Логотип «Мәйдан» журналы

Почтальон малае (повесть)

ТаңЕллар катламы астында, әллә кайда тирәндә күмелеп калган балачак гадәтен һаман да ташлаганым юк. Мин йокыдан иртә уянам. Уянам да, әгәр дә инде бу кыш көненең зыкы суык бер иртәсе булып, ачык форто...

Таң


Еллар катламы астында, әллә кайда тирәндә күмелеп калган балачак гадәтен һаман да ташлаганым юк. Мин йокыдан иртә уянам. Уянам да, әгәр дә инде бу кыш көненең зыкы суык бер иртәсе булып, ачык форточкадан томанланып кергән салкын һава йокы бүлмәсен ярыйсы ук җилләтеп өлгергән булса, башымнан дип әйтерлек бөркәнеп яткан юрганымны, чак кына ачып, бүлмә эчен күземнән үткәрәм. Инде хаклы ялдамын, эшкә ашыгасым юк икәнлеген исемә төшерәм. Әле торырга иртә, җылы юрган астында ятар вакытым байтак икәнлеген чамалап, күзләремне йомам, аш бүлмәсе ягыннан ишетелер-ишетелмәс килгән иртәнге тавышларга колак салам. Әйе, Рәсимә торган, форточканы да ул ачкан, бүген көндәгедән соңрак эчелә торган иртәнге чәй мәшәкатьләре белән мәшгуль.
Ә минем әле тоташ ачылып бетмәгән аңым бу иртәне нишләптер бала чагым иртәләренең берсе итеп кабул итә. Аны бөтен ваклыклары белән күз алдыма китереп бастыра.
…Я татлы, я куркыныч бетмәс-төкәнмәс төшләрем үзләреннән-үзләре эреп юкка чыга. Йокыдан изрәгән тәнемне җайлап кына ачыла башлаган аңым били бара. Корама юрган астыннан борынымны чыгармыйм әле. Тәү колагыма һәр иртә кабатлана торган күңелемә искиткеч якын авазлар чалына. Мин юрган астында килеш, шушы тавышларга колак салып, әниемнең барлык хәрәкәтләрен күз алдына китереп ятам. Менә ул шырпы сызды, җиделе лампага ут кабызды. Ул утның сыек яктысы юрганымның бер җыерчыгыннан минем җылы куышыма да үтеп керде. Менә, мич башына киптерергә куелган чыраларны алып, аларны тагы да юкарак итеп телгәләргә тотынды. Пычактан чыккан чыжылдаган тавыш тыну белән, кичтән мичкә тутырып калдырылган тиресне кыштырдатып кыбырдатуы, тирес куышына бер тотам чыра урнаштырып, шырпы сызуы ишетелде.
Мин, ниһаять, борынымны юрган астыннан чыгарам, күзләремне ачам. Тирес – утын түгел, капыл гына кызып янып китәлми. Тәү, каршы стенага беленер-беленмәс, тигезсез яктылык сирпеп пыскый. Бүлмә эченә сыек төтен тарала. Төтеннең әчкелтем исе минем борынымны кытыклый, күзләремне яшьләндерә. Тирес кызып яна башлау белән, каршы стенадагы дүрткел яктырганнан-яктыра, өйгә таралган төтенне мич яңадан йота бара. Бүлмәдә тегеләй-болай йөргән әни ул арада лампаны сүндереп тә куя. Керосин, Мәзин бабай тау арасында чыккан чишмә кебек агып ятмый, аны сакчыл тотарга кирәк. Ә аш-су юнәтергә мич авызыннан төшкән яктылык та җитә.
Өйнең алгы бүлмәсен бездә «почмак» дип атыйлар. Чоланнан почмакка килеп кергәч үк уңда урта бүлмәгә үтә торган ишек. Аннан бирерәк – зур мич, аның алгы ягы почмакны җылыта, учагы, аның өстендәге зур казаны аш-су әзерләргә хезмәт итә, арткы өлеше җылылыкны урта бүлмәгә тарата. Мин бу мичне җансыз кирпеч өеме итеп түгел, зур, игелекле, шәфкатьле бер җан иясе итеп кабул итәм. Менә шул мич кабыргасына инде бүлмәне иңләгән сәке терәлә. Ул зурдан өчәүгә генә торып калган гаиләбезнең йоклар урыны да, ашъяулык тирәли утырып сыйланыр өстәлебез дә, әтиемнең, гәзит-журналларын, хатларын таратып ташлап, алып кайткан почтасын барлар эш кабинеты да, минем сузылып ятып сурәт төшерер остаханәм дә.
Ишектән кергәч сул якта зур, биек өстәл, аның пычак белән кырылып юыла торган өсте табак-савыт куяр, аш әзерләр урын булса, араталап камалган асты кышын бозау, бәрәчләрне ябар читлек хезмәтен үти. Ишеккә каршы стенада ике тәрәзә, сулда тагы берәү. Аларның ике кат пыялалары да кышкы бизәкләр белән капланган. Ул бизәкләрне барларга көн дә җитә, мин аларга игътибарымны бик юнәлтеп бармыйм, күз читеннән үткәреп, тыштагы суыкны гына чамалыйм.
Әни өстәл янында нидер эшли: әллә бәрәңге әрчи, әллә кабак телә. Ә өстәл астында яңа гына йокысыннан уянып аякларына баскан атналык бозау, муенын сузып, телен чыгарып, аның итәген ялмарга чамалый. Маташуы килеп чыкмагач, ул үзенең дөньяда барлыгын белгертеп, «Му-у-у», «Му-у-у» дип тавыш бирә.Ул арада инде аның өйдәшләре – бер сарык бәрәне, ике кәҗә бәтие дә уяна. Алары «Бә-ә-ә» дә «Мә-ә-ә» дип, олы агаларына теләктәшлек белдерәләр. Әни юеш кулын сузып, хайван балаларының колак артларын кашый, борыннарын сыйпаштырасы итә: «Хәзер, хәзер имезербез, акыллыларым», – дип сөйләнә.
Бу күңелле күренеш минем көнчелек тойгымны уятып җибәрә. Ничек була инде бу: әни кеше бозау, бәрәннәрне иркәләргә өлгерде, ә үз баласына игътибарын юнәлтергә форсат тапмый.
– Әни-и-и, – дигән булам мин, тавышыма мөмкин хәтле назлану теләге өстәп.
Ялан тәпиенә өйдә генә киеп йөри торган кыска кунычлы киез итек, эчке күлмәге өстеннән җиңсез бишмәт эләктергән әни ягымлы йөзен миңа юнәлтә:
– Әү, балакаем! Әү, колынчыккаем! Уяндың дамы? Сиңа торырга бик иртә әле. Өй җылынсын, кыстыбыем өлгерсен – йокла рәхәтләнеп. – Әни төпчек улына сүз назының гына аз икәнен яхшы аңлый. Ул җитез адымнары белән сәке янына килә, уң кулы белән корама юрган астыннан чак-чак кына күренеп яткан сары чәчле башымны сыйпый, сулы белән юрган аша аркамны сөя. Миңа артыгы кирәкми дә, бөкләнеп ятып, оенкыраган тәнемне рәхәтләнеп язам.
Абзарда мал карап йөргән әтинең сарык белән кәҗәне ияртеп өйгә керүен, бу татлы мизгелне зарыгып көткән бәрәннәрнең иркәләнә-иркәләнә әниләре җилененә борын төртүен, әтинең бозауны җитәкләп яңадан абзарга чыгып китүен күзәтеп, байтак ятам әле мин. Тик таң йокысы барыбер үзенекен итә: сарык белән кәҗәнең яңадан абзар тарафларына китүен, тамаклары тук бозау һәм бәрәннәрнең кире үз урыннарына ябылуын мин инде күрә алмыйм.
Мин йокыдан тәмам уянганда, яктырган була. Әти почта алырга киткән. Әни дә, иртәнге бихисап эшләрен тәмамлап, азга гына булса да сәке читендә утырып тора.
– Әни!..
– Әү, улым!.. Тордыңмы инде? Тиз генә кулларың белән битеңне чайкат та… Әнә кружкада сөт, кыстыбыем да әле суынып өлгермәгән.
«Кыстыбый» сүзе миңа кызык тоела. Чөнки олылар эшенә, өлкәннәр сүзенә кысыла башласам (Ә бу минем яраткан шөгылем), әти мине «кыстыбый» дип үчекли.
– Әни, син пешереп, өстен тастымал белән каплап куйган бәрәңгеле кабартмалар да кыстыбый, мин дә «кыстыбый». «Кыстыбый» кыстыбыйны ашый буламы инде? – Икәүләп рәхәтләнеп көлешәбез. Әнинең күз тирәсендәге, маңгаендагы җыерчыклары языла, болай да мөлаем йөзе тагы да ныграк матурлана.
– Көн ничек, әни?
– Күк аяз булса да, нык кына себертеп тора, улым. Җәяүле буран! Юлдагы әтиеңә Хода ярдәм бирсен инде!
Мин, кеше кебек җәяүләп китеп барган буранны күз алдыма китереп, тагы да көлеп җибәрәм.
– Буранның да аяклары буламыни, әни?
– Буран ул аяксыз да бик шәп йөгерә.
– Ә син тагын урамга чыгасыңмы?
– Менә хәзер коега суга чыгам.
– Алайса… – тиз генә үрелеп мендәрем астыннан кәгазь кисәге чыгарам, – минем хатны җибәреп кер әле. – Хатны җил белән җибәрмәгәннәрен мин хәзер инде аңлар яшьтәмен. Тик бу – безнең әни белән икебез генә уйный торган күптән күнеккән уеныбыз.
Әни, йөзенә җитди төс чыгарып, «хат»ны бишмәт кесәсенә сала, чиләкләрен алып чыгып китә. Мин, араннан башын тыгып, озын телен чыгарып, тагы да нидер ялмарга чамалаган бозауны, кертләтеп печән ашарга өйрәнеп маташкан бәрәчләрнең башларын сыйпыйм, муеннарын иркәлим, әни юклыктан файдаланып, бит-кулларымны чайкарга «онытам», ике кабып, бер йотып, тәлинкәдәге кыстыбыйларны яртылаштырам, кружкадагы сөтне чөмереп куям.
– Җибәрдеңме, әни?
– Җибәрдем, улым.
– Әле кайда барып җитте икән? Хаҗивәлигәме?
– Хаҗивәли генә дисеңме! Җил көчле, Кәрамалыга ук җиткәндер инде…
Мин ике йорт төшерелгән «хат»ымның кола яланда очып китеп баруын күз алдына китереп тынычланам. Ул йортларның берсе – безнең өй, икенчесе, биек манаралысы, сәгатьлесе – Кремль.
Алда ел кебек озын көн. Уйныйсы уеннарым, төшерәсе сурәтләрем, язасы хатларым бихисап. Ә кичен, караңгы төшкәч, әти бер чана төяп почта алып кайтыр. Почта белән бергә өй эче күңелле ыгы-зыгыга тулыр.
 

