(романнан өзек)

Обоз 6

Аклар обозы сагы начальнигы, тулып, күпереп торган кара чәчле, коңгырт күзле, төз борынлы, беренче карашта уңай тәэсир калдыручан йөзле 24-25 яшьләр чамасындагы подпоручик Җиһангир Акбулатов, сугыш кирәк-яракларын төяп, станциядән чыкканнан бирле ике нәрсәгә борчылып, күңеленнән ачуланып кайтып бара иде.
Кәефен җибәргән сәбәпләрнең берсе, аныңча, иң әһәмиятлесе, соңгы айларда аны начальникларның бер урыннан икенче урынга футбол тубы шикелле типкәләп күчереп йөртүләре иде. Бер урында эшли башларга, күнегеп, үзләшеп җитәргә дә өлгерми, хәзер аны нигәдер икенче урынга күчерәләр, икенче эш бирәләр, йомышчы малай шикелле итеп, йә тегендә, йә монда чаптыралар. Шуның аркасында ул, башкалар кебек, хәрби ранглар баскычыннан югарыга таба тиешенчә күтәрелә алмый, чираттагы звание һаман бирелми. Башкалар, аның белән бергә хәрби училищены тәмамлаганнар, инде күптән поручик яисә штабс-капитан дәрәҗәсе алып, зур урыннарда хезмәт итәләр, дан казаналар, киләчәк өчен үзләре һәм гаиләләре өчен нигез коралар. Кайбер иптәшләре инде штабс-капитаннан капитанга да күчтеләр. Бар бит дөньяда бәхетле кешеләр! Ә ул, мескен, һаман подпоручик. Куркак офицер да түгел ләбаса. Бик әһәмиятле стратегик пунктлар, шәһәрләр, зур тимер юл станцияләрен алу өчен барган каты сугышларда шәхси батырлыклар да күрсәтмәде түгел, ничәмә мәртәбәләр үзенең взводын атакаларга алып барды, кызылларның окопларына бәреп кергән чаклар да булды, приказны төгәл үтәргә тырышып, җанын кызганмады, хәтта шундый батырлыгы, кыюлыгы өчен командованиедән рәхмәтләр дә алгалады. Бер тапкыр, капитан Филимонов һәлак булгач, аның ротасын үз командасына алып, таркалып барган взводларны бергә туплады һәм аларны һөҗүмгә алып китте. Дөрес, уңышка ирешә алмады. Бераз баргач, кызыл окопларга якынлашкач, ятарга, аннары… кайбер югалтулар белән чигенергә, элеккеге урынга әйләнеп кайтырга туры килде. Нишлисең бит! Аның командасындагы рота гына түгел, бөтен полк кире кайтты, хәтта роталарның берсе әллә кая хәтле үкчәсен ялтыратты. Һөҗүм уңышлы барып чыкмаса да, полк командиры Акбулатовның бу кыюлыгын искә алмыйча калмады, аерым приказ белән билгеләп үтте. Шуңа карамастан, Җиһангир әле һаман подпоручик кына. Җитмәсә, соңгы айларда аның батырлыгын, кыюлыгын оныттылар, үзен, командир буларак, бөтенләй игътибарга алмый башладылар. Бригадада ул әллә бар, әллә юк.
Язмышның шулай булуы нилектән? Моның сәбәбен табарга теләп, ул әледән-әле уйланса да, ачык нәтиҗәгә килә алмый иде. Югары даирәләрдә багланышларым, мине яклап, бер-ике сүз әйтерлек таныш-белешләрем юк, бәлки, менә шуңадыр дигән фикергә килгән чаклары да булгалады аның. Ни әйтсәң дә, аның әтисе Сөләйман Акбулатов чит губерналарга һәм башкалага билгеле булган бай мирзалардан түгел иде. Бар байлыгы берничә йөз дисәтинә җирдән, урманнан, кайчандыр мәһабәт булган, соңгы елларда инде искереп, тузып барган, буяулары кубып, җил-яңгыр белән ашалып беткәнлектән колаланган кечкенә утардан гына гыйбарәт иде. Башка бай алпавытлар шикелле, үз гомерендә дә югары даирәләр белән аралашмады, хәтта губерна шәһәрендәге зур начальниклар арасында да якын таныш-белешләре, дуслары юк иде. Чөнки ул, башкалар кебек аш-суга бай булып, акчаны уңга да, сулга да тарата алырлык бәхеткә ирешә алмады, бары аңа ирешү хыялы белән генә яшәде. Ләкин, аның каравы, Сөләйман мирза бик борынгыдан килгән данлы, бай нәселдән иде. Җиһангир, яшь мирза, үзенең шундый атаклы нәселдән булуы белән бик горурлана, хәтта урыны туры килгәндә, бигрәк тә бераз эчеп, сәрхушланып алгач, иптәшләре, таныш-белешләре арасында гына түгел, хәтта чит-ят кешеләр арасында да нәселе белән мактанмыйча калмый иде. Аның карашынча, мактанырлык урын да бар. Чөнки аның бабалары, бигрәк тә бабаларының бабалары татар мирзалары арасында гына түгел, рус дворяннары арасында да зур дәрәҗәле, абруйлы кешеләр булып саналган. Кайберләре армиядә хезмәт иткән, кирәк чакта сугышларда катнашкан, роталарын, батальоннарын, хәтта полкларын дошман өстенә алып барган, исемнәрен дан белән күмгән, патшаның үз кулыннан кыйммәтле бүләкләр, орденнар алган.
