – ди әти. Чынлап та, аның сөйләгән сүзләре дә, кылган гамәлләре дә дуамалрак шул. Фариза әби кече улын яклый: «Сине унҗиде яшьлек малай чагыңда сугышка алып китеп, яралап кайтарсыннар иде әле, ниндирәк булыр идең икән?». Әти, сүзне озынга җибәрмәс өчен, сугышта булуын да, каты яралануын да өлкән хатынының исенә төшереп тормый.
Үскәч кем булырмын икән, дип уйланам. Яппар абзый кебек бухгалтермы, Мансур абзый кебек күмер чыгаручымы, әллә Бәшир абый кебек агрономмы? Зөфәр җизни һөнәреннән башка бер шөгыль дә кызыктырмый мине. Әмма сварщик та буласым килми. Мәскәүдә, Кремльдә утырасым килә. Өлкәннәр бит мине сөйләндерәләр-сөйләндерәләр дә: «Башлы егет булып үсеп килә бу малаегыз, Габделнасыйр абзый. Министр булыр бу!» – дип масайтып җибәрәләр.
Көзге каникулдан килгәндә, безне мәктәптә шатлыклы яңалык көтә иде. Китапханәдән, ниһаять, безгә дә китап бирә башлаячаклар! Әсхатьнең моңа исе бик китмәде китүен, дәреслекләрне уку да бик җиткән, дип борынын гына җыерды. Миңа инде «китап җене» тия башлаган иде. «Туган тел»дәге барлык шигырьләрне кат-кат укып чыктым, үзебезнең татар язучыларының әсәрләреннән өзекләрне яттан дип әйтерлек белә идем. Хәтта «Арифметика» дәреслегендәге мәсьәләләрне дә, мәсьәлә итеп чишәр өчен түгел, кечкенә әдәби әсәрләр рәвешендә укый идем. Кулымда, имеш, биш алма булган да, икесен иптәшемә биргәч, үземә ничә алма торып калган? Билгеле, алманың миңа бишәве түгел, яртысы да эләккәне юк. Булмаган алма белән Әсхатьне дә сыйларга җыенмыйм. Шулай да укуы кызык бит. Кызарып пешкән йодрык хәтле алмалар күз алдына килә, хәтта аларның исләре борынны кытыклагандай да була.
Китапханә – ул мәктәптәге иң серле урын. Тәрәзәсез кечкенә бүлмә, аның өч стенасын шыплап китап тутырылган шүрлекләр били. Бу хәтле хәзинәне әле мин башка беркайда да күргәнем юк. Китаплар, китаплар!.. Аларның монда юкалары да бар, калыннары да, төсле сурәтләр бизәлгәннәре дә, бизәлмәгәннәре дә. Китапханәче Гөлчирә апа икенче сыйныфта укыган җидебезне дә менә шул бүлмә алдына тезеп куйды да:
– Балалар, китап – белем чишмәсе. Алып укыгач, инде нәрсәдер белергә, нидер хәтерегездә калдырырга тиешсез. Югыйсә, кайбер ялкаулар алалар да, укымый кире китерәләр. Киләсе атнада, китапларыгызны алыштырганда, сөйләтеп карыйм, эчтәлеген белмәсәгез, яңа китап бирмим, – диде.
Бу хәбәргә минем бик ышанасым килмәде. Ничек инде ул, китапны кулыңа ал да, укыма!.. Безгә әле китапны үзебезгә сайлап алырга иртәрәк икән, Гөлчирә апа берәм-берәм кулыбызга тоттырып чыкты. Чиратым җиткәч, мин уңдагы шүрлекләргә, калын-калын китапларга, ымсынган идем дә, Гөлчирә апа: «Болары өлкән сыйныф укучыларына, ә сиңа – менә», – дип, юка гына әкият китабы бирде. «Яшәртә торган алмалар һәм терелтә торган сулар турында әкият» дип атала иде ул. Мин аны әлеге такта сумкама тыктым, дәресләр беткәнче, түземсезләнеп, парта астыннан гына алгалап, караштырып утырдым.
Өйгә кайтып керү белән, бишмәтемне бер якка, сумкамны икенче якка аттым да, китабымны алып, сәкегә сузылдым. Яттым да, әкият мөхитенә кереп китеп, бар дөньямны оныттым.
Иван атлы исәр малайның башыннан үткәннәре мине тетрәндерде, «исәр» кушаматы йөртсә дә, барысыннан да акыллырак булып чыгуы сокландырды.
Әтинең, почта таратып кайтып кереп, казан тирәсендә йөргән әни белән гапләшүе колагыма чалынмады. Әни ашарга утыртканда, мин инде, әкиятемне укып бетереп, ул дөньядан бу дөньяга күчеп кайталмый ята идем, тәмам аңыма әтинең соравы гына китерде:
– Нәрсә укыйсың, улым, шул чаклы бирелеп?
– Китап! – дидем мин горурланып.
Әни мөлаем елмайды.
– Йөгереп кайтып керде дә бар дөньясын онытты бит. Әсхате килеп сызгырып-сызгырып карады, аны да ишетмәде.
Әңгәмәгә Фариза әби дә кушылды.
– Укысын. Әнә, Яппар абыйсы да китап ярата торган иде, хәзер нинди зур урында эшли!..
Яппар абзый белән мине янәшә куйгач, иңбашыма канатлар үсеп чыккандай булды. Әти, алдында яткан йодрык чамасы шикәрдән кертләтеп кисеп, кулыма бармак башы хәтле шикәр кисәге тоттырды.
– Укуын китабыңны бик тиз укып чыккансың да ул, эчтәлеген исеңдә калдырдыңмы соң?
– Ник калдырмый ди инде, әти! Иван исемле бер малай турында. Йокларга яткач, билләһи, үзегезгә сөйлим…
– Урыс малаемыни?
– Урыс малае ул. Шулай да яхшы егет. Безнең Камыр батырдан һич тә ким түгел.
Без һаман да өчебез бер сәкедә ята идек әле. Мин аның мичкә терәлгән почмагында, әти белән әни – тәрәзә кырында.
– Сөйлимме инде, әти? – дип сорадым мин, әни, лампаны сүндереп, урынына килеп яткач.
– Сөйлә, улым, сөйлә, – диде әти, бар өйгә ишеттерерлек итеп иснәп.
Әни дә мине дәртләндереп җибәрде.
– Вәт, үсте бит улыбыз. Элек әкиятне бездән сөйләтә иде, хәзер безгә үзе сөйли…
Аз сөйләдемме икән, күпме – үлгән Иван, терелтә торган су алып килүләрен көтеп ятканда, минем үземнең дә, телләрем көрмәкләнә, күзләрем йомыла башлаган иде. Ә әти бөтенләй гырлап йоклап китте.
Иртән Әсхать килгәч, минем тәүге соравым да китап турында булды. Аның җавабы мине таң калдырды.
– Хәзер… Вакыт әрәм итеп, шуны укып утыра ди! Аны укыганчы, мин бит Әхмәт абыйга сарык карашам.
– Кызык та инде, Әсхать!
– Уйлап чыгарылган нәрсә бит ул. Әкият…
– Уйлап чыгарылган булса да, кызык. Менә тыңла,– Мин, мендәр астыннан китабымны тартып чыгарып, укый башладым. Тәү йөзенә битараф кына төс чыгарып утырса да, тора-бара Әсхать тә әкият вакыйгаларының эченә кереп китте. «Кит әле!», «Шулай ук булганмы?», «Кара син аны?» кебегрәк бәһалары белән мине дәртләндереп утырды. Әкиятне укып бетергәч, йөзенә тагын ис китмәгән кыяфәт чыгарды.
– Син укыганны тыңларга була. Үзем иҗекләп укысам, бер кызыгы да юк, – диде.
Башка вакытта мәктәпкә дәрес башланырга ике сәгать алда йөри идек, бүген, әлеге укуыбыз белән мавыгып, хәтта соңлап ук килеп кердек. Роза апаның битәрле карашы, төртмә сүзенә бик үк исебез китмәде. Минем бүген дә күңелем дәрестә түгел иде. Түземсезлек белән озын тәнәфес җитүен, китапханә ачылуын көттем. Гөлчирә апа, хәер сорашучы ятим баладай ишек төбендә торганымны күрде дә:
– Син нәрсә, Заһит, сез бит кичә генә китап алдыгыз. Бүген – өченче сыйныфлар көне, – диде.
– Апа… – дидем мин, ялварулы карашымны аның күзләренә төбәп, – Бүген дә китап алырга мөмкинме?
– Кичәгесен укып та бетердеңмени?
– Әйе, укып бетердем.
– Юк, – диде китапханәче кискен итеп, – Атнасына бер генә китап. Югыйсә, кызыклы китап белән мавыгып, укуыңда артта калырсың.
Кикригем төште. Аптырагач, кичләрен «Ленин байрагы» белән «Кызыл таң»ны укыштырам. Алар ул чаклы мавыктыргыч түгел шул. Имеш, фәлән тракторчы җирне туңга сөрүдә югары күрсәткечләргә ирешкән. Төгән савучы үзенә беркетелгән һәр унбиш сыердан көненә берәр пот сөт сава, имеш. Ә ил башлыгы Хрущев: «Сыерларыгызны печәннән ваз кичтереп, кукуруз ашата башласагыз, алар сөтне тагы да күбрәк бирәчәк. Ул вакытта инде Американы сөт буенча, һичшиксез, узып китәчәкбез. Ит буенча да», – дип фәлсәфә сата. Ул Хрущев дигәннәре миңа бер дә ошамый. Гәзитләрдәге сурәтләрен карыйм да, Сталин бабай белән чагыштырам. Үзе юан, үзе пеләш, йөзе һич тә патшаныкы кебек түгел, көтүче Хәйдәр абыйныкына охшаган.
Өлкәннәр дә яратып бетерми аны. Курка-курка, пышылдап кына сөйләшсәләр дә, минем бит колакларым озын.
– Бер сыер гына тотарга рөхсәт итә бит, мөртәт!..
– Анысын да озакламый бетертәм. Сөтне, майны, әнә, кибеттән сатып алырсыз, дип әйтә ди.
– Ә кәҗәгә бөтенләй рөхсәт юк. Хатыннарны дебет шәлсез калдыра бит…
– Рөхсәте бар аның. Тик бер кәҗә тотсаң, сыер тотмыйсың…
Мәрхәбә җиңги әче телле безнең. Бик куркып та тормый, такмагын кычкырып җырлый:
 
Каһәр төшсен Микулайга,
Ике сыер саудырды.
Рәхмәт инде Хрущевка,
Бер кәҗәгә калдырды.
 
«Чаян» журналын укуы күңеллерәк. Анда басылган шигырьләре дә истә калып кына бара:
 
Алдым икмәк, тоттым ипләп,
Бәлага калдым юлда.
Өч адым да атламадым,
Икмәк таралды кулда.
 
