Логотип «Мәйдан» журналы

Онык җырлый...

Чәй өстәле артыннан әнисе рәхмәт әйтә-әйтә кузгалды.– Бигрәкләр дә тәмле сездә чәй, кызым, Гөлфияләрдә алай түгел.

Гөлсинә кеткелдәп көлеп куйды:
– И-и-и, юкны сүләмә инде, әнәй. Бер үк сусаклагычтан инде ул.
– Юктыр, юктыр, булмас, – диде Рабига. Бераз уйланып торганнан соң: – Әллә мин әтәм беренче этажга күрә микән?
– Әй, әнәй, әтсәң дә әтеп карыйсың инде син.
– Соң дөресен әтәм, апаларыңда бу кадәр яратып эчмим мин.
– Шулай, әнәй, шулай, тәмле бездә су, тәмле, – диеп әнисенең сүзен җөпләп куйды Гөлсинә.
Гөлсинә гомеренең яртысын шәһәрдә үткәрсә дә, туган ягы сөйләменнән котыла алмады. Теләмәде дә. Әнисе кунакка килгәч, кабаттан яшьлегенә кайткандай була, чөкердәшепме-чөкердәшәләр инде.
Рабига, кызы бераз тынган арада, икенче бүлмәдән яңгыраган җырның сүзләренә игътибар итте.
– Бигрәкләр дә моңлы җырлый инде, әнәсенә охшаган.
– Кемне әтәсең, әнәй?
И-и, үз-үзенә генә уйланып утырган кебек иде бит, юк икән шул, картлык галәмәте, кычкырып әйткәнен сизми дә калган.
– Тавышы матур бу оланның, үзеңә охшаган, безнең якка охшаган дип әтүем, – диде Рабига.
Үз эше белән мәшгуль Гөлсинә бер дә исе китмәгәндәй:
– Да, шулай шул... Әй, әнәй, бәхете булсын инде, бәхете, акылы булсын, – дип кенә куйды.
Рабига оныгының тавышын сокланып тыңлый:
– Карәле син бу оланны, ничек итеп җырлый.
 
...Бәхетле пар дип кулларын суза,
Карлы чыршылар, парлы чыршылар...
 
Ә-ә-әй, яшь вакытларында үзе дә кимен куймый иде. Елый-елый җырлый иде ул. Ләкин ач-ялангач яшүсмер кызга кая инде ул андый җырулар. Барыбер күңелле иде. Ул аулак өйләрне әйт әле син! Әхмәдиша абыйсы җибәрмәгәндә качыплар баргалый иде ул аулак өйләргә. Яз җитүгә башлана иде бит алар! Көндез мунчалалап, комлап, тырный-тырный өй юалар. Ә кичләрен чиста өйгә егетләр җыела. Арылмаган да! Бигрәкләр тел яшереп тә карадылар инде егетләрдән. Йоласы шул, нишлисең. Ул яшь чакларда өй түрендә егетләр белән бергә рәттән утырып җырулар әйтү, уйнаулар бик юк иде шул. Кызларның урыны почмакта. Ә җырлары... Җыр сүзләре әле дә истә:
 
Траер, траер, траер,
Траерлар әйләнә.
Кем бәхетле, шуның чәче
Сөйгәненә бәйләнә.
 
Оланга хәзер бу җыруны җырласаң, билләһи, көләр генә.
Яле, яле, тагын ничекләр җырлыйлар иде соң? Рабига, җыр сүзләрен исенә төшерә алмый, уйга чумды. Төшмәс тә шул, яше дә бар бит. Быел җитмеш сигез була түгелме соң? Җиде-сигез көн яшәгән кебек кенә. Әй гомерләр, диген. Менә, менә ничек җыру әйтәләр иде бит:
 
...Аклы ситсы күлмәгемдә
Сәдәп тора өч эрәт.
Әйтер микән бу башым да,
Күрмәдем, дип хәсерәт.
 
