Логотип «Мәйдан» журналы

Песошин: Татарстанда төзелеш вакытында экологик иминлек стандартларын тәэмин итү зарур

Биналар һәм корылмалар төзелешендә, капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашырганда, экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итү зарур. Бу турыда Татарстан Премьер-министры А...

Биналар һәм корылмалар төзелешендә, капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашырганда, экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итү зарур. Бу турыда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйләнә-тирә мохит өлкәсендә проект документлары мәсьәләләренә багышланган төбәк киңәшмәсендә хәбәр итте. ÐŸÐµÑÐ¾ÑˆÐ¸Ð½: Татарстанда төзелеш вакытында экологик иминлек стандартларын тәэмин итү зарур
Киңәшмә Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов катнашында узды.
«Төрле программаларны һәм объектларны гамәлгә ашырганда, экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итәргә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә тиеш», — диде Татарстан Премьер-министры.
Аның сүзләренчә, республика Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе белән зур объектлар төзелеше, аерым алганда, хәрби-сәнәгать комплексы, нефть табышы, нефть, газ, химия сәнәгате, юл төзелеше һәм башка социаль мөһим объектлар буенча уңышлы хезмәттәшлек итә.
Встреча Премьер-министр Республики Татарстан А.Ð’. Песошина с начальником Главгосэкспертизы России Игорем Евгеньевичем Маныловым.
«Бу хезмәттәшлек проектларның экспертизасын үз вакытында яки иртәрәк үткәрергә, куркынычсызлык тәэмин итәргә һәм капиталның икътисади нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеге бирде», — диде Алексей Песошин.
Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе органнары башкара торган проект-смета документлары, проектлау вакытында җибәрелгән хаталарны төзәтү кебек чаралар комплексы төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектларның сыйфатына уңай йогынты ясый диде Татарстан Премьер-министры.
Ул шулай ук 2019 елда республикада төзелеш һәм капиталь ремонт буенча 40 программаны гамәлгә ашыру планлаштырылуын искәртте.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182646/

Комментарийлар