Логотип «Мәйдан» журналы

Өр-яңадан

Өр-яңаданИртәгә мин өр-яңадан туам,Ишекләрен ачар яңа галәм.Ил-көнем дә башка булыр минемҺәм җилфердәр күктә яңа әләм.Иртәгә мин өр-яңадан туам,Яңа йөрәк тибәр таң атканда.Ак болытлар барсы җиргә иңәр...

Өр-яңадан
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Ишекләрен ачар яңа галәм.
Ил-көнем дә башка булыр минем
Һәм җилфердәр күктә яңа әләм.

Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Яңа йөрәк тибәр таң атканда.
Ак болытлар барсы җиргә иңәр,
Җилдерермен күктән пар атларда.
 
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Сезнең янга килер сабый бала.
Сокланырсыз бәлки, сөенерсез
Күзләремдә очкын чагылганда.
 
Иртәгә мин өр-яңадан туам,
Бүген сүнәм соңгы йолдыз илә.
Хыялымны җырга салмак булам,
Әләмемне үз итмәгән илдә.
 
Җомгадан соң
Иман йортын чыгып киткән чакта
Ник тәкъвалык кинәт югала соң?
Үз-үзеңә мең вәгъдәләр биргәч,
Нигә эри алар җомгадан соң?
 
Җомга җиткәч, бәйрәм рухы илә
Фәлсәфәгә чумып уйланасың.
Тик тарала сыман фикер җебе,
Дөнья күмә кабат җомгадан соң.
 
Кайбер көнне иртән тору белән
Яңа көчләр җыеп уянасың.
Офыкларны ярып чыгар булсаң,
Бөтен өмет сүнә җомгадан соң.
 
Бу дөньяның асылына төшеп,
Мәгънәләрнең эзлим гел яңасын.
Үз-үзеңне танымаслык булып,
Үзгәрәбез нигә җомгадан соң?
 
Мин ак болыт булып йөзәрмен дә...
Мин ак болыт булып очармын да,
Текәлермен синең күзләргә.
Син җәйләрне сөйдең,
Ә мин сине
Алып китәрмендер көзләргә.
 
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Тамчы булып сиңа тамармын.
Югалтырсың мине,
Ә мин сине
Һәр дәкыйка саен табармын.
 
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Эреп югалырмын күгеңдә.
Онытырсың мине,
Ә мин сине
Гел йөртермен төсле күңелдә.
 
Ак болытлар булып йөзәрмен дә,
Көзләреңдә мәңге калырмын.
Югалырсың син дә,
Ә мин сине
Һәр хәятең саен танырмын.
 
Рифат Сәлах 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Иҗат белән мәктәптә үк кызыксына башлый, тел һәм әдәбият олимпиадаларында катнаша, шигырьләре гәҗит-журналларда басыла. Бүген инде ул – үз буынының иң өлгергән шагыйрьләреннән берсе.
 

Комментарийлар