Логотип «Мәйдан» журналы

Өмет

Дөрес әйткәннәр, әй: хатын-кыз ялгыз калса, ничек тә түзә, тырышып-тырмашып яшәргә маташа әле ул, ә менә ир-ат…

Караңгы базда берүзе калган чебен кебек – тегендә, монда барып бәрелә…
 
  Хатынын югалту кайгысы бераз басыла төшкәч, Фәрит көннәрен шәһәр читендәге балалар йортында, шунда эшләүче күптәнге дусты Галим янында үткәрергә гадәтләнде.
 
Кайчандыр кешеләр утырткан, бүген инде әкияти куе урманны хәтерләтүче наратлык эчендәге интернатка беренче тапкыр баруында ук алты-җиде яшьлек пешкән шомырттай кара күзле бер малайны үз итте ул. Килгән саен аны тәмле ризыклар белән сыйлады; бергәләп урман сукмаклары буйлап йөрделәр, кошлар сайравын тыңладылар. Малай да моңсу карашлы, чал чәчле бу абыйга – соңгы вакытларда балалар йортына еш килеп йөри башлаган Фәриткә тиз ияләште. Аның тагын кайчан киләчәген Галим абыйсыннан алдан ук белешеп, иртә таңнан күзләрен тәрәзәдән алмыйча көтте…
 
  Хатыны белән утыз ел бергә яшәсәләр дә, Фәритнең үз балалары булмады. Әминәсенең сәламәтлеге чамалы иде. Кайбер кешеләр үзен нәрсә көткәнен алдан ук сизенә диләр бит. Бәлки Фәритнең хатыны да күңеле белән нидер сизенгәндер, үзе вакытсыз китә калса, баласының ятимлек тозагына эләгәчәген күзаллап, ире күпме генә үгетләп караса да, бала табарга батырчылык итмәгәндер.
 
  – Мин Айзатны үземә уллыкка алыр идем, – диде Фәрит чираттагы килүендә интернат мөдиренә. Үзенең тормыш шартларын тасвирлап күрсәтте, малайның да аны чит итмәвен сөйләде.
 
  Мөдир аның ниятенә каршы килмәде, озакка сузмыйча тиешле документларны барларга кушты…
 
  Тагын бер-ике көннән Фәрит, әлегә бөтен кәгазьләрне табып өлгермәсә дә, иртәнге автобус белән үк, интернатка юл алды.
 
  Болай да очын-очка ялгап кына көн күргән ир аңлый: нияте барып чыккан очракта билбауны тагын да кысыбрак бәйләргә туры киләчәк. «Берәр җиңелрәк эш тапканда ярап торыр иде торуын», – дигән уй да килде башына.
 
  …Айзат интернатта юк иде. Фәрит сораулы карашын бер бүлмәнең ишек йозагы белән мәш килүче Галимгә төбәде.
 
  – Арткы якта, бакчада уйный, – диде Галим елмаеп. – Иртән торгач та синең хакта сорашты инде… Тик, зинһар, теге мәсьәләң рәсми хәл ителеп бетми торып, үзенә әйтмә яме…
 
  Әти-әнисе юклыгын, карт әбисе дә вафат булганнан соң, инде бөтенләй ятим калганлыгын Айзат күптән аңлады инде. Башка балалар янына әледән-әле кем дә булса килгән көннәрдә тәмам боегып кала иде ул. «Нишләп иптәш малайларга-кызларга тәмле күчтәнәчләр, матур уенчыклар калдырып китәләр, ә миңа юк?» – дигән сорау борчыды аны андый вакытларда. Үзен кем дә булса табар, үз янына алыр дип көтте. Әбисе үлгәч, берникадәр вакыт күршедәге Лена исемле ялгыз хатын өендә яшәгән иде. Баштарак шул апа килеп моннан алып китмәсме, дип өметләнгән иде. Әмма Лена апасы Айзат монда килгәннән бирле бер генә тапкыр да күренмәде.
 
  Күптән түгел танышкан Фәрит абыйсы турында да уйламаска тырышып карады Айзат. Тик уйлары шушы ак чәчле абыйга әйләнә дә кайта, күңелендә өмет уята…
 
  – Айзат!
 
  Җиде яшьлек малай берьялгызы гына комлыкта агач машина белән уйнап утыра иде. Көтмәгәндә үз исемен ишетеп, сискәнеп китте. Каршысында бәхет кошы тоткан кешедәй елмаеп Фәрит абыйсы басып торганын күргәч, бер мәлгә югалып калды.
 
