Логотип «Мәйдан» журналы

Өстән тәмәке төпчеге төшеп, күпкатлы йортта янгын чыккан

Чаллыда, өстән тәмәке төпчеге төшеп, күпкатлы йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр. Фото: ГУ МЧС Р...

Чаллыда, өстән тәмәке төпчеге төшеп, күпкатлы йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.
052-1 Фото: ГУ МЧС России по РТ
Сарман трактындагы 52нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 10 июльдә төнге беренче яртыда килгән.
ЗЯБ бистәсендә күпкатлы йортның өченче катындагы бер фатирда балкон һәм залга ут капкан. 55 һәм 56нчы янгын-коткару частьләре хезмәткәрләре, баскыч ярдәмендә кибеткә терәп салынган кибет түбәсенә менеп, шуннан янгынны сүндерергә керешкән. Подъездда ут белән көрәшүчеләр фатир ишеген ачып, анда зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеген тикшергән. Хуҗабикә эштә булган.
Алты квадрат метр мәйданда әйберләр һәм мебель янган. Зыян күрүчеләр юк.
Янгын югары каттан кемдер ыргыткан сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
056

Комментарийлар