Логотип «Мәйдан» журналы

Питрәчтә үткән йомырка фестивалендә кунакларны 3 метрлы тавык каршы алды һәм тагын...

25 июнь көнне Питрәч районында беренче тапкыр «Скорлупино-2016» йомырка фестивале узды. Фотолар: https://vk.com/scorlupinoФестиваль республиканың кошчылык предприятиеләре вәкилләре парады белән башлан...

25 июнь көнне Питрәч районында беренче тапкыр «Скорлупино-2016» йомырка фестивале узды.
B1YdtVBWdUM Фотолар: https://vk.com/scorlupino
Фестиваль республиканың кошчылык предприятиеләре вәкилләре парады белән башланды. Анда "Чаллы-бройлер", "Ак барс" холдинг компаниясе, "Ак барс" кошчылык комплексы, "Залесный" агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һ.б. катнашты.
Килгән кунакларны 3 метрлы тавык каршы алды. Фестиваль берничә мәйданчыкта барды. Бәйрәмдә халык кәсепчелеге күргәзмәсе эшләде, анда төрледән-төрле кул эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин иде. Аерым мәйданчыкта пешекчеләр иттән һәм йомыркадан ризыклар эшләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр, тамашачыларны сыйладылар.
aZMN3ToJO7k
Ә инде пешекчеләр зур табаларда йомырка тәбәсе пешергән мәйданчык тамашачыны иң күп җыйганы булгандыр, мөгаен. Берәр мең йомыркадан торган бер тәбә күмердә, икенчесе электр плитәсендә пешерелде. Мондый зур йомырка тәбәсе республикада беренче тапкыр пешерелгән.
«Скорлупино» проекты "Безнең Татарстан" республика форумында "Минем кече Ватаным" номинациясендә беренче урынны алган һәм аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов югары бәяләгән. Проектның авторы - ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч берлеге.
Фестивальдә Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады, халыкны сәламләде.
Ярышларда 10ар кешедән торган 9 команда катнашты. "Чаллы-бройлер" компаниясе җиңүче дипломына ия булды. Икенче урында - "Акчарлак" фермерлык хуҗалыгы, өченче - "Ак барс" холдинг компаниясе.
Фестиваль бүләкләү тантанасы һәм концерт белән тәмамланды.
JA8z9Wuqdms
8WpucwgIuX8
_43z6magwz8
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар