Логотип «Мәйдан» журналы

Песошин “Бергә – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Кичә Казанда Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының ябылу тантанасы узды. ТР Премьер-министры...

Кичә Казанда Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының ябылу тантанасы узды. ТР Премьер-министры “Бергә – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен” этабында конкурс җиңүчеләрен бүләкләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Песошин “Бергә – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
"Мин сезнең осталык һәм белемнәрегез киләчәктә кирәк булачак дип ышанам", - диде ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

“Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча чараларда актив катнашу мөмкинлеген алды һәм яшьтәшләренә һәм өлкәннәргә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча үрнәк күрсәттеләр”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Чарада ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесе Михаил Черников катнашты.

  • “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы Казанда 3 июньдә башланды. Казанга Россиянең 85 төбәгеннән 340 мәктәп укучысы килгән иде. Ул “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә узды. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары, велосипед йөртү осталыгын күрсәтте. Бәйге Татарстанда өченче тапкыр уза, моңа кадәр 1986 һәм 2006 елларда булган.


Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/10/187796/

Комментарийлар