Логотип «Мәйдан» журналы

Өзелгән чәчәк

Өченче звонок чылтыраганда, күп тиражлы газета редакторы Закиров буфетта бик тәмләп сыра эчә иде. «Ярар, өлгерермен, – диде ул сәгатенә карап алгач һәм, гаҗәпләнеп, башын чайкап куйды. – Төгәл халык ү...

Өченче звонок чылтыраганда, күп тиражлы газета редакторы Закиров буфетта бик тәмләп сыра эчә иде.
«Ярар, өлгерермен, – диде ул сәгатенә карап алгач һәм, гаҗәпләнеп, башын чайкап куйды. – Төгәл халык үзләре». Аннары Закиров әкрен генә аска, шахмат бүлмәсенә төште. Монда, олимпия турниры кебек үк булмаса да, шәһәр чемпионатыннан бер дә ким түгел – уенчылар арасында каты бәрелешләр бара. Закиров ишек катындагы өстәл янында бераз юанып, тагын сәгатенә күз төшерде. Залга керер вакыт җиткән иде.
Мәдәният сараеның зур залы тамашачылар белән яртылаш кына тулган. Ләкин Закиров уенча, бу да бик яхшы, чөнки башка елларны алдагы биш-алты рәттә генә халык була торган иде.
Закиров салмак, авыр адымнар белән атлап килде дә берьялгызы буш рәткә утырды. Югыйсә, аңа алдан урын калдырырга тиешләр иде. Ул моны яхшы белсә дә, сәхнәдәгеләр каршында чекерәеп утырасы килмәде. Болай да аны күрерләр һәм танырлар. Бердән, ул соңга калып керде, икенчедән, залдагы халык «вак», күпчелеге – моннан берничә ел элек кенә авылдан килгән кыз-кыркын. Ә озын буйлы Закиров алардан бер башка калку. Җайлап, аркасын терәп, гәүдәсен төз тотып йомшак креслога утыргач, ул, ниһаять, сәхнәгә күз ташлады.
Чәче яртылаш коелган зур башлы бер шагыйрь калын тавыш белән шигырь укый. Нечкә аяклы кечкенә өстәлләр артында тагын алты егет утыра. Арада берсе, өлкәнрәк яшьтәгесе – Закировның сабакташы. Ул залга игътибар белән карап тора иде, карашы Закировка юнәлде. Ләкин тегесе берни белән дә аны күрүен һәм тануын сиздермәде. Ул юри трибунадагы шагыйрьгә текәлде. Чөнки аның элекке курсташы белән бер дә очрашасы килми иде. Әлбәттә, моның кайбер сәбәпләре бар. Закиров студент елларында үзе дә хикәяләр язды, вакытлы матбугатта әйбәт кенә басылды да.
Ләкин өйләнеп, дөнья мәшәкатьләренә чумгач, аның яшьлек хыяллары, иҗат илһамы һәм укучыларга җиткерәсе уй-фикерләре дачасында карлыган, алмагач төпләрен йомшартканда күңеленнән коелып, ашлама урынына җиргә күмелеп калдылар. Ә аның элекке дусты – хәзер унлап китап авторы, танылган шагыйрь.
Закиров бүгенге әдәби-музыкаль кичәгә дә бик үк теләмичә, хезмәт вазифасы кушканга һәм бу вакыйганы завод газетасында яктыртырга кирәк булган өчен генә килде. Ул хәтта бермәлне килмәскә дә уйлаган иде, ләкин көтелмәгән бер хәл мәҗбүр итте: әдәби хезмәткәрнең әнисе авырган, һәм Закиров егеткә авылына кайтырга рөхсәт бирде. Менә хәзер аңа редактор кадәр редактор башы белән гап-гади информация язарга кирәк. Дөрес, ул моны иртәгә заводның мәдәният сарае директорыннан сорашып та белә ала иде. Тик журналист этикасы, кешелек намусы моны кабул итмәде. Үзен дә ниндидер көч шушы залга этәрде, ахры. «Ярар, ун-унбиш минут утырсам, кайтып китәргә дә була, – дип, үз-үзен юаткандай һәм аклагандай әйтә куйды ул. – Әдәп йөзеннән...»
Ләкин Закировка уйларына чумып, үз-үзе белән сөйләшеп утырырга туры килмәде. Аның игътибары читкә тайпылды.
Халык кул чабудан тынгач, янә шигырь агыла башлады. Ә ишек ягыннан әкрен басса да шак-шок килгән аяк тавышы ишетелде һәм кемдер тиз генә Закиров артына, буш рәткә килеп утырды. Әлеге кемдер, шундук кайнар сулышы белән Закировның колагын пешереп:
– Күптән башландымы әле? – дип сорады.
– Юк.
– Кемнәр сөйләде?
– Беренчесе.
– И рәхмәт төшкереләре... Соңга калдым дип, котларым очты.
Зур башлысы сүзен төгәлләгәч, озын буйлы, җитү чәчле, күзлеклесе микрофон каршына чыгып басты.
Арттагы хатын-кыз тагын пышылдап кына нидер сорады. Закиров аңламады һәм ярым борылып:
– Минем янга күчегез, бүрәнә аркылы бүре кумыйк, – диде. Яшь кенә кыз икән. Бик теләп риза булды һәм ялт кына күченеп тә утырды. Кулындагы чәчәкләрен тезенә куйды.
– Аһ, нинди әйбәт укый! – диде ул, әсәрләнеп.
Кызый, нәфис, озын муенын сәхнәгә таба сузып, күпереп торган кызыл иренле кечкенә авызын чак кына ачып, бик бирелеп шигырь тыңлый иде. Бөтен игътибарын туплап, күңел биреп тыңлаганга, аның йөзе тагын да яктырып китте, һәм Закиров, сәхнәгә түгел, ә янәшәсендәге кызыйга карап утыра башлады. Сызылып киткән кыйгач каш, вакыт-вакыт дерелдәп куючы озын керфекләр, бөдрәләнеп маңгаена төшкән чем-кара чәч – бер дә килмәгән жире юк иде бу кызыйның. Күз кабакларына да чамасын белеп кенә зәңгәр йөгерткән. Шулар өстенә, Закировның болай да иләсләнгән башын миңгерәүләтеп, аңа затлы крем һәм ислемай исләре дә килеп бәрелде. Ул хәтта күзләрен йома төште. Закировның эчендә нидер өзелеп, йөрәге чәнчешеп алгандай булды. «Их!» – дип авыр сулап куйды ул үзе дә сизмәстән.
Кыз сизгер дә икән.
– Гафу итегез, нидер әйттегез, ахры?
– Юк, болай гына.
– Әйбәт шигырь, әйеме?
– Сездәй гүзәлләр янында булганда мин шигырь тыңламаска да риза.
– Комплиментыгыз өчен рәхмәт, – диде кыз һәм тагын йотылып сәхнәгә карап утыра башлады.
Озын буйлы егет чыгышын тәмамлагач, кызый йөгереп диярлек сәхнәгә менде һәм яшь шагыйрьгә чәчәк бүләк итте. Тамашачылар шагыйрьне һәм бер уңайдан кызны да рәхмәт хисләре белән алкышка күмделәр.
Егетләр бер-берен алыштыра тордылар, вакыт та шактый узды шикелле. Ләкин Закиров баягы уен тормышка ашырырга базмыйча, хәтта сәгатенә карарга кыймыйча һәм кымшанырга да куркып, кәнәфигә береккәндәй өнсез утыра бирде. Чыгып китүдән хәзер аны нидер тотып тора иде. Дөрес, Закиров аның нәрсә һәм нилектән икәнен белә, ләкин үз-үзенә икърар итәргә генә теләми, чөнки беркем белмәсә дә, сизмәсә дә, бу уй үзе генә дә аның абруена күләгә төшерер шикелле. Ә дәрәҗәсен бик белә, нык саклый иде Закиров. Ләкин менә капыл гына чыгып китү уңайсыз һәм, дөресен генә әйткәндә, хәзер аңа бу кызый янында утыру бик тә рәхәт шул. «Аһ, без ирләрнең нәфесе! Үзең олыгаясың, ә күңел һаман яшәрә. Без картайган саен, кызлары да чибәрләнә бит аның, шайтан алгыры!»
Кайчагында, ир-атлар компаниясендә, кем дә булса үзенең берәр кызый яисә яшьрәк тол хатын белән типтереп алуы турында мактанса, Закиров кызарып: «Оят кирәк, егетләр, хәзер безгә килешми, үзебезнең балалар үсеп килә», – дип, аталарча үгет-нәсыйхәт бирергә, вәгазь укырга ярата.
Ә үзе күңеленнән тегеңә кызыга, аннан көнләшә, үзенә дә шундый чибәркәй эләкмәвенә бик уфтана һәм бәхетсез булуыннан гарьләнә иде. Ләкин, нишлисең, урамга чыгып сөрән салып булмый, теләсә кем артыннан сөйрәлеп йөреп тә булмый. Ресторан тирәсендә буталырга күңеле тартмый. Редакциядә яшь машинисткалар бар-барын, ләкин Закиров элек-электән бер кагыйдәне тота килә: төлке үз оясы тирәсеннән җим эзләми. Шулкадәр авырлык белән тупланган абруең бер мизгелдә сабан туенда ватылган чүлмәк кебек челпәрәмә киләчәк. «Аһ, үтте яшьлек, шайтан алгыры!» – дип әйткәнен сизми дә калды Закиров һәм, кызый ялт борылуга, кып-кызыл булды. Шулай да үзен тиз кулга алды.
– Сез концертка каласызмы?
– Белмим.
– Артистларны көн саен телевизордан күрәбез, радиодан ишетәбез. Шагыйрьләр чыгышыннан алган тәэсирләр күмелеп калмагае дим.
– Китәргә кирәк алайса, – диде кыз күршесенә карап, Закиров үзенең бу кыю тәкъдименә бер аптыраса, кызның бик тиз риза булуына, күндәмлек күрсәтеп урыныннан ук кузгалуына икенче шаккатып торып басты. Чөнки сәхнә ябылып, тәнәфес-фәлән игълан ителмичә, бераз гына вакытка тамашачылар үз ирекләрендә калганнар иде.
 
II
Урамдагы җылы яз сулышы биткә үк килеп бәрелде, кичке шәһәрнең шау-шуы колакка иңде.
Караңгы төшкән. Баганаларда тонык утлар яна, асфальт юлда һәм тротуарда күлдәвекләр, куе зәңгәр күк йөзендә йолдызлар җемелдәшә.
Кыз күңелендә дә яз, хыялый уйлар иде булса кирәк, ул, беркавым баргач, ак шарф ураган озын муенын суза төшеп, куе чәчләрен артка ташлап, тиктомалдан шигырь укый башлады:
Нинди яз бу?
Һәр көнендә шатлык килә, кайгы килми.
Ләкин гаҗәп.
Бер шатлыгым арткан саен, бер дус кими.
Сәер яз бу!
Һәр көнендә бәхетлерәк була барам...
– Кемнеке икәнен беләсезме?
– Әйе. Без ул шагыйрь белән бергә укыдык. Бу аның яшьлек чорында язган шигыре.
– Сез әллә үзегез дә язасызмы?
– Әйе, – диде Закиров, башта читенсенеп кенә, ә соңыннан, тавышына горурлык мәгънәсе салып өстәде: – Хикәяләр.
– Ой, мин шулкадәр яратам, якын итәм сезнең халыкны! Сез нинди бәхетле!
Закиров кызарды. Чөнки аның ун еллап инде әдәби әсәрләр бастырганы юк, элек язганнарын да карарга, тәртипкә китерергә вакыты һәм теләге юк иде. Ә шулай да нинди рәхәт, татлы иде үзеңне әнә шул сәхнәдәгеләр белән бер дәрәҗәдә итеп күз алдына китерү. Бигрәк тә кемнеңдер сине шулар белән тиң күреп сөйләшүе җәйге ләйсән яңгырыдай тәннәрне оетып җибәрә.
Кара төстәге күн куртка, зәңгәр джинсы чалбар кигән бу гүзәл кыз, күрәсең, үзенең кая һәм ни өчен барганын аңламый, абайламый иде. Ә Закиров бер генә минутка да үз-үзен ничек тотарга икәнен исеннән чыгармады, бу тирәдә аны белүчеләр күп булуын онытмады. Шуңа күрә ул кызны бакча буйлап, кеше йөрми торганрак урыннан алып китте. «Сакланганны саклармын, дигән бит».