Җиһангир бигрәк тә Котлыбәк исемле бабасы белән горурлана. Ул гына түгел, аның белән бөтен нәсел-нәсәбе горурлана иде. Ничек горурланмаска? Горурланырлык, авыз тутырып мактанып сөйләрлек эшләре күп булган аның. Емельян Пугачев җитәкчелегендәге дәһшәтле крестиян хәрәкәте, бөтен Россияне дер селкетеп, тәхет баганаларын какшаткан елларда Михельсон корпусында хезмәт иткән, командующийның якын киңәшчесе, уң кулы булган, аның белән бергә Идел буйларын айкап узган. Екатерина Великая аны самодержавие алдындагы онытылмас хезмәтләре өчен орден һәм көмеш кылыч белән бүләкләгән, Караидел буеннан, табигатьнең иң матур урыныннан җир-су бүлеп биргән. Бай булган, данлы булган, шөһрәтле булган аның Котлыбәк бабасы. Ул биләгән җир-суның иге дә, чиге дә булмаган, диләр. Аны дисәтинәләр белән түгел, ә чакрымнар белән үлчәгәннәр. Хәтта буыннан-буынга күчеп, сөйләнеп килгән риваятьләргә караганда, имеш, йөгерек атларга атланып, кояш чыкканда аның бер башыннан чыгып киткән бәйгече егетләр кояш баеганда гына икенче башына чак барып җитә торган булганнар. Шундый иксез-чиксез булган Котлыбәк бабаның җир-сулары.
Дөнья, дөнья, гаҗәп бит ул, мәрхәмәтсез бит ул фани дөнья! Ул сиңа бер мәртәбә якты йөзен күрсәтсә, елмаеп, көлеп караса, мең мәртәбә аркасын күрсәтә. Котлыбәк оныкларының кайберләренә дә дөнья шулай кашын җыерган, аркасын күрсәткән. Хәер, монда үзләре сәбәпче булганнардыр дип уйлый Җиһангир. Чөнки алар, йөгәнсезләнеп, Котлыбәк бабаның васыятенә игътибар итмичә, аны үтәмичә, үзләренә тиешле җир-суны даулап, судлашып бүлеп алганнар да, кадерен белмичә, таратып бетергәннәр: ваклап-төякләп тә, тоташ килеш тә закладка салганнар, карталарда оттырганнар, дөньяларын белмичә эчкәннәр, типтергәннәр, хәтта берсе (Җиһангир аның исемен дә телгә алырга теләми) холкын да, тормыштагы урынын да мактап булмый торган ниндидер бер хатынга үз өлешен утары-ние белән бүләк иткән. Дөнья, дөнья, нинди мәрхәмәтсез, нинди шәфкатьсез син!
Шулай итеп, Котлыбәк мирзаның байлыгы, җир-сулары бүленеп, таралып беткән. Күпләргә аның мирза дигән дәрәҗәле исеме генә калган. Байлыклары булмагач, коры дәрәҗә белән генә ни эшләсеннәр алар! Котлыбәк бабага лаеклы оныклар булмаган дип саный аларны Җиһангир.
Ходайга шөкерләр булсын, Акбулатовлар нәселендә малның, җир-суның кадерен белүче, аны тота алучы аек акыллы кешеләр дә җитәрлек булган. Шундыйлардан берсе – Җиһангирның әтисе Сөләйман мирза. Аның әллә ни зур булмаса да, үз байлыгы, үз җире, үз урманнары, үз утары бар иде. Әгәр дөнья буталмаса, патша төшерелмәсә, большевиклар властьны кулларына алып, җир-суларны крестияннарга бүлеп бирмәгән булсалар, бу байлык белән дә әле яшәргә, фани дөньяның тишек-тошыкларын бик матур итеп ямарга, нигезне ныгытырга, үстерергә, Акбулатовларның кем икәнен тагын бер тапкыр күрсәтергә, фамилияне дан белән күмәргә мөмкин булыр иде. Аның әтисе, Сөләйман мирза, тикмәгә генә аңа Җиһангир дигән исем кушмаган. Теле ачылып, үз-үзен аңлый башлау белән үк аңа әтисе дә, әнисе дә бу исемнең мәгънәсен тукый башладылар: «Синең исем гади исем түгел, зур исем, данлы исем, дөньяны даулап алучы дигән исем. Исемең җисеменә лаек булсын! Дөньяны яулап ала алмасаң да, – чөнки дөнья ул бик зур, бик катлаулы, шуның өстенә бик мәкерле дә – шулай да фамилия сәгадәтен кайтарырлык бул», – дип, тәрбияләп үстерделәр.