  – Ис-сән-месез, – дип әйтә алды ул, ниһаять, тамагына утырган төерне йотып җибәреп. Уенчыгын ком өстендә калдырып, торып басты. Каш астыннан гына әүвәлгечә елмаеп торучы Фәриткә текәлде.
 
  – Исәнме, Айзат! – дип кабатлады Фәрит. – Мин тагын синең янга кунакка килдем әле. Ярыйдыр бит?
 
  Айзат җилкәләрен сикертеп куйды.
 
  – Ярый, – диде ул тыныч кына…
 
  Җитәкләшеп, әкрен генә урман сукмагыннан атлап киттеләр. Фәрит Айзаттан интернат яңалыклары, тәрбиячеләр турында сораштырган булды. Малай, гадәтенчә, кыска җөмләләр белән генә җавап кайтарды.
 
  Фәрит Айзатның киемнәренә игътибар итте. Бишмәте белән чалбары искереп беткән. Кайчандыр кара төстә булган ботинкасы да үз төсен әллә кайчан җуйганга охшый.
 
«Уйнаганда ярар, дип кенә кидерделәр микән боларны?»
 
  Фәритнең тәненнән салкын йөгереп узды.
 
  – Айзат, әйдә минем белән шәһәргә… Сиңа яңа бишмәт, ботинкалар алырбыз.
 
  Фәрит абыйсы чәчләренә кагылгач, Айзат, атлап барган җирдән шып туктап калды. Кабат Фәрит абыйсына каш астыннан гына сөзеп карап куйды да карашын сукмак читендәге кырмыска оясына күчерде.
 
  – Миңа бернәрсә дә кирәк түгел, – диде ул коры гына.
 
  Берара сүзсез генә атладылар. Ниһаять, Айзат:
 
  – Абый, ә син тагын киләсеңме минем янга? Онытмыйсыңмы мине? – дип сорап куйды.
 
 – Син нәрсә сөйлисең, улым?! Дусларны оныталар димени. Дуслардыр бит без?
 
  – Әйе инде, – Айзатның авызы ерылды.
 
 …Фәрит интернат мөдиреннән Айзатны ике көнгә генә үзе белән җибәрүләрен үтенде. Аның Айзатны уллыкка алырга йөргәнлеген, кайбер кәгазьләрнең генә җитенкерәмәвен яхшы белгән мөдир каршы килмәде. Ике көннән малайны да, җитмәгән документларны да алып килергә сүз куештылар.
 
  …Шәһәр урамындагы машиналар, трамвай, автобус тавышыннан Айзатның колаклары тонды. Маршрут автобусының салкынча салонына кереп утыргач, малай, Фәрит абыйсының куларын кысып тотты да  тәрәзәдән шәһәр урамнарын күзәтеп барды. «Выж-выж». Борын төбеннән генә төрле зурлыктагы машиналар йөгерешеп уза…
 
Фәрит абыйның шәһәр уртасында урнашкан фатиры бер генә бүлмәле булса да, Айзатка шактый иркен тоелды.
 
  – Улым, әйдә, иң башта тиз генә юынып чыгыйк. Аннары капкалап алырбыз да йокларга ятарбыз. Вакыт соң бит инде. Син дә арыдың.
 
  – Ярар, – диде Айзат гадәттәгечә тыныч кына һәм чишенә башлады.
 
  Аның оекбашын күргәч, Фәрит аһ итеп куйды.
 
  «Бу тәрбиячеләр нәрсә карый икән?» – дип уйлап алды ул, Айзатның табаны тишелгән носкиен кулында әйләндергәләп.
 
  – Яңа носкиларны Дамир талап алды, – диде Айзат, Фәрит абыйсының уйларын укыгандай.
 
  – Тәрбиячеләргә әйтмәдеңмени?
 
  Айзат, «юк» дигәнне аңлатып, башын селкеде.
 
  Фәрит елмаеп куйды.
 
  – Ярар, баш бәласе түгел, табарбыз. Әйдә, юынырга!
 
  Ярты сәгатьтән, Фәрит абыйсының чиста күлмәге белән трусигын киеп, Айзат кичке ашны ашады. Кайнаган сөт, йомырка сарысы болгатып пешерелгән макарон гына булса да, малайга кичке аш аеруча тәмле тоелды. Фәрит абыйсы күтәреп караватка илтеп салгач, баштанаяк юрганга төренеп, стенага таба борылып ятты.
 