Бер урында, асфальт җимерелеп су шактый җәелгән төштә, Закиров егетләрчә батырлык күрсәтте: туктап, кызны ялт кына күтәреп, әлеге күлдәвек аша чыгарды. Ләкин шул моментта ук ул моны ник эшләгәненә үкенә дә язды: чөнки кыз бөтен урамны яңгыратып көлде, чыр-чу килеп, аның муеныннан кочаклап ук алды.
Алар ары киттеләр. Кыз бертуктаусыз сөйләнде. Ул бүген Мәдәният сараенда калган шагыйрьләргә дә, күктәге бихисап йолдызларга да, бөре ачарга әзерләнгән сихри агачларга да, юлда очраган йонлач маэмайга да һәм янәшә атлаучы Закировка да бертигез дәрәҗәдә гашыйк иде, ахры.
– Сез өйгәме?
– Ә?.. Юк әле, мин бүген ирекле. Улымны җомга көн генә алам.
Закиров аптырап китте, чак кына туктап калмады. Ышанырга да, ышанмаска да белмичә яннан текәлеп, сынап, кызга карады. Баганадан төшкән ут яктысында аның буй-сынын күздән кичерде. Үзе чандыр, кечкенә, япь-яшь, ә үзе – бала анасы. Гаҗәп.
– Ул кайда соң? Әбиләрендәме?
– Юк, атналык бакча-санаторийда.
– Ә әтисе?
– Без – аерым. Ул бүтән берәүгә йортка керде. Улыма җиде айлык чакта ташлап китте.
– Алай икән.
– Сөйләгез әле берәр нәрсә! Сез бит... – Яшь хатын сүз таба алмыйча гаҗизләнде. Ә аннан кисәк кенә сорап куйды: – Сез өйләнгәнме?
– Ул турыда кирәк микән? Бүген...
– Юк, сез дөресен әйтегез.
– Әйе.
– Балаларыгыз бармы?
– Икәү.
– Исемегез?
– Ирнис.
– Минеке – Ләйсирә. Сез миңа ни генә сорасам да дөресен әйтегез, яме, Ирнис абый.
– Килештек.
Алар шактый вакыт урам-тыкрыклар гизеп йөрделәр. Ләйсирә тагын шигырьләр укыды, җырлады, малае турында сөйләде. Ул Закировка бик тиз ияләнде. Билбаулы саргылт плащ кигән таза гәүдәсе, салмак адымнары Ләйсирәнең җитез хәрәкәтләренә капма-каршы булса да, Закиров үзенең төпле фикер йөртүе белән аның күңелендә ихтирам уятты. Дөрес, бер мәртәбә Ләйсирә аның плащының ут яктысында мәет чыраена охшавын уйлап куйды, кулына кигән кара перчаткасы да ничектер ятышсыз шикелле тоелды. Ләкин болар бер мизгелдә генә чагылып үттеләр һәм шундук онытылдылар.
Закиров күбрәк аны тыңлады, шулай да авызына май кабып йөрмәде, аңа да бүген ниндидер кодрәтле көч тел ачкычлары биргән иде. Әлбәттә, Закиров бу илаһи көчнең янында баручы чибәр хатын һәм алар арасында бик гади, мөлаем башланган мөнәсәбәт икәнен яхшы белә иде...
 
III
Икенче көнне Закиров трамвай тукталышында бик озак торды. Оялу, таныш-белеш күрер дип читенсенү бер хәл, салкын үзәгенә үтте. Чөнки төнлә җир туңган иде. Ләкин ул, билгеләнгән, сөйләшенгән вакыт үтсә дә, нидер өмет итеп, әле газета киоскысы, әле яшелчә ларегы артларына кача-поса Ләйсирәне көтте. Аның каршыдан киләсен белсә дә, әле уңга, әле сулга карады, трамвайдан төшүчеләрне читтән генә күздән кичереп торды. Инде бөтен өметләре өзелеп, килешенгән сәгатьтән соң шактый гомер үткәч кенә, еракта, аллея уртасында Ләйсирәнең кызыл пальтолы, ак шәлле кечкенә гәүдәсе күренде. Нинди якын һәм кадерле иде әлеге юка гәүдә бу минутта Закиров өчен! Нинди олы бәхет аңа таба йөгерә-атлый ашыга иде! Ирексездән, очарга әзерләнгән коштай, Закиров талпынып куйды һәм бөтен сабырлыгын җуеп, гадәти булмаган кызу адымнар белән Ләйсирәгә каршы китте.