Котлыбәк бабасы турындагы соклангыч риваятьләр белән тәрбияләнеп үскән, кечкенәдән үк аны күңеленә беркеткән, аның кебек булуны тормышының, яшәвенең максаты итеп алган Җиһангир Акбулатов гимназиядә укыганда да, соңыннан армиягә үзе теләп китеп, хәрби училищеда да шул матур хыяллар белән яшәде, шуңа омтылды, хәтта фронтка да шул ук теләк белән китте. Ләкин дөнья аңа окопта үткәргән беренче көннәрендә үк үзенең чытык, дәһшәтле йөзен күрсәтә башлады. Шулай да әле ул күңелен биләп торган, аны рухландырган, канатландырган алсу хыялларыннан ваз кичмәде, чөнки бу хыяллар аның күңеленә балачагыннан ук кереп сеңгән, аның тормышы, яшәеше булып әверелгән иде. Әгәр ул алардан ваз кичсә, аларны югалтса, дөньяда яшәүнең максаты калмас шикелле тоела иде аңа. Шуңа күрә ул дөньяның дәһшәтле, чытык йөзен бары вакытлы бер очраклылык итеп кенә санады, аны җиңәргә, үзеңә буйсындырырга мөмкин булыр, мөмкин булмыйча калмас дип уйлады. Ләкин ул күңелендәге бу уйны, ышануны, иманны никадәр генә сакларга, аңа күләгә төшермәскә тырышса да, окоп чынбарлыгы, каты сугышлар, уңышсыз һөҗүмнәр, чигенүләр, солдатларның ризасызлыклары, кайчакларда приказга буйсынмаулары, офицерларның мораль сыйфатларын югалтып эчүгә бирелүләре һәм башка шуның кебек күңелсез хәлләр алсу хыялларны ераклаштырганнан ераклаштыра бардылар, аның канатларын кыркыдылар. Февраль революциясе башланыр көннәрдә инде ул да, башка офицерлар кебек, йөрәк ярсуын, тормышка ашмаган хыяллары өчен әрнүен аракы белән баса башлаган иде. Шулай да әле өмете тәмам сүнеп бетмәгән иде аның, ул нәрсәгәдер ышана, нәрсәдер көтә иде. Шуңа булса кирәк, февраль революциясен ул шатланып каршы алды. Гәрчә түбән чиннарның башбаштаклыкларын, буталышларын, армиядәге властьны үз кулларына алырга маташуларын һәм барыннан бигрәк, офицерларга булган мөнәсәбәтләрен яратып бетермәсә дә, бу революция аңа ниндидер яңалык алып килер, аның тормышын үзгәртер, бәхет капкаларын ачар шикелле тоела иде.
Ләкин дөнья бу юлы да аңа чытык йөзен күрсәтте, бәхет капкаларын ачмады. Революция көчәйгәннән-көчәя барып, түбән чиннарның, солдатлар массасының инде армиядәге властьны гына түгел, ә илдәге бөтен властьны, эшчеләр һәм крестияннар белән берлектә, үз кулларына алырга тырышуларын, шуңа корал көче белән омтылуларын күргәч һәм моның югары дәрәҗәле сыйныф өчен, шул җөмләдән Акбулатовлар фамилиясе өчен булачак дәһшәтле нәтиҗәсен күз алдына китергәч, аяк астындагы туфракның какшаганлыгын, басып торырлык җире калмаганлыгын, дөньяның, тормышның тарайганлыгын, һаваның җитешмәгәнлеген аңлады. «Кая барабыз без?! Бөек Россия, шанлы, кодрәтле Россия кая бара?!» – дип, чын күңеленнән офтанып уйлады һәм, никадәр эзләсә дә, моңа күңелен тынычландырырлык җавап таба алмады. Бөек Октябрь революциясеннән соң Гражданнар сугышы башлангач, ул, һич тә икенләнмичә, хәтта уйлап та тормыйча, аклар армиясе сафына басты, кызылларга, аның карашынча, власть башына менергә һич тә хаклары булмаган кара халыкка каршы сугышырга кереште. Мирза һәм дворян булмаган, бай булмаган, офицер булмаган, укымышлы, мәдәниятле кеше булмаган, кыскасы, тормышны, дөньяны кулларында тота алмаган, кемгәдер эшләргә, эшләп тамак туйдырырга мәҗбүр булган барлык кешене ул кара халык, надан халык дип саный иде. Шул кара халыкның баш булырга теләвенә каршы көрәшне, канлы сугышны ул изге сугыш, хакыйкать өчен алып барылган сугыш, дөрес сугыш итеп таба иде.
