Логотип «Мәйдан» журналы

Орлыклар күпме саклана?

Аларны чәчүгә әзерләгәндә саклау вакытын исәпкә алыгыз.Иске орлыкларны чәчүнең мәгънәсе юк, алар барыбер чыкмаячак. Түбәндә кайбер яшелчә һәм чәчәк орлыкларының саклану вакытын тәкъдим итәбез.* Сельде...

Аларны чәчүгә әзерләгәндә саклау вакытын исәпкә алыгыз.
Иске орлыкларны чәчүнең мәгънәсе юк, алар барыбер чыкмаячак. Түбәндә кайбер яшелчә һәм чәчәк орлыкларының саклану вакытын тәкъдим итәбез.
* Сельдерей, пастернак, суган-слизун, берьеллык астра, бәрхет чәчәкләре, космея, дельфиниум — 1-2 ел;
* петрушка, суган, шнитт, кузгалак, рәваҗ, спаржа, тмин, укроп, кресс-салат, иссез әрем, бөтнек, фенхель, шалфей, майоран, мелисса, миләүшә чәчәге, күкчәчәк, гайлардия, георгин, иберис, пиретрум, кыңгырау чәчәк, маттиола, шалфей, хризантема — 2-3 ел;
* кишер, салатлар, цикорий, чөгендер, шалкан, шпинат, баклажан, борыч, календула, люпин, маргаритка, настурция, петуния, шток-роза — 3-4 ел;
* борчак, кузаклылар, фасоль, редис, ачы торма, брюква, кабак, рәйхан, кәбестә, помидор, канәфер, хуш исле борчак, ачы борыч — 3-5 ел;
* ташкабак, патиссон, кыяр, кавын, карбыз — 6-8 ел.
 

Фото:  maja-dacha.ru


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Orliklar-k-pme-saklana-625207/

Комментарийлар