Логотип «Мәйдан» журналы

ПАРОХОД КИЛӘ, ПАРОХОД КИЛӘ

Гаянның баскан җирдән бакыр, типкән җирдән тимер, чыкмаган җирдән алтын чыгара торган чагы.

Егет кешегә барысы да кирәк. Ләкин Гаянда алар кайгысы түгел. Ул Түбән очтагы Хәдичәгә гашыйк булды. Дөнья мәшәкатьләре вакыт-вакыт колагыннан тартып чыгармаса, гомергә шул Хәдичәсеннән аерылмас иде. Эшкә барырга, йорт салырга язган шул ир-егеткә.
Әмма Гаян барсына да җитешә, Ходай эшләтеп үстерде. Хәзер урман кисә, акчасы да шәп килә, ә акча өйләнергә җыенган кешегә комачаулыймы соң?
Ә Хәдичәсеме?! Тездән түбән төшеп торган чәчләре генә дә ни тора! Көлгәндә битендәге чокырның ничек чәчәк атуын бер Гаян гына белә. Аңа нинди кәнфит, нинди чәчәк бирәсен дә, көнбагыш, чикләвек, кабак орлыгы – кайсысын ныграк яратуын да Гаян белә. Аннан Хәдичәсенең көлүе бик ошый егеткә, ир-атны ымсындырып торган ихахай-михахай көлү түгел инде. Бакырчы чишмәсенең олы шәрләмендәге су тавышы да түгел, шул чишмә кайнап чыккан җирдән ике чирек кенә киткәч, йөгерек су аерыла. Менә шундагы кечерәк тармакның чыңы бик чиста, яңгыравыклы – шул тавыш Хәдичәнең көлүенә туры килә дә инде, тик чишмәдән Хәдичә өйрәнгәнме, әллә чишмә Хәдичәдән өйрәнгәнме – анысын Гаян әйтә алмый.
– Их, Хәдичә! – дип авыр сулап куйды егет. – Кыш көнендә дә чишмәләрне, су буйларын, чәчәкләрне искә төшертәсең бит, кызый. Кайчан гына бергә булырбыз икән? – дип сагышланды Гаян:
Пароход килә, пароход килә,
Пароход күрми калабыз.
Яшь гомерләр үтеп бара,
Рәхәт күрми калабыз.
Яраткан көен гел шушы чатта җырлый ул. Чөнки Хәдичәсе белән бергә яшисе матур тормыш турындагы хыяллары нәкъ шушы чатта бүленә. Аннан шыпырт кына очрашу урынына атлый. Сөйгәнеңне авыр хәлгә куеп, өйләренә кадәр кычкырып җырлап бармассың бит инде. Аннан Рәшит Ваһапов та түгел, кара эшче. Әй, үзе өчен ярый инде шунда.
Юк, ярамый иде шул Гаянның үзенә ярый торган тавышы. Авылның сабыр һәм хөрмәтле, ләкин шактый кырыс кешесенә – Газизулла абыйга ярамый ул. Хәдичәсе янына төшеп барганда ярады әле, Зәйнәпбану белән Газизулла чәй эчкән чак, черт с ним!
– Китте теге, – дип кеткелди карчыгы.
– Сәгатен язып куй, – дип гел бер сүзне кабатлый Газизулла.
– Язмасаң да билгеле, сәгать кебек йөри. Үзең соң, үзең ничек идең яшь чагыңда? – дип сөеп карап ала ул иренә.
– Безне җырлатты хәзрәт, бар. Әле гармунны да өзгәләп атты, менә маңгайдагы бу яраны күрәсеңме? Анаң башы, урманда агач ботагы төште дип ялганлагач та, Фатыймалар келәте янында хәзрәт тамызган таяк эзе бу! – дип гомергә яшереп йөргән серне әйтте дә салды Газизулла. Телен тешләр иде дә, соң иде шул инде.
– Фатыймалар келәте янында нишләп йөри идең анда, атасы? – дип элеп алды Зәйнәпбану. – Ул бит бөтенләй безнең тирәдә түгел. Ә минем хәтерләвемчә, туктале, туктале, кыз чагымда язган көндәлек дәфтәремне апкерим, – дип выжлап чыгып китте хатыны.
– Йә, карт юләр! – дип тезенә сукты Газизулла. – Кем кушкан иде сиңа? Шул Гаян кушбугазны кабат турыбыздан йөртсәмме?! Йөртмәссең, тик башта хатыныңның җавап алуыннан котыл әле, – дигән уй Газизулланың эчен борып алды. – Нервым кузгалды, тагы эч китә инде, – дип борчылды ул.
Сорау алу бөтен үпкә-бавырларын урыныннан кузгатырлык булды. «Фатыймалар келәте янында нишләп йөри идең?» – дигән сорауга ипле җавап бирә алмады шул. «Соң Фатыйманы күбрәк ярата идем», – дип, турысын әйтсенмени?! Ә Фатыйма, аңа тугрылык саклап, кияүгә дә чыкмады, изге җан. Кичен чәй эчкәндә иртәгә Фатыйманың сарай капкасын рәтлисе бар әле, дип ычкындыруын да зур хатага санады Газизулла. Төне буе эче борчыды, чыга да айның матурлыгына сокланып утыра, чыга да уйланып утыра.
Теге көндәлек дәфтәрен тапты Зәйнәпбануы. Газизулласы хәзрәт таягыннан яраланган көнне: «Очрашуга килмәде, Фатыйма чукынчык янында түгел микән? Тикшерергә!!!» – дип язылган иде. Тузынды карчыгы, әй, тузынды. Аннан түр якка кереп ишекне шартлатып бикләп тә куйды. Менә, алтмышның теге ягына чыккач!
Параход килә, пароход килә,
Пароход күрми калабыз...
Ак күлмәк-ыштаннан гына йөгереп чыккан Газизулла киртә суырып алды да Гаянны куып китте.
– Кыш көне пароход киләмени, анаңны корт чаккыры!
Куып җитә алмады, күсәк тотып кына яшьлекне куып китеп буламы соң?!
Шул төннән соң Гаян бүтән урамнан сукмак салды. Әмма Зәйнәпбану белән Газизулланың арасы шактый ерагайды, алар арасында теге каһәр суккан пароход туктап калган иде...

 

Рафаил ГАЗИЗОВ

Комментарийлар