Шуның белән бергә ул моннан йөз кырык биш ел элек мәшһүр Котлыбәк бабасы катнашкан, батырлыгы белән дан казанган, Акбулатовлар фамилиясен һаваларга күтәргән сугыш белән бүген үзе катнаша торган сугыш арасында ниндидер, яшерен, серле, бары бер Аллага гына билгеле булган мәгънәви бәйләнеш бар дип исәпли иде. Аның бабасы баш күтәргән крестияннарга, фетнәчеләргә каршы сугышкан, шул сугышта дан казанган, батырлыгы, самодержавиегә тугрылыгы өчен мәрхәмәтле императрица тарафыннан бүләкләнгән. Ул да, Җиһангир Акбулатов та, баш күтәргән, властьны, җир-суларны үз кулына алган фетнәчеләргә – эшчеләргә, крестияннарга, әтиләре, бабалары әйткәнчә, кара халыкка каршы сугыша. Бу да, аның карашынча, Пугачев восстаниесенә каршы алып барылган сугыш шикелле үк изге, мөкатдәс. «Кем белә, – дип уйлый иде ул, – бәлки, Котлыбәк бабам катнашкан шикелле изге сугышта катнашуым, үзем туганчы ук, ләүхелмәхфүздә, тәкъдиремдә язылгандыр. Әгәр Алла бу сугышта катнашуны гына түгел, шулай ук Акбулатовлар фамилиясенә Котлыбәк бабаның дәүләтен, байлыгын, җир-суларын кайтарса, бер дә гаҗәп түгел! Алла кадыйр, Алла шәфкатьле, мәрхәмәтле».
Менә бу уйлар аның әлеге, сүнеп барган яшерен өметләрен яңадан тергезеп җибәрде, канатландырды. Ул яңадан элекке Җиһангир хәленә кайтты, яңадан әлеге, яшерен хыяллар белән яна башлады. Тик дөнья аңа бу юлы да ачык чыраен күрсәтмәде.
Риваятьләргә караганда, аның бабасы Котлыбәк полковник унсигезенче гасырда, мәгърифәтсез заманда булса да, хәрби ранглар баскычы буйлап ансат үрмәләгән, аңа кемнәрдер кул биргәннәр, ярдәм иткәннәр, аны югары күтәргәннәр, мөселманлыгына карамаганнар. Ә хәзер исә, прогресс һәм мәгърифәт заманы булса да, Җиһангирга, данлы Котлыбәк токымы вәкиленә, сугышчан офицерга кул бирүче дә, ярдәм итүче дә, аны югары күтәрүче дә юк. Киресенчә, мөмкин булган урында аңа һаман аяк чалалар, хезмәтен күрмиләр, санга алмыйлар. «Әй, замана, замана, нигә бу кадәр мәрхәмәтсез, шәфкатьсез икән син! Нигә син кешене кешедән аера белмисең? Нигә үзеңнең дөрес хөкемеңне чыгармыйсың? Юл бирмисең? Кимчелегем нәрсәдә минем? Эшемдәме? Мөселманлыгымдамы?..» – дип уйлый иде ул.
Үзен татар дип түгел, ә мөселман дип атый иде. Татар халкының тормышы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, традицияләре белән бертөрле дә бәйләнеше юк иде аның. Үзен татар дип атамавы белән горурланды. Татар дигән сүз, аныңча, артта калган, надан, кыргый кеше дигән сүз иде. Аны шулай тәрбияләгәннәр. Ә ул үзен зур белемле, югары мәдәниятле кеше итеп саный иде.
Гәрчә ул, гимназия бетереп, соңыннан берничә ел, җиз төймәле форма белән зәңгәр фуражка киеп, студент булып йөрсә дә, шулай ук аның рус халкы, аның алдынгы, демократик культурасы белән дә бәйләнеше булмады. Татарларны кешегә санамаган кебек, ул гади рус халкын да яратмый. Аның өчен хәлле, дәрәҗәле, мал-мөлкәтле руслар гына чын руслар, ә калганнары – көрәк сакаллы Иваннар иде.
Ул бары зур, атаклы нәселдән килгән кешеләрне генә барлык ихтирамнарга, дәрәҗәләргә, мактауларга лаек кеше итеп исәпләде. Үзе исә, билгеле булганча, борынгыдан килгән атаклы, дәрәҗәле мирзалар нәселеннән иде. Шуңа күрә ул: «Данлы нәселдән икәнемне нигә игътибарга алмыйлар, нигә званиямне күтәрмиләр?» – дип, бик борчыла иде.
Аның кәефен бозган сәбәпләрнең икенчесе – обоздагы сугыш кирәк-яракларын кул куеп алган һәм аны бригадага алып кайтып тапшырырга тиеш булган интендант хезмәте офицеры Таракановның станциядә калуы, алар белән бергә кайтмавы. Кайтмаса кайтмасын, таш корсагы белән бергә кадалып китсен. Аның алдавына, ялганлавына ачуы килә иде Җиһангирның. «Кайта торыгыз, мин сезне бер сәгатьтән куып җитәрмен, – диде ул. – Кайбер документларны әзерләп бетермәгәннәр, шуларны алмыйча кайта алмыйм…» Ялганлады, җирән дуңгыз. Җиһангир бит аның бөтен документларны алып, планшетына тыкканын үз күзе белән күрде. Шуннан артык документ ни пычагыма тагы! Аның нигә станциядә калганын белә бит ул. Анда аның сөяркәсе бар. Сөяркәсе?.. Нинди сөяркәсе булсын, – беренче очраган кешенең муенына ташланырга, теләсе кем белән төн куна торган фахишәсе бар.