Гаилә риваяте


Нурмөхәммәт Зәк-Ишмәттә урта хәлле крестьяннардан саналган эшчән ир була. Әмма ул бик яшьли үлеп китә. Шулай ук гүр ияләре булган ике өлкән кызларыннан соң да әниләре Мәрхәбә кулында алты яшьлек Габделнасыйр, дүрте белән барган Борһан уллары, ике яшен тутырган Бүләкъямал кызы торып кала.
Габделнасыйрга тормыш йөгенә бик иртә җигелергә туры килә. Кышларын авылда атаклы галим һәм шагыйрь Шәмсетдин суфый ачып калдырган мәдрәсәдә укыса, язларын, җәйләрен, көзләрен, авыл байларына малайлыкка ялланып бил бөгә, энесе белән сеңлесен аякка бастырырга әнисенә ярдәм итә. Мәдрәсәгә дә өзеп-җыртып кына йөрсә дә, укый-язарга да өйрәнә, коръән сүрәләрен дә ярыйсы үзләштерә, дөньяви фәннәрдән дә байтак мәгълумат туплый. Кем белә, мөмкинлеге булып, авылдашы Зиннәтулла мисалында Троицкидагы «Рәсүлия»гә барып белем алалса, ул да зур гыйлем иясе булып китәр иде.
Менә Габделнасыйр буй җиткерә. Авылның иң хәллеләреннән исәпләнгән Фәткуллиннар нәселеннән Нәфига атлы кызга үлеп гашыйк була. Тота да бердән-бер көн, кызның кулын соратып, яучы җибәрә. Гаилә башлыгы, бәлки, бу никахка риза да булыр иде, тырыш, эшчән егет ич. Тик кызның абыйсы Габдрахман үҗәтлек күрсәтә, әдәп-фәлән дә саклап тормый: «Авызын ачса, үпкәсе күренергә торган Габделнасыйрга бирер кызыбыз юк!» – дип җибәрә. Яучы бу сүзләрне түкми-чәчми егеткә алып кайтып җиткерә. Өмете өзелүе бер хәл, ә гарьлеге?! Ул чакта ничек йөрәге янганын чәмле егет үзе генә белгәндер!
Өйләнә ул озакламый Мөхәммәдрәхимовлар нәселеннән Фариза атлы кызга. Матур гына тормыш көтеп китәләр. Уллары Яппар дөньяга килә. Икенчесе дә озак көттерми, аңа Гаффар дип исем кушалар.
Герман сугышы башлана. Гаилә башлыгын сугышка алып китәләр.
Ана да, балалар да ут эчендә йөргән әти кешенең язмышын уйлап ут йота. Патша солдаты, атакага фәрман көтеп окопта ятканда, каты яралана. Аның аркасын шрапнель ярчыклары телгәли. Байтак вакытлар госпитальдә яткырып, төзәлә башлагач өенә кайтаралар. Фронтта – мәхшәр, Петрогадта – инкыйлаб кыйкылышы, авылда – бөлгенлек. Хәер, инде авылда да кызыл флаг күтәреп йөрүче фронтовиклар бар. Шуларның берсе – Габделнасыйрның энесе – Борһан-солдат. Ә бәйсез холыклы абый кеше кайтып килгәндә үк большевикларына да, меньшевикларына да кушылмаска ант итеп кайта. Хәтта соңыннан: «Мине ике мәртәбә кызыллар, өч мәртәбә аклар стенага сөяп куеп ата яздылар. Аллаһы тәгаләнең рәхмәте – атмадылар!» – дип мактангалап та ала.
Октябрь инкыйлабының беренче казанышы – җирсез интеккән ярлыларга җир өләшү. Габделнасыйр гаиләсенә дә зур гына өлеш чыга. Иген игүгә сусаган җегәрле крестьян җиңен сызганып эшкә тотына. Ике малае да кул астына кереп бара. Кадерләп эшкәртелгән җир тәүге көз үк эшчән гаиләне мул уңыш белән шатландыра: ашарга да җитә, базарга да артып кала.
Габделнасыйр, кайберәүләр кебек, кышын яз килүен көтеп, мич башында ятмый, Ырынбур юлын таптый. Сәүдәсе дә уңа аның: дөньясы бөтәя, мал-туары ишәя. Хәтта егерме беренче елның мәрхәмәтсез ачлыгын да гаилә исән-имин уздыра. Өченче уллары Мансур дөньяга килә. Тик, дөньясы түгәрәк булса да, Габделнасыйрның җаны тыныч булмый. Күңеле төпкелендә әллә ничә еллар йөргән чәм тойгысы тынгылык бирми аңа.
Ул Габдрахман мәзиннең үсеп килгән өлкән кызы Мәрзиягә күз салгалый башлый. «Апасына өйләнә алмадым, сеңлесен алам!» – ди ул үз-үзенә. Габдрахман – бай, аның кара-каршы утырткан ике өе, алар уртасында лавкасы, Куергазы елгасы буйлап авылдан астарак тегермәне, көтү-көтү мал-туары бар. Тик инде хәзер Габделнасыйрның дөньясы да әйләнеп чыккысыз. Ул яучы җибәреп маташмый, яшьтәше Габдрахманга үзе килә.
– Кызың Мәрзияне миңа бир.
Мәзиннең күзләре маңгаена менә.
– Син нәрсә, Габделнасыйр, акылыңнан яздыңмы әллә?
– Язмадым. Мөселманда икенче хатын алу – фарыз эш.
– Ә Фаризаң?
– Ул риза. Я, әйт сүзеңне. Габделнасыйрның, авызын ачса, үпкәсе күренеп тормый. Ике хатынны да, кирәк икән өчне дә асрарга хәленнән килә.
Габдрахман мәзин – укымышлы кеше, муллалыкка указы бар. Дөньяны да байтак күргән. Үзе кебек байларның көне бетеп барганлыгын яхшы сиземли. Мәрзиясен ышанычлы кулга тапшырып калса, начар булмас.
Менә шулай кырык ике яшен тутырган Габделнасыйр белән әле унсигезе дә тулмаган Мәрзиягә никах укыла…
 

