Логотип «Мәйдан» журналы

Өстәгеләрдән дә өстә

– Бахх! Ба-бах! Тук-тук!

–  Йә, Ходаем, йоклап кына китәм дигәндә! Нишләтергә инде бу  өстәгеләрне?
Зөләйха күзләрен ачты. Өстәлдәге сәгатьнең янып торган саннары: “Әһә, сиңа да йокы юкмени?” – дигәндәй, хатынны үртәп биешеп алдылар да төнге берне күрсәтеп, тынып калдылар.
Икенче катка яңа күршеләр килеп урнашканнан бирле Зөләйхалар фатирында тынычлык бетте. Көндез дә тавыш, төнлә дә. Ә ял көннәрендә әйтерсең лә шайтан туе котыра. Өч баласы булган әлеге урыс гаиләсе белән ире дә сөйләшеп карады, Зөләйха үзе дә берничә кат оялтып төште, барыбер файдасы тимәде. Валлаһи, тормыш түгел бу, тәмуг! Утыр инде менә хәзер төн убыры булып, ни йокы, ни ял күрми, чирек гасыр тир түгеп алган таш читлектә. Их, авыл өендә яшәсәң икән лә ул! Шушы теләк-хыялы хатынның йокысызлыктан кызарган күзләрен мөлдерәмә яшь белән тутырды...
Авыл өе дигәндә, Зөләйха, билгеле инде, иң беренче чиратта Дим авылындагы газиз әбисенең йортын күз алдына китерде. Нарат бүрәнәләрдән генә өелгән, шуңа да хуш исле һавасын сулап туймаслык өйдә үтте энесе Фәнис белән Зөләйханың балачак, үсмер еллары. Ул өйнең буяу ише әйбер белән бөтенләй таныш булмаган киң идән такталарына һәрвакыт кулдан тукылган буй-буй җәймәләр җәелгән булыр иде. Ишекләренә, мич аралыкларына аллы-гөлле чаршау-кашагалар эленгән, тәрәзләрен, җәен-кышын шау чәчәктә утыручы яраннарны күз тимәслек кенә итеп бераз каплап торучы ап-ак челтәр-пәрдәләр бизәр. Ә инде өйнең иң асыл, иң затлы бизәге булып, әле түр якта, әле олы мич тирәсендә мәш килеп, бәләкәй генә гәүдәле, йомшак күңелле, эшсез торуның ни икәнен дә белмәс Рәйсә әбиләре йөрер. Күршеләре әйтмешли, Рәйсәттәй.
Бирсә дә бирер икән Ходай адәм баласына сабырлыкны! Авылда әбиләренең фәрештәдәй холкына сокланмаган, аны ихтирам итмәгән кеше булмагандыр, мөгаен. Менә шушы һичбервакыт гайбәт сөйләмәс, сүз белән түгел, карашы белән дә кеше рәнҗетмәс әбиләре көтмәгәндә нык кына авырып китте. Аллаһының рәхмәте белән, терелеп, аякка басты-басуын, тик ялгызы гына булганда, кемнәрнедер бик каты ачуланып сүгә торганга әйләнде.
– Әшәке җаннар! Кайчан безне тынычлыкта калдырырсыз икән? Яшәргә ирек бирмисез!
Бу әле әбисенең билгесез затларга яудырган каһәрләүләренең йөздән бер өлеше генә иде.
Кайчагында әбисе сизмәгәндә мәктәптән кайтып кергән Зөләйханың, аптырап:
– Әй, әби, кемнәрне генә шулай ачуланасың соң син? – дигән соравына Рәйсәттәй, тыныч кына:
– Кемнәрне булсын, өстәгеләрне инде, – дип җаваплый килде. Ул чакта кыз: ”Самолетта очучыларны әйтәсеңме, әллә вертолеттагыларынмы? Бәлки әле чит планетадан килүчеләрнедер? – дип көлгән булса, бүген ул, күпме гомер узгач, гади авыл карчыгының әлеге сүзләрендә тирән мәгънә ятуына төшенгәндәй булды...
Өстәгеләр, өстәгеләр...  Уйлары Зөләйхага һич тынгылык бирмәде. Алар аны тагы да еракка, сабый чагына ук алып киттеләр. Хатын аларга иярмәскә теләп ничек кенә карышса да, барып чыкмады. Зөләйха аңлады: иртән эшкә керфек тә какмаган килеш барачак...
Аның күз алдына ерак Урал таулары, ел әйләнәсенә сөрем эчендә утыручы туган шәһәре Түбән Тагил килеп басты.
Түбән Тагилда да алар үз өйләре белән яшәделәр. И-и ул яңа өйнең биеклеге, иркенлеге!  Әллә биш яшьлек Зөләйхага гына шулай тоелды микән? Сары чәчәкле аланны хәтерләткән идәндә энесе Фәнис белән колыннар кебек уйнаклап, кояш куяннары белән куышып йөгергәннәре әле дә исендә. Бигрәкләр дә нурлы иде, якты иде ул чакта дөнья! Балачак күгендә әниләре кояш, әтиләре ай булып балкыгангадыр. Шулайдыр. Зөләйха ирексездән:
 
Кояш, кояш, мәңге балкый,
Мәңге нур сибә...
 
