Логотип «Мәйдан» журналы

Парчалар

Баштан сыйпагачҖып-җылы бүлмәдәге йомшак урын-җир өстендә мәче йоклап ята. Аны иркәлисем килеп янына утырдым, сыйпадым. Минем мондый җылы мөнәсәбәтем хуш килде бугай, ул сыртына әйләнде, ләззәтле бер...

Баштан сыйпагач


Җып-җылы бүлмәдәге йомшак урын-җир өстендә мәче йоклап ята. Аны иркәлисем килеп янына утырдым, сыйпадым. Минем мондый җылы мөнәсәбәтем хуш килде бугай, ул сыртына әйләнде, ләззәтле бер изрәү белән киерелде. Үзе тәгәри, үзе мырылдый. Шулай яратканга рәхмәт әйтә кебек.
Мәче булып мәче дә үзен яратканны тоя. Безгә исә кешеләрчә мөгамәлә, җылы сүз, наз җитми... Без барыбыз да шуңа мохтаҗ бит. Кеше генә түгел, һәр җан иясе дә шулай. Башыннан сыйпаганны бар да ярата.
 
 

Китмә, җәй...


Илдар_Кыямов_29
Дөнья мәшәкатьләре белән әвәрә килеп йөри торгач, табигать турында онытып та җибәргәнмен икән. Шулай берчакны шәһәр читенә килеп чыктым. Автобус эченнән булса да кырларны күзәтәм. И-и-и! Игеннәр саргаеп бара икән бит! Әле җәйнең дә нәкъ уртасы гына, югыйсә. Иксез-чиксез арыш басуын күзәтеп торам. Җанны сагышлы-моңлы хисләр били. Арыш башакларын сыйпап-назлап, кыр чәчәкләрен шашып коча-коча: «Саргаймагыз, арышкайлар, шиңмәгез чәчәкләр, китмә, җәй, мине салкын кышлар кочагына ташлама!» – дип аваз саласы килә.
Ә көз әкрен генә үз эшен эшли...
 
 
Елый торган күпер
Бер карасаң, шәһәр уртасында күпер кирәкми дә кебек. Монда күл дә, елга да юк бит. Ләкин ул су кичү өчен түгел, башка максаттан салынган. Бу – урамнар кисешкән чат, машиналар күп. Күпер җайлы, көйле хәрәкәт өчен хезмәт итә. Бер машинаның да светофорга тукталып торасы юк – күпердән генә үт тә кит.
Шуңа игътибар иттем: күпернең дамба өлешендә аслы-өсле салынган калын бетоннар арасыннан ниндидер сыеклык бәреп чыккан һәм таш дивар буйлап җиргә агып төшкән.
Мин күперне кызганып куйдым. Ул үзе өстеннән туктаусыз чапкан машиналарның авырлыгына чыдый алмыйча, бер дә ял итә алмавына борчылып елый иде сыман...
 

Мыраубай язны көтә


Әле февральнең башы гына булса да, кояш нурлары шулхәтле бәрәкәтле, шулхәтле юмарт сибелә, әйтерсең лә бу кышның соңгы ае түгел, ә яз башы. Көн салкынчарак, шулай да өй кыекларыннан берсен-берсе куышып язгы шаян тамчылар йөгерешер сыман. Авыл табигатенең шушы яз алды чорындагы хозурлыгына сокланып, урамга чыктым. Монда кояш тагын да ныграк елмая. Җәен утырып ял итәр өчен куелган эскәмия кардан гел чистарып торыла. Аның бөтен иңе-буена хуҗа булып мәче утыра. Мине күргәч, ул: «Күр, тиздән яз җитә!» дигән кебегрәк күзен кысып куйды да, үз фикеренә үзе сөенгән сыман, буяу исе, чиста кар исе килгән эскәмия тактасын иснәп алды, сузылып «тырнакларын үткенләде». Шуннан мәче «Язга иртәрәк шул әле, әйдә, әлегә кыш та ярап торыр» дигән сыман, җиргә төшеп, салкын карда аунап алды, аннан кире эскәмиягә менеп, йокымсырап китте. Төшендә ул, мөгаен, язны күргәндер.
 