Кич


Минем әти башка бер әтигә дә охшамаган. Кәрамның әтисе Минһаҗ абзый аюдай гәүдәле ир. Әсхатьнең әтисе Габделәхәт җиңел гәүдәле җитез абзый. Минем әти дә гәүдәгә Габделәхәт абзыйдан әллә ни ары китә алмаган, әмма торыш-килбәте, үзен тотышы белән зур ул. Әти килеп кергәндә, иркен өй эче тула, калын итеп тамак кырса, шүрлектәге савыт-саба чылтырый, төчкерсә, тәрәзә пыялалары зыңлап китә. Тышта бәсләнгән сакал-мыекларын сыйпаштырып, кызыграк сүз дә әйтеп җибәрсә, ямьле өебезгә тагы да бер ямь өстәлә. Аның тавышы көр, сөйләгән сүзләре мәгънәле һәм шаян. Кайчагында аны әни «телең әче» дип битәрли. Авыл агай-энесе «Хуҗа Насретдин» дип тә зурлап җибәрә.
Кәрам белән Әсхатьнең әтиләре колхозда «кара эш» башкара: берсе – комбайнчы, икенчесе – мал караучы. Минем әти – почтальон! Теге икәү әле сакал-мыек үстереп йөрер яшькә дә җитмәгән. Минем әти карт: аңа күпләр «Габделнасыйр бабай» дип дәшә. Урамга чыкканда, еш кына миннән: «Бабаң почта алып кайттымы әле?» – дип тә сорыйлар. Андыйларны да аңларга мөмкин инде: җитмештән узган картның биш яшьлек малае булу сәер бит. Әтинең кушаматы «Хуҗа Насретдин» белән генә чикләнми. Күз артында, әллә хөрмәтләп, әллә көнләшеп, «Насыйр бай» дип атаучылар да бар.
Бай, имеш… Әйе, өебез авылдагы иң зур, иң матур өй. Әмма кигән киемебез, ашаган азыгыбыз башкаларныкыннан бер ние белән дә аерылмый ич. Әкияттәге байлар кебек, кәнфит-перәнник кенә ашап яшәсәк, бер хәл… Олырак малайлар да, урамга чыккан саен, теңкәгә тиеп бетәләр: «Заһит, әйт әле, әтиеңнең алтыны бармы?», «Заһит, әтиеңнең алтынын күрдеңме, ниндиерәк төстә, ниндиерәк зурлыкта?». Аларга берни дә дәшмим. Юк. Түр яктагы зур сандык төбендә (олылар өйдә юклыктан файдаланып, актарып караганым бар) алтынның ат башы чаклысы түгел, борчак бөртеге хәтлеләре дә аунап ятмый.
Менә әле бүген дә зарыгып көткән кичем җитте, караңгы төште. Әти почтадан кайтты, посылкаларын чоланда калдырды, әллә кайларда чыккан гәзит– журналлар, әллә кемнәр әллә кемнәргә язып җибәргән хатлар салынган зур сумкасын өйгә кертеп, сәкенең бер почмагына урнаштырды. Өй эченә авыл өчен ят, әмма үземне белә башлаганнан бирле күңелемә якын булып өлгергән типография буявы исе таралды. Әти атын тугарып, абзарга кертте, мал-туарга печән салды, толыбын кертеп, чоланга «бастырды».Әни бозау, бәрәннәрне туендырды, сыерын савып керде.
Кичке аш табынына утырдык. Ашъяулыкта ниндидер затлы сыйлар юк. Әмма авыл халкының инде арыштан бодайга күчә башлаган чагы. Әти түшенә терәп калын-калын итеп телгән телемнәр дә арыш онының ярым чи камыры түгел, бодай онының кабарып пешкән икмәге. Токмач ашын да әни кысыр итеп пешермәгән, сызык тураган. Сызык – ул сугымның эчке маен эреткәннән калган «ит». Мин инде монысын да беләм. Маен эретеп алганнан соң, әнинең казаннан сызык сосканын карап торганым бар. Ул аны сирәкләп булса да ашка турап җибәрә, шулпага сыек кына өресе дә чыккан була, аз-маз ит тәме дә кереп китә. Катык катып, бодай күмәче кушып ашап җибәрсәң, бик тә шәп була. Минем үземнең кечкенә тәлинкәм. Көне-төне дөнья мәшәкате белән булган әниемнеке дә бик зур түгел. Менә әтинеке ичмасам!.. Тәлинкә түгел, тоташ кәстерүл! Бер кәстерүл ашны өч-дүрт телем күмәч белән бөгеп кенә куя. Хәер, аның нәрсәсенә аптырарга инде, әни әйтмешли, авызыңа чык тамчысы да капмый кышкы юлда көне буе йөреп карале!..
Алтынчы яшем белән китеп барсам да, мине әле олылар кечкенә балага саныйлар. Ә мин кирәккән-кирәкмәгәнен дә ишетеп, кирәккән-кирәкмәгәнен дә күреп, кирәккән-кирәкмәгәнен дә белеп кенә барам. Сирәк-мирәк табынга чамалап кына пешерелгән ит китерелсә, әнинең, зуррак кисәкләрне әти белән минем алга салып, үзе калдык-постыкка да риза булып утырганын күзәткәнем бар. Әти дә моны күрми калмый.
– Әнисе, нишләп әле үзеңне рәнҗетәсең? Аша рәхәтләнеп, – ди ул, кайсыбер кисәкләрен әни алдына этәреп.
Әни аларны кире әти алдына шылдыра.
– Һи, әтисе, минем тамагым казан тирәсендә йөреп тә туя. Син юлдан йончып кайттың. Улыбызның зу-у-ур булып үсәсе бар. Миңа карамагыз, ашагыз, ашагыз, – ди.
Сугыштан соңгы арык еллар әле үтеп бетмәгән. Өйдә итле аш сирәк пешерелә. Ә бүген сызыклысына да бик ризабыз…Тик безгә кичләрен өчәүләп тыныч кына гапләшеп утыру бәхете сирәк эләгә. Еш кына табында әле бер авылдашыбыз, әле икенчесе урын ала, кайбер кичләрдә чакырылмый килгән кунакларыбыз биш-алты да булып китә. Йомыш белән кергән кешене ашарга утыртмый чыгару юк бездә.
Менә әле дә утырышып кына өлгердек.
– Габделнасыйр абзый, Мәрзия түти, ашыгыз тәмле булсын, – дип, аргы оч Хәсбиямал әби килеп керде. – Ырынбурдагы кызым белән киявемә посылка салырга булдым әле. Бер каз да, киптерелгән корт та, җиләк кагы белән чия кагы да, оекбашлар белән бияләйләр инде…
– Ярар, Хәсбиямал килен, посылкаң торып торсын. Мактап килдең, утыр табынга.
– Ии, уңайсыз бит әле.
– Ашау уңайсыз түгел, аштан олы булу уңайсыз.
Әни кичке ашны казан тутырып пешерә, Ул үзебезгә генә түгел, посылка җибәрергә килгән Хәсбиямал әбигә дә, посылка кайтканын әллә кайсы арада ишетеп өлгергән Мотыйгулла картка да, чираттагы хатын язып китергән, безгә әни ягыннан туган тиешле Ринат абыйга да җитә.
Ринат абыйның туганлыгы чыбык очы гына булса да, аның безгә килми калган көне юк дип әйтерлек. Күзләре балаларныкыдай бер катлы, йөзе һәрвакытта да көләч бу абзый башка өлкәннәрдән нәрсәсе беләндер аерылып тора. Нәрсәсе белән икәнен дә аңлап өлгергәнмен инде: башкалар мине бала күрә, Ринат абый тиңгә саный.
– Я, Заһит, бар хәрефләрне дә танып бетердеңме инде?
– Басмаларын танып бетердем, Ринат абый. Укый да беләм.Язмалары гына авыррырак.
– Язмалары авыр шул. Тик күңелләрне төшермик, өйрәнербез әле…
Мин аның киеменә игътибарымны юнәлтәм. Авыл агалары әле килделе-киттеле генә киенә: башларында мескен бүрек, өсләрендә кырык ямаулы бишмәт белән, утыз ямаулы сырган чалбар, аякларында төпле пима. Әнә, Мотыйгулла картның ямаулары башкаларныкыннан да артыграктыр әле. Кадыйр бабай – колхозның бакчачылар бигадиры, мал тотып хәлле яши. Бердәнбер улының да киеме бөтен: бүреге күннән, өстендә ул вакытларның «Москвич» атлы модный пәлтәсе, аягында ялт итеп торган калуш кидерелгән яңа киез итек.
Өлкәннәр еш кына аны шаярталар. Алдында елмаялар, көләләр. Ул үзе дә шаяртуларга кушылып көлә. Артында:
– Һай, Хода Кадыйр абзыйга юньле ул бирмәде шул! Акылга бер төрлерәк, мескен, – дип уфтаналар. Монысы инде миңа аңлашылып җитми. Яхшы абзый ич! Бар кеше дә акылга бер тигез генә булырга тиеш микәнни?
Әни генә аны тиң күреп, ихлас итеп әңгәмәләшә белә. Әле дә, табынга утыртып, аш салып бирде дә:
– Ринат улым, тагы да кемгә яздың хатыңны? – дип сорады.
– Соң, Ташкенттагы түтиләр зарыгып көтәләрдер, шуларга инде.
– Түтиләреңә кичә генә язган идең түгелме соң?
– Кичә кү-ү-үп сүзләрем язылмый онытылып калган, Мәрзия түти.
– Үзең дә бигрәк акыллы, бигрәк игътибарлы булып үсеп җиттең шул, Ходаның рәхмәте төшкере. Кайберәүләр әтисе белән әнисенә дә андый хөрмәтне күрсәтми, онытканда бер язалар…
Ринат абый мөлаем елмайды. Табындагылар, әңгәмәгә кушылмый, бер-берсенә карашып, мәгънәле итеп күз кысыштылар. Бу миңа ошамады. Егет булып үсеп җиткән өлкән кешене шулай мыскылларга ярыймы? Әле үземә карата шундый мөгамәлә сизеп калсам да ачуым килә, әти әйтмешли, сырт йоным кабара.
– Я, Ринат улым, инде буй да җиткердең. Әнә бит кәртинкә кебексең. Өйләнеп тә җибәрсәң…
– Һи, Мәрзия түти, ул турыда бер дә дәшкән кеше юк бит әле…
Бу тәңгәлдә өлкәннәрнең түземлеге бетте, барысы да пырхылдап көлеп җибәрделәр. Ринат абый берсенә дә үпкәләмәде, башкаларга кушылып, үзе дә көлде. Мин генә урынымнан торып, аның янына килдем, һаман да кулыннан ычкындырмаган хатын алдым.
– Кая, бир, Ринат абый, иртәдән соң китәчәк хатлар янына салыйм.
– Сал, сал, Заһит, онытылып кала күрмәсен. Түтиләр көтәләрде.
Ә инде аның көн дә язган, көн дә «җибәргән» хатларына килсәк… Укый-яза белми ул. Дәфтәрнең куш битен дулкынлы сызыклар белән бизи-бизи дә, өчпочмакка бөкләп, шул ук ысул белән адресын яза. Җеп кәтүгеннән сыдырып алынган түгәрәк бизәкләрне марка урынына ябыштыра. Менә сиңа хат! Көн дә яз да,көн дә җибәр. Габделнасыйр абзасы моңа һичкайчан да каршы килгәне юк. Әйткәндәй, кышның озын кичләрендә туганнарына килеп кич утырып кайтырга да бер сәбәп. Былтыр өске урамдагы клублары утырып янды. «Мәчетне күңел ачу йортына әйләндерсәң, шулай була инде ул», – дип уфтанышты картлар. Хәзер буй җиткергән егет һәм кызлар аулак өй эзли, ә Ринатка күңел ачарга почтальон йортына җыелган авылдашлары да ярап ята.