Өйдәгеләргә яттан сөйләп күрсәткән идем, әни:
– Бигрәк булдыксыз бичә булган икән! – дип, икмәк салучыны битәрләде.
Әти бу мәсьәләгә бәһаны икенче яклап бирде:
– Борчак катыш кукуруз оныннан салсаң, шулай инде ул.
Дүшәмбене мин түземсезлек белән көтеп алдым, дәрестә утырганда озын тәнәфесне җиткерәлми аптырадым. Ниһаять, кыңгырау шалтырады, без китапханә төбенә өелдек.
– Я, Әсхать, – дип дәште Гөлчирә апабыз, арабыздан нишләптер аны сайлап алып, – Китабыңны укыдыңмы?
– Укыдым, апа, укыдым.
– Нәрсә турында?
Әсхать, күзен дә йоммый:
– Иван атлы бер исәр егет турында, апа. Ил гизәргә чыгып китә дә, бик күп бәлаларга тарый. Барыбер исән кала. – диде.
Мин иптәшемнең бу сөмсезлегеннән егылып китә яздым. Гөлчирә апа шат елмайды.
– Менә, балалар, Әсхатьтән үрнәк алыгыз. Ә син, Заһит, укыдыңмы?
– Ук-к-кыдым, – дидем мин тотлыгып. Эчтәлеген сөйлә, дисә, бетте баш, калды муен тырпаеп. Ярый да сөйләргә кушмады. Эчемә яңадан җылы керде.
– Сиңа нинди китап бирим?
– Калынрагын, апа, озагракка җитәрдәен.
– Калын китаплар укырга иртәрәк бит әле сезгә. Ярар, – диде ул, йөзенә яхшылык миннән булсын дигәнрәк төс чыгарып,   Бишенче сыйныфлар укый торган китап бирәм. Тик аның сурәтләре юк.
Сурәтләре нигә кирәк миңа! Укыганда бит болай да хәл-вакыйгаларны күз алдыңнан үткәрәсең. Кинодагы кебек. Тик кинода ул, ничек төшерелгән, шулай булып күренә, ә китаптагы маҗараларны, мин ничек телим, шулай күз алдына китерәм. Китап – яхшырак!..
«Кавказ тоткыны» дип атала иде бу әсәр. Әкият түгел, урыс язучысы Лев Толстой тасвирлаган чынбарлык.
Дәресләр беткәч, Әсхать: «Әйдә Әхмәт абый янына фермага чыгып кайтабыз», – дип үгетләп караган иде дә, ферма кайгысымыни миндә… Йөгереп кайтып, китабымны ачтым да, тагы бар дөньямны оныттым. Кавказ тауларында хезмәт иткән Жилин белән Костылин атлы ике офицер кичергән маҗаралар эченә чумдым.
Әти почтасын алып кайтты, ике әни кичке аш табыны әзерләде, мин аларның мәш килгәнен күрмәдем дә, белмәдем дә…
– Я, улым, мәктәптә эшләрең ничек бара? – дип, әти килеп башымнан сыйпагач кына аңыма килдем.
– Ничауа, – дидем, олыларга охшатырга тырышып.
Әни, тәлинкәләргә аш бүлүен туктатып, миңа сынаулы караш ташлады.
– Анда ничауадыр да ул, монда «китап җене» йокты бит әле улыбызга. Аерып кына да алып булмый. Кызыклы китаплар белән артык мавыгып китеп, укуында артта калмагае.
Әти көлемсерәп, әнинең сүзен бүлдерде.
– «Китап җене» йокса, артта калмас. Башка кизү йокмасын. Әнә, Кәрам иптәше, «ат җене» йоктырып, классында утырып калды бит. Котди Равилы нәрсә йоктыргандыр, тәмәке тартканын күргәннәр. Я, бу юлы нинди китап укыйсың соң?
– «Кавказ тоткыны» дигән, әти. Инде дә шәп!
– Әллә укып та бетердеңме? Безгә дә сөйләп күрсәтәсеңме?
– Бетермәдем әле, әти. Бетергәч, сезгә тоташлае белән сөйләп чыгам.
– Ә болай итсәк, улым: менә хәзер бергәләп тиз-тиз генә почтаны барлыйбыз да, син аны безгә кычкырып укыйсың.
Бу тәкъдим миңа ошады. Хәтта Габдулла Тукайның шигыре дә искә төште.
Кичен чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып.
Әтие белән әние утыралар шаккатып.
Сабитның әние берәү генә, ә минем тоташы белән ике әни!
Почтасын барлагач, әти кулына кичә төпли башлаган пимасын алды, әниләр бәйләүләренә тотындылар. Мин китабымны ачтым. «Китап» атлы кәгазь бәйләменең чынлап та бер могҗиза икәнлегенә менә шунда инде ныклап төшендем. Әллә кайчан яшәгән әллә нинди урысларның Каф тауларында кичергән бәлалары әтинең дә, ике әнинең дә күңелләрен тоташы белән биләп алуы – моның кире каккысыз дәлиле иде.
Әни дә, Фариза әби дә Жилин белән Костылинны жәлләп утыралар. Фариза әби ара-тирә:
– Вәт бит ә, Мансурыбыз да нимесләрдә тоткынлыкта шулай изалангандыр инде, мескен. Ә Гаффарыбыз үзе дә юк, хәбәре дә, – дип авыр сулый. Аңа әни дә кушыла:
– Гыйбадрахман киявебез дә бит әфисәр булган. Яраланса яраланган, ярый әле нимесләр кулына эләкмәгән.
Әти дә аларның тойгыларын уртаклаша, әмма кайбер сүзләрен кабул итми.
– Сөйләдегез сүз! Бу сугышта – нимесләр, ә тегендә бит –үзебезнең татарлар! Һай, урысларның кирәкләрен биргәннәр дә соң!..
Әби сүзен ектырырга теләми.
– Нишләп татар булсын алар?
– Юан язучы белми язмагандыр. Татар – ул Әчтерханда да татар, Каф тауларында да татар! Үзебезнең мөселман! – ди әти горурланып.
Әтинең Лев Толстойны «Юан язучы» дип атавы миңа кызык тоелды. Шаркылдап көлеп җибәрдем. Өлкәннәрнең фикер алышуы тәмам булганын көтеп, яңадан укый башладым. Жилин белән Костылинны да кызганам, кара сакаллы татар белән кызыл сакаллы татарга карата да теләктәшлек хисләре кичерәм. Ә инде тоткыннарга ярдәм итеп йөргән Динә атлы кызга бөтенләй гашыйк булдым.
Бу күмәк укуыбыз өч-дүрт кич дәвам иткәндер, ниһаять, китапны тәмамладык. Жилин качып котылды, Костылинны акча түләп азат иттеләр, татарлар үзләренең тауларында исән-имин торып калды. Динә белән аерылышу гына миңа бик авыр булды.
Китап алыштыруга чаклы тагы өч көн бар иде әле, шкафыбыздагы «Безнең заман герое»на тотындым. Михаил Лермонтов атлы урыс язучысыныкы. Бу китаптагы вакыйгалар да Кавказда барганга күрә, мин аны «Кавказ тоткыны»ның дәвамы кебегрәк кабул иттем. Кешеләре дә ничектер күңелемә якын иде. Максим Максимовичны тыныч холкы, гади, аңлаешлы гадәтләре белән мин Әсхатьнең әтисе Габделәхәт абзыйга охшатам. Ат дип мөкибән киткән Азамат бөтенләе белән Кәрам инде. Әйткәндәй, Кәрам быел да укуына эленке-салынкырак карый, Роза апа беренче сыйныфта өч ел буе утыртмас, дип уйлый торгандыр күрәсең. Башкисәр Казбич – нәкъ безнең Сафа абзый. Бэла – «Кавказ тоткыны»ндагы Динәнең үсеп җиткән чагы. Менә Печорин гына миңа аңлашылып җитмәде. Бер карасаң, юньле генә адәм кебек. Икенче карасаң, кешеләр хезмәт итә, дөнья көтә, ә бу, эшсезлектән интегеп, яман эшләр кыла. Бэланы урлап, тоткын итеп асрамаса, Казбич шул хәтле җинаятькә дә бармас иде.
Гөлчирә апа бу юлы миңа Максим Горькийның «Балачак» дигән китабын бирде. Әллә кайчан яшәгән урыс малае Алешаның уйнаган уеннары, уйлаган уйлары, кичергән тойгылары үземнекенә охшаш булуы мине хәйран калдырды. Тыныч холыклы әнисе Варвараны мин үземнең әнигә охшаттым, ә бабасының сынаулы карашын, төртмә телен, кызу холкын әтиемнең холкы белән чагыштырдым.
Кыш быел соңлап килде. Авыр болытлы соры көннәр, түмгәк-түмгәк булып туңган кара җир, ни арба, ни чана юллары бала-чаганы гына түгел, өлкәннәрне дә тәмам туйдырган иде. Ул көнне уянып китүгә, мин өй эчендә ниндидер күңелле үзгәреш барлыгын тойдым. Таң атып кына килә, ә өй эче яп-якты. Тәрәзәләрне балкыткан, күзләрне чагылдырган кояш яктысы түгел, күңелгә җылы, йомшак кына яктылык… Тәрәзәдән караган идем, шатлыгымнан кәҗә бәтие кебек сикереп, уйнаклап алдым. Кар яуган! Тәүге, түземсезлек белән көтеп алынган кар! Ишек алдында, каралтылар башында, бәрәңге бакчасында, аргы яктагы тауда, мамыктай күпереп, кар ята. Соры күк йөзен мең-мең ак чәчәкләр бизәгән. Алар җай гына тирбәлә-тирбәлә җиргә сибеләләр.
Ул арада, кояштай балкып, Әсхать килеп керде. Урамга чыктык, җепшек карны йомарлап бәрешә-бәрешә, Кәрамнарга йөгердек. Ул пошмас һаман йокысыннан тора алмый ята иде әле. Күзләрен тырнатып ачтырып дигәндәй, аны да урамга алып чыктык. Өчебез өч йомгак тәгәрәтеп, кар бабай ясап куйдык.
Күңелләр шул хәтле күтәренке иде, ул көнне мәктәптә укуыбыз да уку булмагандыр. Өлкәннәрнең бер гади генә нәрсәгә башлары җитми: мондый көнне укытып изалама инде балаларны, бәйрәм итеп кенә игълан ит тә куй. Тәүге кар бәйрәме!..Югыйсә, түземсезлек белән тәнәфесне көтеп утырабыз да, кыңгырау ишетелү белән, кырагай тавышлар чыгарып, урамга атылабыз. Берәүләр бәрешә, икенчеләр карны тәгәрәтә, өченчеләр үзләре тәгәрәп ямь таба.
Мәктәптән чыккач та, туры өйләргә кайтып кермәдек әле. Такта сумкаларыбызны чана итеп, туйганчы таудан шудык.
Өсләребез лычма су булды. Хәзер эләгә инде дип, куркып кына кайтып кергәндә, караңгы төшкән, әти белән әни җиделе лампаның сыек яктысында пышылдабрак сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар иде. Кереп, киемнәремне киптерергә элеп йөрүемне әллә күрделәр, әллә күрмәделәр, һәрхәлдә игътибар итмәделәр. Икесенең дә йөзләре борчулы иде.
– Хәлем юк, дип зарлана бит, әтисе, Ашавының да рәте калмады. Менә әле дә…
– Үзем дә күреп йөрим инде. Ниндиерәк кизү икән соң? Суык тидергән дисәң, йөткерү-фәләне ишетелми.
– Юк, тамагыма аш үтми, дип зарлана шул. Карале, әтисе, Свободага Брянцевка алып барып күрсәт, булмаса. Чанаңа толыпка төреп кенә утыртырбыз да.
– Шулай итәргә туры килер, ахрысы.
Мин сүзнең Фариза әби турында баруын аңладым. Китап, уен белән мавыгып, игътибар да итми йөргәнмен икән. Чынлап та, соңгы вакытта ул башлаган паласын сугудан да туктап калды, көннәрен күбрәк түшәктә ятып уздыра.
Шушы сөйләшүдән соң атна да үтмәгәндер, ныклап чана юлы төшкәч, әти өлкән әнине Свободага алып барып кайтты. Амбулатория хуҗасы Брянцев атлы табибны якын-тирә авылларда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юк иде. Хастаны ярдәмче фельдшеры кулына тапшырмаган, үзе караган, ниндидер дарулар да биргән, аны Күмертау дәваханәсенә алып барырга киңәш иткән. Әмма Фариза әби: «Үлсәм дә, үз өемдә, үз түшәгемдә ятып үләм», – дип, шәһәргә барудан кискен баш тартты.
Мин әнинең аны юатуын тыңлап тордым.
– Үлмисең. Менә онытмый гына, көненә өч мәртәбә духтыр биргән даруларыңны эч. Җәй көне үзең җыйган үләннәрдән төнәтмә ясыйм. Иртәгә карттан тавык суйдырам, тавык шулпасы эчәрсең.
– Эй, Мәрзия, – диде әби хәлсез тавышы белән, – Барса, шулпасын да эчәр, ботын да кимерер идем дә ул. Авыртуын да авыртмый, үтми бит: тамак төбендә төер булып тора. Хет, очлы тал чыбыгы ал да, төрт тә төшер инде…
– Үтәр, Аллаһы боерса, үтәр. Брянцев биргән дарулар да ярдәм итәр.
– Ярар инде, ашыйсын ашадым, яшисен яшәдем. Кайчагында бер өйгә бертуганнар да сыя алмый, без синең белән көндәшләр булсак та, талашып-ызгышып яшәмәдек. Алай-болай була калса, бәхилләрсең дип уйлыйм.
Әтинең өлкән хатыны өйдә артык җан, артык тамак түгел, ул миңа бик жәл иде. Тик олылар ярдәм итә алмаганны, мин ни эшли алам соң?! Урта бүлмәгә янына кереп, уку хәлләрен сөйләп чыккан булам инде. Ул хәлсез кулы белән башымнан сыйпый.
– Укы, балам, тырышып укы. Зур кеше булырсың, – дип күңелемне күрә.
Ә инде укуга килгәндә, шыр «бишле»гә генә укыйм, дип мактана алмыйм. «Өчле»ләре дә булгалый. «Арифметика»ны беләм, «Туган тел»не үз итәм, җыр, рәсем дәресләрен яратам. Роза апа өйрәткән җырлар бер дә теге «Бас әле, Өммегөлсем»нәр кебек түгел.
 
…Мылтык алып, кылыч тагып,
Дошманнарга каршы бара
Комсомолка Гөлсара.
 
Я булмаса:
 
Башкортлар китте сугышка,
Озатып калды күк Урал.
Ат уйнатып, алдан бара
Шәйморатов генерал.
 