Менә инде ничә сәгать узды, әле аның һаман куып җиткәне юк. Кайчан куып җитәсе дә билгеле түгел. Җитмәсә, үзенә иптәшкә дип, ике дозорныйны алып калды. Алар да күренмиләр. Ә монда алар урынына иптәшләре, сүгенә-сүгенә зарланып, әледән-әле алга узып киткәләп, юлны, тирә-якны күзәтеп кайталар. Дөрес, монда, данлы дивизия тылында, большевиклар моннан дүрт-биш көн элек чыгарылган территориядә нинди хәвеф-хәтәр булсын, дип уйлый иде ул. Бу яктан аның күңеле тыныч. Әгәр була калса? Була бирсен! Подпоручик аларга ничек отпор бирергә белер. Отпор гынамы соң? Ул аларны кул астындагы егерме биш кеше белән дә кырып, тетеп бетерәчәк. Патроннар, гранаталар җитәрлек. Яхшылап урнаш та, ата бир, кыра бир.
Чыннан да, әгәр обозга һөҗүм итәргә маташып карасалар яисә һөҗүм итсәләр, ярар иде, Акбулатов үзенең батыр, кыю офицер икәнен тагын бер тапкыр күрсәтер, шәхси каһарманлыклары белән раслар иде. Бәлки, шуннан соң чираттагы хәрби званиене бирүне дә ашыктырырлар һәм аны берәр мөстәкыйль хәзмәткә куярлар иде.
Хәер, кемнәр һөҗүм итсен соң монда? Кызылларның бер часте дә, хәтта подразделениесе дә калмаган, бу тирәне күптән ташлап киткәннәр. Фронт моннан илле-алтмыш чакрымда. Тагын берничә көннән, Алла кушса, яңа көч туплап һөҗүмгә күчкәч, ак армия якын-тирәдәге өяз шәһәрләрен, тимер юл станцияләрен сугышып алу белән генә чикләнмәс, ә губерна каласына да барып җитәр. Җитә генә күрсен! Инде ычкынды, большевикларның көче сынды, данлы ак армиягә яңа көч туплап, бик яхшы коралланып, тагын бер һөҗүмгә омтыласы, ыргыласы гына калды. Ул көннәр ерак түгел. Тик аңача үзеңне күрсәтеп, дан һәм чин казанып калырга кирәк. Алла бирсә, исән булса, аңа ул чакта инде бәхетсез подпоручикка түгел, ә иң кимендә капитан Җиһангир Сөләйманович Акбулатовка Совет властена каршы сугышлардагы зур хезмәтләре, батырлыклары өчен бөек Россиянең берәр уңдырышлы почмагыннан җир-су да эләгүе мөмкин. Ак армия җиңгәннән соң ул алпавытларның, шулай ук мирзаларның да, 1917 елның салкын көзендә тартып алынган, халыкка өләшенгән җир-суларын кире кайтарылачагына, таланган вакытта китерелгән барлык зарарны крестияннардан артыгы белән түләтәчәкләренә чын күңелдән ышана иде. Түләтмичә, аларны җәзага тартмыйча мөмкин түгел! Тик ак армиянең эшләре генә уңышлы барсын!..
Чыннан да, әгәр Җиһангирга сугышлардагы батырлыклары өчен өстәмә җир-су бирелә калса (ул аның биреләчәгенә ышана иде: «Ник бирмәсеннәр, Котлыбәк бабага биргәннәр бит?»), үз утарлары яныннан алу нинди яхшы булыр иде! Россия җиргә бай. Аның иге дә, чиге дә юк.
Нигә күренми соң бу җирән дуңгыз? Куып җитәргә бик вакыт бит инде. Фахишәсе янында исереп, аунап ятадыр кабахәт җан.
Хәер, подпоручик та, уңае туры килсә, чибәр, рәтле кызлар белән бергә ашап-эчеп, күңел ачып төн үткәрүдән баш тартмас иде. Андый бәхеттән баш тартырга юләрмени ул. Шулай да һәр нәрсәнең үз вакыты, үз җае бар. Хәзер бу мөмкин түгел. Хәзер аңа зур һәм җаваплы бурыч йөкләнгән. Ул сугыш кирәк-яракларын саклап алып кайтып җиткерергә тиеш. Ул аны алып кайта һәм алып кайтып тапшырачак. Тик никадәр теләсәң дә, кызу кайтып булмый. Олауларның әле берсе, әле икенчесе туктый. Империалистик сугыштан калган, Россиянең бер башыннан икенче башына хәтле җигеп йөри-йөри, күчәрләре, тугымнары ашалып беткән, таркалырга торган двухколкалардан, аларны өстерәгән арык атлардан нинди рәт булсын соң? Җитмәсә, кирәгеннән артык төялде. Әлеге дуңгыз борын атлар кадерен беләмени соң. Атларга авыр. Кайберләре чак тартып баралар, әледән-әле хәлсезләнеп туктыйлар, тирән-тирән сулыйлар. Мескеннәрнең эчләре убылып кергән, камыт аслары, эшлея тирәләре күбекләнгән. Тирләгәннәр, тирән-тирән сулыйлар. Ял иттермичә мөмкин түгел. Кай очракта әрҗәләрне бер арбадан икенче арбага күчерергә туры килә. Йә Алла, Россия, Россия, матушка моя, кая тәгәрисең син!

