Таһир Ярулла улы Шәмсуаров 1954 елның 6 апрелендә Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туа.

03_taxir_shemsuarov

Армиядән кайту белән Түбән Чыршылы мәктәбендә укыта башлый. 1976 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм 1981 елда татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча уңышлы тәмамлый. Озак еллар мәктәптә укыта, директор булып эшли.
«Әтиләр нигезе», «Гомер дисбесе» (2008), «Моң коесы» (2010), «Яу кырыннан хатлар» (2010), «Яратудан тора җир шары» (2014), «Ярату белән…» (2015) исемле шигъри җыентыклар авторы.
Татарстан Язучылар союзының Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова (кызыксындыру) исемендәге премияләре лауреаты.
Таһир Шәмсуаров – 2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

 

Бер бит кәгазь

Өстәлемдә ап-ак кәгазь ята,
Белү кирәк аның кадерен.
Мин Җәлилгә бер бит сузар идем,
Язсын өчен үлмәс шигырен.

Гади кәгазь азмы шагыйрьләргә
Мәңгелеккә якты юл ярган.
Кәгазь – хәтер, Бөек Кол Галинең
«Йосыф – Зөләйха»сын кайтарган?

Кәгазь тотсам, Такташ искә төшә,
Замананың моңлы шагыйре.
Ни гаҗәптер, киткәч арта төшә
Шагыйрьләрнең җирдә кадере!

Ә урамда күбәләк кар ява,
Бизәк булып куна талларга.
Җаннар күбәләктәй очканлыкны
Шагыйрь җаны кирәк аңларга.

Актан торган бу дөньяга баккач,
Күзләр чагылмавы икеле.
Ак кәгазьгә төшкән шигырь-энҗе
Киләчәккә илче шикелле.

Шигырьләргә богау салынмавын
Кайсы хаким, әйтче, тыймаган.
Язу бездән, ә илһамы исә –
Тиңсез бүләк – иңә Ходайдан!

Өстәлләрдә сөттәй кәгазь ята,
Белү тиеш аның кадерен.
Мин Туфанга бер бит сузар идем,
Язар өчен үлмәс шигырен…

Әни

Дөнья тоткасы ул җирдә,
Изге зат диясе бар.
Илбашы да башын ия,
Аның да әнисе бар.

Әниләр сыман сабыен
Беркем дә назлый алмый.
Әниләр – гомер кояшы,
Әни начар булалмый.

Китмәс борын сагына ул,
Ешрак кайтып килик.
Исән чагында яратыйк,
Ана кадерен белик!

Аның йорты иң матуры,
Тик тоташ нурдан тора.
Бәхет кошы ияләшкән
Гап-гади өйдә тора.

Оҗмах аяк асларында,
Изге зат диясе бар.
Илбашы да башын ия,
Аның да әнисе бар!..

 

Ак баян
(Кирам Сатиевка)

Моң күлендә аккош йөзә,
Аккош сыман Ак баян.
Тетрәндәргеч аһәңнәрне
Аласың, әйтче, каян?!

Моң дулкыны бик күпләрнең
Нурлы йөзен чылатты.
Тора салып елатты ул,
Тора салып елмайтты.

Кич иде, ә күңелләрдә
Илаһи бер таң атты.
Кемдер язларга юл алды,
Кемдер көзенә кайтты.

Күз алдына килеп басты,
Хәлил, Галиябанулар.
Сибелгән татарны дәшеп,
Үткәнгә чапты уйлар.

Далага атылды уктай
Иярле җитез атлар.
Хәтер капкаларын ачты
Биләр-Болгарлы чаклар!

Тамашачы, мин беләмен,
Төнлә керфек какмастыр.
«Шахта»лы, «Шөгер»ле халык
Тарихта югалмастыр!

Ак чәчле гармунчы, әйтче,
Моң-кодрәт иңә каян?!
Моң дәрьясын иңләп бара
Ак җилкәнле Ак баян!..

 

«Шөгер» җырына мәдхия

Мәңгелеккә илтер юллама син,
Таулар сыман горур башыбыз.
Кайданлыкны әгәр сорасалар,
«Шөгер» җырын көйли башлыйбыз.

Мәгърур таулар, Урал итәкләре,
Шул итәккә үстек ябышып.
Юк, без читтә озак торалмадык,
Кайтып төштек моңга сабышып.

Без бәхетле җирдә, торган саен
Төп нигезнең арта кадере.
Җыры барның күңел күтәренке,
Җыры барның чиксез гомере!

Кырык өчтә, сугыш барган мәлдә,
Хәтерләргә төшә тагын да.
Кара алтын бирдең һәрбер өйгә,
Кара кәгазь килгән чагында.

Ә җәйләрен илнең амбарларын
Икмәк белән тутыра бу кырлар.
Йорт аралаш батыр яши бездә,
Адым саен очрый шагыйрьләр.

Синең матурлыкны сөйләгәндә,
Ышанмаучылар да бар, туган.
Тальян гармун җанын тыя алмый,
Аңлый алмый монда тумаган!

Җыры барның – килер язлары бар,
Борынгыдан килгән сүз рас ул.
Киләчәккә нурлы капка ачкан,
Гасырлардан килгән мирас ул!

Шушма белән таңда саубуллашып,
Кузгалабыз ерак юлга без.
Сәхнәләрдән сине җырлаганда,
Чишмә суын эчеп чыгабыз!

Аягүрә басып тыңлыйм сине,
Утыралмыйм тик бер урында.
Үзем җырлыйм, үзем шигырь язам
Синең бөеклегең турында!

Мәңгелеккә илткән юллама син,
Таулар сыман горур башыбыз.
Газиз халкым белән кушылачак
«Шөгер» җырын көйли башлыйбыз!

 

Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Аның исеме белән уянабыз,
Гүзәллеген аның күрегез.
Бәйрәмдә дә, гади көннәрдә дә
Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Ул ярату өчен яратылган,
Тик назларга аны төрегез.
Кышкы көндә җаны эреп китәр,
Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Аңа атап күпме шигырь туа,
Яле, берсен сөйләп бирегез.
Тик шатлыктан тамсын күз яшьләре,
Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Арып-талып эштән кайтсагыз да,
Сез елмаеп өйгә керегез.
Күзләрендә сөю-сагыну аның,
Хатын-кызга чәчәк бирегез!

Туган көндә бүләк эзләгәндә,
Менә шуны анык белегез:
Мәңге балкыр тормыш гөле бит ул,
Хатын-кызга чәчәк бирегез!

 

 

 


Комментарий язарга