Бик тә шәп, күңелгә бик тә ятышлы җырлар! Хет җыр дәресендә бар мәктәпне яңгыратып җырла. Хет урамда «Айт-два!», «Айт-два!»га басып җырлап йөр.
Рәсем дәресендә бер генә нәрсә ошамый. Ул да булса, чүлмәк, я стакан төшерү. Роза апа әйтмешли, менә шушы тормыш кирәк-яракларын төшереп, осталыкны шомарту. Ә инде ул кәефле чагында: «Ирекле темага төшерегез», – дисә, китә кабынып фантазиям. Автомат тотып атакага барган безнекеләр, танклар, самолетлар, тәгәрәшеп яткан немецлар…
Яңа ел якынлашты. Мәктәптә бәйрәмгә әзерләнү ыгы-зыгысы башланды. Чыршыны бизәү өчен кәгазьдән кар бөртекләре, чылбырлыр, флагчыклар ясыйбыз. Алары әллә ни катлаулы нәрсә түгел. Чыршы янында спектакль уйнау – монысы инде җитдирәк эш. Безнең сыйныф өлешенә атаклы «Шүрәле»не уйнау бәхете эләкте. Рольләрне бүлешү мәсьәләсен Роза апабыз җиңел генә хәл итте дә куйды.
– Балалар, кемнең өендә тун бар?
Тун – кияр кием генә түгел, җитеш тормыш билгесе. Ул чагында күпләр ямаулы бишмәттән йөри иде әле. Берәү дә дәшмәде, мин генә кул күтәрдем.
– Апа, минем әтинең туны бар…
– Вәт, Заһит, син әтиеңнең тунын әйләндереп киясең дә, Шүрәле буласың.
Минем, билгеле, Шүрәле түгел, Былтыр буласым килә иде. Шулай инде ул, телең тик тормаса! Батыр егет Былтыр булу бәхете Әсхатькә эләкте. Классның иң яхшы укучысы буларак, шагыйрь сүзләрен халыкка Фәнүзә җиткерергә тиеш иде.
– Апа, безгә роль калмады бит, – дип еламсырады Фәйсәл.
Роза апа елмайды.
– Нишләп калмасын, калды. Калганнарыгыз – шүрәлеләр…
– Безнең туннар юк бит!..
– Булмаса да ярый. «И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел?!» – дип, сез бит сәхнә артыннан гына кычкырасыз.
– Апа, – дидем мин, аның сүзен бүлеп, – Тагы бер зат бар да инде Тукай әкиятендә.
– Нинди зат булсын анда? Кара урман, Шүрәле, Былтыр.Юк-бар уйлап чыгарырга сиңа куш, Заһит, – диде апабыз, тупас кына итеп.
Мин аның канәгатьсезлек күрсәтүенә игътибар итмәдем.
– Ат! Былтыр бит урманга җәяү бармаган, ат җигеп барган.
Иптәшләрем кычкырып көлеп җибәрде.
– Нәрсә тәкъдим итәсең, Заһит?
– Соң, арабызда иң гәүдәлесе – Фәйсәл. Ул ат булсын да, сәхнәгә, камыт киеп, бәләкәй арба тартып, Әсхатьне утыртып килеп чыксын. Вәт кызык булачак!..
Роза апа көтмәгәндә бу тәкъдим белән ризалашты да куйды.
– Фәйсәл, өегездә камыт, кул арбасы бармы?
– Бар, апа…
– Син Былтырның аты буласың.
– Былтыр да, Шүрәле дә сүз сөйлиләр, мин нишләп торыйм анда, сәхнәдә?
Роза апа уйга калды. Бу четрекле сорауга җавапны мин таптым.
– Койрыгыңны, колакларыңны селкетәсең, пошкырынасың, аякларыңны тыпырдатып аласың…
Класс тагы шау-гөр килде. Фәйсәл һаман да риза булып бетмәгән иде әле.
– Ул селкенмәгән колакларны ничек селкетим мин?
– Ярар, – диде укытучыбыз, аны тынычландырып, – Колакларыңны селкетмәсәң дә була. Кигәвеннәр бимазалаган атны күргәнең бардыр бит. Башыңны чайкап, койрыгыңны болгасаң, шул җиткән.
– Койрык та юк бит, апа, минем…
– Булмаса, ясап куярсың юкә мунчаладан.
Бу ыгы-зыгыбыз чыршы бәйрәменә әзерләнүнең төп мәшәкате түгел иде әле. Чыршы бәйрәме дип аталгач, чыршы үзе, һич югында нарат булса да кирәк. Ә безнең якларда ылыслы агачлар үсми. Бәйрәм җитәргә атна кала Гамбәр апа ат җиктереп, хезмәт укытучысын авылдан иллеләп чакырымда яткан Бальза урманына чыршы алырга җибәрә. Хезмәт укытучысы анда бер көн бара, бер көн, лесникны сыйлап, чыршы сайлый, өченче көн кичләтеп кенә кайтып җитә. Аны без, күк капусы ачылганын көткән кебек, дүрт күз белән көтәбез.
Ә узган ел бәйрәм алдыннан тоташ ике атна буран ыжгырды, юлларны гына түгел, каралтыларны, йортларны күмеп китте. Өлкәннәр чыршы урынына күрше урманнан каен кисеп алып кайтып утырттылар. Матур агач сайлаганнар, әмма каен – чыршы түгел инде ул. Җыры да бик килешле яңгырамады.
 
Каен, каен, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагы да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
 
Быел көннәр матур килде. Безнең куанычка, сәхнә түренә хуш исләр таратып, ямь-яшел чыршы менеп утырды. Башкалар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, без үзебезнең «Шүрәле» тамашасын башкардык. Әтинең эче тышка әйләндерелгән туны идәнгә җитеп тора иде. Билен киң каеш белән будым. Битемә корым сөрттем, маңгаема кәгазьдән ябыштырылган мөгез җайладым, кулыма озын кәгазь бармаклар эләктердем. Куркыныч та, кәмит тә килеп чыкты. Тик: «Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм», – дип янаганда, калын тавыш белән үкерә алмавым гына үземә ошап бетмәде.
Әсхать, күлмәген сары билбау белән буып, бил төшенә кечкенә балта кыстырган иде, Былтыр булды да куйды. Фәйсәл дә ат булып килештерде: күлмәге астыннан үткәргән җепне тартып, бертуктаусыз койрыгын болгады, камыт астыннан чак күренеп торган башын чайкады, пошкырды, аякларын тыпырдатты.
Тәүге тапкыр сәхнәгә күтәрелүебез уңышлы килеп чыкты. Бар клуб кул чапты, Фәйсәлгә ияреп, аяк тыпырдаттылар, тамашачылар арасында хәтта колак тондырып сызгыручылар да булды. Бу уңышыбыз безне ныграк берләштереп җибәрде. Класста ике кызыбыз бар: Фәнүзә яхшы укый, җырга оста, Миңсылу да тырыш, кул эшләренә әвәс. Малайларның укуы шул бер чамарак. Мин хыялларга бирелергә яратам, Әсхать – җитез, өлгер, Сәях – көчле, Фәйсәл – гәүдәгә зур булса да беркатлы, Гафур – укуга ялкаурак, кара эшкә уңган.
Гомумән, беребезнең җитешсезлекләрен икенчеләребез каплый ала. Җидәү генә булсак та, уйлавыбызча, зур эшләр башкарырга сәләтлебез.
Фариза әби февраль аеның буранлы бер көнендә үлде. Хәле начараюын ишетеп, Яппар абзый да, Мансур абзый да, Хәбирә, Разия, Рәхилә, Мөнирә апайлар да кайткан иделәр, Әдһәм абзый, хаста телдән калып җан биргәнче, аның янында кулын тотып утырды. Безнең халык мондый чакта да кешегә күрсәтеп еламый, шулай да барысының йөзендә кайгы иде. Бары мәет йөзе генә кайгылы түгел, әйтерсең дөнья көтә-көтә йончыган да, ял итәргә ятып, йокыга талган. Хәтта йокысы аралаш Таһир мулланың «Ясин» укуын да ишетеп ята кебек.
Ирләр, ат җигеп, күмү эшен хәстәрләде. Берничә әби мәетне юып кәфенләде, аны соңгы юлга озатып калдылар да, әнигә өй җыештырырга ярдәм иттеләр. Мөкәрәмә түтинең кайчагында тупсызрак сүз сөйләп ташлау гадәте бар.
– Я инде, Мәрзия, көндәшең юк, бер бабайга бер әби торып калдыгыз, – диде.
Әнинең ачуы килде.
– Юкны сөйләмә, Мөкәрәмә, әллә мине көндәштән ничек котылырга белми яшәгән, дисеңме?
Күңеле тулышкан иде, ахрысы, мич арасына кереп, күз яшьләрен дә сөрткәләп алды.
Кешеләр таралышты, өйдә моңсу бушлык торып калды. Зәбир абый үлгәндә, мин кечкенә идем, әлеге кебек кайгырып, күңелсез уйларга бирелмәгәнмендер дә. Ничек була инде? Кеше, дөньяның шатлыкларын да татып, кайгыларын да кичереп яши-яши дә, бердән-бер көнне үлә дә китә. Гаделсезлек бит бу! Нишләп кеше мәңге яшәми? Әти белән әни дә шулай үләрләр микәнни? Мин дә үләрменме?
Яз җитте. Куергазыда актарылып-актарылып боз китте. Җылы яклардан кайткан торналар, тигез өчпочмак булып, Бакалы күле ягына очып үтте. Уйсу җирләрдә кар эреп тә бетмәгән, каршы тауны хәтфәдәй яшел үлән каплады. Ял көне дүртәүләп шунда чыктык, итекләребезне салып ташлап, яшел үләнгә аяк бастык. «Бастык» – сүз өчен генә, бер-беребезне куып йөгерештек, кырагай тавышлар чыгарып сикерештек. Хәлдән таеп килеп егылгач, Мөнзил башлады әлеге сүзне?
– Их, менә шушында бер сандык хәзинә тапсак икән ул!
– Велосипед алыр идеңме? – дидем мин, аның даими хыялыннан көлеп.
– Билсәпит кенә нәрсә ул. Сезнекеннән дә зуррак итеп, калай түбәле йорт салдырыр идем.
Кәрам Мөнзилне тагы да котыртыбрак җибәрде.
– Шул гынамы бар хыялың?
– Нишләп шул гына булсын. Авылның иң чибәр кызына өйләнер идем.
– Иң чибәре аның Зәкия инде, – диде Әсхать катгый итеп. Эләкте ди сиңа Зәкия! Тегесе дә, монысы да урларга чамалап карадылар да, булдыра алмадылар…
– Нишләп урлап торыйм ди мин аны. Анау хәтле байлыгым булса, үзе йөгереп килер иде.
Мин, күнегелгән гадәтемчә, аның сүзен такмак белән җөпләп куйдым.
 
Кызлар кия кызыл ыштан,
Безгә карасы да юк.
Хәзер кызлар үзе килә,
Барып аласы да юк.
 
– Ну, егетләр, биек өй белән чибәр кәләш кенә дә минем өчен нипачум. Беләсегез килсә, легкавай машина сатып алыр идем. «Победа»ны!
Мөнзилнең әле без киноларда гына күргән «Победа» чаклы «Победа» га үрелүе гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Минем күз алдымнан «выжт» итеп елкылдап торган машина үтеп киткәндәй булды.
– Ә безне утыртыр идеңме, Мөнзил?
– Кәнишне, – диде өлкән дустыбыз. Аннары уйланып яткандай итте дә, өстәп куйды, – Кыйммәт алмас идем. Телеграм баганалары арасы – ун тиен. Таймаска чаклы йөз егерме ара – менә сиңа унике сум…
Ачу килде. Хәзинәне бергәләп табабыз, Мөнзил йорт сала, кәләш ала, машиналы була да, безне акча түләтеп утыртып йөри. Хәер, бу гаделсезлекне ул үзе дә аңлап алган иде инде. Безне тынычландыру өчен:
– Егетләр, бер сандык алтын-көмеш миңа да җитә, сезгә дә артып кала бит ул, – диде. – Тик без аны монда түгел, икенче җирдә табабыз. Мин хәзинәнең кайда ятканын беләм!
Без, бертавыштан:
– Кайда ята? – дип кычкырып җибәргәнебезне сизми дә калдык.
– Монысы әлегә сер. Менә җәй җитсен…– диде Мөнзил ярым пышылдап.
Ә хәзинәне таптык без. Сандык тулы алтын-көмеш рәвешендә түгел, черегән тартма тулы винтовка гильзалары рәвешендә. Аклар-кызыллар сугышы чорыннан калган гильзаларны берән-сәрән элек тә тапкалый идек, бу юлы – тоташ бер өем. Мөнзил бу байлыкны безгә гадел бүлде.
– Бу да акча бит, егетләр, – диде ул, табышны кесәләребезгә тутыра-тутыра, – Мәктәптә малайлардан күңелгә ошаган теләсә нәрсәне сатып алып була…
 

Гаилә ривәяте


Аклар белән кызыллар бәрелеше Зәк-Ишмәтне дә урап үтми. үсүң елның җәендә туктаусыз сугышлар бигрәк тә йончыта халыкны.
Авыл бер аклар, бер кызыллар кулына күчә. Бертуктаусыз атышалар, «Ура!» кычкыра-кычкыра, бер-берсен куышалар. Яраланалар, үләләр. Авылда – аклар, каршы тауда – кызыллар: авылны кызыллар алса, каршы таудан аклар һөҗүм итә.
Халык иркенләп басуда эшли, печән, утын хәстәрли алмый. Атыш башланса, гаиләләре белән базга төшеп ятарга мәҗбүр булалар. Тегеләренә дә, боларына да ашар азык та, атларына печәне белән солысы да кирәк.Аның белән генә канәгать түгелләр, күзләренә чалынган затлырак нәрсәне эләктерергә генә торалар. Шуңа күрә ярлы-ябаганың өенә кермәсәләр дә, баеракларныкын игътибардан читтә калдырмыйлар.
Габдрахман мәзиннең ундүрте белән барган өлкән кызы Мәрзия кышын биш-алты иптәше белән абыстайга йөри башлый. Әмма шушы сугыш аркасында укуы да өзелеп кала. Анысы – бер бәла. Алда аны тагы да бер каза көтеп тора икән. Ничектер, өйдә берүзе генә калган чагы була аның. Кояш баеп барганда, кулына винтовка тоткан бер солдат килеп керә. Кызның коты алына, ярый әле чаршау артына качып өлгерә. Ә теге алан-йолан карана, күзенә тәү чалынган затлы нәрсәне, бик матур итеп бизәкләп эшләнгән зур булмаган сандыкны, иңбашына күтәреп салып, чыгып та китә.
Мәрзия аңына килә, ачынып елый. Җитеп килгән кыз бит ул, ә сандыкта аның бирнәсе: матур-матур күлмәк-камзоллар да, урын кирәк-ярагы да, беләзек-йөзекләр, алтын алкалар, чәчкә тага торган көмеш тәңкәләр дә…
– Ярар, кызым, елама, – дип юата аны әтисе кайтып кергәч, – Баш сау булса, мал табыла ул.
 