Никтер бүленеп калган сүзләргә, әллә кайсы арада килеп кереп, сәке читендә урын алган, Гайни тегермәне эшләгән кебек, гөрелдәп торган тавышлы Сафа абзый кушылды:
– Әссәламәгаләйкем, Габделнасыйр абзый, Мәрзия түти, агай-энеләр!
Табынны җыештырып йөргән әни аңа:
– Вәгаләйкем әссаләм дә ул, Сафа туган. Тик яманлап йөрисең бит әле, кичке аш тәмам булгач киләсең. Учагымда утым сүнеп өлгермәгән, әллә дим, тиз генә җылытып биримме?
– Юк, Мәрзия түти, рәхмәт, аш яныннан торып кына чыктым. Сыйлыйм дисәң, әнә, Мөкәрәмә күршеңне сыйла.
Күрше Мөкәрәмә түти әле генә табында юк иде ич. Сафа абзыйның шушы сүзләрен көтеп кенә торгандай, ул да йөгереп килеп керде. Гомере буе тәненә ит кунмаган күрше түти, гомумән, җәяү йөри белми. Колхоз рәисе Хәмзә абзыйның «Ялта» атлы аты кебек, гел генә юртаклап йөри.
Аны без күптән инде гаиләбез әгъзасы кебек кабул итәргә күнеккәнбез.
Аштан соң, күңелле күренешне күзәтеп, ял итеп утырган әти Мөкәрәмә түтинең керүенә үз бәһасын бирми булдыра алмады.
– Мөкәрәмә сагындырып йөри торган затлардан түгел ул. Беркөн, агай-эне, өйдә торган чагым туры килде дә, юри санап утырдым: унҗиде мәртәбә керде.
Мөкәрәмә түти дә үпкәли белә торган бичә түгеллеген күрсәтәсе итте:
– Керсә соң. Сиңа жәлме әллә? Мәрзия күршемә керәм!
– Жәл түгел, Мөкәрәмә. Хет безгә кер дә яшә: өй зур, урын җитәрлек.
Җор сүзле Сафа абзый бу урында сүз кыстырмый булдыра алмады.
– Нәрсә, Габделнасыйр абзый, әллә дим, Мөкәрәмә түтине өченче хатынлыкка алырга чамалыйсыңмы?
Өй эче шау-гөр килеп көлешкән тавышлар белән тулды. Сәке читенә утырып, ахирәте салып биргән ашны чөмерә башлаган Мөкәрәмә түти дә югалып калмады.
– Хәзер. Насыйр картка өченче хатынлыкка гына бармасам… Хәмитем сугышта ятып калмаган булса…
Әти дә сүз эзләп кесәсенә кермәде.
– Хәзер. Өченче хатынлыкка Мөкәрәмәне генә алмасам, авылда янып торган унҗиде яшьлек кызлар беткәнме?
Әни әтине баштан-аяк күздән кичереп чыкты, башын чайкап торгандай итте, мыскыллы елмайды.
– Хәчтерүш!.. Кызлар сиңа… Әнә, сырган чалбарыңның төбендәге ямаулыгы сүтелгән, сәлберәп тора. Соңрак салып бирергә онытма, тегеп куярмын.
Әти дә, шушы сүзләр белән килешкәнен белдереп, уфтангандай итте.
– Һай, үтә шул гомерләр, үтә шул. Безнең дә бар иде… Ә Мөкәрәмә ни, керсен дә, йөрсен дә, сүзем юк. Тик өй ишегенең утыз дүрт мәртәбә ачылып ябылуы гына аз-маз эчне пошыра. Челлә бит, суык вакыт, җылы тышка оча. Я, Сафа энем, дөньяда нинди яңалыклар бар?
Сафа – әти ягыннан туган тиешле абзый. Читтә дә йөргән: урман кискәнме шунда, күмер чыгарганмы – анысын берәү дә анык кына әйтә алмас. Күпләргә аңлашылып бетмәгән сүзләренә караганда, юлбасарлар белән дә аралашкан, власть кешеләре дә аны үз күргән. Аның сөйләгән хәбәрләре кызыклы да, бераз куркыныч та, колакка ят урыс сүзләрен кыстыруы минем өчен сәеррәк тә. Мәҗлестә дә башкалар «Ай югары…»ны сузганда, ул ниндидер «Бродяга, судьбу проклиная…»сы белән килеп кушыла. Урысчаны мин дә әзрәк сукалыйм. Узган кыш колхозга белгеч итеп җибәрелгән Михаил дәдәйне хатыны Вера түти белән безгә фатирга куйганнар иде. Сафа абзыйдан да күбрәк күргән, тормышны аңардан да күбрәк белгән Михаил дәдәй белән әллә ни аралашып булмады. Әмма, көннәр буе ирен көтеп, эшсезлектән җәфаланган юан марҗа мине урыс теленең кайбер «нечкәлекләренә» өйрәтеп өлгергән иде. Мәсәлән, «Пей вода, ешь вода, с…ть не будешь никогда». Тик мин бу үлемсез җөмләне кирәккәндә дә, кирәкмәгәндә дә сүземә кыстырмыйм ич. Ә Сафа абзый кыстыра…
– Яңалыклар дип, Габделнасыйр абзый, әле мин Бабай гулял. Кичкырын гына кайттым.
– Үзең дә тик ятмыйсың, Сафа туган, – дип әңгәмәгә Мотыйгулла карт та кушыласы итте.
– Яткан таш мүкләнә, йөргән таш шомара, диләр бит, Мотыйгулла абзый.
– Я, шомардыңмы инде? – диде, Сафа абзыйга мыскыллы карап, Хәсбиямал әби. – Йөреп кайтуыңның берәр тулкы булдымы соң?
Сафа абзыйның йөзе гадәти серле төсен ала бирде.
– Тулкын аның, Хәсбиямал түти, бар адәмгә дә сөйләп бармыйлар шул. Менә Габделнасыйр абзый күп йөргән,күпне күргән кеше. Шулай бит, Габделнасыйр абзый.
Әтинең йөзе Сафа абзыйныкыннан да серлерәк төс алды.
– Анысы шулай, Сафа туган…
– Әйтсәм, әйтим инде, Бабайда мәхшәр, агай-эне. Шәһәр төзергә дип зэклар китереп тутырганнар. Ата улны, ана кызны белми. Короче, «Закон – тайга, медведь – хозяин». Шушы атнада гына ашханә мөдирен суйдылар…
Бу коточкыч сүздән хатын-кызның күзләре маңгайларына менде.
– Абау, Ходаем!..
– Суйдылар?!
– Әллә пешереп үк ашаганнармы?!.
– Эш анысына ук җитмәгән җитүлеккә. Әмма, төзүчеләр өлешенә кереп, азык-төлекне читкә җибәреп яткан мөдирнең башын посылка итеп Мәләвездәге гаиләсенә җибәргәннәр, гәүдәсен Шәбагыш урманына илтеп ташлаганнар.
Мин күмер чыгаручылар бистәсе Бабай турында хәбәрдармын. Аннан килгән күңелле яңалыклар да, менә шундыйрак коточкыч хәбәрләр дә колагымны урап үтми. Әле дә миңа игътибар итүче юклыктан файдаланып, Сафа абзыйның зур авызына кереп үк китә язганмын. Аның йөзе хәсрәтле дә, нигәдер, горур да. Мин аны бер, әлеге мөдирне дөмектергән башкисәрләр атаманы, бер, шул башкисәрләрне эзәрлекләгән милиционерлар башлыгы итеп күрәм.
– Бабайда гына түгел, әле бит аның өч-дүрт йорттан гына торган Кәрешкәсендә дә адәм ышанмаслык хәлләр булып ята.
– Ә анда нинди хәлләр, Мөкәрәмә түти.
– Бер ир белән хатын, балалары да бар ди, кичен соңлатып кына чәй эчеп утыралар икән. Шул чак бикле ишек үзеннән-үзе ачылып киткән дә, өйгә анадан тума ялангач егет белән кыз килеп кергән, ди. Хуҗалар куркышкан.
– Нишләп йөрисез болай икәүләшеп, оятсызлар?!. – дип кычкырып җибәргән, имеш, ир.
Ә тегеләр:
– Без әле монда икәү генә түгел, кырыкбыз, – дигәннәр дә чыгып киткәннәр, ди.
Мин бу куркыныч маҗараны бөтен ваклыклары белән күз алдына китереп утырам. Ниһаять, әти миңа игътибарын юнәлтте.
– Кит, улым, читкәрәк. Колакларыңны тырпайтып, олылар сүзен тыңлап утырма. Көне-төне тыңлагач, ул колакларың болай да озын булып үсеп баралар. – Үзе Мөкәрәмә түти ягына борылды һәм, – Әкият!.. – диде.
– Нишләп әкият булсын, Габделнасыйр абзый. Кәрешкәдән Габдегол казакъ килгән иде, үзе сөйләп китте.
Сафа абзый ваемсыз гына:
– Җен-пәриләр… – диде. – Кәрешкәдә – җен-пәриләр, ә Бабайда – бандитлар…
Әти кичке кунакларына карата табында гына ягымлы, йомышларын үтәгәндә, кырыс һәм таләпчән. Сәкедән кузгалышкач, иң тәү Хәсбиямал әбинең посылкасын селкетеп карады.
– Һи, Хәсбиямал, Хәсбиямал, шулай посылка тутыралар димени? Эчендәге бар күчтие шапылдап тора бит. Бара-бара нәрсә кала аңардан. Тартмасы болай ярыйсы гына кагылган да ул, бәе…
– Соң, Габделнасыйр абзый, Марат күрше кагып, бәйләп, адресын язып биргән иде инде. Ул да бит надан түгел: авылда җиде класс, тракторчылар курсы…
– Синең Марат күршең тракторын юньләп йөртергә өйрәнсен әле. Югыйсә, анысын кыздырам дип, ике мәртәбә кулын сындырды. Почта – ул трактор түгел. Кая, улым, китер әле эш коралларын, посылка бәйли торган җепне.
Мин, шуны гына көтеп торгандай, сәке астыннан тартма чыгардым. Ә анда барысы да бар: чүкече-өтергесе дә, келәтчәсе-яссыборыны да, кадагы-шөребе дә… Әни табак-савытны җыю белән мәшгуль, әти кунакларны үз тирәсенә җыйды.
– Менә карагыз, аңгыралар. Тагы бер мәртәбә күрсәтәм. Посылка салу – уен эш түгел ул. Бер төялеп, бер бушатылып, йөзәрләгән куллардан үтеп, меңәрләгән чакрымнарга китә. – Әти Мотыйгулла картның кабыргасына төртеп, Ринат абыйга күз кысып алды. – «Почта» дип атала ул шуңа күрә! Килделе-киттеле колхоз эше түгел, хөкүмәт хезмәте! Аның эшен, беләсегез килсә, Сталин үзе контрольда тота! – Өй хуҗасының баш бармагы җиделе лампа эленеп торган түшәмгә юнәлтелде, бар күзләр дә әтинең баш бармагы ишарәсенә иярде. Әйтерсең, җиделе лампа янәшәсендә аларны Сталин үзе күзәтеп утыра иде. Тик әти аларны тиз генә җиргә төшерү чарасын күрде. – Менә бу җебе, Хәсбиямал, Свободадан Ермолайга озатканда ук өзеләчәк. Прастуй каләм белән язган адресы, чанадагы саламга ышкылып, Свободага барып җиткәнче үк җуелачак. Өсте кубыр, асты төшәр – посылкаңнан ни калыр? Яңадан ачарга туры килә бу тартманы.
«Аңгыралар» әтигә үпкәләмиләр. Аның эшен дикъкат белән күзәтәләр.
– Буп- буш шул. Я, шулай итеп посылка тутыралармы?
– Соң, Габделнасыйр абзый, әйттем Марат күршегә, бик зур итеп какма, дип.
– Марат күршең әнә үзенең «Колесный» атлы тракторын гына карасын инде…
