Логотип «Мәйдан» журналы

Оренбургның Әсәкәй районында уңган ханымнар ярышты!

Оренбург өлкәсендә “Уңганбикә” дигән конкурс булып узды. Әлеге гаҗәеп үзенчәлекле проектта Әсәкәй районының талантлы һәм мөлаем ханымнары катнашты.Татар милли һәм мәдәни кыйммәтләрне өлкән буын арасын...


Оренбург өлкәсендә “Уңганбикә” дигән конкурс булып узды. Әлеге гаҗәеп үзенчәлекле проектта Әсәкәй районының талантлы һәм мөлаем ханымнары катнашты.



8ebf0e017a1768530f4cb8b1f7728758_L
Татар милли һәм мәдәни кыйммәтләрне өлкән буын арасында пропагандалауны максат итеп куйган конкурста 30 яшьтән алып 60 яшькә чаклы ханымнар үз уңганлыкларын башкаларга күрсәтте. Проектны Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы мәдәният бүлеге оештырды. Жюри төркемендә Казаннан “Сөембикә” журналы хезмәткәрләре дә бар иде.
Әлеге яңа проектның дөньяга аваз салуына Россиякүләм оештырыла торган “Авыл кызы” татар милли конкурсы сәбәп булды. Бер төркем мөхтәрәм яшьтәге ханымнар үзләре өчен дә шундый ук бәйге оештырырга кирәк дигән башлангыч белән чыккан иде.
“Уңганбикә” иҗади коллективлар арасында дуслыкны ныгыта, үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу һәм профессиональ, иҗади яктан да үсәргә ярдәм итә торган мәйданчык булып та тора.
Конкурсның жюри төркеме конкурсантларны түбәндәге номинацияләр буенча бәяләде: “Минем нәсел”, “Булганнан бар да була”, “Күрше хакы”, “Серле капчык”, “Минем мәхәббәт тарихы”, “Талант”. Милли проектның абсолют җиңүчесе итеп Гүзәлия Фәйзуллина лаек дип табылды. Гүзәлия ханым Иске Мөэмин авылында гомер итә, укытучы булып эшли.
Алия Шакирова - “Булдыклы уңганбикә”, Әлфия Дәүләтҗанова - “Минем мәхәббәтем”, Румия Сәлимова - “Курше хакы”, Рано Сабирова - тамашачы мәхәббәте призына ия булды. Зөлия Мәхмүтҗанова - “Кунакчыл уңганбикә”;
Раилә Кирамова - “Серле уңганбикә”, Руфия Касыймова  - “Талант”, Венера Шәрифуллина - “Зирәк уңганбикә”; Олеся Садриева - “Минем нәсел” номинацияләрендә җиңүче итеп билгеләнделәр.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар