Логотип «Мәйдан» журналы

Организмда D витамины җитмәүнең куркыныч билгесен атадылар

Сөякләрнең сизелерлек йомшавы, шулай ук төннәрен тәннең авыртуы организмда D витамины җитмәүнең симптомнары булуы ихтимал. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Express басмасына сылтама белән хәбәр итә.Брит...

Сөякләрнең сизелерлек йомшавы, шулай ук төннәрен тәннең авыртуы организмда D витамины җитмәүнең симптомнары булуы ихтимал. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Express басмасына сылтама белән хәбәр итә.
Британия табиблары билгеләп үткәнчә, иртә стадиядә авыруның симптомнары күзәтелмәскә мөмкин. Бу чорда аны рентген яки диагностика ярдәмендә генә ачыклап була.
Оча сөяге, бил, аяк, бот һәм кабырганың сызлап авыртуын D витамины җитмәүгә хас симптомнар дип атарга мөмкин. Шул ук вакытта, төнлә авыртуның тагын да көчәюе ихтимал.
Экспертлар китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге патология өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча куркыныч, чөнки сөяк тиз сынучанга әйләнергә мөмкин һәм бу остеопорозның бер сәбәбе булып тора. Даими рәвештә витамин кабул итү моннан котылырга мөмкинлек бирә.
«Аны дөрес куллану сөякләрнең ныклыгын тәэмин итәчәк», - дип аңлата белгечләр.
 

Фото: facebook.com


https://tatar-inform.tatar/news/health/26-11-2020/organizmda-d-vitaminy-itm-ne-kurkynych-bilgesen-atadylar-5788302

Комментарийлар