Подпоручик Җиһангир Акбулатов шундый күңелсез уйларга бирелеп, озын торыклы, нечкә сыйраклы тимер күк айгырын өзлексез дөбердәп, шыгырдап килгән арбалар алдыннан салмак кына атлатып бара, ат адымы уңаена җиңел генә селкенеп, талпынып-талпынып куя. Ат өстендә йөрергә күнеккән булса кирәк, оста ансат утыра. Кай минутларда ул, кирәк тапканда, тезгенен тартып, тимер күкне текә генә бора да, өзәнгеләренә баскан килеш, бөтен гәүдәсе белән күтәрелеп, артына әйләнеп карый: олаулар тәртиптә киләләрме? Койрык бик артка калмаганмы?
Аның артында, олаулар башында, дистәдән артык җәяүле солдат. Алар, винтовкаларын иңнәренә аскан килеш, ашыкмый гына, олаулар җаеннан гына атлап, ара-тирә мыгыр-мыгыр сөйләшкәләп, аның артыннан киләләр. Иң алда, подпоручиктан да алда, дозорныйлар. Күп түгел. Дүрт кенә җайдак. Алар икешәр-икешәр бүленеп, атларын юырттырып, әледән-әле берничә чакрым алга китеп, юлны һәм тирә-якны күзәтеп әйләнеп кайталар да господин подпоручикка алда юлның тыныч икәнен әйтәләр.
Иң артта, олаулар койрыгында да сакчылар бар. Подпоручик Акбулатов кайчак тимер күк айгырын борып, йөгертеп, алар янына да барып кайта, тикшерә. Сак булырга куша. Саклыкның ул кадәр кирәклегенә үзе ышанып бетмәсә дә, хәрби тәртип кушканга, аннары үзенең башлык икәнен күрсәтергә теләгәнгә генә аларның исләренә төшерә.
Берәр олаучының аты тугарылса, камыт бавымы, мичәү арканымы өзелсә яисә берәр ачык авыз аркасында арба көпчәге юл буендагы канауга барып төшсә, кыскасы, юлда нинди генә тоткарлык булса да, олауларны барысын да туктатырга туры килә. Әлеге олауны рәтләгәндә яисә ачык авызның арба көпчәген канаудан күтәреп чыгарганчы, әллә никадәр вакыт уза. Мондый чакларда ул, айгырының кабыргасына шпоры белән төртә-төртә, әлеге туктаган олау янына атыла һәм болай да аптырап калган, аның атылып килүен күргәч, нишләргә белмәгән олаучы солдатның өстенә дөньядагы ләгънәтләрне яудыра, аны бик каты сүгә, миңгерәү сарык дип тә, ишәк дип тә, хәтта орангутан дип тә атый. Кыскасы, әлеге, күңелен рәнҗетеп, йөрәген әрнетеп торган ачуның үчен солдаттан ала. Моның дөрес түгеллеген үзе дә белә, шулай да сүгенмичә, акырмыйча калмый.
Гәрәй белән Ганиев разведкада чакта, төндә, кыр уртасында, обоздан ишетелгән сүгенү тавышларының хуҗасы шул подпоручик Җиһангир Акбулатов иде.
Җиһангир, гадәттә, бу кадәр сүгенүчән түгел. Сирәк сүгенә, әмма сүгенсә, тозлап, борычлап, тәштитләп сүгенә иде. Болай сүгенергә фронтта өйрәнгән ул.
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында, Галициядә оборонада яткан чакта алар, офицерлар, батальон командиры Белокопытов землянкасына еш кына җыелалар иде. Үзләре белән бергә хәзинәләрендә булган нигъмәтләрен – аракысын, ветчинасын, колбасасын, консервасын – кыскасы, нәрсә булса, шуны алып баралар да ышкылмаган тактадан гына корыштырган өстәл өстенә куялар. Киләсе кешеләр килеп беткәч, өстәл тирәсенә тезелешеп утыргач, бөтен дөньяны, фронтны, сугышны, көн саен, сәгать саен сагалап торган үлемне онытып, ашыйлар, эчәләр, җырлыйлар, күңел ачалар. Тамаклар чылатыла, күңел күтәрелә, телләр ачыла. Шунда инде менә, сөйләнәсе анекдотлар, тормышта очраган кызыклы хатын-кызлар белән булган интим хәлләр, вакыйгалар сөйләнеп беткәч, болай гына, кызык өчен, вакытны үткәрү өчен генә үзара чиратлашып сүгенергә керешәләр, ярышалар иде. Бер-берләренә ачуланып түгел, ә көлеп, шаярып сүгенәләр. Күңелсез окоп тормышын бизи торган зәвыклы спорт иде бу аларга.
Кем катырак, озаграк сүгенсә (арбитр, сәгатькә карап, вакытны минутлар, секундлар белән исәпли иде), шул җиңеп чыккан санала. Полкта оста, каты сүгенүчеләр аз түгел иде, билгеле, – өч-дүрт ел дәвам иткән кирәксез, мәгънәсез сугышта аның югары курсын тәмамлаганнар бар иде. Ләкин шулай да батальон командиры капитан Белокопытов чаклы оста, каты һәм озак сүгенә алучы кеше булмагандыр. Ул һәр юлы яңача сүгенә, яңа сүзләр таба, осталыгы, виртуозлыгы, теле телгә йокмавы белән иптәшләрен таңга калдыра иде. Теләсә, чирек сәгать, хәтта егерме минут өзлексез, бер җөмләне икенче әйтмичә, кабатламыйча, зәп-зәңгәр шаян күзләре белән иптәшләренең әле берсенә, әле икенчесенә карый-карый, сүгенеп тора ала иде. Тавышы шулкадәр көчле, каты иде аның, хәтта кайчак ул сүгенгәндә түшәмдәге бүрәнә ярыкларыннан туфрак коела төсле. Нәтиҗәсе, бу сәер ярышта җиңүче өчен куелган бүләк – шәрапмы, коньякмы, аракымы, әллә самогон гынамы – барыбер тантаналы рәвештә капитан кулына тапшырыла иде. Полкта, кем белә, бәлки, дивизиядә үктер аның кебек оста сүгенүче юк иде, виртуоз иде ул.
Офицерлар аның сүгенү җыентыгы бардыр, булмыйча калмас, әгәр андый җыентыгы булмаса, бу кадәр оста, шуның өстенә, һәр юлы яңача сүгенә алмас иде, дип уйлыйлар һәм ул җыентыкны күрәселәре, кулларына тотып карыйсылары бик килә иде. Кызыксынып, аңардан: «Чыннан да шундый җыентыгың бармы әллә?» – дип, никадәр сорасалар да, ул аның барлыгын да, юклыгын да ачык итеп әйтми, бары бик кадерләп, пөхтәләп үстергән сап-сары мыегы астыннан серле генә елмая иде.
Подпоручик Акбулатов сүгенү «сәнгатенә» менә шул маэстродан өйрәнгән. Дөреслек өчен шунсын да әйтергә кирәк: иң соңгы чиктә, бик ачуы килгән, әрнегән, тәмам чиктән чыккан вакытларда гына сүгенә иде ул. Бүген исә, ул чыннан да ачулы иде. Нигә ачуы килмәсен аның? Чөнки ул таш корсак Тараканов өчен, йомышчы малай кебек, олауның бер башыннан икенче башына чабып йөрергә, булдыксыз олаучыларны ашыктырырга, сүгәргә, орышырга тиеш. Аның эшеме бу, аның бурычымы? Юк, аныкы түгел. Аның бурычы – олауны, аңа төялгән сугыш кирәк-яракларын саклап алып кайту. Бусын ул эшләячәк, аны исән-сау алып кайтып җиткерәчәк.
Дөрес, олауда аңардан башка өлкән олаучы да бар. Кырык яшьләр тирәсендәге, җирән сакаллы карт солдат. Олауның хәрәкәтен асылда ул күзәтергә тиеш. Күзәтми дип әйтеп булмый аны, күзәтә. Шулай да аның кыймылдавын көтсәң, бригадага өч көнсез кайтып җитә алмассың. Җан көеге Тараканов аңа атланып йөрү өчен стройга ярамаган берәр гарип алаша да алып бирә алмаган. Шуңа күрә җирән сакал олауның бер башыннан икенче башына җәяү йөгерергә мәҗбүр. Җиһангир аны көтеп тора алмый. Кирәк урынга – туктаган яисә ватылган арба янына – чаптары белән атылып барып җитә дә, шундук кирәкле приказны бирә.
Аннары өлкән олаучы, Җиһангирның сизенүенә караганда, обозның хәрәкәтен, аның тигез йөрешен күзәтүдән бигрәк, атларны ял иттерү, ашату, эчертү турында күбрәк кайгырта кебек. Менә инде ул, Җиһангир янына өченче тапкыр йөгереп килеп, өчесендә дә түбәнчелекле тавыш белән:
– Ваше благородие, атларны ялга туктатырга рөхсәт итегез, – дип үтенде. – Бик арганнар. Ашатырга, эчерергә кирәк. Юкса, бөтенләй хәлдән таячаклар.