Сүзләренә игътибар итеп, үзалдына көлемсерәп куйды Рабига.
Күрде, күрмәгәннәр кая! Хәсрәте, ятимлеге дә башыннан үтте. Әтисе үлгәндә җиде яшь иде булса кирәк. Ярата иде Шиһап балаларын, бар тапканы алар өчен булды, ач-ялангач итмәде. Менә шул вакыттан башланды инде хәсрәт чигүләр. Әниләре әтисеннән озак та тормый (бер ел булды микән), өч ятимне калдырып, гүр иясе булды. Әнисе Нәүгәһәрдән калган яшь ярымлык сеңлесе дә дүрт яшенә җитеп үлде. Хәзер дә күз алдында: дүрт яшьлек бала, кәрзиннән төшәм дип, башы белән кадалып үлгән иде.
– Игътибар, карау җитмәгән инде, – дип көрсенеп куйды Рабига. Еллары нинди иде бит, кемгә генә җитте икән ул игътибар?!. Әле дә, өч ятимне сыендырган туганнан туган абыйсы Әхмәдишага рәхмәтле ул.
– Аягыгыз йөрмәсә, күзегез күрмәсә, авызыгыз ябык булса, үзем карармын сезне, – диде бит абыйсы. Сүзләрнең мәгънәсенә соңрак төшенде Рабига. Абыйсының тагын бер яраткан сүзе хәтердә:
– Кешенекен алма, үзеңнекен бирмә.
Рабиганың башына шулкадәр кереп оялаган иде бу сүзләр. Бервакыт күршегә, банка күтәреп, сөт керттерәләр аңа. Ул күрше хатыныннан, банканың сөтен бушатып, үзенекен үзенә бирүләрен үтенә. Күрше хатын аптырап кала:
– Шиша урынына шиша булгач, ярамыймыни соң сиңа? – ди.
– Юк, – ди Рабига.
Соңыннан бу вакыйганы кызык итеп абыйсына да сөйлиләр. Ә ул бик рәхәтләнеп көлгән иде:
– Бик дөрес, гел шулай бул.
Рабига абыйсы белән Фатыйма җиңгәчәсенә бик тә рәхмәтле. Солтан энесенең генә:
– Кайчан без «әти», «әни» әйтәбез инде? – дип соравы исендә.
Юк шул, юк, әйтә алмадылар алар ул тылсымлы сүзне.
Аннары сугыш, Солтан энесен ФЗУга алдылар, ә Рабигага, мәктәптә укуларын ташлап, кайларда гына эшләргә туры килмәде. Даниловкада урман кисүләр, Апас тимер юлы салу, руда казулар дисеңме, сал агызулар, Теңкәш белән Карлы арасында торф чыгарулар... Искә төшереп үтсәң, көнең дә, төнең дә җитмәс, билләһи. Сал агызу эше беткәннән соң, Куйбышевтан унбиш көн кайткан иделәр бит. Тышта гыйнвар суыгы, аякларда чабата...
...Моңлы көй тавышы аны тагын да моңландырды... Яшь вакытында үзе йөрткән трактор гөрелдәгәнен хәтерләтте ул. Колагында әле дә булса ЧТЗ тракторының тавышы чыңлап тора. Ул төннәр-көннәр Рабиганың күңеленә уелып калган булса кирәк, аны бик еш исенә төшерә. Менә моңлы музыка чыңын да трактор тавышы белән бутап утырсын инде! Эшен трактор ярдәмчесе булып башлап җибәрде ул. Ә аннан тимер атны берүзенә арканларга туры килде. Авылда ирләр җитешми. Көндезен-төннәрен дә өйгә кайтмыйча ирләр белән беррәттән җир сөрде бит ул. Ял, йокы бик сирәк эләкте. Сигез ир-ат арасында ятып йоклаганы әле дә исендә. Кәбир абыйсы да:
– Ял ит, кызым, өеңә кайтып йөрмә, монда йокы тәмлерәк, – ди торган иде.
Җәй көннәрендә, тракторын куеп, комбайнга утырды, Кәбир абыйсы әйткәч, тыңлады. Ул да тыңламаса? Җиде мәчетле, җиде йөз хуҗалыклы авылның сугыш вакытында председателе булып кара син?! Авылның кушаматы да шулай иде бит. Әйе, әйе шулай: Җидейөз Суыксу диләр иде бит.
Баш белән эш итте, акыллы эш йөртте Кәбир абый. Сүгенү, кычкыру аның холкына туры килми иде. Рабига әле дә хәтерли:
– Әйтер идем инде тутырып, Рабига сеңел бар, – дип, ирләрне орышканы. Бар белгәне шул иде.
Сугыш вакытында шул зур авылларында ник бер кеше ачлыктан үлсен, андый хәлне беркем хәтерләми. Булмады ул! Авыл зур, бердәм, тату, динле иде. Атлар фермасы бар иде. Менә шул атлар өлешеннән хәлсезләргә солы биреп торды Кәбир абый. Шуның белән атларны да, авыл халкын да саклап калды. Дошманнары юк иде, сатмадылар, халык бары тик рәхмәт кенә укыды. Мәрхүм инде, олыгаеп үз үлеме белән китте.