«Трактор» мәсьәләсенә кагылгач, Сафа абзый түзеп утыра аламы? Ул да кайдадыр, кайчандыр тракторда да эшләп алган, ләбаса. Шәмсинур җиңгинең ата кәҗәсе чаклы гына «Колесный»да түгел, танктан калышмаган «ЧТЗ» атлы гусеничныйда! Моны кайдан белә бу малай, дисезме? Сафа абзыйның олыларга мактанганын тыңлап торганым бар.
– Әйе, узган язда юньләп йөртә белмичә, Әфләтүн сазлыгына кертеп батырган иде ич. Ярый этеп чыгарырга мин булдым.
– Тракторнымы?!. Бер үзеңме?!. Булмас! – дип бу хәбәргә мөнәсәбәтен белдерде Мотыйгулла карт.
Сафа абзый тельняшка җиңен күтәреп, беләкләрәен болгаштырды.
– Трактор дисәң, хәтере калыр. Шәмсинур җиңгинең ата кәҗәсеннән ары китмәгән бер нәрсә. Мотыйгулла абзый, давай на спор…
– Я, туктагыз әле, кеше эш башкарганда, бака ботын кыстыра, – дип, әти аларны туктатып куймаса, ни эшләр иделәр икән. – Кая, әнисе, тыгызларга берәр нәрсә тап әле.
– Берәр нәрсә дип…капыл гына. Әнә, иске гәзитләр.
– Һи, сөйләдең сүз! Күчтәнәчкә – иске гәзит…
– Җыйган үләнебез күп: мөртлек, кызыл, сары мәтрүшкә, чия, җиләк яфрагы…
– Вәт алары бара. Хәсбиямалның кызы белән кияве, Зәк-Ишмәт яланнарының шифалы үләннәрен кушып, рәхәтләнеп чәй эчсеннәр әле.
Ундүрт күз йотардай булып күзәтеп торган тартма, ниһаять, тыгызланды, өске тактасы яңадан кагылды, әти генә белгән аерым ысул белән аркылы-торкылы бәйләнде.
– Улым, хәзер сиңа эш. Гүшни каләм ал да, суга манчый-манчый, менә бу прастуй каләм белән язылган адресның өстеннән йөртеп чык. Пычак белән кырсаң да җуелырлык булмасын.
Эшлим мин аны, нигә эшләми ди. Күрсәтелгән ышаныч мине бер башка үстереп җибәрде. Өлкәннәр миңа кызыксыну катыш ихтирам белән карый. Ә мин эчемдә тулып ташып барган горурлык хисен тышка чыгармаска тырышам. Янәсе, мин әллә күпме посылкаларга әллә күпме адреслар язганмын. Янәсе, бу эш миңа чүп тә түгел.
– Ә хәзер, Мотыйгулла энем, чоланнан синең посылканы кертик. Менә бит, Ташкент хәтле Ташкенттан җибәргәннәр, син дә мин килеп җиткән. Эчендәге алма-хөрмәсе дә бозылмагандыр, шәт. Чикләвегенә, киптерелгән йөзем белән киптерелгән өрегенә дә чуртым да булмагандыр. Рәхәтләнеп ашагыз көнъяк җимешләрен.
Мотыйгулланың саранрак булуы бар авылга мәгълум. Шулай да карт кыюсыз гына:
– Сезгә дә авыз иттерербез әле, Габделнасыйр абзый, – дип әйтми булдыра алмады.
– Гәзитләр әле аерылмаган, Мотыйгулла. Аларын иртәгә кертеп чыгармын, – дип, ниһаять, чираттагы кунагын озатты әти.
Мин бу сүзләргә колак салгалап утырдым да, иртәгә әтинең кесәсендә бер чикләвек, өч өрек, биш-алты йөзем җимеше кайтачагын чамалап куйдым. Бәлки, алма да бирер… Юк, алма бирмәс.
– Ә син, Ринат улым, хатны көн саен язып изаланма. Бер язсаң да берәгәйле итеп кенә яз. Югыйсә, Рәис яшьтәшең, солдат хезмәтенә китеп тә өлгермәде, әнисе Саниягә көненә икешәр хат яудыра башлады.
– Мин бит, Габделнасыйр абзый, көненә икешәрне түгел, берәрне генә. Әйттем бит инде, сүзләр онытылып кала…
Ринат абыйның аклануын әни эләктереп алды.
– «Зөя сулары бик тирән, карап күзләрем тала. Хатка язып сүзем бетми, бик күп сүзләрем кала»мыни инде, Ринат улым?
– Вәт, өстенә бастың, Мәрзия түти.
– Хатны күп язган адәмне, беләсезме нәрсәгә тиңлим мин!
– Нәрсәгә, Габделнасыйр абзый?
– Эче китеп, көтүне пычратып йөргән сыерга. Ул хатларны бит миңа алып кайтып таратырга. Почтага барган саен илле-алтмыш хат, өч йөзләп гәзит, кырык-илле журнал, дистәләп посылка. Әнә теге почмакта сөялеп торган зур күн сумканы күтәреп карале, Ринат улым.
Ринат тыңлаулы егет, сумканы көчәнеп күтәрде дә, ухылдап кире утыртты.
– «У-у-ух»мы? Ә мин күтәреп кенә карамыйм, һәр өйгә керә-керә, бар авылны урап чыгам. Сиңа егерме яшь, ә миңа беләсеңме күпме?
– Чама белән кырыклап бардыр инде, – дип елмая егет.
– «Кырык» сиңа, атаң башы! Җитмеш берен тутырды быел Габделнасыйр абзаң. Әнә Мотыйгулланы күрдегез бит: алтмышка җитмәгән, бөгелеп бара.
Әңгәмәнең бу тәңгәлендә Сафа абзый да салпы ягына салам кыстырып җибәрде.
– Синең бит, Габделнасыйр абзый, бичәң яшь, әнә нинди малаең үсеп килә. Син әле, бик теләсәң дә, картая алмыйсың.
– Бәй, алсын ул да, кулыннан килсә, яшь хатын.
Бу озын кич кунаклар таралышу белән генә тәмамланмады әле. Әни чираттагы оекбашын бәйләргә утырды. Әти алып кайткан почтасын зур өем итеп сәкегә бушатты, кулына таушалып беткән зәңгәр тышлы дәфтәрен алды.
– Я, улым, башладыкмы инде.
Мин сәкегә тезләнеп утырдым, әлеге өем өстенә иелдем.
– Башладык, әти.
– Бу очтан төшсәк…Тә-ә-әк, Әсфәндияров Сибгать, тап әле «Ленин байрагын».
Миңа ни, хәреф таныгач, монысы, Сафа абзый әйтмешли, пүчтәк кенә эш. «Ленин байрагын» алып, әтигә суздым. Әти каләм белән гәзитнең өске өлешенә Сибгать бабайның исемен язып куйды. «Мин, мәдрәсәдә укып, чын үзебезчә укырга-язарга өйрәнгән шәкерт, сезнең шайтан язуын белмим», – дип, искечә яза ул. Белүен белә, тик санга гына сукмый. Ә мин инде кемнәрнең нинди гәзит-журнал алдырганын ятлап бетеп барам.
– Озын Мәрванмы, әти?
Әти елмайды, тик өлкән кешене кушамат белән атауны хупламавын әйтеп тормады.
– Әйе, Кәримов Мәрван.
– Менә «Сельское хозяйство», менә «Кызыл таң», менә «Ленин байрагы».
– «Чаян»ны да тап әле, улым.
«Чаян»ны мин кулга ләззәт тойгысы кичереп алам. Андагы кызык сурәтләрне көннәр буе карап утырырга ризамын.
– Ә хәзер, Исмәгыйль бабайлармы, әти?
– Әйе, Галиәкбәров Исмәгыйль. «Правда», «Кызыл таң», «Ленин байрагы», «Агитатор блокноты», «Чаян». Туктале, тукта, аңа хат та булырга тиеш, Чиләбедән, Нәфыйга кызыннан…
Хат та бар, тик, кызганыч, урамда кыш, үзем илтеп бирә алмыйм. Җәен барганым бар мин аларга. Авырып түшәктә яткан Хәлфә бабай (карт укытучыны бар авыл шулай атый) әти белән әнинең хәлен сораша, аркамнан сөя, башымнан сыйпый, ә Шәфига әби я йомырка, я кәнфит тоттырып чыгара.
Әти исемлекне дәвам итте: Бәширов Хәйбулла, Кәримов Габдрахман, Әбсәламов Минһаҗ, Фәткуллин Рафаил, Бәширов Әхәт, Ишмөхәммәтов Әюп… Болары әле үзебезнең оч кына. Арытабан…
Кичке эшебез менә шулай озак дәвам итте. Ниһаять, хәзит– журналлар, хатлар тәртип белән бер өемгә өелде, күн сумкада яңадан үз урыннарына кереп яттылар. Әни дә бер оекбашын тәмамлады.
– Я, ятарга вакыт, гәҗит кортлары. Әнә, лампаның кәрәсине бетеп бара, төти башлады.
Әле генә гәзит-журналдан бушаган сәкегә урын җәелде, ут сүндерелде.
– Әни, әкият сөйлә әле.
– Соң, улым, йокларга кирәк бит. Йончыгансыңдыр. Әтиең белән әнә күпме эш башкардыгыз.
Бу әңгәмәгә әти дә чираттагы сүзен кыстырмый түзә алмады. Аңа – кызык, миңа – гарьлек.
– Улыңның «Әни-и-и, эми-и-и!» дип теләнеп ятмаганына шатлан да, сөйләсәң сөйлә инде, әнисе.
Төпчек улым дип, мине биш яшемә чаклы имезгән әнине дә әйтер идем инде! Мәгъсүмә түти булмаса, һаман да имәр идем микән? Үткән яз хәл белешергә кергән иде ул. Ә мин учак белән өстәл арасында тыз-быз килеп йөргән әнидән «Әни-и-и, эми-и-и!» дип ими таптырып утырам. Мәгъсүмә түти йөзенә усал төс чыгарды, кулына энә-җеп алды.
– «Әни, эми»?!. Бу нинди оятсызлык ул?!. Үгез булып беткәнсең, һаман әниеңне имәсең. Менә энә-җеп, хәзер авызыңны тегеп куям!
Мин, котым очып, сәке почмагына өелгән ястык-мендәрләр артына качтым, Мәгъсүмә түти чыгып киткәнче, тынымны да чыгарырга куркып, шунда яттым. Башкача мин дә әнидән «эми» сорамадым, әни дә «үгез булып беткән улын» имчәктән ташлатырга вакыт җиткәнлеген аңлагандыр, күрәсең.
– Әни-и-и, сөйлисеңме-е-е…
– Ярар инде, алайса, тыңла. «Зариф атлы бабай бар иде, ди. Аның ыштан төбе тар иде, ди. Тар булса да, алтмыш кыяр сыяр иде, ди.»
Минем инде изрәп әкият тыңлап ятарга да, әлеге Зариф атлы бабайның кыярны нишләп ыштан төбенә салып йөргәнлеге белән кызыксынырга да хәлем калмаган иде, капыл гына йокыга талдым.
Уяныр алдыннан гына төш күрдем. Яз. Аяз матур көн. Без, әти, әни, мин – өчәүләп, каршы таудан авылга төшеп киләбез. Мин, колын кебек уйнаклыйм: ары да чабам, бире дә чабам. Тик, көтмәгәндә, тирән чокырга егылып төшеп, бәлага тарыдым. Ә әти белән әни моны күрмәделәр дә, киттеләр дә бардылар. Шулчак каяндыр килеп чыккан куркыныч адәм чокырны салам белән күмәргә тотынды. Мин, тыпырчынып, саламны читкә очырып торам, ә ул китерә дә сала, китерә дә сала. Мин аны күрмим, куркыныч икәнлеген сиземлим генә. Үзем «Әти!», «Әни!» дип кычкырып, аларны ярдәмгә чакырам.
Шулай куркып уянып китсәм, әле генә мал карап кергән әти, мичкә аркасын терәп, җылынып тора. Үзе көлә.
– Улым, нишләп юрганыңны өстеңдә тотмыйсың? Мин ябып торам, син тибеп очырып торасың, мин ябам – син тибәсең.
Өй эче җылы, якты, күңелле. Хәтта куркыныч төшемне әтигә сөйләп торасым да килмәде.
 