Хәзинә


Мөнзилнең безгә чишмәгән сере каламы соң. Чиште.
– Бер сандык алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән Төпсез күлдә ята, егетләр, – диде ул бердән-бер көнне.
Уку елы бетеп килә, җәйге каникулны, ирекле тормышны уйлап, безнең күңелләр иләс-миләсләнә башлаган иде инде.
– Алтын-көмеше аның билгеле инде, – диде Кәрам, исе китми генә. Әйтерсең, өендә бу хәзинә тулып ята. – Энҗе-мәрҗән дигәне нәрсә була соң аның?
– Һи, башыгыз яшь шул әле, егетләр, берни белмисез. Алтыннан да кыйммәт асылташлар, бизәнү әйберләре! Менә шул сандыкны кулга төшерсәк!..
Мин белдеклелегемне күрсәтергә теләп:
– Сандыгы ятадыр да ул. Рәфыйк бай авылдан качып киткәндә, аклар җиңгәч кире кайтып алырмын әле дип, шунда төшереп киткән, диләр. Аклар җиңмәгән, Рәфыйк бай кайтмаган. Тик бу бит әллә чын, әллә әкият. Күпме еллар үткән...
– Әкият! – диде Әсхать, сүземне бүлеп.
Бу юлы нишләптер Мөнзил дә Әсхать ягына ауды.
– Кәнишне, әкият! Рәфыйк атлы адәм чынлап та бай булган, диләр. Әмма бер сандык хәзинә тупларга хәтта аның да хәленнән килмәгәндер. Әгәр бу әкияткә ышансалар, Сафалар, дуамал Әхмәтләр, әллә нинди җайланмалар ясап, күптән күлнең астын-өскә китерерләр иде инде.
– Пушкин әкиятендәге Балда кебек, аркан ишеп, күлне күккә асып куярлар идеме?
– Син, Заһит, җитди сүзне уенга борма. Сандык күл төбендә ята, егетләр. Аның анда ятканлыгын авылда бер мин генә беләм.
– Син генә?!. – Бу сорау өч авыздан бер юлы яңгырады. Ә мин аңа ачыклык кертүне фарыз санадым. – Нигә, син Алланың кашка тәкәсемени?
– Әйе, тәкәсе…
Бу сүзләр безгә бик кызык тоелды, күмәкләп көлеп җибәрдек.
– Миңа үләре алдыннан Хаҗиәхмәт бабай әйтеп калдырды. Авылдан чигенгәндә, аклар чумдырып киткән ул сандыкны, беләсегез килсә. Бар тирә-якны талап җыйганнар-җыйганнар да, кызыллар койрыкларына баса башлагач, ташлап качканнар. Имеш, кызылларны тар-мар итеп, кире кайталар да, байлыкны тартып чыгаралар. Иттерде ди кызыллар, иттермини!..
– Ә Хаҗиәхмәт бабаң моны кайдан белгән?
– Аклар аны ат йөртүче малай итеп алып киткәннәр. Сандыкны күлгә ыргытканнарын ул үз күзләре белән күргән. Юлда яралангач, бабайны Каширинда ташлап киткәннәр.
Мин һаман да киреләнеп маташтым.
– Әкияттер монысы да. Нишләп Хаҗиәхмәт бабаң ул байлыкны үзе чыгармаган?
– Бер аякка, ике култык таягына торып калгач, ничек хәзинә эзли алсын инде ул?!. Менә шулай, егетләр. Июнь ае кереп, күл суы җылына төшсен дә, сандыкны эзләргә тотынабыз. Тик…
– Нәрсә тагын «тик»?
– Планыбызны беркемгә дә белдерү юк. Хәтта әти-әниләргә дә! Ул турыда сөйләшкәндә дә, малайлар аңламаслык итеп, икенче телдә сөйләшәбез.
– Татарчадан башканы белмибез дә инде, Мөнзил.
– Белмәсәк, уйлап чыгарабыз. Безнең кебекләргә кыен эшмени ул. Без рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшәбез, ә теге аңгыралар, күзләрен акайтып, колакларын тырпайтып, тик торалар, мескеннәр. Әйтик,әйтик, мине ничек атарга мөмкин?
Бу юлы Әсхать түземсезлек күрсәтте.
– Син инде ул, кем дип атасак та, Мөнзил булып каласың.
– Түгел шул. Мин – Зилмөн булам.
– Бигрәк кызык. Ә мин кем булам?
– Син – Хатәс буласың, Кәрам – Рамка, ә Заһит – Һитза.
Мөнзилнең хәйләсенә беренче булып мин төшендем.
– Икенче тел түгел дә инде. Үзебезнең татар сүзләрен кирегә генә борып әйтү.
– Дөрес, Заһит. Баштан сүзнең икенче яртысын, аннары – беренчесен. Безгә аңлашыла, башкаларга юк. Менә, мәсәлән, мин синнән сорыйм: «Еңәти тагапоч емекит?» Ә син җавап бирәсең…
– Ә мин җавап бирәм… җавап бирәм: «Тиә тагапоч тикет».
– Рамка, гәни зыңныавы чыпа тыңкат?
Кәрам сорауның үзенә бирелүенә төшенде, әмма аның: «Кәрам, нигә авызыңны ачып каттың?» икәнлеген аңламаган иде әле. Мин тәрҗемә иткәч, рәхәтләнеп көлештек.
– Безнең телне бит мәктәптә немец теле укытып йөргән Нәсимә апа да аңламаячак.
– Аңламасын шул!.. Я, Гатәс, син дә үзебезчә сөйләшеп кара инде.
– Рыкса, – диде Әсхать, маңгаен җыера биреп, – Рык-са-рык-са-рык-са-рык. Бәй, чынлап, «сарык» сүзе килеп чыга шул. Инм рыкса әмкөт – Мин сарык көтәм.
Икенче көнне мәктәп ихатасында бер төркем малайлар алдында Мөнзил барысына да ишеттерерлек итеп безгә дәште:
– Сезтөп үлгәк ызмыбараб, ләрегет?
– Ызбараб, ызбараб! – дидек без бертавыштан.
– Лыкба абызмытот?
– Лыкба мыйбызтот.
– Зинәхә либезмеэз?
–.Зинәхә либезэз.
«Аңгыра»ларның, чынлап та, күзләре маңгайларына менде, конный двор капкасыдай булып, авызлары ачылды.
– Ни чыкса, Мөнзил, Әсхать, Кәрам, Заһитлардан чыгар инде.
Хәзинә эзләүнең җиңел эш түгеллеген аңлый идем мин. Җиңел эш булса, бар кеше дә хәзинә табар иде дә, рәхәтләнеп баеп тик ятар иде. Аны хәтта «Том Сойер маҗаралары» дигән китаптагы Том белән Гек та таба алмаган әле.
Эшнең җиңел түгеллеген Мөнзил дә чамалаган булып чыкты.
– Көймә кирәк, егетләр, – диде ул, ниһаять, хыялыбызны тормышка ашырыр көн якынлашкач. – Көймәгә утырып йөзгәнегез бармы? – Әйтерсең, үзе йөзеп караган…
– Йөзү түгел, китаптагы сурәтеннән башка көймә күргәнебез дә юк.
– Дөрес, Заһит. Безнең сухопутный Эзәккә көймә кайдан килсен. Ә менә Кәрамнарда бар.
Кәрам күзен челт-челт йомгалады.
– Көймәме?..
– Көймә түгел, комбайн камерасы. Су керәм дип, әтиеңнән тын тутыртып аласың, теләсә нинди көймәң бер яктарак торсын. Я, алаласыңмы?
Кәрам, бераз уйланып:
– Болай юк. Төшергән чагы булса, юашлана ул, ни сорасаң, шуны бирә.
– Димәк, төшереп кайткан чагын көтәргә кала. Әсхать, синнән озын аркан, унбиш адымнан да кыска булмасын. Төпсез күл бит ул! Заһит, син кибәннән печән йолкый торган ыргак аласың. Бармы!
– Бар. Очы сөнгенеке кебек.
Менә шулай кирәк-ярак әзерләп куйдык. Минһаҗ абзыйның эчеп кайтканын гына көтәсе калды. Хәер, ул да безне озак зарыктырмады, җәйнең ямьле бер кичендә Слоновкадагы Микола знакумында кунак булып кайтты. Кәрам әтисе эргәсенә елышты, без капка төбендә нәтиҗә көтеп калдык.
– Мебирер кәни? – диде Мөнзил, үзебезнең телгә күчеп.
– Рерби, – дидем мин ышаныч белән.
Әсхать икеләнде.
– Мәсәбир либезниш?
– Алс ләргәэш рыту лерки, – диде Мөнзил, күңелен төшерми.
Ихатадагы әңгәмәгә дә колак салырга онытмадык, билгеле.
– Әти-и-и, мин быел икенче сыйныфка күчтем.
– Молодец, улым. Беренчедә ике ел утырсаң утырдың, тәки икенчегә күчә алдың бит! Укы, укы, үскәч, минем кебек, комбайнер булырсың.
– Булам, әлбәттә, булам. Әти-и-и…
– Нәрсә, улым, кәнфит алырга акча биримме?
– Акча кирәкми. Келәттә эленеп торган камераңа тын тутырып бир әле. Зариф буасына су керергә төшәм.
– Һи, шул гынамы үтенечең? Камера ул безгә чүп тә түгел, камера тутыру безнең өчен пүчтәк эш. Кәчүк белән «выжт», «выжт» и… точка!..
Мәсьәлә хәл ителде. Мөнзил, кулын кулга ышкый-ышкый, безгә дәште:
– Ун, ләрегет, тәгәир Сезтөп үлгәк тәбезмекит?
– Тәбезкит, тәбезкит!..
Карлы-буранлы кыш та, ташкынлы яз да күл торышына әллә ни үзгәреш кертә алмаган иде. Монда гадәти тормыш дәвам итә: иртәнге кояш алтын төсенә буяган суда вак балыклар сикерешә, күл читендәге камышларда мең төрле бөҗәк кайнаша, яр буенда ярыйсы ук күтәрелеп барган үлән рәхәт итеп аяк табаннарыбызны кытыклый, Куергазы буе әрәмәсеннән кәккүк чакыруы ишетелә.
Без Мөнзил белән, камераның ике ягына аякларыбызны суга салындырып утырып, кулларыбыз белән ишә-ишә күл уртасына юл алдык, Кәрам белән Әсхать, авыр сандыкны сөйрәп чыгарышырга әзерләнеп, ярда көтеп калдылар. Менә Мөнзил ыргак тагылган арканны суга төшерде. Исеме Төпсез булса да, күлнең, чынлап та, төбе бар, әмма ул бик тирәндә иде, озын аркан чак иңләде. Мөнзил ипләп кенә күл төбен барлый, мин тегеләй ишәм, болай ишәм, ә Кәрам белән Әсхать, әле һаман сандык эләкмәдемени дип, түземсезлек күрсәтәләр. Керү белән эләккәч, хәзинә буламыни ул? Йөреп-йөреп эләктерә алсак та әле… Мөнзил, кармак салгандагы кебек, пышылдап сөйләшүгә үк күчте. Әйтерсең, кычкырып сөйләшсәк, сандык ыргакка эләкми, куркып кача инде.
– Тәк-тәк-тәк, әйдә, Заһит, тегендәрәк иш. Күңелем сизә: сандык анда ятарга тиеш. Чак кына болайрак…
– Мөнзил, ә Хаҗиәхмәт бабаң алдаган булса?
– Олы башын кече итеп нигә алдасын ди инде ул. Ярар, күп сөйләнмә, ишүеңне бел.
– Мөнзилнең кулы талып, минем аяклар ойый башлагач, чыгып ял иттек әле без. Су кердек, икмәк катыларын кимереп алдык, кояшта кызындык, тапкан хәзинәбезне ничегрәк бүлешү, нинди хаҗәтләребезгә тоту турында да фикер алыштык. Аннары янә хәзинә эзләргә кереп киттек. Бу юлы бик озак йөрмәдек, Мөнзил колак яргыч итеп кычкырып җибәрде:
