Логотип «Мәйдан» журналы

Петунияне үзебез үстерәбез

Бу чәчәкнең орлыклары яктыда гына чыкканын оныта күрмәгез.Петуния чәчкәләрен яратмаган бакчачылар юктыр, мөгаен. Бу нәзакәтле чәчкәнең төрле сортлары бар. Ә менә алар иртә чәчкә атсын өчен орлыкларын...

Бу чәчәкнең орлыклары яктыда гына чыкканын оныта күрмәгез.
Петуния чәчкәләрен яратмаган бакчачылар юктыр, мөгаен. Бу нәзакәтле чәчкәнең төрле сортлары бар. Ә менә алар иртә чәчкә атсын өчен орлыкларын февральдә үк утыртыртырга кирәк. Үсентеләргә өстәмә яктырту чаралары булганда, бу эш аеруча нәтиҗәле.
Бу чәчкә үсентеләрен үстерүнең ысуллары байтак, шулай да һәр хуҗабикәнең үз тәҗрибәсе бардыр, мөгаен. Петуниянең орлыклары бик вак, шуңа да аларны ак кәгазьгә салсаң, утыртканда берәмләп алу җиңелрәк. Үсентеләр өчен бакчадан алынган балчык, янган тирес һәм ком кушылган җиңел составлы туфрак әзерләргә, аңа бераз гына көл кушарга кирәк. Яхшылап буталган туфракны төсле пластмасса стаканнарга (алар үтәкүренмәле булмасын) яртылаш салгач, сыек алсу төстәге марганцовкалы су сибәсең. Һәр стаканның уртасына берәр орлык салып, сиптергечтән (пульверизатор) сак кына чиста су сиптерәсең. Бераз җылытылган кар суы булса, аеруча яхшы. Грануллы орлыкларның ак составы су белән эреп төшәргә тиеш.
Петуния орлыклары бары тик яктыда гына шытып чыга, шуңа да аларны ком яки туфрак белән күмдермиләр. Бары тик стакан өстен үтәкүренмәле полиэтилен кисәге белән каплап, аны резинка белән эләктереп куярга кирәк. Җылы урында орлык дүрт-биш көндә шытып чыга. Көненә бер-ике тапкыр ачып җилләтеп, җыелган су тамчыларын сөртеп торырга, туфракны киптермәскә, сиптергечтән сак кына су сиптереп торырга кирәк.
Үсентеләр өченче яфрак чыгармыйча өстенә япкан полиэтиленны алмагыз, бары тик энә белән берничә урыннан тишкәләп чыгыгыз. Нечкә булып үсеп киткән очракта, үсентене яфракларына кадәр җайлап кына ком белән күмдерергә кирәк. Ныгып киткәч, өстен ешрак ачарга һәм түбән температурага тәрәзә төбенә куярга була. Болай иткәндә, үсентене күчереп утыртмыйча, төбенә туфрак өсти-өсти үстерергә дә була.
Күчереп утырткан очракта, үсентеләрне ике көнгә салкын караңгы урынга куеп торыгыз. Алар авырмасын өчен алсу төстәге марганцовкалы су сибәргә кирәк. Иң яхшысы — кар суы. Ул үсентеләрне ныгыта, тукландыра. Көннәр җылыткач, көндезен тәрәзәне ачып, салкынча һавада чыныктырырга яисә теплицага чыгарып куярга да була. Бераз гына көч түгеп, күңел биреп эшләгәндә, бик матур петунияләрне үзеңә дә үстерергә мөмкин.
 

Фото: petunii.ru


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Petuniyane-zebez-ster-bez-669890/

 

Комментарийлар