Логотип «Мәйдан» журналы

Озын гомерле булыр өчен - кызыл чәй

Каркаде дип аталган чәйне беләсезме, дуслар? Нәкъ менә ул кешене озын гомерле итәргә сәләтле икән.Адәм баласының сәламәт һәм озын гомерле булуы, әлбәттә, күп нәрсәләргә бәйле. Шуларның иң мөһимнәре ди...

Каркаде дип аталган чәйне беләсезме, дуслар? Нәкъ менә ул кешене озын гомерле итәргә сәләтле икән.chaj
Адәм баласының сәламәт һәм озын гомерле булуы, әлбәттә, күп нәрсәләргә бәйле. Шуларның иң мөһимнәре дип аның дөрес туклануын, спорт белән шөгыльләнүен, сәламәт яшәү рәвеше алып баруын әйтү фарыз. Ә менә организмның төрле авыруларга каршы тору сәләтен арттыруның серләре аз түгел. Бүген шуларның берсе хакында язмакчыбыз. Каркаде дип аталган чәй (гибискустан), югары кан басымына каршы яхшы чара булу белән беррәттән, кешенең сәламәтлеген яхшыртырга, гомерен озынайтырга сәләтле.
Гибискуста кальций, тимер, магний, фосфор, калий, натрий, цинк, шулай ук ниацин һәм фолий кислотасы күп. Андагы антиоксидантлар күзәнәкләрне ялкынсынудан саклау сәләтенә ия. Каркаде чәендә шулай ук С витамины күп, ул исә организмны төрле инфекцияләрдән коткара.
Гибискус чәе кандагы шикәр күләмен нормага китерә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм холестеринны азайта, ди белгечләр.


Фото: tea-coffee.info


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ozin-gomerle-bulir-chen-kizil-ch-y-552388/

Комментарийлар