– Гафу итегез, Ирнис абый, соңга калдым.
– Зыян юк...
– Бер апаны пенсиягә озаталар икән. Мин кичә белмәгән дә идем. Мине гармунда уйнаттылар. Әзрәк тегесе дә булды. Ачуланмыйсызмы? Мин кып-кызылмы?
– Пальтоңның нуры төшкәнгә ул. Ярар, борчылма, кызларга кызыл килешә. Киттекме?
– Әллә бүген урамда гына йөрибезме? Башка вакытта кайтыр идек.
– Без бит кичә килештек. Озак утырмабыз.
– Минем өй дә җыештырылмаган.
– Гайбәт сөйли торган гадәтем юк.
– Алайса гафу итәрсез, яме.
– Әлбәттә.
...Ике катлы агач йорт. Текә, биек баскыч. Закировка җиңел гәүдәле Ләйсирә артыннан калышмыйча җәһәт-җәһәт менүе кыен иде. Ләкин аны тау башына үрмәләгәндә була торган дәрт биләп алды. Тау башына менү дә шулай авыр. Әмма түбәсенә күтәрелгәч, үзеңне җиңүче итеп тою, горур кыяфәттә тирә-юньгә, биеклектән аска карап тору никадәр ләззәтле була бит!
Караңгы коридордан бераз баргач, яктырак, кухня сыманрак урынга керделәр. Ләйсирә артыннан бер адым да калмаган Закиров, бүлмә ишеген ачканда, яшь хатынның ачкыч тоткан кулы дерелдәп куюын күрде.
– Менә улым белән шушында яшибез. Узыгыз.
– Рәхмәт.
Закиров ботинкасын ишек төбендә салып калдырды, кесәсендәге шәраб шешәсен өстәлгә куеп, яны белән суыткычка бәрелеп, бүлмә уртасына үтте.
– Диванга утырыгыз.
Ләйсирә тиз генә өс киемен чишенеп ташлады. Закировның пальтосын шифоньерга элде, ә эшләпәсен шифоньер түбәсендәге телевизор янына куйды. Мондый хикмәтне Закировның беренче күрүе иде. Шулай да сиздермәде. Гомумән, бүлмә аңарда ниндидер кысанлык тойгысын уятты. Күптәннән бирле бөтен уңайлыклары булган аерым фатирда яшәүче кеше өчен монда барысы да гайре табигый иде. Ул утырган диван һәм ишек катындагы суыткыч белән зур шифоньер ярты бүлмәне биләп торалар. Ә бит әле өстәл, бала караваты һәм берничә артсыз урындык та шунда сыйган. Түшәм үрмәкүч пәрәвезенә охшап калган: аркылы-торкылы баулар эленгән...
Ләкин Закиров бераздан, үзенең кайда икәнен дә онытыр дәрәҗәгә җитеп, сәҗдәгә киткән мәчет карты кебек талгын бер рәхәтлеккә чумды. Чөнки аның каршында әледән-әле Ләйсирәнең зифа гәүдәсе бөтерелә. Ул йә диван башына басып телевизор кабыза, йә баулардан бала чүпрәкләрен җыештыра, йә Закировка фотоальбом тоттырып чәй куярга чыгып китә дә нинди дә булса йомыш табып, тагын аның янына килә. Закиров Ләйсирәне йә үз янына диванга, йә тез башына утырта һәм таза, дәү кулын аның нечкә, сыгылма биленә сала, иңнәреннән кочаклап ала. Бу минутлар аның өчен әйтеп бетергесез рәхәт...
Менә шундый ләззәтле минутларның берсендә ул суыткыч өстенә күз салды. Анда бәллүр ваза тора иде. Аңа киптерелгән чәчәкләр куелган икән. Закиров түзмәде, торып, вазага үрелде, бәрхет кебек кып-кызыл бер чәчәкне кулына алды. Аның сабагы нечкә, сары, үзе йомшак һәм бик шома иде.
Закиров хәтта аны сыйпап та карады. Ләкин кире вазага утыртканда әлеге чәчәкнең сабагы чыртлап сынды. Моны күреп торган Ләйсирә кычкырып җибәрде.
– Ай!
– Гафу итегез.