– Эләкте, егетләр!..
Мин шатлыгымнан суга егылып төшә яздым, Кәрам белән Әсхать ярда, кырагай тавышлар чыгарып, сикерешергә тотындылар.
– Сандыкмы, Мөнзил?
– Сандык булмый, чуртым булсынмы! Бу тирәндә башка нәрсә ятсын.
– Авырмы, Мөнзил?
– Авы-ы-ыр! Бер потлап булыр. Бәлки, ике пот та тартыр…
– Ике пот алтын-көмеш, энҗе-мәрҗәнне нишләтеп бетерербез икән?
– Байлыгы булса, урыны табылыр. Ярга табан иш, ычкындырып куймыйк.
– Яр читенә якынлашу белән, Мөнзил аркан очын малайларга тоттырды. Алар, билгеле сурәттәге баржа тартып китеп барган бурлаклардай, хәзинәне ярга тартып чыгардылар. Тик ыргакта сандык түгел, тутык сабан тәгәрмәче иде.
Ерылган авызларыбыз турсайды, әмма Мөнзил күңелләребезгә артык кителергә бирмәде. Сабан тәгәрмәченең тутыгын пәкесе белән кырып, нидер эзләп маташты.
– Ни карыйсың анда? – дидем мин, ачуым килеп.
– Монысы да алтыннан түгел микән, дип тикшерүем, егетләр. Тизрәк батсын өчен теге сандыкка шушы тәгәрмәчне таккан булырга тиешләр. Бавы череп ычкынгандыр. Шулай булгач, сандыгы да тәгәрмәченнән ерак ятмый инде аның. Бүген соң, хәзинә эзләү эшен иртәгә дәвам итәрбез.
Тик иртәгәсе көндә безне башка мәшәкатьләр көтә иде. Колхоз идарәсендә сабан туе үткәрергә карар иткәннәр дә, шуңа әзерлек башланып тора икән. Бер төркем ир-ат Хаҗивәли чаукасында мәш килә. Шуышып менәргә багана утырталар, капчык сугышына урын җайлыйлар, көрәш мәйданын, атлар чабышы, малайлар ярышы юлларын билгелиләр. Без төшкә чаклы шушы эшләргә кысылышып йөрдек.
Җиңел гәүдәле җитез Мөнзил үзенә ярыш төрен сайлап та куйды.
– Баганага үрмәләячәкмен, егетләр, – диде ул катгый итеп. – Анда эленгән бүләкне мин алачакмын. Баганасы шома, табанга бал сөртмичә булмас. Заһит, сездә бал бармы?
– Бал сөртсәң хәрәмләшү була да инде.
– Ярар, балы аның барыбер юк. Кәнфит сыегын сөртү – хәрәмләшү булмый ул. Кесәңә кәнфит салып ал.
– Ярар, берне алырмын.
– Ике аякка икене ал.
Әсхать, Кәрам, Сәях ничектер, мин үземә ярыш төре сайлап алмаган идем әле. Көрәшкә чыксам, Сәях мине бөтереп кенә салачак. Атта чабышыр идем, Кәрам ал бирмәячәк. Йөгерәм дисәм, барыбер Әсхатьне узып булмаячак. Ярар, олылар әйтмешли, иртәгәсен ишәк кайгырткан.
Төштән соң без, икенче төркем өлкәннәргә ияреп, авыл буйлап бәйге бүләкләре җыеп йөрдек. Дөбердәтеп күк күкрәве дә, ялт-йолт итеп яшен яшнәве дә, чиләкләп дигәндәй яңгыр коюы да өйләребезгә куып кертә алмады. Сафа абзый белән Мәсгуть абзый, озын колгалар тотып, алдан, алар артыннан тагы да берничә авыл агае, алар артыннан, чиләкләр тотып – без. «Исәнлеккә-саулыкка, тигезлеккә-байлыкка, Мәгърифә түти, сабан туебызны котлап…». «Һай әттәгенәсе, бигрәк вакытлы, бигрәк мактап йөрисез, туганнар. Миннән менә бер күлмәклек ситса! Малайларга бер дистә йомырка!» «Узган ел йорт бетереп кердең, Сәфәргали абзый. Яктыда, җылыда кышладыңмы?» «Әйтергә генә дә түгел, егетләр! Ярдәме өчен колхозыбызга рәхмәт! Миннән – пар итек! Әнисе, йомыркалар чыгар, жәлләмә». «Хәмдия килен, төшкән йортың ипле, хәләл җефетең төплеме?» «Аллага шөкер, Сафа абзый! Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшибез! Миннән – чүпләмле сөлге белән кәшимир яулык…».
Кояш баеганчы, менә шулай бар авылны урап чыктык. Колгалар, офык читендә калыккан салават күперенә охшап, аллы-гөлле күлмәклекләр, сөлгеләр, шәлләр белән бизәлде, күтәреп йөргән чиләкләребезгә өяләмә йомырка тулды.
Иртән чәй эчкәч, әти кабаланмый гына атын җикте, арбага кичә чабып алып кайткан печәнен салды. Әни зур кунакларга гына җәелә торган асалы паласын чыгарып япты, арба почмагына самаварын утыртты, кичтән әзерләп куйган төенчекләрен төяде. Без өчәүләп сабан туена киттек. Унынчыны тәмамлап кайткан Мөнирә апай иптәш кызлары Фидүсия, Шәһидә, Гыйльминур, Фәйрүзәләргә иярде.
Бәйрәмчә киенгән халык Хаҗивәлигә агыла: кемнәре җәяү, кемнәре безнең кебек атта… Бер төркем яшьләр колхоз полуторкасына төялгән. Ат чабыштыручы малайлар, ярышка чыгасыларын күрсәтеп, түземсезлек хисе кичергән аргамакларын тыя төшеп узып киттеләр. Үтеп баручылар әтигә сәлам бирә, әти аларга җавап кайтара, сөйләшеп алалар. Күңелле!
– Әссәламәгаләйкем, Габделнасыйр абзый!
– Вәгаләйкемәссаләм, Гаффар кордаш!
– Бәйрәмгәме?
– Бәйрәмгә. Кеше күрик, үзебезне күрсәтик…
Гаффар карт миңа бер кәнфит тоттыра. Анысы, Мөнзилгә тәгаенләнгән ике кәнфиткә иш булып, кесәгә төшеп ята.
– Малаең да егет булып килә түгелме соң?
– Аллага шөкер, Гаффар кордаш. Быел буыннары сыеграк әле, яренгә Идрис батырга каршы чыгарга нияте бар.
– Идриснең үзенә үкмени?
– Нигә, без кемнән ким. Хәтерлисеңдер, яшь чакларда…
Без килеп җитеп, атны тугарып, пар каен төбендә табын әзерләгәндә, кичәге яңгырдан соң әллә кайсы арада җилләп өлгергән болын халык белән тулган иде инде. Тантананы колхоз рәисе Хәмзә абзый ачып җибәрде.
– Иптәшләр! Агай-эне! – диде ул, ыгы-зыгыны туктатып. – Безнең «Кызыл-Шар» колхозы узган елларда да артта калганы булмады, быел да, Коммунистлар партиясе, аның беренче секретаре иптәш Никита Сергеевич Хрущев кушканнарны үтәп, Аллага шөкер, мах бирмәдек.
Хәмзә абзый – әнинең ике туган энесе. Тик алар әти белән бер-берсен өнәмиләр. Шуның өчен хәл белергә дә әти өйдә юк чакта гына кергәли. Колхоз рәисе, әтинең сүзләренә караганда, аны үзен санга сукмауда гаепли, «кулак» дип атый. Әти аны «хәзер генә партийный булып, вазифа биләп йөргән кулак калдыгы» дип мыскыл итә. Миңа бер генә нәрсә аңлашылып җитми: нигә инде «кулак» белән «кулак калдыгы»на дус яшәмәскә? Хәер, «партийный»лар әтинең дошманнары шул. Шулай, бер кергәнендә мине алдына утыртып иркәләргә иткән иде дә, бирешмәдем. Бердән, ул әле минем хыялым иңли алмаслык зур кеше, «Ялта»ны җигеп читән тарантаска гына утырып йөри: икенчедән, үзе»партийный», үзе «кулак калдыгы». Хәмзә абзый, ишек тоткасына чат ябышкан кулларымны аерып ала алмый, башымнан гына сыйпады да:
– Бу төпчегең бик зирәк малай дип мактыйлар, Мәрзия. Укысын, зур кеше булсын, – диде
– Булыр, Аллаһы боерса, – диде әни тыйнак кына итеп.
…Колхоз рәисе сүзен дәвам итте.
– Быел, агай-эне, – диде ул, кулын күк йөзенә төбәп, – Яз матур килде, чәчү эшләрен районда иң беренчеләрдән булып тәмамладык. Җәйнең башы да өметләребезне аклый бара. Кичә генә бик матур итеп яңгыр явып үтте. Чабымлыкларда, көтүлекләрдә күзгә күренеп үлән күтәрелә, сыерларның сөте арта. Аллаһы боерса, савымны һәр сыердан тәүлегенә берәр потка җиткерербез дигән ышаныч бар. Ә уңыш җыюда төп бурычыбыз – һәр гектардан йөзәр пот ашлык җыеп алу.
Быел чәчү эшләрендә ал бирмәгән тракторчыларыбыз Әбсәламов Камил белән Фәткуллин Рәиснең тырыш хезмәте ихтирамга лаек, иптәшләр.
Халык гөрләтеп кул чапты. Колхоз рәисе, бар мәйданны күзеннән үткәрде дә, алдынгыларны янына чакырды.
– Колхоз идарәсе карар чыгарды: иптәш Әбсәламов хром итекләр, ә иптәш Фәткуллин патефон белән бүләкләнә.
Сугыштан соңгы өзеклек елларында колхоз әле берәүгә дә андый зур бүләкләр биргәне булмагандыр. Алкышларга аптырау катыш соклану авазлары да кушылды.
– Кара син аны, ә! Хром итекләр, ди бит!..
– Итекләре генә туда-суда. Патефоны ни тора!..
Рәис бар мәйданга ишетелерлек итеп тамагын кырды.
– Игенчелек эшләрен алга куеп, малчылыкны онытсак, дөрес булмас, агай-эне?
– Малчылык буенча безнең Амриканы да куып җитәсебез бар бит әле, – дип, кемдер рәиснең сүзен бүлдерде.
– Дөрес, иптәшләр, илебез җитәкчесе Никита Сергеевич Хрущев күрсәтмәләрен үти барып…
Теге шаяны бу җөмләне күптән түгел халык арасында таралып өлгергән җыр сүзләре белән очлап куйды:
– Куып җитәрбез, узып китәрбез Американы якын елларда…
Бар халык көлеп җибәрде. Хәмзә абзый әлеге әрсез адәмгә усал итеп карап тамагын кырды да, сүзен дәвам итте.
– Шулай…Узган ел үзенә беркетелгән һәр сыердан өчәр мең литр сөт савып алып, дояркабыз Хәят Ишмөхәммәтова районда алдынгылар рәтенә чыкты. Ялчыкайдагы Гатия Вахитовадан кала, икенче урынны били. Ныграк тырышса, беренчелекне дә алыр, Аллаһы боерса. Колхоз идарәсе карар чыгарды: иптәш Ишмөхәммәтованы күлмәклек крипдешин белән бүләкләргә.
Бар аланны яңгыратып кул чабарга халыкка тагы бер сәбәп булды. Ул арада мәйдан өстендә патефон җыры яңгырады.
 
Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Бәйрәм итик көн буе.
 
Ярышларны, гадәттәгечә, малайлар, кызлар башлады.
Көрәштә, чынлап та, Сәях җиңеп чыкты. Йөгерүдә Әсхать беренчелекне бирмәде. Кәрам ат чабышында катнашты, әмма анда өлкән сыйныфларда укыган малайлар өлгеррәк булдылар. Мөнзил минем кәнфитләр ярдәмендә, багананың очына ук менеп җитеп, әтәч алып төште.
– Өйдә әтәчебез бик картайган, тавыкларыбыз йомырканы читкә йөреп сала. Шәп булды әле! – дип мактанды.
Мин дә сабан туе бүләгеннән мәхрүм калмадым. Зур табакка ике чиләк катык салып, анда бакыр акча ташлаганнарын түземсезлек белән көтеп тордым да, башым белән шунда чумдым. Шүкә ич мин! Зариф буасы төбен иңләп-буйлап айкаганны, бер табак катыкны гына айкый алмыйммы?!.Айкадым, теге акчаны таптым, телем белән ялмап алып, теш арама кыстырып алып чыктым. Алкышларга һәм пешерелгән ике йомыркага лаек булдым.
Өлкәннәр көрәше башланганда, читтәрәк ягылган учак өстендәге өч зур казаннан, борыннарны кытыклап, итле шулпа исе чыга башлаган иде. Колхоз бәйрәм хөрмәтенә башмак суйдырган.
Пар каен күләгәсендәге кунакчыл табыныбызга килеп китүчеләр байтак булды. Әтинең бертуган энесе мәрхүм Борһан абзыйның кызлары Мәгъсүмә түти белән Нәҗибә апа, әтинең сеңлесе Бүләкъямал түтинең улы Рәүф белән килене Фәрхинур, әнинең бертуган сеңлесе Фатыйма түти, аның балалары Фоат абый белән Резеда апа, әнинең сугышта ятып калган мәрхүм энесе Хәбибрахман абзыйның хатыны Мәрхәбә, уллары Рафаэль һәм Фидаи абыйлар… Иптәш кызлары белән Мөнирә апай да килеп сыйланып киттеләр. Кунаклар итле аш ашады, әни пешергән коймак-ләвәшләр белән чәй эчтеләр, яшереп кенә бал да чөмерделәр, булса кирәк.
Кунакларны кабул итеп, алар белән тыныч кына әңгәмә корган әтинең кырыс йөзе мөлаемләнеп киткән, төртмә теле йомшарган иде. Әни дә, арба белән табын арасында йөгереп йөреп, кунакларны бик ихлас сыйлады.
Табыннан торгач, мин Әсхатьне эзләп таптым. Мөнзил, Кәрамны да ияртеп, әтәчен алып кайтып киткән иде, ахрысы. Без, авыл егетләренә охшатыбрак, кулларыбызны бер-беребезнең иңбашына салып, аланны урап чыктык, калкулыкка күтәрелдек. Сулда, еракта, искиткеч җыйнак һәм ямьле булып авылыбыз күренә. Уңда – сабан туе мәйданы. Ямь-яшел аланда, мең төрле чәчкәләрдәй, халык сибелгән. Уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, сөйләшәләр. Әлеге гүзәл мизгелдә дөньяның бар мәшәкатьләреннән азат, гамьсез халык.
Авылдашларыбыз. Бергә җыелсалар, бик күп икән алар.
Мин, ничектер, Әсхатькә капыл гына:
– Ни хаҗәтебезгә безгә бер сандык хәзинә?!. – дип дәштем.
Иптәшем бераз уйланып торгандай итте.
– Әйе шул.
– Дөнья бит болай да ямьле!
Ә Төпсез күл төбендә яткан сандык турында минем үз фикерем туып өлгергән иде инде. Мөнзил ул кызык малай. Үзе, хыялларга бирелеп әллә ниләр уйлап чыгара да, үз уйдырмаларына бездән алдарак ышана. Күл төбендә сандык, бәлки, ятадыр да, ләкин анда алтын-көмеш түгелдер, әнинең теге чакта ак солдат алып чыгып киткән бирнәседер. Күлмәкләре-камзуллары күптән череп беткәндер инде. Зур үскәч, әнигә әллә нинди матур-матур күлмәкләр алып бирермен әле.
Көне-төне дигәндәй дөнья мәшәкатьләре белән булган әти белән әнинең көләч йөзле, яхшы кәефле чакларын күрү миңа да искиткеч рәхәт иде. Мәйдан таралыша башлады, без дә кайтырга чыктык.
– Әти, – дидем мин, аңардан дилбегәне алып, – Мин зур үскәч, чынлап та Идрис абый кебек көчле буламмы?
– Әллә инде, улым, – дип әни сүзгә кушылды, – безнең нәселдә, Мирас карт нәселендәге кебек, гәүдәлеләр юк бит әле ул.
Әти аны бүлдерде:
– Көч ул елына бер мәртәбә сабан туенда кирәк. Ә акыл көн дә кирәк, улым. Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар, дип белми әйтмәгән бит картлар. Тырышып укы, зур гыйлемгә ия бул.
Мөнирә апайның ун сыйныф тәмамлап кайтуы гаиләбез өчен зур шатлык иде. Әле бит абый-апайларның берсе дә ул чаклы зур белемгә ия була алганнары юк. Икенче шатлык – аның Стәрлегә барып, имтиханнарын уңышлы тапшырып, укырга кереп кайтуы булды. Бу яңалыкны инде бар авыл авыз тутырып сөйләде.
– Габделнасыйрның кече кызы зур уку йортына кереп кайткан икән.
– Кемлеккә?
– Анысын чуртым белсен. Милициялеккә диме шунда… «Милицийский училише» дип атала ди ахрысы уку йорты.
– Кит әле! Хатын-кыз милиция була димени? – Укыган кеше – чукынган кеше, диләр бит. Булса да булыр.
– «Милицийский» түгел, «медицинский». Милиция булмый, духтыр була, беләсегез килсә. Духтырмы шунда, фельдшермы?
– Брянцев кебек була икән алайса.
– Кыскасы, зур кеше була инде.
Свобода амбулаториясендә эшләгән чатан Брянцевны тирә-як авыл халкы Алла урынына күрә иде. Апайның Брянцев кебек кеше булачагын белгәч, мин горурландым да, шатландым да. Әти әйтмешли, кемнеке – аныкы бит! Чирләп китсәң, унбиш чакрым юл үтеп, Брянцевка чират тормыйсың, үз апаң биргән даруны эчәсең дә савыгасың.
Апай өйдә чакта күңелле иде. Кызлары белән җыелышып килеп керәләр, пышылдашып хәбәрләрен сөйләшкән булалар. Мин барыбер ишетәм, куып маташсалар да, әллә ни читкә китмим. Учакта тимер кыздырып чәчләрен бөдрәләткән булалар, кашларын каләм белән каралтып, иреннәрен кызарталар, битләренә пудра ягалар – гомумән, кыланалар инде. Аларны үчекләп, мин дә иренемне кызыл каләм белән буйыйм, битемә мичнең акбалчыгын сөртәм. Бу «батырлыгым» өчен «пәри ботагы» исеменә лаек булам.
Тагы бер җәй үтеп киткәне сизелми дә калды. Апайны, фанер чемодан тоттырып, Стәрлегә укырга озаттык. Дүртенчене тәмамлаган Мөнзил дустыбыз бишенчегә барудан кискен рәвештә баш тартты. Иртән без Казбек белән капка төбенә чыгып утырган идек. Күңелдә моңсу бушлык. Хәтта авыз эченнән нидер көйли-көйли каршыма килеп баскан Мөнзилгә дә игътибар итмәгәнмен.
– Нихәл, Заһит.
Сәлам бирү урынына мин аңа:
– Апай китте… – дип җавап бирдем.
– Китсен. Кулыннан килгәч, укысын әйдә, – диде Мөнзил, минем өчен бик әһәмиятле булган вакыйгага битарафлык күрсәтеп. – Ә мин бишенчегә бармыйм инде. Кышын алай-болай йөреп торам да, язга чыккач, авылның сарык көтүен алам, акча эшлим.
– Дүрт сыйныф кына? – дидем мин, ни әйтергә белми.
– Дүрт кенә булса соң. Эш сыйныфта түгел, башта бит. Әнә, сатучы Зәйтүнә апа да дүртне генә бетергән, ә счет төймәләрен ничегрәк шакылдата, акчаны ничегрәк саный!.. Хәмзә абзый мәдрәсәгә генә йөргәләштергән. Аннан башлы колхоз рәисе районда юк. Укып, мулла булмассың, чукып, карга булмассың. Хәер, Заһит, син укы. Әтиең бар, артың нык…
Ә мәктәптә безне зур үзгәреш көтә иде. Роза апабыз Әхмәте белән МТС-ка күчеп киткән. Безне беренчеләр белән бергә Фәрхинур апа укытачак. Ике апа арасындагы аерманы без беренче сентябрь көне үк күреп алдык. Яңа апа, элеккесе кебек, «Басыгыз!», «Утырыгыз!», «Басыгыз!», «Утырыгыз!» дип теңкәгә тими, «Хуш килдегез, балалар!» дип тәбрикли. Берәүне дә «Надан!», «Туңбаш!», «Башмак!» дип кимсетми, иркәләп кенә дәшә. Кычкырмаса, тиргәмәсә дә, аны тыңлыйсы килеп кенә тора. Безне ул тәүге көннәрдән үк зурайтып та җибәрде.
– Инде сез, балалар, кечкенә октябрятлар булып озак йөрмәссез. Октябрь бәйрәмендә иң лаеклыларыгызны пионерга алачакбыз, – диде..
Кемнең инде бу тормышның тагы бер югарырак баскычына күтәреләсе килмәсен? Хәтта классыбызның иң ялкавы Гафур да ара-тирә дәрескә әзерләнеп килгәли башлады. Ә мин китапханәдән «Витя Малеев мәктәптә һәм өйдә», «Васек Трубачев һәм аның иптәшләре», «Кече улның урамы» дигән китапларны алып укып чыктым. Володя Дубинин атлы пионер күрсәткән батырлыклар турында иптәшләремә дә сөйләдем. Әсхатьнең дә, Кәрамның да андый калын китаплар укырга җилкәләре юка, әмма мин сөйләгәнне тыңларга яраталар.
Менә дүрт күз белән көткән көнебез дә килеп җитте.
– Бүген, балалар, – диде Фәрхинур апа, – Бөек Октябрь социалистик революциясенең туган көне. Сезне клубта, бар авыл халкы алдында, пионерга алабыз, галстук тагабыз.
Сәхнәгә чыгып тезелешеп бастык. Халыкка берәр куплет шигырь сөйләп ишеттердек: «Как повяжешь красный галстук, береги его…». Пионервожатый Ләлә апа барыбызга да галстук бәйләп чыкты. Аннары, уң кулын маңгаена тидереп, фәрман бирде: «Юные пионеры! К борьбе за дело Ленина, Сталина, Коммунистической партии Советского Союза будьте готовы!» Без дә, ул алдан өйрәткәнчә, салют бирдек: «Всегда готовы!».
Клуб өлкәннәр карамагына калды. Хәтта бәйрәм хөрмәтенә күрсәтелгән киноны да карап утырасыбыз килмәде. Берәр сугыш турында фильм булса, бер хәл. Югыйсә, «Свинарка и пастух». Фи!..
Өйгә кайтып кергәндә, шатлыгымның чиге юк иде.
– Әти! Әни! Мин пионерга кердем!
Әни йон эрләп утыра иде, эшеннән бүленде, аның йөзе яктырып китте.
– Һай, Алланың рәхмәте төшкере, улым! Зур үстең инде. Мөнирә апаң кебек камсамул да булырсың, Аллаһы боерса, партийный да булып китәрсең әле!.. Әнә, Хәмзә туганым кебек, читән тарантаска яхшы ат җигеп, җилдереп кенә йөрерсең.
Әти кырын гына карап куйды да дәшмәде. Тик аның бу кылыгы гына минем күтәренке кәефемне төшерә алмады. Гәзитләре белән утыра иде, эшеннән бүленергә теләмәгәндер.
Йокларга яткач, гадәтемчә, аларның сөйләшүенә колак салдым.
– Шул «кызыл авызлар» атаңны юк иттеләр, минем хәләл көчем белән бөртекләп җыйган дөньямны юк иттеләр, ә син – «улым партийный булыр». Тфү!..
– Соң, заманы шул бит, әтисе. Улыңның көтүче булуын телисеңме?
– Әнә Габделҗаббарыбыз партийный да түгел, тизәккә дә батып йөрми. Ярар, соң бит инде, йоклыйк. Төпчегебез балигъ булганчы яшәсәм, бакыйлыкка үкенми күчәр идем.
Әтинең кайдадыр күченергә җыенуы миңа кызык тоелды.
Әмма ул турыда уйланып озак ята алмадым, керфекләрем бер-берсенә ябышып, аңым томаланып бара иде инде. Ә партийныйлар турындагы әңгәмә, нишләптер, күңелемә сеңеп калды. Кемнәр алар авылдагы партийныйлар? Билгеле инде, колхоз рәисе Хәмзә абзый. Аның дәрәҗәсе белән кермичә дә ярамыйдыр. Директорыбыз Гамбәр апа. Алдынгы колхозчылар коммунист булырга тиеш дип, тракторчылар Камил абый белән Рәис абыйны, сыер савучы Хәят апаны да партиягә алганнар икән. Монысы аңлашыла. Әсхатьнең әтисе Габделәхәт абзыйның партийный булуы гына аңлашылып бетми. Ул бит болай да яхшы кеше. Тик аның авызында сүз тормавы гына Әсхать белән минем араны боза язып куйды.
Челлә суыклары артта калып, кыйбладан яз сулышы килә башлаган көннәрнең берсе иде. Мин чаңгыларымны тактым да аларның ишек алдына барып кердем. Өеннән көл чиләге күтәреп чыгып килгән иптәшем мине елмаеп-көлеп каршы алды.
– Әйдә Тимерлек тавына чаңгы шуарга.
– Хәзер, Заһит, көлне түгеп кенә керәм дә…
Аскы урамга төшеп, тимерлек тыкрыгына борылгач, җиткерде бу хәбәрне миңа Әсхать.
– Карале, Заһит, без: «Ленин, Сталин эше өчен көрәшкә әзербез!» – дип ант биргән булабыз. Ә Сталин ул бик тә алама патша булган икән дә. Әллә күпме кешеләрне аттырган да кистергән…
Бу хәбәр миңа маңгаема чукмар белән китереп тондырган кебек тәэсир итте. Гомердә дә сугыш чукмары булмадым, берәүгә дә үзем башлап сукмадым. Әмма бу юлы күз алларым караңгыланып китте. Иптәшемнең икмәк шүрлегенә ничек итеп менеп төшүемне аңламый да калдым. Аның:
– Нигә сугышасың, ә? Мин сиңа ни дип әйттем әле?!. – дип шыңшуыннан гына аңыма килдем. Ул да һөҗүмгә күчәр дип уйлаган идем, күчмәде.
– Ни дип әйттем, имеш!.. Сталинны хурладың бит!
– Хурласа, әллә мин моны үзем уйлап чыгарган дип уйлыйсыңмы? Кичә әтиләрнең партийный җыелышы булды. Аларга сер итеп кенә Кремльдән килгән хатны укыганнар. Әти кайтты да сер итеп кенә безгә сөйләде. Бу турыда берәүгә дә әйтмәскә кушты.
– Менә миңа әйттең ич!..
– Әйтсәм, сер итеп кенә, якын дус итеп кенә.
– Ә мин моңа барыбер ышанмыйм!..
Без ничектер чаңгы шуу уеннан кире кайттык. Әсхать миңа сер итеп кенә сөйләгән кот очкыч хәбәрне әти белән әнигә җиткерергә өйгә ашыктым. Әти, почтасын таратып кайткан да, урта бүлмәдә караватта ятып тора. Аның көнә-көндез ятып торганын үз гомеремдә күргәнем юк иде әле. Әни аның янында. Минем, кайтып кереп, чишенеп ташлавымны сизмәделәр, әңгәмәләрен дәвам иттеләр.
– Ул чаклы авырткан җирем дә юк, әнисе. Хәл бетә бит…
– Соң, юньләп ашамагач, нинди хәл ди инде ул. Көчләбрәк булса да ашасаң иде, әтисе.
– Тамак төбендә кечкенә төер. Инде рәхәтләнеп ашыйм дип утырсам, укшыта. Торып китәргә туры килә.
Мин, үз мәшәкатьләрем белән булып, игътибар да итми йөрим икән, ләбаса. Болай да кече гәүдәле әти соңгы көннәрдә тагы да кечерәеп киткәндәй булды. Кәефе дә төшенке иде. Шулай ук авырып китте микәнни? Үзе әйткәненчә, гомерендә авыруның ни икәнлеген белмәгән кеше. Бүлмәдәгеләрнең сүзенә тагы колак салдым.
– Хафаланма, әтисе, үтәр. Кизү була торган нәрсә, үтә торган нәрсә. Брянцевтан дарулар алсаң… Менә хәзер шифалы үләннәр белән чәй кайнатам.
– Үтсә дә, үтмәсә дә Аллаһы кулында инде. Әнә, Борһан туганым алтмышка да җитә алмады. Ә миңа, беләсең килсә, җитмеш биш.
– Яшеңне санап, күпсенеп ятма. Борһаныңны аклар җәзаламаган булса…
Миндә өч ел элек мәрхүм булган Сталин кайгысы калмаган иде…


Гаилә риваяте


Кызыллар белән аклар сугышлары бетте, авылларда совет власте тәмам урнашты дигәндә, Ырынбур атаманы Дутов, казакларны туплап, советларга каршы баш күтәрә, байтак шәһәр, авылларны басып ала. Дутовчылар Таймас белән Зәк-Ишмәткә дә килеп җитә.
Габделнасыйрның энесе Борһан ул чакта Таймас волостеның башкарма комитетында азык-төлек комиссиясе рәисе вазифасын башкарган була. Аклар башкарма комитет рәисе белән аның урынбасарын Дөрембәт тавына алып чыгып аталар. Комитет әгъзаларын кулга алып, штаблары урнашкан Каширин авылына озаталар.
Аларның Зәк-Ишмәткә китергән казалары авыл халкы җилкәсенә күтәрә алмас йөк булып төшә. Исерек казак тәмәкесеннән чыккан ут җәйнең тынчу төнендә авылның тоташ бер урамын ялмап ала, сиксән йорт утырып яна.
Ә Габделнасыйр атын җигә дә, энесен юллап, авылдан җитмешләп чакрымда яткан Каширинга китә. Юлы таныш, Ырынбурга барганда-кайтканда кунып чыга торган фатиры да бар. Килеп җитү белән аңа шул мәгълүм була: казаклар якын-тирә авылларда кулга алынган совет власте активистларын Каширинның үзәк мәйданына чыгарып, шомполлар белән җәзалаганнар да, үләргә зур таш келәткә ташлаганнар.
Әчесен дә, төчесен дә күп күргән Габделнасыйр югалып калмый, келәтне саклаган казакка ришвәт тәкъдим итә. Анысы озак уйлап тормый, алып кайтып күмсен дип, аңсыз хәлендә яткан тоткынны туганына биреп җибәрә. Габделнасыйр Борһан энесен туры авылга алып кайтып китми, әлеге фатирына алып керә. Фатир хуҗасы марҗа, аның соравын үтәп, спирт белән бал сатып алып килә. Абый кеше туганының тере җире калмаган тәнен бал катыш спирт белән эшкәртә, аны тәрбияләп, ике тәүлек янында утыра. Ниһаять, Борһан күзләрен ачкач, авылга алып кайтып китә.
Күпләрне гаҗәпләндереп, Борһан аягына баса. Дутовчылар пыран-заран калдырып киткән авылны тергезүгә күп көчен сала. Тик аклар җәзалавыннан аның исәнлеге бик нык какшаган була. Ул 1940 елда капыл гына дөнья куя.
 