  – Йокла, улым, – диде Фәрит. – Йокла. Иртәгә шәһәрне карап кайтырбыз…
 
  Төнге икеләргә чаклы Фәрит Айзатның киемнәренә аз гына булса да «кеше кыяфәте» кертергә маташып мәш килде.
 
Айзат йокыга китә алмыйча озак ятты. Башында бертуктаусыз әллә нинди уйлар йөгереште. Интернат исе аңкып тормаган чиста, йомшак урын-җир, җылы фатир, киләчәккә планнар корып, хыялланып йөргән урманнан кинәт кенә зур шәһәргә килү аңа әкият кебек тоелды.
 
  Юрган астында яткан килеш тә Фәрит абыйсының үз янына килеп басуын, авыр сулаганын, сыйпаганын тойды.
 
  Иркәләнеп озак ята алмады Айзат. Үзе дә сизмәстән юрган астыннан чыгып, Фәрит абыйсының кулларына чытырдап ябышты.
 
  – Әз генә минем янда утыр әле. Мин хәзер йоклап китәм, – диде ул күзләрен ачмыйча гына.
 
  Һәм, Фәритнең учын баш астына салып, йоклап та китте.
 
  …Икенче көнне алар кибеткә киттеләр. Ул кибетнең зурлыгына, байлыгына, андагы шау-шуга гаҗәпләнде Айзат. Аеруча, уенчыклар сатыла торган бүлек тирәсеннән тиз генә китә алмады..
 
  Бу көнне Айзат җылы курткалы, яңа ботинкалы булды. «Канцтовары» бүлегенә кереп, альбом белән төсле карандашлар алып чыктылар…
 
Саф һавага чыккач та, Айзат косып җибәрде. Көтелмәгән хәлдән Фәритне курку хисе биләп алды. Мондый халәттә нәни баланы тыгын автобусларда йөртергә ярамаганлыгын яхшы аңлап, кесәсендәге акчасын барлады да такси чакыртты. Фатирына күтәреп алып кереп, саклык белән генә урынга яткыргач, табибка шалтыратты.
 
– Озак йөргәннән, артык дулкынланудан гына күңеле болганган булырга тиеш, – диде табиб Фәритне тынычландырып. – Бераз ятып торса, үтәр.
 
…Кибеттән алган альбомны бер ачты, бер япты Айзат. Ап-ак битләрен, бизәкле рәсем төшерелгән тышлыгын сыйпады. Фәрит абыйсы оста итеп очлап биргән карандашларны кабыннан бер бушатты, бер тутырды. Өйгә кайтып керүгә үк берәр рәсем ясый башларга ниятләгән иде дә, аны Фәрит абыйсы туктатты. «Талчыгып кайткач, әз генә булса да ял итәргә кирәк. Ишеттеңме, табиб нәрсә дип әйтте?» – диде.
 
  …Үзәккә үтә торган салкын вак яңгыр ява. Автобуста җылы булса да, Айзатның бөтен тәне калтырана. Фәрит абыйсы: «Бүген үк кире кайтырбыз, синең документларны гына алабыз да», – дип вәгъдә итсә дә, малайның кәефе кырылды.
 
  Төшке аш вакытына интернатка килеп җиттеләр. Завхоз булып эшләүче Галим абый Фәриткә шатлыклы хәбәр җиткерергә ашыкты – Айзатны уллыкка рәсмиләштерү мәсьәләсе өстәмә кәгазьләрсез дә хәл ителгән. Мөдир генә урынында юк иде – шәһәргә киткән булып чыкты. Ә Айзатның документларын аннан башка берәү дә бирә алмый.
 
  Яңгыр туктагач, озак кына урманда йөреп кайттылар. Айзат инде кичке ашны да ашады, ә мөдир юк та юк. Фәрит малайны йокларга ятарга күндерде, иртәгәсен кабат килеп үзе белән алып китәргә сүз бирде.
 
  Мөдирне караңгы төшкәнче көтеп утырды Фәрит. Сәбәбе дә юк иде кебек үзе – тик кенә утырган җирдән күкрәк туры авырта башлады. Кинәт хәле бетте, күз аллары караңгыланды. Йөрәге моңарчы да шулай «шаяргалап» ала торган иде, шуңа күрә бу турыда уйламаска тырышты.
 
  Мөдирнең инде бүген интернатка кайтмаячагын аңлап, иртәгә иртүк килү уе белән, Фәрит урыныннан кузгалды.
 
  Шәһәргә кайтып җиткәндә төн уртасы якынлашып килә иде инде. Таксида хәле тагын да начарайды. Шофер, Фәрит яшәгән йортка килеп җиткәч, ярдәмгә аның күршесен чакырды. Ике ягыннан кочаклап, Фәритне фатирына кертеп яткырдылар. Участок табибы янәшә йортта гына яши. Күршесе аны чакырып китерде. Табиб Фәритнең өченче мәртәбә йөрәк өянәге кичергәнлеген ачыклады, ниндидер уколлар ясады да ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты.
 
  – Хәлең шаяра торган түгел, абзый, хастаханәгә бармыйча булмас, – диде табиб.
 
  Фәрит Айзат өчен борчылды. Күршесеннән иртәгә үк интернатка барып малайны монда алып кайтырга, үзе аякка басканчыга кадәр күз-колак булырга сүз алды.
 
Ашыгыч ярдәм машинасында өянәк кабатланды…
 
  Айзат Фәрит абыйсын иртә таңнан ук көтә башлады. Интернаттан беркая да чыкмады. Төшке аш якынлашкач, берничә мәртәбә йөгереп чыгып, юлны күзәтте.
 
Фәрит абыйсының күршесен шундук таныды ул. Аның машинасы интернат янына килеп туктагач та күңеленә шом керде. Тыныч кына исәнләште дә аның артыннан керде. Күрше абый мөдир бүлмәсендә озак утырды. Айзат ишек каршына, стена буена чүгәләп, көтте дә көтте.
 
  Ишек ачылды. Бүлмәдән мөдир, Галим абыйсы һәм Фәрит абыйсының күршесе чыкты. Аларның йөзләренә карауга, Айзат ниндидер начар нәрсә булганлыгын сизенде. Күзләреннән яшь бөртекләре атылып чыкты.
 
  – Айзат! Җыен, шәһәргә китәбез, – диде Галим абыйсы тыныч кына.
 
  – Мин күптән әзер бит инде, – дип җавап кайтарды Айзат.
 
  Аның күңеле шәһәргә, Фәрит абыйсы янына ашкынды. Тизрәк барасы иде дә, ачыклыйсы иде: нигә аны алырга Фәрит абыйсы үзе килмәде икән?
 
  Юл буе бер авыз сүз сөйләшүче булмады. Бары тик шәһәргә кергәч, вокзал яныннан үтеп барганда гына, Фәритнең күршесе Галимгә дәште:
 
  – Өйгә өлгермибез инде, туры тегендә барыйк…
 
  Җыйнак кына итеп салынган ике катлы бина өстенә эре хәрефләр белән «Кафедра патологической анатомии» дип язылган. Инде укырга өйрәнгән булса да, Айзат бу сүзләрнең мәгънәсен аңламады. Шул йорт каршына туктадылар. «Шушында гына утырып тор!» – диделәр дә Фәрит абыйсының күршесе белән Галим абыйсы, Айзатны машинада калдырып, тимер ишектән кереп киттеләр.
 
  Алар кире чыкканчы, ишектән күзен алмады Айзат. Менә тимер ишек кабат шакылдап ачылды. Ләкин чыгучылар арасында Айзат Фәрит абыйсын күрмәде.
 
  – Әйдә, кайтып килик, – диде Фәрит абыйсының күршесе.
 
  Айзат берни дә аңламады. Шәһәр үзәгендәге таныш йортка килеп җиткәнче, куркынган күзләре белән бер Галим абыйсына, бер Фәрит абыйсының күршесенә карап утырды.
 
  Фатир ишеген күрше абый ачты. Фәрит абыйсының өйдә дә юклыгын күреп, Айзат Галим абыйның күзләренә төбәлде. Галим абыйның күзләре яшьләнгән иде.
 
  – Фәрит абыең юк, – диде ул Айзатның чәчләреннән сыйпап.
 
  Айзатның да күзләреннән яшь бәреп чыкты.
 
  – Ә кайда ул?..
 
  Малай карават янына килде. Әкрен генә иелеп, карават астында яткан альбомын, карандашларын тартып чыгарды. Фәрит абыйсы алып биргән җылы курткасын салып ташлады. Караватка утырды.
 
  Галим абый аңа ниндидер ягымлы сүзләр әйтте, чәчләреннән кат-кат сыйпады… Тик Айзат берни дә ишетмәде, аңламады.
 
  – Фәрит абый кайчан кайта?..
 

 

Амур ФӘЛӘХ

 

 

 

 

Фото: https://pixabay.com/
 

Комментарийлар