Гаилә риваяте


Габделнасыйрның малы-байлыгы артканнан-арта, гаиләсе ишәйгәннән-ишәя. Яппар, Гаффар, Мансур улларына иш булып, өлкән хатыныннан Әдһәм улы, кече хатыныннан Разия кызы дөньяга килә. Элегрәк иркен генә тоелган өй эче тарая бара.
Шул вакытларда, Совет власте тарафыннан кысылуга көннән-көн ныграк дучар була барган авыл бае Габдрәфыйк, өен-мөлкәтен сатып, Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. Аның өе – Аллагуваттан осталар яллап, шәһәрчә итеп салдырган мәһәбәт өй: биек нигез, урам якка чыккан веранда, ишек алдына чыккан зур чолан, өч зур бүлмә, тугыз тәрәзә, калай түбә. Шуның өстенә, йорт тулы каралты.
«Кемгә сата икән?», «Кем ала икән?» – дип бар авыл баш вата. Шул баш ватучыларның берсе, ничектер: «Ул йортны алалса, Габделнасыйр гына алала инде», – дип хәбәр сала. Зәк-Ишмәт халкының теле әче бит. Шундый бер әче теллесе: «Ай-һай, Габдрәфыйк бай өенең бусагасы бик биек, Габделнасыйр, анда менеп җитәлми мәтәлләп төшеп, муенын сындырмагае», – дип җибәрә.
Бу хәбәр Габделнасыйр колагына килеп чалынмаса, бәлки, ул бай өен алу турында уйлап та карамас иде.Чалына шул! Чалына да, ирнең чәмен котыртып җибәрә. Башындагы бүреген җиргә сылады микән, сыламады микән, «Шул өйне алмасам, исемем Габделнасыйр булмасын!» – дип әйтте микән, әйтмәде микән – анысын ул үзе генә белә. Сылагандыр да, әйткәндер дә – искиткеч чәмле, искиткеч үзсүзле ир бит ул.
Өен, ун эш үгезенең алтысын, елкы көтүенең бер өлешен сата, сандык төбендәге маясын чыгара. Һәрхәлдә, көз җиткәндә, ишле гаилә авылның аргы очыннан бирге очтагы Габдрәфыйк бай өенә күченә.
 

Көн


Безнең гаилә башка бер гаиләгә дә охшамаган. Кәрамнарда бер әти, бер әни. Әсхатьләрнең ишле гаиләсе дә бер әти, бер әниле гаилә. Мөнзил әнисе белән генә яши, әтисе сугышта ятып калган. Ә бездә – бер әти, ике әни: Фариза – өлкән әни, Мәрзия – кече әни. Өлкән әнинең балалары инде үсеп, таралышып беткәннәр: Яппар абзый Свободада, совхозның главбухы булып эшли, диләр (атамасы колакка бик ятышып бетмәгән нинди эштер ул – мин әле белмим), Гаффар абзый сугышта батырларча һәлак булган, Мансур абзый Бабайда күмер чыгара, Хәбирә апай Ырынбурда кияүдә, Әдһәм абзый авылда яши, өске урамда. Эшен-һөнәрен белеп бетермим, читауат, диләр, ахрысы. Сугыштан яраланып кайткач, укытучы Мәрьямгә өйләнгән булган. Былтыр җиңги үлеп китте дә, Фариза әби (Без өлкән әнине шулай атыйбыз, ә өлкән әнинең балалары безнең әнине «түти» диләр. Анысы дөрестер дә инде – бер кешенең ике әнисе булмый ич!) «Уртак өебезгә сыймаганнан түгел, Әдһәм азып-тузып китмәсен, күз-колак булып торыйм», – дип, вакытлыча аның йортына күчкән. Бу хәбәрне әни кайсыдыр ахирәтенә сөйләгәнен үз колакларым белән тыңлап тордым.
Кече әнидән дөньяга килгән балалар да инде таралышып бетеп бара: Разия апай Шәбагыш дигән авылда кияүдә. Рәхилә апайга үткән көз генә туй ясадык. Ниндидер «Магнит» атлы шәһәрдән тимер ябыштыру остасы булып кайткан Зөфәр җизни, миңа пәке калдырып, апайны Бабайга алып китте. Бәшир абый Талбазыда агрономлыкка укып йөри, җәен бетереп кайта инде. Мөнирә апай, авылда җиде сыйныф тәмамлап, укырга күрше Таймаска китте, атнасына бер генә кайта.
Әлеге көндә менә шулай өйдә мин ялгыз баламын. Төпчек булып тугач, нишлисең. Әти почтасын таратырга чыгып китте, әни дә, ниндидер йомышын табып, Мөкәрәмә күршесенең хәлен белеп чыгуны фарыз санады. Әти өйдә булса: «Оза-а-ак күрешми тордыгыз бит!» – дип көләр иде инде. Ялгыз булсам да, моңаеп, зарыгып утыра торган бала түгелмен мин. Үземне уратып алган җанлы һәм җансыз дөньяның сәерлегенә, кызыклыгына, күптөрлелегенә гаҗәпләнеп, һәр вакыйганың, һәр нәрсәнең серенә төшенергә омтылам. Җансыз нәрсәләр минем өчен җанлыга әйләнә, җанлылар… Кешеләре, ярый, кеше инде, һәрберсенең үз төсе, үз сыны, үз холкы, үз хәбәре. Ә ат белән сыеры, сарык белән кәҗәсе, әтәч белән тавыклары – аларның да бит үз телләре, үз уйлары.
Күземә күренми торган дөньяда да җан ияләренең яшәвенә ышанам: мич артында Өй иясе, чоландагы караңгы кәҗәнкәдә – Кикри-мара, абзарда – Абзар иясе, мунчада – җеннәр, пәриләр. Өй иясе – игелекле зат. Берәр кирәк кенә уенчыгымны югалтсам, мин тәү, мунчасыннан кереп, шуны урлаган Пәригә мөрәҗәгать итәм: «Пәри, тап, тап, тап! Тапмасаң, бер балаңны суеп ашыйм!» Кайчагында, янавымнан куркып, алдыма китереп сала. Кайчагында киреләнә, ул вакытта ярдәмгә Өй иясе килә, югалткан нәрсәмне читтәрәк бер күренеп кенә торган урынга куеп китә.
Кәҗәнкәдә яшәгән Кикри-мара дөньяга мине куркытыр өчен генә яралган, күрәсең. Бик киреләнеп киткән чагымда, әни мине «Менә, әтиең генә кайтсын!..» белән тынычландыра алмаса, әнә шул Кикри-марасы белән куркыта. Ул нишләптер минем күз алдыма майга каткан бишмәтле Кәҗә Марат сынында килә. Мин аңардан куркам. Кәҗәнкәдә нинди генә кызыклы нәрсә юк, ләкин куркуым кызыксынуымны җиңәлми, мин анда ялгызым керергә шикләнәм.
Абзар иясе мал-туарыбызны бәлалардан саклый. Сыерыбыз бозауларга җыенган чак кышның бик тә чатлама суык көннәренә туры килгәч, әти белән әни, яңа туган бозавыбыз туңып куймасын дип, алмаш-тилмәш абзар юлын таптыйлар икән. Шулай, һаман көтеп алалмый, төнен икесе дә каты йокыга талган. Таң алдыннан кемнеңдер тәрәзәдән: «Насыйр бабай! Мәрзия әби! Бозавыгыз туңа бит, нишләп чыгып алмыйсыз?!» – дип кычкырган тавышына уянып киткәннәр. Тавышы хатын-кызныкымы, баланыкымы – әче, ди. Йөгереп чыксалар, чынлап та, сыер яңа аягына баскан бозавын ялап тора, ди. Әти, кем кисәтте икән дип өй тирәли йөреп, тәрәзә төпләрен карап чыккан. Бер эз дә юк, ди. Бу маҗараны әнинең Мәгъсүмә түтигә сөйләгәнен дә мин үз колакларым белән ишеткән идем. Бер генә нәрсәгә аптырадым: шул Абзар иясе бит инде төннәрен атыбызның ялын матур итеп үргәләп куя, ә әти, ышанмыйча, тәрәзә төбендә эзләр эзләп йөргән. Абзар иясе карда эз калдырырга кәҗә тәкәсе түгел ич.
Ә җен-пәриләргә килсәк инде, аларның батырлыгы тупсыз кыланышлары белән мал өркетеп, кеше куркытып йөрүдән узалмый. Әнә бит әле Кәрешкәдә дә… Миңа Зөфәр җизнинең энесе Мөнир кода өйрәткән такмактагы кылыклары (аны олылар еш кына миннән сорап җырлатсалар да, үзләре шуңардан ямь табып ихахайлап көлешсәләр дә) бер калыпка да сыймый.
 
Ни хәл, карчык? Ничава.
Әйдә, әби, мунчага.
Мунча ишеген ачкан идек,
Ике пәри кул чаба.
 