Рабига өчен яшьлек елларыннан иң дә үкенечлесе мәктәпне ташлау булды. Бик яхшы билгеләренә генә укый иде бит ул. Икенче сыйныфта укыган вакытта ук сыйныфташ дусларының дәфтәрләрен тикшертә иде укытучылары. Тоташ бишкә укучы сыйныфына берәү иде ул. Татар теле укытучысы Козлов абыйның, яшьле күзләрен күрсәтмәскә тырышып: «Әй, олан, синнән нинди галимә чыгар иде» – дип, үрсәләнеп әйтүе хәзер дә исендә аның. Укырга мөмкинчелек булмады, шул дүрт сыйныф белеме белән калды. Баш-аягы белән нужа чабатасын кигән иде. «Кайлардан гына исләремә төште соң үзләре. Дога булып барсын әле», – дип кулларын өскә күтәреп дога кылды Рабига әби.
...Сугыш кыз-егетләрне вакытыннан алда олыгайтты да куйды. Сугыш бетте. Авылга сугыш дигән иттарткычтан чыккан аяксыз-кулсыз гарип-гораба кайтып тулды. Алма кебек тулып пешкән бик күп кызлар кияүсез калды. Солтан энесе озак та тормый ятимә кыз Зәйнәп белән ярәшеп Донбасс ягына чыгып китте. Ә ятим үскән Рабиганы сугыштан контузия алып кайткан Мостафага димләделәр. Биш тәрәзәсе дә ватык, салам башлы өйгә килен җиденче кеше булып барып керде.
– Кайнанам Әнүзә акыллы хатын иде. Өс-башны үзе текте. Үз йомышыңны үзең юнәт, кешедән көтеп файда юк, ди торган иде. – Рабига аны һәрвакыт шулай искә ала. – Килен, үземә булыр диеп эшлә, дип кабатларга ярата иде. Әйтерсең, алдан күрү сәләте булган.
Менә килеп, берүзе, алты почмаклы өйдә утырып калды.
Кырык сигез ел бергә гомер кичерде Рабига кайнанасы белән. Кайната Абдулланың да холкы тискәре түгел иде, тик гомере кыска булды, килен хөрмәтендә унөч кенә ел яшәп калды.
Ире Мостафа белән илле биш ел бергә гомер иттеләр. Шөкер Ходайның биргәненә, холыксыз кеше түгел иде, ләкин, сугыш вакытында алган «кантузия»се үзенекен итте. Төннәрен гел сугыш белән саташты: атты, ватты, буды, төн урталарында ачы аваз белән кычкырыр иде: «Ура, барысы да җиңү өчен, ура...»
Рабига түзде. Хәзер оланнарына әйткән вәгазендә: «Түзгән – түш ите җыйган», – дияргә ярата.
Кешегә, күршегә чыгып зарланмады. Бары тик чишмә юлына утыртылган баганага гына серен чишә иде:
– Әй багана, ялгыз багана! Син миннән тынычрак яшисең бит, багана...
Сигез бала тәрбияләп үстерделәр алар. Сигез бала – әйтергә генә җиңел. Дөрес, кайнанасы бик булышты. Баладан котылып кайткан киленен:
– Килен киткәч, рәт юк, – диеп каршы ала иде.
Өйдән чыгып йөрү сирәк эләкте Рабигага. Алай да бик каты авырып киткәч: «Бу балаларны ятим калдырмыйм», – дип, авылларыннан унике чакрымда урнашкан Кыят больницасына барып ятканы исендә. Ай буе үлем белән көрәште. Терелеп килүен шуннан сизде, көннәрдән бер көнне «үтереп» кәбестә ашыйсы килә башлады Рабиганың.
– Кәбестә ашыйсым килә, Үзбәк абый, кайтарыгыз әле мине өйгә, – диеп үрсәләнде ул.
– Шулаймыни, Мостафаны үбәрлек хәлгә килгәч кенә кайтарам әле мин сине, – дип шаяртты врач. Алай да яшь хатынның теләген үтәде, кәбестә алып килеп ашатты.
Аллага шөкер, терелеп кайтты. Гомере буе балчык эшендә эшләде. Йортлар төзү өчен кирпеч ясады. Шул кирпечтән үзләренә йорт та салып керделәр.
– Әле яшь вакытта салган ферма йортын былтыр гына сүттеләр, – дип, горурланып сөйли Рабига апа. Горурланырлыгы да бар аның. Сугышка кадәрге елларда Буа районының Җидейөз Суыксу авылында «Голова торган – Алтынбай Шиһап» кызы бит ул.
Рабиганың болай иркенләп, сабырлык белән үтелгән үз тормышы, язмышы, сынаулары турында уйланып утырганы юк иде әле. Вакыты да җитми иде. Шәһәрдә вакыт күп. Кыш айларында балалары үз яннарына алып китәләр. Ялгызыңа гына күңелсез, диләр. Ялгыз калды шул. Мостафасы аны ташлап киткәнгә дә ике ел вакыт үтте. Ире гүр иясе булганчы авылны, үз йортын ташлап чыкмады. И гомер, гомер. Алгы бүлмәдән моңлы көй ишетелә:
 
Юатырга дип кулларын суза
Карлы чыршылар, парлы чыршылар.
 
Оныгы җырлый!
 

Роза ХӘМИДУЛЛИНА

 

Фото: https://ru.freepik.com 

 

 

«Мәйдан» № 10, 2022 ел


 

 

 

 

Комментарийлар