Югалту


Мае бетсә, шәм сүнә. Тамырлары корыса, йөзъяшәр имән гөрселдәп җиргә ава. Ә кеше?.. Аның яшәү чыганаклары – сулар һава, эчәр су, ашар азык. Укытучыбыз Фәрхинур апа аңлатуынча, кеше тын алмый биш кенә минут яши, сусыз биш көнгә чаклы чыдый, ачлык аны бу дөньядан илле көндә алып китә.
Май аенда әти бөтенләй тамактан калды. Аңа хәтле Күмертау дәваханәсендә өч атна ятып кайткан иде. Белдермәскә тырышсалар да, мин белми каламмы соң. Үңәчендә «рак» дип аталган яман шеш икән дә, шул аш үткәрми икән. Дәваларга да, операция ясарга да дөньяда, имеш, бер табибның да кулыннан килми.
Озакламый әтинең тамагына аш кына түгел, су да үтми башлады. Әни, кечкенә бидон тоттырып, мине өске урамдагы пожаркага җибәрә. Мин, җәйгелеккә калдырылган кар өеменең бер читеннән ипләп кенә саламын ачам да, тимер кашык белән, тазасын сайлап, кар тутырам. Әни, шул карга бал кушып, чәй калагының очы белән генә хастаның авызына сала. Эреп эченә саркыган дым исәбенә әти ай ярым яши алды әле.
Почта ташу эшен колхоз идарәсе, әтине юатыр өчен «вакытлыча» дигән булып, Насыйбулла абзыйга тапшырды. Почта тарату булмагач, минем эшләр шул иртәле-кичле пожаркага йөрү, бозау куу, аны алып кайту, көтү каршылау кебек вак-төяккә торып калды.
Өйдә күңелсез. Дөньядагы иң якын кешеләреңнең берсе үлеп барсын да, син аңа берни белән дә ярдәм итә алма. Әти урта бүлмәдәге караватта ята. Кояш нуры йөзенә төшеп бимазаламасын өчен, әни тәрәзәгә пәрдә корган. Мин еш кына ишек төбенә килеп, аңа күз салгалыйм. Ул ыңгырашмый, авыр итеп тын алганы да сизелми, мәрткә киткәндәй, күзләрен йомып тик ята. Йоклаган булса тынычсызламыйм дип, янына керергә тартынам. Әни, янында утырып, авызына баллы кар каптырганда, урын-җирен рәтләштергәндә сөйләшеп алуларына колак салгалыйм.
– Их, әнисе, – ди әти, әлегә чаклы йомып яткан күзләрен ачып, – Бер кәса сөт кенә күтәреп эчә алсам да, сикереп торыр идем дә, атымны җигеп, почтама китәр идем. Бармый бит…
– Барыр, барыр, әтисе, – дип юаткан була аны әни, – Менә җәй дә җитте, Аллаһы боерса, кизүең дә үтәр, почтасына да барырсың…
Әни үзе ышанмаган сүзләргә әти ничек ышансын инде. Шулай да аның балавыздай саргайган йөзендә елмаюга охшаш бер нәрсә чагылып үтә.
– Булса да булыр. Ходай тәгаләнең кодрәте чиксез бит аның…
Уку елын тәмамлаган көнебездә мин мәктәптән йөгереп кайттым да аның янына кердем. Түшәмгә күзләрен төбәп уйланып яткан әти кыенлык белән миңа табан башын борды.
– Әти, укуыбыз бетте, мин дүртенче сыйныфка күчтем.
– Бик тә… шәп… булган, улым. – диде әти хәлсез тавышы белән. – Менә мин… савыгып торырмын да… бергәләп почтага барырбыз. Билгеләрең яхшымы соң?
– «Дүрт» тә «биш» инде, әти.
Аның йөзе яктырып киткәндәй булды.
– Молодец, улым. Галиәкбәровлар нәселенә тап төшермисең. Арытабан да шулай тырышып укы. – Ул, гадәтенчә, башымнан сыйпарга үрелгән иде, кулы күтәрелмәде. Эчкә баткан яңакларына агып төшкән ике бөртек күз яшен миңа күрсәтмәс өчен, башын стена ягына борасы итте. Хәер, мин дә бәләкәй бала түгел ич инде. Әтинең күз яшьләрен күрсәм дә күрмәмешкә сабыштым.
– Әти, минем хәзер вакытым күп, әнигә күбрәк ярдәм итәчәкмен.
– Ит, ит, улым. Әниеңнең берүзенә кыенга туры килмәсен.
…Без, малайлар, узган җәй хәзинә эзләү белән мавыккан идек. Уеннарыбызны хикмәтле, хәстәрләребезне эчтәлекле итәргә сәбәбе чыгып кына тора. Тик быел аларга Мөнзил генә катыша алмый. Үзе әйтмешли, иртә таңнан кара кичкә чаклы зур бер көтү сарык-кәҗәгә «командир» булып йөри. Кошбүләк төбәгендә көтүен төшкелеккә туплатканда, аның янына барып хәлен белгәлибез, кәҗә сөте эчәбез, сөттә генә пешерелгән токмач белән сыйланабыз.
Ә инде хикмәтле хәстәрләребезгә килсәк. Бу җәйдә без «Ак елан» тарихы белән мавыктык. Еланнарның үз патшасы була икән. Ак елан! Аны очрату бик сирәкләр бәхетенә генә эләгә. Ә инде очрата калсаң, алдына ак япма җәеп куярга кирәк. Патша шунда ятып, кечкенә мөгезен сала. Ә син шул мөгезне учыңа йомасың да, иң изге теләгеңне телисең. Ул мотлак тормышка ашачак…
Бу риваятьне миңа кечкенә чагымда әни сөйләгән иде. Ә мин аны нишләптер шушы җәйдә исемә төшердем.
Кәрам, гадәтенчә, борынын җыерып:
– Әкият! – диде. – Күпме елан очратканыбыз бар, берсе дә ак та, кызыл да түгел. Елан – елан инде ул.
Әсхать уйланып торгандай итте.
– Без күрмәгән, без белмәгән нәрсә әзмени дөньяда. Елан бит ул бик хәтәр җан иясе: йөз ел яшәсә – аждаһага, мең ел яшәсә, юхага әйләнә. Шулай булгач, аның патшага әйләнүе дә гаҗәп түгел.
Әйе, безнең төбәктә еланнар күп: Әфләтүн сазлыгында тузбашлар мыжгып ята, Карамалы тавының ташлары арасында зәһәр елан да адым саен дигәндәй очрый.
Бүреләрнең өер башлыгы була, йорттагы тавыкларның әтәче бар, хәтта Мөнзил көтүендәге Шәмсинур җиңгинең ата кәҗәсе дә бер сарыкка да ал бирми. Ак еланның булганлыгы-булмаганлыгы турында икеләнүебезне дә Мөнзил әнә шул ата кәҗәне мисалга китереп юкка чыгара язды.
– Бардыр ул, егетләр. Тик бөтен кешегә дә күренми инде ул. Бөтен кеше дә тигез булып, бөтен кеше дә бәхеткә ирешсә, ул бит… – Мөнзил дулкынланган томан аша күгәреп күренгән Уба тавына күз салды, кыскарган чалбарының тишекләрен барлап алды. – Ул бит теге Хрущев бабай сөйләгән коммунизм була.
Мөнзил күпне белә, әмма «Хрущев бабай сөйләгән коммунизмга» барып җитәргә ничә көн калганлыгын өзеп кенә ул да әйтәлми иде әле.
– Шуннан? – дидем мин, аны уйларыннан бүлдереп, – Коммунизмы чурт с ним, дөньяда ак елан бармы, юкмы?
– Бар. Тик ул монда, Кошбүләктә, яшәмәс. Берәр ямьлерәк төбәк сайлагандыр. Әйтик, үзебезнең Тегермән буен. Мин инде көтүдән аерыла алмыйм. Ә сез эзләгез. Очратсагыз, бәлки, минем өчен дә бер-ике сүз кушарсыз…
Шулай итеп без, ак еланның үзе килеп очравын көтеп ятмаска, аны үзебез эзләп табарга дигән карарга килдек. Күрсәк, ак яулыкка яткырсак, мөгезен салдырсак, ни теләребезне бер-беребезгә ачмадык. Кәрам, билгеле, ак еланнан аргамак бүләк итүен үтенер. Әсхать мылтык турында хыяллана. Соңгы вакытта аучы Мансур абзый белән дуслашып алды. Ә миңа ат белән мылтык та, алтын-көмеш тә кирәкми. Әтинең хәле көннән-көн начарая, берәү дә ярдәм итә алмый. Ак еланнан әтине савыктыруын гына сораячакмын.
Тегермән буена су керергә дип чыгып киткән булабыз да, көннәребезне әрәмәдә колхоз сарыклары салган бихисап сукмакларны йөреп үткәрәбез. Күрдем мин, ниһаять, Ак еланны, аның дөньяда барлыгына ышандым. Шулай кичләтеп кенә авыл ягына юллаган идек. Мин – алда, иптәшләрем ун-унбиш адым артта. Шаулашмыйбыз, хәбәрләшмибез, тын гына атлыйбыз. Күңелемдә шомлы уйлар. Менә хәзер кайтып керермен дә, әтиемнең тилмерүле күз карашын күрермен.
Шул чак нигәдер «дерт» итеп киттем, күзем аяк астыма төште. Анда!.. Анда төшләремә кереп саташтырган Ак елан ята иде. Ул, башын күтәреп, салкын, серле карашын миңа юнәлтте. Ә мин нишләргә белми катып калдым, авызымнан өнем чыкмады. Елан өркемәде, курыкмады, сукмакка сузылды да, җай гына шуышып, алга китте. Биш алты метр ара үткәч, ул, сукмактан читкә борылып, куаклар арасына чумды. Ниһаять, миңа да җан керде. Пышылдап кына юлдашларыма дәштем:
– Малайлар, Ак елан!..
– Кайда елан?
– Тиз генә яулыкларны җәик…
Тик кесәләребездәге яулыкларны чыгарып җәйсәк тә, җәймәсәк тә соң иде инде. Сукмак читендәге куакларны ни чаклы җентекләп барлап чыксак та, тылсымлы җан иясенә юлыга алмадык. Хәер, шуның өчен дә тылсымлы бит инде ул. Безгә генә тоттырып торырга!..
Кәрам минем Ак елан очратуыма ышанмады:
– Булмас, күзеңә генә күренгәндер, – диде.
– Күзгә күренү – ул ялтлап китү генә була, – дидем мин белдекле кыяфәт белән. – Мин бит аны озак кына күзәтеп тордым.
– Күзәтеп торгач, нишләп безгә дәшмәдең? – дип битәрләп алды мине Әсхать.
– Дәшсәм, шунда ук юкка чыккан булыр иде.
– Синеке дә дөрес. Их, нинди мөмкинлекне кулдан ычкындырдык бит! Үсә төшкәч, ул мылтыкны эшләп сатып алырга туры килер инде. Кушкөбәклесен…
Мин дәшмәдем. Мылтыкны да, башка мөлкәтне дә эшләп сатып алып буладыр да ул, исәнлекне сатып алып, гомерне озайтып булмый шул!..
Мин өйгә кайтып кергәндә, аңын югалтып яткан әти янына биш-алты авыл карты җыелган иде. Йөрәгем «жу!» итеп китте. Әллә үтеп бара инде?!. Таһир мулла моңлы итеп «Ясин» укый, башкалар, башларын иеп, уйга калып, тыңлап утыралар. Алар янына үтәргә тартындым. Ишек төбендә торган әни янәшәсенә сыендым. Әни еламый, әмма кайгылы күзләрендә әтине җәлләү хисе.
Менә картлар таралышты.
– Ул-бу була калса, Мәрзия, улыңны йөгертерсең, – дип, Таһир мулла да кайтып китте.
Шулчак әти тирән итеп тын алгандай итте дә, күзләрен ачты. Күңелебезгә өмет керде.
– Уяндыңмы, әтисе? Кая, урын-җиреңне әзрәк рәтләштерим, – диде әни, ни әйтергә белми.
– Су… – диде әти, бер әнигә, бер миңа карап. Тавышы ул чаклы ук хәлсез түгел иде.
– Хәзер, хәзер, әтисе, – Әни аңа калак очы белән баллы кар каптыргалады, үзе әтине юатырга тотынды, – Менә бит, үзеңә хәл дә кереп бара. Аллаһы боерса, ашый да башларсың әле. Теге кысыр калган сарыкны суйдырырмын, шулпасын эчәрсең, итен… Әйткәндәй, әллә Таһир мулланың «Ясин» укыганын ишетеп яттың инде? Тешләреңне шыгырдаттың бит.
Әтинең хәтта, гадәтенчә, тамагын кырырга да хәле җитте.
– Икенче мубинын ватып-җимереп укыды бит надан!