– дип көйләде. Аннан кычкырып елап җибәрмәс өчен, юрган почмагын тешләде дә күзен йомды...
 
***
 
– Иртәгә тимер юл вокзалына төшеп, Мәскәү поездына билет алып кайтасы булыр. Тәвәккәлләп, атна көн юлга чыгарбыз дип торам. Тире-күн ише әйберләр дә берничә тун тегәрлек кенә калып бара, башкала татарларының ушын ала торган казылыкның да самый өлгергән чагы. Күрше хаклы, безнең чормадан килгән тәмле ит исе бөтен Тагил мәчесенең йокысын качырды инде. Шулаймы, кызым? Кем әйтмешли, сатасын сатарбыз, аласын алырбыз, исән булсак.
Бу – әтисенең тавышы. Кулындагы ялык-йолык килеп торган зур кайчы тирегә акбур белән сызылган эзләр буйлап йөгерә. Өлгергән арыш төсендәге чәч-кашлары арасыннан күк чәчәк төсендәге шаян күзләр елмая.
–  Ярый соң, мин риза. Ходайга тапшырырбыз. Балаларны, гелдәгечә, Сания апа карап торыр.
Тавышның монысы, бәрхеттәй йомшак, ягымлы-назлысы, тегү машинасы артында утыручы әнисенеке. Келтер-келтер, келтер-келтер...
– Бүген мунча ягып кертәсе иттем әле үзегезне. Суын ташып, кабызып та җибәрдем инде!
Әлеге чатнап торган тавыш иясе – ишектән суык һава белән җитәкләшеп килеп кергән, алардан берничә йорт аша гына яшәүче Сания апалары бугай. Әйе, нәкъ үзе. Чү! Иреннәре бертуктаусыз елмая, ә күзләре никтер усал карый. Карашы гел тычкан аулаган мәченеке шикелле, өйнең бер почмагыннан икенчесенә йөгерә.
– Әй, апа, нишләвең инде бу? Иске авыздан яңа сүз дигәндәй. Өченче көн генә мунча юындык түгелме? Көннәр бик салкын тора бит, балаларны чирләтербез йә. Иркенләп, тәмләп, җизни белән икәү парланырсыз инде бүген. Мәтрүшкәле себерке – бездән. Хәзер чормадан алып төшәм.
– Ә мин коймак пешереп торырмын. Мунчадан туры монда кайтырсыз, баллап чәй эчәрбез.
– Юк, юк! Сезнең өчен генә дип яктым. Үпкәлим, мәгәр, бармасагыз! Туган итмисез, димәк...
Йөрәген тырмый-тырмый сүтелгән хәтер йомгагының җебе шул турыга җиткәч, Зөләйха, кисәк кенә, үзен-үзе белештерми, өстеннән мамык юрганын алып атты һәм караватына торып утырды. Әйтерсең лә, моннан кырык биш ел элек түгел, ә нәкъ менә бүген, хәзер аларның язмышлары, киләчәге хәл ителәчәк иде. Ул мизгел эчендә, теге ерак кыштагы шикелле, әнисенә елышып еламсыраган кызчыкка әйләнде дә:
– Әнием, бармыйк мунчага, минем инде йокым килә. Әнә Фәнис тә күзләрен уып утыра. Бармыйк, әнием, яме? – дип такмакларга тотынды.
– Бармыйк мунчага, бармыйк, әнием! Тыңлама Сания апаны. Тыңлама әтине...
Шулчак  чиксез дулкынланган хатынның колагына әтисенең ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй булды:
– Апаның хәтерен калдырмыйк инде, кызым. Әниең белән тиз генә юынып кайтыйк. Ә сез энекәшең белән икәүләп тәрәзәдән карап безне көтеп торыгыз, яме?
Зөләйха шул тавышка буйсынып, ни сәбәпледер кичтән бүлмә уртасында торып калган урындыкка абына-сөртенә, тәрәзә каршысына ашыкты. Урамда бүген дә, ул чактагыдай, ап-ак кыш, күбәләктәй кар бөтерелә иде...
Балалар елый-елый шешенеп беткән йөзләрен бозлы тәрәзәгә терәп, мунча сукмагыннан күзләрен алмыйча, әтисе белән әнисенең кайтуын озак көтте. Тик ул төнне өйнең бусагасын күрше әбине иярткән Сания апалары гына атлап керде. Һәм нәкъ менә шушы әбекәйдән сабыйлар иң беренче тапкыр, моңарчы ишетмәгән, ул минутта аңламаган да, ләкин инде моннан соң аларны гомер буе озата барачак “ятимнәр” сүзен ишеттеләр... Өстенә бик тә авыр йөк алган бичара карчык, яшьле күзләрен Зөләйха белән Фәнистән яшерергә тырышып, башларыннан сыйпый-сыйпый аларны юатканда, йокларга үгетләгәндә, Сания апалары, әтисенең бертуган апасы, ни гаҗәп, өйнең астын-өскә китереп нидер эзләвен генә белде. Тапты да бугай, аның куенына төенчекләр кыстырып, әледән-әле урам якка чыгып йөгергәне шәйләнде. Зәңгәр ишек, сулкылдаган тавыш чыгарып, һәр ачылып ябылган саен, ике пар нәни күздә дә өмет чаткысы кабынып сүнгәнен күрдеме икән соң ул? Юк, күрмәгәндер. Аңын-җанын томалаган комсызлык, чит байлыктан көнләшү аны дөм сукыр иткән, тәмам таш бәгырьгә әйләндергән төн иде бу...
– Бах! Ба-бахх!
– Йә, Ходаем! Йоклап кына киткәннәр иде, бәгырькәйләр.
Чормадан килгән тавышка сискәнеп уянган Фәнис, аннан инде Зөләйха да, кычкырып елап, кабат әниләрен чакыра башладылар. Бу хәлләргә йөрәге әрнүдән гаҗиз булган күрше әби, өзгәләнеп, яшь катыш нәфрәт тулы күзләрен түшәмгә төбәде:
– Имансызлар! Гөнаһысын кая куярсыз икән?
Өстәге дөбердәү таңга кадәр тынмады...
Зөләйха, ул кара төнне энесе белән икесенең котын алган, куркудан куырылырга мәҗбүр иткән әлеге тавышларның, мунчада ис тиюдән үлеп яткан әти-әнисенең хәләл малын бүлешүче, дөресрәге, урлап ташучы ерткыч туганнарының аяк тавышлары булуын еллар узгач кына белде. Белде һәм мәңге кичермәячәген аңлады. Аның йөрәгендә, канлы таш-төер булып, чиксез рәнҗү, аяусыз язмышка үпкә торып калды. Әлеге төерне, меңнәрчә чакрым юл үтеп, үксез оныкларын татар иленә алып кайткан һәм хәленнән килгәнчә тәрбияләгән Рәйсә әбисенең йомшак сүз-гамәлләре дә, газиз әнисенең сеңлесе, аңа ике тамчы судай охшаш Мәүлия апасының якты йөзе, назы да, башка туганнарының, күршеләр, авылдашларының искиткеч яхшы мөнәсәбәте дә эретә алмады...
 
