Логотип «Мәйдан» журналы

Озак яшәү сере бик гади икән!

Кыйммәтле дарулар һәм могҗизалы дәвалау чаралары эзләп торасы да юк.Озак яшәргә ярдәм итүче көч бик гади икән. Ул да булса – су!Сусау – кешенең физиологик халәте. Аның сәбәбе – канда органик матдәләрн...

Кыйммәтле дарулар һәм могҗизалы дәвалау чаралары эзләп торасы да юк.100
Озак яшәргә ярдәм итүче көч бик гади икән. Ул да булса – су!
Сусау – кешенең физиологик халәте. Аның сәбәбе – канда органик матдәләрнең һәм минераль тозларның күбәюе. Нигездә, сусау организм күп су югалтканда барлыкка килә. Кеше нык сусаганда, селәгәй булдырылмый башлый, шуңа авыз һәм тамак кибә.
Озак вакыт сусап йөрү организмның гомум хәленә кире йогынты ясый, аның яшәеш көчен киметә. Кешегә көненә 1,5-2 литр (10 стакан) – су, сут, чәй һәм башка сыекча эчәргә кирәк, ди белгечләр. Ашауга кадәр 10-15 минут алдан эчәргә тәкъдим ителә. Сыекча бик суык та, бик кайнар да булмасын.
Японлылар озак яшәү серен өлешчә шунда күрә - алар иртән ач карынга бер стакан су эчеп куя. Күпсанлы тикшеренүләр белән дә расланган – бу гап-гади иртәнге гадәт (су эчү) организмны ныгытып кына калмый, аңа комплекслы дәвалау-профилактика буларак та тәэсир итә. Су организмнан шлакларны чыгара, тән төсен матурлый, чәчләр торышына уңай тәэсир итә. Иртән ач көе эчелгән җылы су бераз авыртуны басарга да сәләтле.

 

Фото: https://vk.com/


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ozak-yash--sere-bik-gadi-ik-n-551763/

 

Комментарийлар