Мин тагы Ак еланны искә төшердем. Ак яулык җәеп, ак теләкләр тели алмадым. Бәлки, еланның үзен күреп калу гына да әтигә ярдәм иткәндер. Бер сәгать элек кенә үлем хәлендә иде, әле менә син дә мин сөйләшеп ята.
Әни дә, мин дә, дүрт күз белән дигәндәй, Мөнирә апайның Стәрледән каникулга кайтуын көттек. Әтигә, бәлки, ярдәме тияр. Фельдшерлыкка укый бит. Әле, имтиханнарын тапшырып, беренче курсын тәмамлап йөри. Апай кайтты, тик әти телдән язган иде инде. Күзләрен ачып карый алды, аңа да, миңа да бер сүз дә әйтә алмады.
Ул көнне мин иртә уяндым, шулай булса да өй эче халык белән тулы иде инде. Аңладым: әти юк. «Үлгән» дип әйтергә түгел, уйларга да кыенсындым. Фанилыкта эшләрен тәмамлап, бакыйлыкка күчкән. Теге вакыт картлар сөйләшүеннән күңелемә сеңеп калган сүзләр иде бу. Таймастан да, Шәбәгыштан да апай-җизниләр кайткан. Яппар абзый белән Әдһәм абзый да шушындалар. Туган-тумача, күрше-күлән җыелган. Картлар әрвахны юу, кәфенләү мәшәкатьләре белән булалар.
Өлкәннәрнең кайсысыдыр мине жәлләп, башымнан сыйпаган булды, юатырга сүз таба алмады булса кирәк.
Күңелем тулды, күзләрем яшькә чыланды. Моны кешегә күрсәтмәс өчен, мин абзар артына йөгереп чыктым. Бер тын үксеп-үксеп еладым. Юеш битем үзеннән-үзе кипкәч, байтак күтәрелеп өлгергән июль кояшына карадым. Ул нишләптер миңа кара боҗра булып күренде.
Капка төбендә иптәшләрем мин чыкканны көтә иде. Мөнзил дә бүген көтүгә Әдһәмен генә җибәргән. Әсхать белән Кәрам кулларын иңбашыма салдылар, әйтергә сүз таба алмадылар. Хәер, мондый очракта мин үзем дә таба алмас идем. Ә Мөнзил тапты:
– Үлгән артыннан үлеп булмый, Заһит дус. Минем әти сугышта һәлак булган, мин, ул киткәндә, туып кына калганмын. Яшим бит әле. Илдә чыпчык үлми ул, – диде.
Әтине җирләгәч, без өйгә кайтмадык, Мәгъсүмә түтиләрдә төн уздырдык. Икенче көнне кайтып кергәндә, өебез буп-буш иде. Әнинең дә кулына бер эш тә бармый, Мөнирә апай да яшьле күзләрен сөртеп кенә тора. Мин, үземә урын таба алмагач, Әсхатьләргә килеп кердем. Аның әтисе ат җиккән, печән чабып алып кайтырга җыена. Габделәхәт абзый мине жәлләгән булып күңелемне кыерсытмады. Юри тупас кына итеп:
– Я, солдатлар, урамда тизәк тибеп йөрер чорыгыз үтеп бара. Әйдә бергәләп печәнгә барып кайтыйк. Мин чабармын, сез төяп торырсыз, – диде.
Ярәфи таллыгы буенда котырып үскән сарутны Габделәхәт абзый бер тында әллә күпме итеп актарып чабып ташлады. Без Әсхать белән кочак-кочак алып, аны арбага төядек.
Үләннән мең төрле чәчкәнең хуш исе бөркелә Көн чалт аяз, тик офык читендә печән кибәнедәй бер кара болыт күзгә күренеп зурая бара. Яңгыр безне Тартай тавында куып җитте: ялт-йолт итеп яшен яшнәде, такта күпер өстеннән әллә ничә олау чаптырып үтеп барганын хәтерләтеп, күк күкрәде. Тулы күренеше белән алдыбызда ачылган авыл манзарасын давыллап яуган яңгыр томаны каплады. Өсләребез сыгып алырлык булды.
Җәйге яңгыр шулай бит ул. Без авылга кергәндә, инде кара болыт астыннан балкып чыккан кояш нурларында Курайлы чокыры белән Муйлыны тоташтырып, салават күпере җемелди иде.
Ике-өч көннән Кәрамның әтисе Минһаҗ абзый безне комбайнга утыртып, басуга алып чыкты.
– Нәрсә, җилкуарлар, уңыш җыя башлыйбызмы? – диде ул, бездән рөхсәт сораганга сабышып. – Арыш әле бик катып җитмәгән, тыгылып изаласа, ургычны тазартырга ярдәм итәрсез.
Безнең ярдәм бик кирәк булмагандыр аңа, ярдәмчеләре болай да бар иде. Без комбайнер кабинасына күтәрелә торган баскычка утырып йөрдек, комбайнның «копнитель» атлы арбасыннан өелеп төшеп калган чүмәләләрендә әүмәкләштек. Өйләребезгә арып-йончып кайтып кердек.
Өлкәннәр менә шулай, үземә бик сиздерми генә, мине жәлли, күңелемне күрәләр иде, булса кирәк. Ул арада Бәшир абыйдан да хат килеп төште. Үзе безне юатып маташкан, үзе күз яшьләрен тамызып, хатны пычратып бетергән. Кайгы уртаклашу – бер эш, жәлләү – икенче. Үземне берәүдән дә жәлләтәсем килми иде. Зур бит инде мин, унынчы яшь белән китеп барам. Өйдә, Бәшир абый армиядән кайтканчы, бердән-бер ирмен.
Бу турыда мин үзем генә уйланып йөрмим икән, бригадир Мәсгут абзыйның да башына килгән, ахрысы ул фикер. Шулай бер таңда ул килеп кереп әни белән апайга сәламен бирде дә, сүзен уратып сөйләп тормый, миңа дәште.
– Заһит, егет булып киләсең түгелме? Колхозга эшкә чыгарга вакыт.
Әни югалыбрак калды.
– Нинди эш ди әле аңа, Мәсгут энем? Бәләкәй бит әле, буыннары да катып җитмәгән.
– Нинди эш дип, чүмәлә тарттыру инде. Өлкәнрәк малайларны комбайннан бестарка белән ашлык ташуга куштык. Ә чүмәлә самай боларның эше. Иптәшләре дә чыгар. Зәкигә әйтермен, атның юньлесен, тыңлаулысын гына сайлап бирер.
Мин колхоз эшенә чыгам! Мин гаиләбезгә трудодень эшлим! Тәүге эш көнем ничегрәк үтәр икән? Өлкәннәр миннән көлмәсме? Әсхать белән Кәрам, яшькә дә зуррак булгач, андый-мондый эшкә миннән сәләтлерәкләр, алардан калышмаммы?
Менә шуларны уйлап, төнен начар йокладым. Конный дворга мин барганда, әле малайлар килеп җитмәгән иде.
– Иртәләгәнсең, Заһит, – дип каршы алды мине ат караучы Зәки абый. – Ярар, иртә уянган – уңган, диләр. Атны үзең сайла. Әнә, «Ялта»мы, Ишембай туры биясеме, башкамы…
«Ялта»?!. Авылыбызның легендар юртагы! Быел яз, аны «пенсия»гә чыгарып, правление атлары яныннан конный дворга төшергәннәрен белә идем. Шулай да… Шаяртмыймы икән дип, конюхның күзләренә карадым. Юк, ахрысы.
– «Ялта»ны алсам, буламы, Зәки абый?
– Була, дип әйттем бит инде. Кая, атландырып җибәрим.
Атым, Төрткечкә барып җиткәнче, тигез генә юртты әле. Сабан туена ярышка алып баралар, дип уйламады микән?
Кибән коючы ирләр, чүмәлә салучы хатын-кызлар мине җылы каршы алдылар.
– Карале, Габделнасыйр абзыйның төпчек улы да үсеп җиткән, ләбаса.
– Нихәл, Заһит. Тәүге көн чыгуыңмы? Зәки абзаң да маладис, жәлләп тормаган, «Ялта»ның үзенә атландырып җибәргән.
– Болай булгач эшлибез икән, егетләр! Заһит ярдәмендә ике норма үтәп ташламагаек…
Ул арада Әсхать белән Кәрам да килеп җиттеләр. Аларны Зәки абзый колынлы бияләргә атландырган. Мин иптәшләремне хәтта жәлләп үк куйдым. Тигезлек түгел дә инде: миндә чабыш аргамагы, аларда – гади эш аты.
Эш башланып китте. Безгә, урам этләредәй әрсез малайларга, аның әллә ни катлаулылыгы, кыенлыгы юк. Камытның бер ягына беркетелгән озын аркан белән чүмәләне уратасың, чүмәләчеләрдән берәрсе ул арканның очын камытның икенче ягына чыгарып бәйли. Тарттырдың, алып киттең. Башланган кибән янына килеп җиткәч, ирләрдән берәрсе арканны ычкындыра, чүмәлә кирәк урынында тора да кала.
Без эшнең җаена тиз төшендек тә ул, минем «Ялтам» гына төшенергә теләмәде. Чүмәләне эләктереп урыннан кузгалам дисәм, атым кузгалырга теләми. Ризасызлык белдереп, пошкырына, колакларын кайчылый, торган урынында таптана, я булмаса, артка чигенеп, чүмәләне туздыра, озын койрыгы белән бертуктаусыз ялангач ботларымны каезлый. Чүмәлә җибәрүче апа сәнәк сабы белән кабыргасына төртсә, юрттырып әллә кайда чыгып китә. Җитмәсә, өйрәтелмәгән тай кебек арт ягын сикертеп, мине ике-өч мәртәбә сыртыннан егып төшерде. Өлкәннәр көлә. Бер усалрагы:
– Синең нечкә генә тавышың белән «ня» «ня» дип шыңшыганыңны ат тыңлый димени, аңа бит тавышыңны калын итеп «На, фәлән-фәсмәтән!» дип кычкырырга кирәк, – дип акыл өйрәтә.
Чыкмаган калын тавышны кайдан алыйм мин аны? «Фәлән-фәсмәтән» турында да хәбәрдармын да ул, бар халык алдында авыз тутырып сүгенмәм инде ич. Малайлар миңа ярдәм итеп маташкан булалар да ул, мине тыңламаган «Ялта» ничек аларны тыңласын инде. Хәер, атны да аңларга була. Гомерең буе «ак» эштә йөре-йөре дә, көннәрдән бер көнне сине, мыскыл итеп, өстеңә бер маңка малайны атландырып, «кара» эшкә кушсыннар әле!
Бер сүз белән әйткәндә, мин тәүге эш көнемдә үк уңышсызлыкка очрадым. «Ялта» яланнан кайтканда да башкалар белән бергә кайтырга теләмәде, оялды булса кирәк. Үзе дә оялды, мине дә оятка калдырды. Авылга кереп барганда, артын сикертеп, мине тагы өстеннән ташлады. Конный дворга аны җитәкләп алып барып тапшырырга туры килде.
Зәки абый хәлемне аңлады булса кирәк.
– Иртәгә дә чыгасыңмы инде эшкә, Заһит? – дип көлемсерәде.
– Чыгам! – дидем мин эчке бер кирелек белән.
Иртәгәсен ат караучы миңа Ишембай туры биясен бирде. Колхоз эшенә күнеккән атка сәнәк сабы белән төртергә дә, «На, фәлән-фәсмәтән!» дип кычкырырга да кирәкми, үз эшен үзе белеп башкара.
Менә шулай безнең, аерылмас өч дусның, җәй буе гамьсез-моңсыз йөрүе бетте, колхоз эшенә ныклап җигелдек. Бу инде балачагыбыз үтеп, үсмер чорыбызга аяк басуыбызны аңлата иде, булса кирәк. Ә тәүге эш көнем миңа зур дәрес булды. Тормыш үзе дә күп очракларда чыгымчы ат кебек бит ул. Ялына ныграк ябышмасаң, өстеннән бәреп төшерергә генә тора…
…Менә шушы тәңгәлдә хатирәләрем өзелде. Караватым янына килеп баскан Рәсимәнең ягымлы тавышы мине бүгенге тормышыма алып кайтты.
– Я, әтисе, озак ятарга булдыңмы, болай назланып? Торырга вакыт. Чәем кайнаган, коймагым пешкән…
– Мин назланып ятмадым, сәяхәттә йөреп кайттым.
– Мөхәммәт пәйгамбәр бер төндә җиде кат күкне урап төшкән, диләр. Әллә син дә…
– Юк, күккә менмәдем, җирдә йөрдем…
Әйе, мин пәйгамбәр түгел «Тормыш» дип аталган чыгымчы атта байтак озын юл үткән бер гөнаһлы адәм баласы. Күкләрне гизмәдем мин, балачагым иленә генә кайтып килдем.
 

Закир ӘКБӘРОВ


Фото: vk.com


 
 
«Мәйдан» №12, 2020 ел.

Комментарийлар