Болары күзгә күренмәгән затлар. Алар тереләр, алар янәшәбездә яшиләр. Шулай булгач, өйдә мин бер үзем буламмы? Ә суык? Ул җанлымы, җансызмы? Җансыз булса, тәрәзәгә анау хәтле матур сурәтләрне ничек төшерә ул? Фәлсәфәви уйларымнан арынып, карашымны ишек алдындагы каралтылар ягына чыккан тәрәзәдәге бизәкләргә юнәлттем: зифа каеннар, ялбыр имәннәр, биек усаклар, төпләрендә йөз төрле чәчкә, мең төрле үлән… Бу тәрәзәдәге сурәт Хаҗивәли чаукасына охшаган, җәен почта алып кайтышлай әти анда туктап, арбага печән чабып салган иде. Теге тәрәзәдә – Иделбай урманы, әти мине утын кисәргә утыртып алып барды. Урта бүлмәдә Фариза әбинең киң агач караваты тора, монда бер генә тәрәзә. Аның каравы, түр якта биш тәрәзә, барысындагы рәсемнәрне дә барлый башласаң, тоташ көн җитмәс, чагыштырыр урманнар калмас.
Монда күңелне җәлеп итәр нәрсәләр күп. Шулар арасында иң-иң гаҗәбе – урам як стенада эленеп торган зур сәгать, гади сәгать кенә түгел, сәгатьләр патшасы! Өебезнең яме, бәлки әле, җаныдыр да. Бизәкләп эшләнгән зур тартма, өстендә бер биек, ике тәбәнәгрәк манара, ачылмалы пыяла тәрәзә эчендә кояштай балкыган зур түгәрәк – монысы сәгать үзе, ары-бире тирбәлеп торган кечерәк түгәрәге – аның теле. Вакытны күрсәткән билгеләре, мин танып белгән гади саннар түгел, рим саннары, челтәрләп чүкелгән, озын угы минутларны, кыскасы сәгатьләрне саный. Мәсәлән, кече угы «ХI»не, олысы «ХII» не күрсәтсә, сәгать унбергә җиткәнен чамалый алам. Тик иң кызыгы шунда: вакыт белү өчен түр якка чыгып, лампага ут алып торасы юк. Бар өйгә ишеттерерлек итеп (өйгә генә микән әле?) вакытны ул үзе әйтә. Тәү сәгатебез, Сафа абый кебек, калын итеп тамак кыра, аннары кабаланмый гына «даң-ң-ң!», даң-ң-ң!», «даң-ң-ң!» итеп санап китә. Әле дә бит, хет бер генә тапкыр булса да ялгышмасмы икән дип, бармакларымны бөгә-бөгә санап тордым. Төп-төгәл ике кулның бармаклары да, уң аягымның бер бармагы!
Түр якның истәлекле тагы да бер нәрсәсе – түшәмгә тиярдәй булып кукраеп утырган шкаф. Өске пыялалы өлеше – затлы савыт-саба куяр урын. Затлы дип, булганы булгандыр да, бәлки, күптән юкка чыккандыр инде. Ләкин байлыкның калдыгы да әле күпләр күзен кызыктырырлык: ялкылдап утырган кызыл чәчәкле ак чәйнек, шундый ук сигез пар чынаяк. Әле бар авыл кителәсе кителгән, чатныйсы чатнаган, калай белән коршалган табак-савыттан ашый-эчә. Безнең көндәлек тотканнарыбыз да шулардан әллә ни ары китмәгән. Бар авылдагы бердәнбер чәй сервизын (аның шулай аталуын әле беркем дә белми) әни зур кунакларда гына чыгара. Әгәр инде берәрсе: «Мәрзия түти, кызымнан посылка алдым, әбиләр җыеп авыз иттерәм. Төшкелеккә безгә кер. Зинһар, теге чынаякларыңны да алып кер», – дисә, каршы киләлми. Ап-ак тастымалга төреп кенә, бик саклап, бик кадерләп йөртә ул аларны. Әти әнидән: «Шул чынаякларың булмаса, сине ашка-чәйгә дәшүче дә булмас иде», – дип көлә.
Шкафның аскы каплаулы өлеше китаплар белән тулы. Күбесе – әтинең искечә язмалы китаплары. Бу китапларның сурәтләре юк, шулай да мин аларны актарырга яратам. Мөнирә апайның кайсыбер чигүләренә тартымрак хәрефләрен бармагымны йөртеп барлыйм. Менә шушы миңа аңлаешсыз хәрефләрне атый да бит инде әти «чын үзебезчә язу» дип. Вакыты булганда, алып укып та утыра. Фариза әбинең дә укып утырганын күзәтеп торганым бар. Мине иң кызыктырганы – кулдан язылган китаплар. Аларны кайчандыр, кемнәрдер бик тигез, бик матур итеп язганнар, төпләгәннәр,калын күн белән тышлаганнар, тышының почмакларын җиз калай белән ныгытканнар. Китаплар арасында мин таныган хәрефләр белән басылганнары да юк түгел, алары абыйлар белән апайларныкыдыр инде: юкарагы, кәгазь тышлысы Габдулла Тукай шигырьләре, катыргы тышлы калынраклары «Безнең заман герое» белән «Багров оныгының балалык еллары».
Әни һаман да кайтмады әле. Мин почмакка чыктым, хәрәкәтләремне күзәтеп, күземә карап «Бә-ә-ә», «Мә-ә-ә» дип тавыш биргәләп торган бәрәннәрне чыгардым. Бозауны да чыгарыр идем, ул да тилмереп карап тора бит, гәүдәсе килбәтсез зур, дулап чаба башласа, өйнең җиһазларын ватып-җимереп бетерер. Ә бәрәннәр, тар читлектән иркен дөньяга чыгу белән, ыргыйлар да сикерәләр. Мине үзләренең тиңе итеп уйный беләләр: артларыннан куам – алар кача, өч бүлмәне бер итеп мин качам – алар мине куа. Күңелле!
Уенның иң кызган чагында әни кайтып кермәсә, ыгы-зыгы күпмегә чаклы дәвам итәр иде икән әле. Ул:
– Ах сез, наяннар! Бар өйне пыр туздыргансыз бит! – дип безне җиңелчә шелтәләп алды да дусларымны яшәр урыннарына япты. – Әнә, яз җиткәч, чирәмдә рәхәтләнеп чабарсыз, сикерерсез.
Ә мин сәке астыннан бер тартма уенчыкларымны тартып чыгардым: җептән бушаган кәтүкләр – тракторлар, машиналар: шырпы каплары – арбалар: сугым малының бәкәл сөякләре – атлар, сыерлар. Малларны ау-аулап көтүгә чыгарам, алып кайтып, абзарга ябам. Печән, салам ташыйм… Тик бу уен мине, чын уенчыклар булмагач, тиз туйдырды. Хәер, төшке аш вакыты да җиткән иде инде.
Әни сәкегә ашъяулыгын җәйде, самавырын куйды.
– Атаң берәрсенә эләккәндер. Бушап бетмәгән сумкасын күтәреп, аргы очтан кайтып йөрмәс. Әйдә, улым, аулакта икәүләп кенә… Менә мичкә тәгәрәткән бәрәңге, менә катык. Каймагы, мае түләүләргә китеп торса да, Сталин бабаңа рәхмәт, Аллага шөкер, катыгы әле үзебезгә.
Әни йомшак күңелле минем. Баягы шелтәсеннән күңелдә бер болыт кисәге дә калмады. Әти усал, ул чеметтеребрәк тә әрли, нык ачуланса, чөйдә эленеп торган каешны кулына алудан да тартынмый. Каешлар икәү: таррагы, гадирәге солдатныкы, анысы миңа тәгаенләнгәне: киңе, ике рәт тишекле, җиз перәшкәлесе – офицер каешы. Анысы абыйлар өлешедер дип уйлыйм. Аларга тәти микән, юк микән – аерып кына әйтә алмыйм. Зурлар бит инде, өйләнешеп, үзләре әти кешеләр булып беткәннәр. Өйләнүлеккә Бәшир абый гына өйләнмәгән, ул көзен армиягә китәргә җыена.
Әлеге тар каеш минем йомшак төшемне «сыйпаганы» бар. Тәүге кар яуган көндә берсеннән дә рөхсәт алмый урамга чыккан идем, өшеп кердем. «Салкын тидереп авырып ятсаң, шайтан-малай», – дип, әти өч-дүрт мәртәбә сыдырып алды. Авырттырып сукмады сугулыкка, әмма гарьләндем. Тукта, әллә әти кайтканчы сорап караргамы?
– Әни, тышта көн ничек?
– Бүген җиле юк, аяз, әмма чеметә-ә-ә. Челлә бит.
– Әни-и-и! – тавышыма ялвару хисе өстәдем. – Урамга чыгып керим әле. Азга гына булса да…
– Ай, улым,суык тидереп куймагаең? Әтиең белеп калса!
Әниемнең күңеле йомшый башлаганын сиздем, аңа тагы да чак-чак басым ясасам, ботка пешәчәк.
– Эт сигәнче чыгып керәм, әни-и-и! (Монысы – ул яратып кулланган сүз бәйләнеше).
Әни көлеп җибәрде: «Тигәнәк кебек ябыштың бит, билләһи!» – дип, мине киендерә башлады. Әле минем кышкы киемнәрем дә юк.Башыма абыйларның берсеннән калган зур бүрек, колакларын бәйләгәч, ул минем күзләремне генә калдырып, бөтен битемне каплады. Өскә Мөнирә апайның иске бишмәте, ул идәнгә терәлеп тора, тик, әлеге каеш белән буып куйгач, төшеп калырлык түгел. Аякка әнинең өйдә киеп йөри торган кыска киез итеге. Бияләйләр кирәкми, бишмәтемнең җиңе болай да тезгә җитеп тора..
– Улым, урамга чыкма, ишек алдында гына йөр.
Ә тышта ни, кыш дип тормый, суык дип тормый, кояш күңелле елмая. Бер кер дә кунып өлгермәгән таза кар өстендә, күз явын алып, мең-мең энҗеләр ялтырый. «Энҗе» атлы асылташны күргәнем юк күрүлеккә, әмма күптән түгел отып алган җырым сүзләреннән аның ничек ялтыравын күз алдыма китерәм.
 
Агыйдел күпере,
Чуенмы әллә, чылтырый.
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек ялтырый.
 