Ләйсирә өчен бик кадерле, истәлекле, ничә еллар буе саклап килгән чәчәк иде бу. Ләкин ул моны Закировка әйтмәде, мөмкин кадәр гамьсез булырга тырышып:
– Ярар инде, хәерле каза булсын, – диде.
– Мин икенчене алып килермен.
– Кирәкми.
Ләйсирә, яшьле күзләрен яшерер өчен башын аска иеп, чәйнеген карарга дип чыгып китте. Закиров та диванга барып утырды, әлеге вакыйганы бик тиз онытты һәм үз уйларына чумды.
Бу яшь хатынның ничәдә икәнен ул белми иде. Төс-битенә карап, аны бик яшь булырга тиеш дип уйлады һәм эчтән генә горурлык хисе кичереп утырды. «Безгә дә бәхет килер көннәр булыр икән!»
Закиров әле генә Ләйсирә биргән альбомны кулына алды. Ачты һәм беренче биттәге истәлекле язуны укыды. Кызга унсигез яшь тулган көнне әнисе бүләк иткән, көне, ае һәм елы да язылган. Моны күреп, Закиров башта гажәпкә калды, аннары аның күңелен төшенкелек биләп алды. Моннан унбер ел элек бүләк ителгән альбом иде бу. «Ярар, хәерле булсын. Барыбер миннән унөч яшькә яшьрәк». Шулай фикер йөртеп, Закиров бер почмагыннан кителә башлаган күңелен тынычландырды.
Закиров альбом актарганда, аның янына Ләйсирә килеп утырды.
– Менә минем яшь чагым, – диде бер карточканы кулына алып. – Чибәрме?
– Әйе. Хәер, сез хәзер дә бик чибәр һәм яшь.
– Ә миңа ничә яшь дип уйлыйсыз?
– Белмим, – дигән булды Закиров иңен сикертеп. – Хатын-кызның яшен әйтүе авыр.
– Ни өчен?
– Чөнки хатын-кызның яше өч төрле.
– Гаҗәп, беренче ишетүем. Ничек инде ул алай?
– Беренчесе – таныклык, ягъни паспорт буенча, икенчесе – кешеләр аңа күпме бирә, өченчесе – ул үзен ничәдә дип хис итә.
– Кызык. Ә шулай да миңа ничә яшь дип уйлыйсыз?
Закиров көттереп кенә:
– Һым, чама белән... егерме ике-егерме өчне бирергә мөмкин, – диде.
Ләйсирә шатлыктан кулларын чәбәкләп алды. Ул, шифоньер ишеген ачып, көзге каршына басты, үз-үзенә сокланып бераз төзәтенде дә янә Закировка таба борылды.
– Миңа инде егерме тугыз!
– Кит аннан?!
– Әйе шул.
– Да, Мәрфуга да утызда...
– Юк, утызда түгел, егерме тугызда гына...
Алар көлештеләр. Закиров хатынның коңгырт күзләренә текәлеп сокланды. Ләйсирә дә нур сибүче шат күзләре белән аңа томырылып карады. Закировның киңчә яңаклы тулы йөзе, калын кашлары һәм чокырлы ияге, сабыр-тыныч холкы Ләйсирә күңелендә ихтирам, ышаныч уяталар иде. Ул Закировның озын кара чәчләрен сыпырып куйды, бармакларын батырып чуалдырды, башын кочаклап, күкрәгенә кысты. Бу назлау-иркәләүгә түзә алмыйча, Закиров хатынны күтәреп алды. кочагында эретте...
– Чәй ташыйдыр, – диде Ләйсирә аңына килеп.
Чәй эчкәндә ул малае, аның шуклыклары турында, үзенең заводта эшләве, ләкин кечкенәдән үк артистка булырга хыяллануы, тик моның тормышка ашмавы хакында сөйләнде.
– Үкенәсеңме?
– Юк. Ләкин мин гомерем буе сәнгать-әдәбият кешеләренә гашыйк булып яшәрмен, ахры.
– Әйдә, күтәрик шул хыялый һәм гашыйк кешеләр өчен!
– Исерсәм?!
Бераз капкалап алгач, Ләйсирә бала караваты астыннан гармун тартып чыгарды да егетләрчә бер җиңеллек белән сыздырып та җибәрде. Аннары икенчесен, моңлы һәм озын көй башлады, үз-үзенә кушылып, җыр да сузды.
Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Яшь хатын әсәрләнеп җырлады да җырлады. Аның бу җырына яшьлек чорын сагыну да, хәзерге ялгыз тормышы өчен борчылу-көенү дә, айлар-еллар буе тулып ташыган ачы сагышлары да, кемнедер, үз якынын көтү дә – барысы да җыелган иде, күрәсең. Ирексездән аның күзләре яшьләнде. Ләкин бу юлы ул дымлы күзләрен Закировтан яшермәде. Чөнки аларда ниндидер өмет, юатуга мохтаҗлык, назга сусаганлык чагыла иде. Бәлки, каршында утырган таза, көчле ир боларны һәм аның күңелендә ни кайнаганын аңлар, дип уйлагандыр яшь тол хатын. Бәлки, ул бераздан Закировка тагын бер альбом күрсәтергә уйлагандыр. Анда Ләйсирәнең иң яшерен уй-теләкләре, табигатькә сокланулары язылган һәм кешенең матурлыгына, дөньяда яшәүнең гүзәллегенә мәдхия җырлаган шигырьләре тупланган иде. Ләкин... Закиров тагын тост тәкъдим итте. Шуннан тагы да кыюланып китүен сизде һәм Ләйсирәне кочагына алды...
 
IV
 
Бераздан Закиров аңа:
– Син дәртле һәм бәхетлесеңдер, – диде.
– Белмим.
– Хәер, беренчесенең шулай икәненә ышандым.
– Оялтмагыз инде...
– Ә икенчесе... Бездә, килен төшкәндә дә, төкле аягың белән, диләр бит. Син әле бәхе-теңне табарсың. Син яшь, чибәр...
– Сез бөтен хатын-кызга да шулай матур сүзләр сөйлисезме?
– Юк. Дөресен әйткәндә, күптән инде андый сүзләр сөйләгәнем юк. Ә бик сөйлисе килә иде. Кемгәдер үлеп гашыйк буласы, кемнедер бөтен дөньясын онытып сөясе килә иде.
– Кызык.
– Нәрсәсе?
– Минем дә берәр кешене шашып-шашып яратасым килә! Сезне яратыйммы?
– Тырышып кара.
– Мин чын әйтәм. И, сез өйләнгән шул. Миңа гаилә бәхете кирәк, ә болай...
– Мәхәббәткә томау тыгызламый, диләр.
– Бер шигырь укыйммы?
Синдәгедәй кодрәт булса әгәр минем,
Бу дөньямны сүтәр идем,
Җимерер идем
Һәм адәмнәр мәңге рәхәт яши торган
Бүтән дөнья иҗат итеп бирер идем...
– Тагын укы.
– Җитәр. Мин исердем, ахры. Вакыт күпме әле?
– Алтынчы ярты.
– Улымны алырга соңга калмыйк.
Киенгәндә Ләйсирә Закировның каршына басты да кисәк кенә әйтте:
– Балага узсам, бер малай табып бирәм.
Пальтосының бер жиңен кигән Закиров, аптырап, тораташтай катып калды. Бу минутта ул үзенең дачасындагы бакча карачкысына охшаган иде. Тел астына тәмәке салган ке-шедәй, ияге дерелдәп куйды.
– Курыктыгызмы?
Ләйсирәнең күзендә шаян очкыннар  ялтыравын күреп, ниһаять, Закиров тел­гә килде, әвәләп бер сүз чыгарды.
– Юк.
– Ярар, өегезгә китермәм, алимент кына түләрсез.
Ләйсирә ачы елмайды һәм кычкырып көлеп җибәрде.
...Таксидан төшкәч, Ләйсирә як-ягына каранып башта аңыша алмыйча торды. Аннары гына шатланып:
– Ә, менә бит, – диде. – Мин бу яктан йөрмим.
Кулларын кесәсенә тыккан Закиров тыныч кына әйтергә җыенды:
– Ярый...
– Ә... сез китәсезме? Улымны күрәсегез килмиме?
– Башка вакытта.
– Хушыгыз.
– Сау бул.
– Кайчан күрешәбез?
– Сөйләштек бит – пәнҗешәмбе, сәгать алтыда.
