Гел мин диеп өзгәләнмә бүтән,

Киләчәккә атла, елама.

Һич үкенмә, янма, үпкәләмә

Мине уйлап үткән елларга.

 

Мин чынбарлык түгел –

Бары тузан.

Мин – күктәге болыт,

Мин – томан.

Син кочарсың мине мин дип белеп,

Ул кабырчык булыр, мин булмам.

 

Мин эрегән синең хыялыңда,

Мин күчкәнмен хәзер төшеңә.

Өннәреңдә мин кайтаваз гына,

Башка мине искә төшермә.

 

Томаннарга кереп югалдым мин,

Газаплама бүтән үзеңне.

Сабыр савытларың саеккандыр,

Син сынама янә түземне.

 

Томаннарны сөеп яшәп булмый,

Мин – мәңгелек офык, мин – яра.

Мин күктәге болыт,

Мин өн генә,

Мин яшәмим инде дөньяда.

 

Рифат СӘЛАХОВ

Фото: https://vk.com/

 

«Мәйдан» №7, 2020 ел.


Комментарий язарга