Гомумән, моның кебек җырларны күп беләм мин. Урынлымы, урынсызмы, әлегедәй, кычкырып җырлап та җибәрәм. Күңелле ич!
Таш келәтне, абзарларны түбәсеннән кар баскан, теләсәң, өсләренә мен дә чана шу. Ишекләренә әти, карны көри-көри, тишек ясап кергән. Абзар ишеген ачарга, кире яба алмам дип, батырчылыгым җитмәде, эчендәге тормышка колак кына салдым. Бүген җигелмәгән атыбыз ара-тирә пошкыра, авыр сулый-сулый, сыер күши, сарык-кәҗәләрнең тыпырдап ары-бире йөренүе ишетелә, өрлектә йокымсырап утырган әтәчебез,җәй көнендәгедәй «Кик-рик-кү-ү-үк!» дип сөрән салмый, «Кор-р-р» дип тавыш кына биргәләп куя. Нәрсә корырга кушадыр тавыкларына, белмим, ләкин тавыклары җавапсыз калмый: «Кыт» да, «Кыт» диләр.
Йомышларын йомышлап кайдандыр кайтып кергән Казбек атлы этебез мине, ялбыр койрыгын болгап, күкрәгемә борынын төртеп сәламләде. Мин дә кесәмдәге икмәк катысын күккә чөйдем, Казбекның аны җиргә төшереп тормый «һап» итеп йотып җибәрүе миңа гел генә кызык тоела.
Икәүләп йортның алгы ягына чыктык. Монда да тормыш сүнмәгән: ат тизәге өеме өстендә пар күгәрчен сыйлана, арырак бер өер чыпчык, табынның бушаганын көтеп, түземсезлек күрсәтә. Каршы бакчадагы миләш куагында өч-дүрт кызылтүш коелмый берәм-сәрәм калган туң җимешләрне чукыштыра,киртә баганасында саескан шыкырдый. Аның шыкырдавы инде, әнинең юравы буенча, хәбәр килүгә. Атна саен ялга кайтып йөргән Мөнирә апай язмас, хатны язса, ерак Талбазысыннан Бәшир абый язар. Бар тавышларга да ныклап колак салмагач, ишетми дә торам икән: Сания әбиләр ихатасындагы тирәктә тукран «тыкыр-р-р», «тыкыр-р-р» килә.
 
Тук-тук Тукран,
Тукылдатып утырам.
Мичтә бәлеш бар икән,
Шуны көтеп утырам.
 
Мин, урамга ук чыкмасам да, кышкылыкка ачык калдырылган капка читенә килдем. Менә, атын юрттырып, Әсхатьнең әтисе Әхәт абзый үтеп китте. Кабалангач, мине абайламады да, булса кирәк. Ә чүпрәк сумкасын күтәреп мәктәптән кайтып килгән Мөнзил, инде икенче сыйныфта укып йөрүенә карамастан, сәлам биреп кенә үтеп китмәде, туктап, әңгәмәләшергә дә форсат тапты. Ул бездән биш-алты яшькә өлкән, әмма мине дә, Әсхатьне дә, Кәрамны да үзенә тиң күрә. Авылыбызның бер очындарак яшибез ич. Безгә «егетләр» дип дәшә, без дә аңа «абый» дип дәшеп ваклашып тормыйбыз, авыз тутырып «Мөнзил» дибез.
– Сәлам, Заһит дус!
– Сәлам.
– Нәрсә, чыпчык көтәргә чыктыңмы?
– Әй, син дә… Чыпчыкны көтмиләр дә инде.
– Алайса, саф һава суларга чыккансыңдыр?
– Әйе-е-е.
– Сула-сула, саф һава егет кеше өчен файдалы ул. Менә укырга кергәч, – Мөнзил кулындагы сумкасына ишарә ясады, – тынчу мәктәптә утырып, бик сулый алмассың әле. Надаел инде.
Ел ярым эчендә ул мәктәп Мөнзилгә ничек шул тиклем «надаел» икәнлеге турында уйлап торып калган идем, үрге очтан төшеп килүче зур гәүдәле ир күренде. Монысы инде Озын Мәрван. Төшкелеккә ашарга кайткан да, кире тимерлегенә төшеп китеп бара. Мин аны ят күрәм, күзгә-күз очрашмас өчен болдыр ягынарак чигендем. Ул арада әни дә килеп чыкты.
– Улым, кер инде. Хәтсез генә йөрдең, өшегәнсеңдер дә.
– Юк, өшемәдем, әни.
– Өшемәсәң дә кер, озакламый атаң кайтыр…
Буш сумкасын тотып, чынлап та, озакламый әти кайтып керде. Әни белән авыл яңалыкларын сөйләшеп алдылар. Бу чакта мин, сәкегә сузылып ятып, сурәт төшерү белән мәшгуль идем. Берәр әһәмиятле яңалыкны ишетми калмыйм дип, тегеләрнең сөйләшкәненә дә колак салгалыйм. Дәфтәр ачык, төсле каләмнәремнең алтысы да кабыннан бушатылган. Бу каләмнәр – минем куанычым, юанычым, горурлыгым. Андыйлар мәктәптә укып йөргән балаларның да байтагында юк әле. Миңа Бәшир абый алып кайтып бирде. Рәсемне дә мин күбрәк я простой, я гүшни каләм белән төшерәм. Буяу каләмнәрен кулга аерым очракларда гына алам. Ә бүген – шундый очрак. Күптән уйлап йөргән бер планымны тормышка ашыру вакыты җиткәнен сиземләп, эшкә тотындым. Өйдә сакланган калын бер журнал тышының эчке ягында Сталин бабай сурәте төшерелгән. Бик тә күңелемә ошады: ул ягымлы елмайган нурлы йөзе, ул акыллы күзләре, ул, Шәкүр бабайныкы кебек, зур, матур мыегы, ул алтын погонлы кителе, ул түшендәге йолдызы!
Минем моңа чаклы төшергән сурәтләрем Сталин бабай портреты эргәсендә чүпкә дә тормый. Менә хәзер эшлим тек эшлим инде! Күзгә иң тәү чалынганы – аның әнә шул мыегы. Тәү, кара каләм белән зур итеп мыек эшләдем, дәфтәр битенең яртысын алды да куйды. Көрән каләм белән түп-түгәрәк итеп күзләрен, кызыл белән – озын борынын, зур авызын. Шушыларны кара каләм белән ураткан идем – Сталин бабайның йөзе килде дә чыкты. Мыегы түгәрәк эченә сыймаса да, ул – барыбер матур! Күзләрне кысыбрак та карасаң… Яшел белән – кителен, сары белән – погоннарын, онытылып кала язган икән – шулай ук сары белән колакларын төшердем. Кара каләм алып, чәчен тырпайткалап куйдым.
Әти, ниһаять, миңа игътибарын юнәлткәндә, мин ялгыш дүрт кенә тармаклы итеп төшергән йолдызга бишенче тармак өстәп маташа идем.
– Тырышып-тырышып, телеңне чыгарып, ни төшерәсең, улым?
– Сталин бабайны! – дидем, йөземә чыккан горурлык хисен яшерә алмый. Менә хәзер әти башымнан сыйпар, аркамнан сөяр:
«Һай, минем улым молодец!» – дияр.
Тик…Әтиемнең бер секундта йөзе бозылды, бозылды гына түгел, агарып китте, күзләре усалланды. Ул дәфтәремне йолкып алды да, вак кына кисәкләргә ерткаларга тотынды, аларны учына йомарлап, янып яткан учакка ташлады.
– Син нәрсә, шайтан-малай! Барыбызны да Себергә сөрүләрен телисеңме?! Ярамый! Сталинны төшерергә ярамый! Бу бит патшадан көлү була, аңгыра! Сурәтең берәр хәерсезенең күзенә чалынып, хәбәрне ул ГПУга җиткерсә. Мине күрә алмаганнар болай да күп!
Ахрысы, сүзенең көче генә җитәрлек булмавын чамалап, әти чөйдән каешны алды. Сталин бабайны төшерегә ярамаганлыкны аңыма каеш белән дә сеңдереп куюны фарыз санады. Бу сеңдерү инде, билгеле, баш мие аша түгел, арт ягым аша башкарылды.
Гаебем искиткеч зур икәнлеген аңлап, кычкырып еламадым, мышкылдый-мышкылдый әлеге ястык-мендәрләр артына чумдым. Әле генә үземнең Сталин репрессиясенә таруымны аңларга, репрессия корбаны булуым белән горурланырга акылым җитми иде әле.
Әти миңа мышкылдап озак ятарга бирмәде. Килеп сәкедә урын алды, мине алдына утыртты.
– Вәлит атлы бабаң бар иде авылда. Безнең Галиәкбәровлар токымыннан. Фаизә, Хәерниса түтиләрең килеп йөриләр бит әле безгә – шуларның әтисе. Теле әче иде мәрхүмнең. Болай гына әче булса – бер хәл, такмак чыгара иде бит. Аны бар авыл, бар тирә-як эләктереп ала да, җырлап йөри иде. Әле дә җырлаштыралар.
 
Сездә айның ничәсе?
Бездә кадер кичәсе.
Эшләмичә труддин ала
Бригадир бичәсе.
– Әти, мин дә такмак беләм:
Ала карга, кара карга
Молотилка башында.
Ике ярма, бер бәрәңге
Ывтаруйлар ашында.
 
– Әйе, улым, анысы да, колхозның первый бригады белән второй бригады ярышкан чакта, Вәлит бабаң чыгарган такмак.
Безнең бу кызыклы әңгәмәгә әни дә кушылмый кала алмады:
 
Рвачка кәтерпилләр бирмәгез!
Рвачка кәтерпилләр бирмәгез!
Аның трудалары юк,
Аның белән йөрмәгез.
 
Мин әле «второй», «бригада», «трудодень», «рвач», «кәтерпил»ләрнең мәгънәләрен бик үк аңлап җитмәсәм дә, такмакларны күңелемә сеңдерәм. Кызык ич! Әти авыр сулап алды да сүзен дәвам итте.
– Бригадир белән рвачларны гына тәнкыйть утында тотса, бәлки, Вәлит бабаң исән дә калыр иде. Югарыдагыракларны да «чеметкәләде» шул. Төнен килеп алып киттеләр. Алып киттеләр дә юк иттеләр мескенне.
– Ничек юк иттеләр, әти? Бар кешене юк итеп буламыни ул?
– Ярар, бәләкәйсең әле. Сиңа аларны белү кирәкми. Ул такмаклар гына чыгарды, ә син…
– Мин Сталин бабайны башка төшермим, әти. Төшерсәм дә, Буденный бабайны гына төшерермен. Аның мыегы Сталинныкыннан да ныграк тырпайган, погоннары да…
– Аны да төшермә, улым. Бәласыннан баш-аяк. Мине төшер, әниеңне төшер, абый-апайларыңны төшер. Зур үскәч, бәлки, художник булып китәрсең…
 

Зәкир ӘКБӘРОВ


Фото: vk.com



Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.


«Мәйдан» №11, 2020 ел.


 

Комментарийлар