Ходай сулышы

Инде кайтмас яшьлек
Йә якында,
Йә еракта учак кабыза,
Якын-ерак айкала да ялкын,
Бәгырьләрне өтә… Җан сыза!

Шул баш бирмәс еллар – кайнар яшьлек
Уңны-сулны белмәс булганга –
Кагылганмын былбыл оясына
Һәм басканмын
кара еланга…

Дөрли генә яшьлек, ут шикелле,
Сүнмәс, капмас өчен кабынган –
Кичке шәфәкъләрдә учак кабыз
Кичәге таң офыкларыннан!..

…Ходай сулыш өргәч, җан кергән бит
Безгә
сынга –
үзле балчыкка!
Бәлки… тагын сулыш өрер Ходай?
«Җитте…» – димә, йөрәк, ашыкма!
Ут йөгергән икән шул сулыштан
Сулык-сулык типкән бу канга –
Димәк,
сөю булып килеп кердең
Үзең гомер итәр Ватанга!

Билләһи, дим:
гомер дигәнебез,
Еллар белән санап карасаң,
Мең афәтле еллар түгел һич тә –
Мәхәббәтле еллар лабаса!

Чәчләремне еллар тараганда,
Уйларымны еллар тарады –
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Кара елан миңа сайрады.

…Ник тоташтан гашыйк булам һаман?
Алгысытыр еллар күп мәллә?
Ходайның бер Кашка Тәкәсеме?
Яшәр җирем – Изге Күк мәллә?

…Туймас-төкәнмәс бу гыйшкым өчен
Ни диярмен анда – азакта?
Яратудан кылган гөнаһларым
Саналмасмы икән савапка?

Уйнаклап кан,
әйбәт җөмләләрне
Яшьтән шигырь итеп мин шаштым –
Болар миңа савап саналмас шул…
Болар –
минем бетмәс гөнаһым!
Китмәс өчен килде, ахры, яшьлек…
Тетрәп,
дөнья онытылганда,
Кагылам гел былбыл оясына,
Һәм…
басам гел кара еланга!

Рәхмәт, дөнья,
Язмышның син миңа
Тоташ шигырьлесен сайладың, –
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Һәм өздереп елан сайрады!..

Упкын төпләрендә гөлләр үскән
Кыяларны белеп сайладым…
Мин
былбылдан сезне чактырырмын,
Тыңлатырмын елан сайравын.
1999.

115281045

Нәсел тамгасы

Ерак бабайлардан килгән тамга,
Безнең тамга – нәсел тамгабыз…
Әткәемә килеп ирешкән ул…
Нәсел тере! Исән калганбыз!

Ул тамганы әткәй
өй салганда
Балта белән чапты нигезгә.
– Хәтерләп кал, улым, бу тамганы
Һәм яман сүз аңа тигезмә!

Бу тамгада –
адәм, фикер, очыш…
Шулар һич тә туктап калмасын!
Тапшыра күр, берүк, оныкларга –
Бу тамганы – сулар агызмасын,
Бу тамганы – утлар алмасын!

Сукбай каны түгел –
тамырында
Борынгыдан килгән кан яна! –
Синең өчен нәсел кызармасын,
Син дан өстә шушы тамгага!
1999.

 

Печән арбасы

Булган икән, булсын – утыртып бер
Печән арбасының түренә,
Алып кайтчы, язмыш, гомеремнең
Сагындырып туймас җиренә!

Бастырыклар тартып, таптап төяп,
Киерелеп чапкан печәнне,
Яшел чирәм ишегалдыма мин
Йөк өстеннән шуып төшсәмме?!

Күктән биек булыр шул йөк өсте…
Миңа аңдаш, сердәш киңлектә
Бастырыкның бавын чишәр идем,
Тәнем җирдә килеш, җан – күктә…
1998.

 

Сәер

Авылыма ялга кайткан идем…
Күрше апа кереп уятты.
– Нәрсә булды?!
Көтү калды мәллә?!
Әле генә бит, – дим, – таң атты!

Күрше апа тәмам каушап калган:
– Югарочта йөри әлләкем!
Элек язган язуларны эзли…
Телендә тик бер сүз:
– Милләтем!

Син бит хәзер Казанныкы инде…
Әнә, кара!
Йөри… болгана!
Иске татар китаплары өчен
Төрмә көтә безне,
Дивана!

…Яланаяк
Чыклы саф чирәмгә
Капкалдына чыгып бастым да
Шаклар каттым! –
Әлбирт Фәтхи бит бу!
Олуг галим минем каршымда!

Ят күзләрдән качып кына серне
Укый торган
Серле мәгарә
Әле генә нур бөркисе итте
Яшьләр яшәр яңа көннәргә.

Ул чакларга исә,
Уңга-сулга
Карангалап – Әйе, «опыт»лы! –
Шыр ялганын түгел –
Нәкъ асылын
Әлбирт Фәтхи миңа укытты.

Менә шушы кеше атлап килә.
Сукмагы бер – бәбкә үләне! –
Килә
Бер ел тәмам айнымаган
Әлкәгүлик сыман сөйләнеп.

Чынлап та бит –
Белмәгәннәр өчен
Кем түгел ул, әйе, әлләкем!
Һәм телендә
Бер генә сүз уйный,
Килешле сүз:
– Газиз милләтем!

– И апасы!.. – дидем күршемә мин. –
Беләсеңме, бу бит нинди зат?!
Әйдә, әткәй!
Утын ярыйм әле!
Суны ташыйм!
Ә син – мунча як…

Кирәктер бит галим кешегә дә
Бер җилләнеп алу, бушану –
Мичне үзеңчәләп кабыз, әткәй,
Син якканы тәмле мунчаның!

Тарихның да, әткәй,
Мунчасы бар –
Кара тир чыкканчы чапканы…
Әмма, әткәй,
Асыл тарих синдә,
Синдә
Мичнең чынлап якканы…

…Мунчалдында
Олы шул галимнең
Әткәм белән фикер беректе.
Кем соң яратмаган дөреслекне? –
Дөреслектән ялган өректе…

…Сөйли әткәй:
– Кара пәрдә япкан
Төн иде ул… кара яңгырлы!
Комсомоллар, муллабызны кыйнап,
Китапларын өеп яндырды…

Минем малай язган шигырьләрне
Гарәпчәләп кемдер төпләгән.
Син тапкансың аны, Әлбирт энем,
Зирәк сүзгә сусый шул адәм!

Фәтхи, энем!
Бар икәнсез әле,
Бар икән бит ден дип йөргәннәр!..
Өем-өем китап янды, энем!
Гел яман бит безнең күргәннәр…

…Мәтрүшкәле мунча чабынганда
Эндәшә дә
Вакыт кайтара
Чормалардан чын тарихны эзләп
Әлбирт Фәтхи йөргән чакларга…
1998.

 

Бер мин генә түгел…

Шаулап-гөрләп яши-яши
Төшендем мин шуңа –
Ялгыз уйланырдай куыш
Кирәк икән миңа.

Нинди давыллар кубарып
Яшәсә дә бәндә –
Килгән мәлендә ул ялгыз,
Ялгыз –
киткән мәлдә.

Шуңа, ахры, ялгыз куыш
Эзли башлый күңел…
Табигать моңа буйсына –
Бер мин генә түгел!

Сәерсенмә –
калын пәрдә
Тойсаң карашымда,
Тынлык эндәшә күңелне –
Сәбәп бары шунда…
1998.

 

Зөлфәтнең башка шигырьләрен журналның гыйнвар (№1, 2016) санында укый аласыз.


Комментарий язарга