Логотип «Мәйдан» журналы

Пирожное рецепты

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан пирожное рецептын тәкъдим итәбез.Камыр өчен: 6 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ванилин, 3 аш калагы майонез, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч, 1 с...

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан пирожное рецептын тәкъдим итәбез.


prizhnoe



Камыр өчен: 6 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ванилин, 3 аш калагы майонез, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч, 1 стакан он.


Крем өчен: 250 гр каймак, ярты стаканнан азрак шикәр комы.


Йомыркаларны шикәр комы белән күпертергә (миксер белән, агарганчы) ванилин, майонез салырга. Онга көпшәкләндергеч салып калак белән болгатырга.


Олы гына табага пергамент кәгазе җәеп массаны салып пешереп алырга. Суытырга.


Стакан белән түгәрәк формалар кисәргә, крем ягып пирожныйлар ясарга.






Пирожное кырыйларына кискәндә калган камыр валчыкларын уарга.

 
Фото: Мәрьям Миңнегулова

Интертат

Комментарийлар