Чебенгә рәхмәт


Беренче тере чебен!
Ничек кул күтәрәсең...
Р. Фәйзуллин


Декабрь. Кар төште. Агачлар бөтенләй шәрәләнеп, кышкы йокыга талдылар. Бар табигать тынып калды. Бүлмә тәрәзәсе аша шул манзараны күзәтәм. Монда җылы, рәхәт. Шулчак колак төбендә таныш безелдәү ишетелеп китте. Чебен! Декабрьдә чебен! Әллә ни искитәрлек нәрсә түгел үзе. Җәй көнендә булса, агулап та үтерер иде кешеләр үзен. Ә хәзер кул бармый. Киресенчә, чебенле җәйне, яшел гүзәллекне искә төшергәне өчен, безелдәве белән тансык булуы өчен иркәләп башыннан сыйпыйсы килә. Чебен дә хис уятыр икән! Чебен булып чебен дә матурлык алып килер икән.
 

Ат утырып йөри


 

Пар кыңгырау чылтыратып
Юртыр гына чаклар...
Машиналар чаба юлдан,
Машинада атлар.
С. Сөләйманова


Шау-шулы шәһәрнең үзәк урамыннан КАМАЗ килә. Арбасына игътибар иттем. Анда тәкәббер-горур кыяфәтле ат басып тора иде. Сабан туена алып баралар булса кирәк: аның бөтен рәвешеннән ниндидер бер тантаналы төс, бәйрәмчә көязлек сизелә. Бу юртак бик матур: озын муенлы, озын аяклы, ялы килешле прическа кебек кыркылган, бөтен тәне майлаган сыман елкылдап тора.
Гаҗәп инде – атны машина арбасына утыртып йөриләр. Элекке заманда исә, ат кешеләрнең бар эшендә дә төп тарту көче булган. Ә бүген тарту көче – үзе арбада. Кадерләп, зурлап аның үзен шулай «утыртып» йөриләр.
Аз калган әйберне шулай кадерлиләр шул!
 

Билгесез «Кулибин»


Тулай торакта һәркемнең үз тормышы үзенчә: кемдер буш яткан җирне үзенеке итеп бәрәңге әрҗәсен көйләп куйган, кемдер өстәл астын «файдалы мәйдан» иткән – анда бушаган шешәләр кукраеп утыра. Кемдер тәрәзә төбен бакча ясаган. Тышта яз хакимлек иткәнлектән, тәрәзә төбендә дә тормыш кайный. Уртак кухняны бизәп торучы гөлләрдән кала биредә инде ныклап үсәргә керешкән помидор белән борычлар да бар.
Яз, яз инде: яшеллек тәрәзә төбендә генә түгел өстәл өсләрендә дә бар икән, күрми дә торам. Күршебезнең өстәлендә ямь-яшел суган! Суган суга төшеп чыланмастан бер җаен да уйлап тапкан: стакан өстенә катыргы куеп суган төбе сыярлык кына тишем тишкән. Катыргы дигәнем зәңгәрле-аклы китап тышы икән. «М. Мәһдиев. Мәңгелек яз» дип язылган. Суган үсә тора, яшел кыякларын йолкып куллана торалар, ә ул тагын үсә, кыскасы – мәңгелек яшеллек. Туры килеп торуын әйт әле син: «Мәңгелек яз» һәм гомерлек яшеллек. Бик тырышып эзләсәң дә туры китерә алмас идең суганына күрә катыргысын.
 