– Зең-ң-ң!
Зөләйха дерт итеп китте. Кыңгырау шалтырый! Аның башыннан яшен тизлегендә: “Кем булыр бу? Ире төнге сменада, кызы Гүзәл күптән үз бүлмәсендә йоклап ята”, – дигән уй үтте. Ул сак кына басып ишеккә якынайды һәм шалтырауның кабатланганын  көтеп, тынып калды. Тик тавыш башка кабатланмады. “Әллә саташам инде? Шайтан эшедер бу. Тьфу, тьфу, тьфу!“ Шулчак  Зөләйха мәрхүмә әбисенең дога китабын байтактан кулына алмавын искәрде. Хәер, ул андагы догаларның күбесен яттан белә бит.
Хатын ипләп кенә, инде сап-салкын булып беткән, урын-җиргә барып ятты. Күзен йомды. Керфек очларына эленеп калган, шулай ук суынырга өлгергән яшь тамчылары йөзе буйлап тәгәрәде: “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил гәләмин. Әррахмәнир-рахим...” Зөләйханың моңлы, аһәңле тавышы фатир эченә генә сыешмыйча, бөтен урамга, алай гына да түгел, бөтен җиһанга таралды, күкләргә ашты. Шуның белән бергә яралы, таш-төерле күңеле, барча галәмне тәрбия кылучы, яшәтүче, бөтен өстәгеләрдән дә өстә һәм өстен булган, рәхимле вә изгелекле Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, бушый, иркенәя, сафлана барды... Озакламый ул тирән йокыга талды. Эшкә уянырга нәкъ бер сәгать вакыт бар иде.
 

Сирень ЯКУПОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

 

 

Комментарийлар