Ләйсирә бер сүз дә әйтмичә кырт борылды да ике катлы ак бинага таба йөгерде. Заки-ров та үз юлына китте. Ул шактый чуалган уйларын бер җепкә тезәргә, рәткә китерергә теләде, ләкин барып чыкмады. Алда ни буласын, мәсьәләне ни­чек хәл итәсен ул әле тәгаен генә ахырынача уйлап җиткермәгән иде. Ләкин ул инде тыныч. Гашыйк Мәҗнүннән ул яңадан дөньяда барысыннан да канәгать ир уртасы кешегә, гаилә баш-лыгына, кадерле балаларының хөрмәтле атасына әйләнде, һәм аңа хәзер бик күп еллар-га үз хатыныннан битәр һичкем дә ки­рәк­ми иде. Чөнки аның күптәнге хыялы тормышка ашты, теләге кабул булды. Ул яңадан элекке халәтенә кайтты. Мөхтәрәм, абруйлы, олы кыяфәтле, салмак-әкрен адымлы мөхәррир Закировка әйләнде.
 
V
...Пәнҗешәмбе. Сәгать җиде тулып килә. Ләйсирә тәрәзәдән карап утыра. Урамда әле якты. Апрель уртасы җитсә дә, бүген иртәдән үк салкын иде, сулар кат­ты, төн буе кар яуды, ә кич белән җил дә чыкты. Кар берәмтекләп, сирәкләп яумый, ә кушучлап йөзгә сибелгән су кебек: көчле җил ачу белән аны каяндыр берөзлексез түгеп, туздырып кына тора. Шәрә агачлар канаты сынган авыру кош­тай талпыналар, өзгәләнеп ярдәм сора-гандай бөгелә-сыгыла ачы җилдә чай­ка­ла­лар. Ләкин аларга ярдәм кулын сузучы юк. Киресенчә, буран рәхимсез рә­веш­тә көчәйгәннән-көчәя. Яфракларның искеләре көздән коелып беткән, ә яңа­ла­ры... Әле күперә башлаган бөреләр дә күпмедер вакытта үсүдән туктап то­рыр­га мәҗбүрләр. Ә югыйсә агачларның бик тә бөреләнәсе, яфрак ярасы, яшел­лек­кә күмелеп, бизәнеп-ясанып утырасылары килә.
Ләйсирә юлга карады. Машиналар чаба, ашыга-ашыга атлаучы кешеләр кү­ре­нә. Сал-мак кына адымнар белән килүче берсен Ләйсирә Закировка охшатты. Тулы гәүдә, озын буй... Юк, ул түгел икән. «Бәлки, ул соңга калгандыр да хәзер мине көтәдер? Тагын унбиш-егерме минут торасым калган икән. Хәер, мин аны ярты сәгать көттем бит. Киләсе булса, килер иде». Ләйсирә үзен шулай дип ты­ныч­лан­дыр­ды. Аннары капыл гына торды да киенә башлады. «Мин монда җылыда утырам, ә ул туңып беткәндер. Берәр ашыгыч эше килеп чыккандыр да соңга гына калгандыр». Ләкин киенеп беткәч, ул тагын туктады. «И тиле дә соң мин! Бер сәгать үтте бит инде».
Пальтосының бер җиңен салган килеш диванга лып утырды да Ләйсирә тагын тәрәзәгә карады. Моңаеп, авыз эченнән генә җыр көйли башлады.
Очрашырбыз, ышанам;
Ләкин кайчан – билгесез...
Ә тышта карлы буран баягыдан да яманрак котыра, улый, сызгыра, юнәлешен үзгәрткән җил юеш карны хәзер тәрәзәгә үк китереп сылый иде.
Ләйсирә чишенә башлады. Кинәт суыткыч өстендәге вазага күзе төште һәм, өзелгән чәчәкне күреп, йөрәге сыкрап куйды. Ләкин ул бар булган әрнүен эчкә йотты, аның моңсу йөзендә бу кичереш берничек тә чагылмады.
Ә бу вакытта Закиров – эштән кайтышлый юл уңаенда баҗаларына сугылган хөрмәтле кунак – кухняда, өстәл янында, бик тәмләп сыра чөмерә һәм баудан гына алган майлы чехонь балыгының койрыгын кимерә иде.
 
 
«Мәйдан» журналы архивыннан (№2, 2017) 

Комментарийлар