Күбәләк белән сөйләшү


Туган нигеземдә җәй тантанасын күзәтеп, хозурланып йөрим. Чикерткәләр хоры җәйнең иң матур ораториясен башкара. Туган туфрак тамырларга куәт, тәнгә дәрман, рухыма моң бирә.
Җәйнең үз тәртипләре шул. Әнә бер күбәләк тәрәзәгә сарылып очына, кыбырсый, иреккә омтыла. Инде очына-очына канатларына зыян да килгән бугай, аның хәтта төсе дә уңыбрак калган күк тоелды. Мин аны саклык белән генә учларыма алдым да урамга чыктым. Очырып җибәрергә теләп куш учымны ачтым. Искиткеч! Күбәләгем кымшанмый да! Без аның белән күзгә-күз карашып торабыз. Мин сокланып табигатьнең бер могҗизасы булган канатлы җан иясен күзәтәм, ә ул, минем кул җылысын тойгандай, канатларын бер күтәреп бер төшереп тик тора.
И күбәләккәем! Син ничек миннән курыкмадың соң әле? Нигә очып китмәдең? Мәрхүмә әнкәемнең җанымы әллә син, күбәләк?
 
Акыллы эт
Тукталышта бер эт ята. Тәпиләре өстенә башын куйган да урамдагы шау-шулы хәрәкәтне күзәтә. Бераздан тукталышка сары төстәге зур шәһәр автобусы килеп басты, бик арыдым дигән сыман авыр гына «уф» дип куйды да ишекләрен ачып җибәрде. Эт исә нидер аңлап алгандай сикереп торды, башын әле бер, әле икенче якка салып автобусның ишеге янындагы саннарга текәлде. «Әһә, бусы минеке» дигәндәй койрыгын болгап алды да кешеләрнең аяк астында бутала-бутала автобуска кереп китте. Ишекләрен ябып автобус юлын дәвам итте, ә мин этнең шундый акыллы булуына сокланып карашым белән аны озатып калдым.
 

Ике дөнья


Бирегә елның кайсы фасылында килеп керсәң дә, күңелне шомлы бер хис били. Зур-зур агач ябалдашларының җилдә шаулап утыруы бу хисне тагын да куерта төшә.
Мазарстан... Бик күпләрнең бакый йорты. Куе агачлыклар арасыннан таныш сурәтләрне, таныш исемнәрне очраткач, җан әрнеп куя. «Син яшь идең бит, яшәргә тиеш идең бит әле син» дип куясың.
Шомлы дөнья… Монда бөҗәкләр белән каргалардан кала тереклек юк та диярлек. Адәм балаларының соңгы йорты икәнне белеп кермиләрме соң әллә хайваннар? Шаянланып өргән этләр дә, эссе көннәрдә күләгәгә посарга яратучы мәчеләр дә күренми.
Мазарстан. Тыныч урын. Бу каберләр арасында йөри торгач, агачлар шаулавын тыңлагач, күңелне өшеткеч бер уй чагылып үтте: дөнья фани, беребез дә мәңгелек түгел...
Урамга чыктым. Зират коймасы дөньяны икегә бүлеп тора. Эчтә – агачлары, каберләре белән, шомлы мазарстан. Ә тышта кояш, хуш ис бөркүче чәчәкләр, чыр-чу килеп йөгерешеп йөргән бала-чага, кыскасы, мең төрле мәшәкате белән кайнап торучы якты дөнья.
Ирексездән күңелгә олы әдипнең канатлы сүзләре килде: «Яшисе, мең вә миллион еллар яшисе килә».
 
 
Кардан шыткан лаләләр
Казан дәүләт университетының колонналы төп бинасы каршында гимназист Ульянов һәйкәле тора. Мәрмәр ташларга терәтеп ипләп эшләнгән эскәмияләр рәте ярымтүгәрәк формасында һәйкәлне әйләндереп алган. Ял итәр өчен бик тә уңайлы урын.
Апрель уртасы. Һәйкәл тирәсендәге чәчәк түтәле өстендә кар да эреп бетмәгән әле. Ләкин кар астыннан былтырдан калган лалә үсентеләре борын төрткән! Ничек шул боз катламын тишәргә көч тапкан да, ничек кар эчендә яшәреп утыра диген?! Шул гөлләр дә кар астыннан чыгып яшәргә омтыла, кояшка үрелә, тормышка сусый.
Җир-ананың без белмәгән күпме могҗизасы бар!
 
Илдар Кыямовның парчаларын тулысынча журналның ноябрь (№11, 2015) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар