Логотип «Мәйдан» журналы

Пенсия фонды 2020 елда ана капиталы 466 мең сумнан артык булыр дип фаразлый

2020 елда ана капиталы 466 мең сумнан артык күләмдә индексацияләнәчәк, дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.«2020 елда а...

2020 елда ана капиталы 466 мең сумнан артык күләмдә индексацияләнәчәк, дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Пенсия фонды 2020 елда ана капиталы 466 мең сумнан артык булыр дип фаразлый<br>
«2020 елда ана капиталы күләме 466 мең сумнан артык булачак, дип белдерелә. Бу турыда тулырак мәгълүмат инфляция үсеше темпын ачыклаганнан соң билгеле булачак», — диелә хәбәрдә.
Россия Үзәк Банкы мәгълүматлары буенча, августта инфляция 4,3 процентка кадәр кимегән, ә Россия банкы фаразларында, 2019 ел нәтиҗәләре буенча ул 4-4, 5 процент булачак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтендә Пенсия фонды бюджетында ана капиталы программасын, шул исәптән ана капиталын индексацияләүне яңадан финанслау каралган, дип билгеләп үтелә.

  • 2019 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә.


Фото: архив

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/19/193898/

Комментарийлар