Логотип «Мәйдан» журналы

Пәхләвә рецепты

Бу татлы ризык табыныгызны һичшиксез бизәр дип уйлыйм.Камыр өчен: 500 гр он, 300 гр сыер мае, 300 гр кибет каймагы, 3 йомырка сарысы, көпшәкләгеч (разрыхлитель).Эчлек өчен: 4 йомырка агы, 2 ст шикәр к...

Бу татлы ризык табыныгызны һичшиксез бизәр дип уйлыйм.


pexleve-recepty
Камыр өчен: 500 гр он, 300 гр сыер мае, 300 гр кибет каймагы, 3 йомырка сарысы, көпшәкләгеч (разрыхлитель).

Эчлек өчен: 4 йомырка агы, 2 ст шикәр комы, 300-400 гр әстерхан чикләвеге.


Бизәү өчен: 1 йомырка сарысы, яртылаш әстерхан чикләвеге.
Камырны басып, 4 өлешкә бүләбез дә, бер сәгатькә суыткычка озатабыз.


Шул арада эчлекне әзерлибез. 4 йомырка агына 2 стакан шикәр комы салып күбекләнгәнче блендер белән туглыйбыз. Шуңа чикләвекне бераз кыздырып, ваклап салабыз. Камырның бер өлешен җәеп эчлекне сылыйбыз. 4 өлешне дә шулай кабатлыйсы. Соңгы катлам камыр өстен күкәй сарысы белән сылап, пычак белән ромбиклар сызып чыгасың һәм өстенә яртылашлы әстерхан чикләвеген тезәсең.




Алдан җылытылган мичтә 40 минут пешереп алабыз.


 Тәмле булсын чәйләрегез, ямьле булсын өстәлегез дуслар!

 
Автор: Рамилә ЗАКИРОВА

https://intertat.tatar/ash-su/p-khl-v-retsepty/

Комментарийлар