Подпоручик аның бу үтенечен ике тапкыр кире каккан, хәрәкәтне туктатмаска кушкан иде. Хәзер инде ул атларны ял иттерергә кирәклеген үзе дә төшенә. Бик еш туктый башладылар. Арганнар, тирләгәннәр. Шулай да ул аңа тиз генә рөхсәт бирмәде. Туктау яисә туктамау турында ачык бер фикергә килмәгәнлектән түгел, тик болай, үз дәрәҗәсен саклау өчен генә бераз сүзсез барды. Өлкән олаучы аның яныннан, юл кырыеннан атлый, җавап көтеп, әледән-әле аңа күтәрелеп карый иде.
– Кайда туктатмакчы буласың аларны? – диде, ниһаять, Акбулатов.
– Озакламыйча елгага җитәбез. Шунда туктатырга исәп, – диде өлкән олаучы. – Эчергәннән, солы биргәннән соң, болында бераз утлатып алырга да була… Бик арганнар мескеннәр. Кайберләре көчкә атлый. Станциядә дә җитәрлек ял иттерә алмадык…
Җиһангир елгага якынлашып килүләрен хәзер генә төшенде, чынлап та якынлашабызмыни дигәндәй, як-ягына каранып алды. Бүген иртә белән моннан узганда ул, ярларына кадәр тулып, борыла-сырыла сузылып яткан әллә ни киң булмаган ул елгага, аның әйләнә-тирәсендәге болыннарга, таллыкларга сокланып карап узган иде. Атларны ял иттерү өчен бик яхшы урын иде бу.
– Ярар алайса, – диде ул, җиңелчә генә кулын селтәп, – туктатырсың. Барлыгы сиңа бер сәгать вакыт. Шунда барысына да өлгер: ашат та, эчер дә, кирәк икән, утлат та. Онытма, ашыгырга кирәк. Болай да бик акрын кайтабыз. Ташбака да бездән тизрәк йөри.
Өлкән олаучы, җирән сакалын тырпайтып, аңа тагын бер тапкыр күтәрелеп карады:
– Ваше благородие, бер сәгатьтә генә ял иттерә алмыйбыз, – диде ул шул ук түбәнчелекле тавыш белән. – Атларның зур привалы кимендә ике сәгать.
Подпоручик каршы килмәде:
– Ярар, синеңчә булсын, – диде һәм, аңа юл куйганлыгын белдереп, кулын тагын бер селтәде.
Өлкән олаучы, баруыннан туктап, йөкләрнең якынлашуын көтеп алды.
Башка вакыт булса, Җиһангир аның тәкъдимен кабул итмәгән дә булыр иде. Әмма бу юлы, риза булырга туры килде. Барысы да шул Тараканов аркасында. Каһәр сукканның әле дә кайтып җиткәне юк. Моңа инде Акбулатов чынлап борчыла башлады. Нигә кайтмый? Куып җитәргә вакыт бит инде.
Өлкән олаучының исә атларны озаккарак туктатырга теләвенең үз сәбәбе бар иде. Станциядә, йөкләрне төяп бетереп, кузгалып китәргә торганда, Тараканов аны бер читкә чакырып алды да кисәтеп әйтте:
– Биш сәгать чамасы юл узгач, атларны ике сәгатькә ялга туктат, – диде. – Мин сезне шунда куып җитәрмен. Көтегез. – Шуның белән бергә ул обозны бары привал вакытында гына куып җитәчәге турында подпоручикка бер сүз дә әйтмәскә кушты. Чөнки ул аңа: «Мин сезне бер сәгатьтән, күп дигәндә ике сәгатьтән куып җитәрмен», – дигән иде.
Өлкән олаучы интендант хезмәте капитаны Тараканов приказын үтәмәүнең нәрсә белән бетәчәген яхшы белә иде. Шуңа күрә ул, подпоручикның ике сәгатькә туктарга рөхсәт итүенә бик шатланып, алдагы арбага сикереп менеп утырды да атларны куа төшергә кушты. Чөнки юл инде тауга түбәнрәк төшә башлаган иде.
Атлар, юыртмасалар да, кызурак атлый башладылар. Моны күреп, алдан баручы сакчылар да башта юл читенә тайпылдылар, аннары караңгыда дөбердәп, якынлашып килгән арбаларга берәм-берәм сикереп менеп утыра башладылар. Подпоручик һәм аның артыннан калышмый килүче, әлегә ялда саналган ике дозорный да шпорлары белән атларның кабыргаларына төрткәләп алдылар. Алар атланып кына түгел, юыртып ук киттеләр. Акбулатов, ниһаять, бераз кызурак бару мөмкинлегенә шатланып, зифа, төз гәүдәсе белән алгарак иелә төште дә айгырына чөңгерәп җибәрде. Тимер күк шуны гына көткән икән, нык, көчле аякларын бик матур күтәреп ала-ала, дагалары белән юл туфрагын сиптереп, чаба башлады. Әгәр хуҗасы авызлыгын тартып, тыеп тормаса, караңгыда беленер-беленмәс кенә сузылып яткан юл буйлап ул җәясеннән ычкынган уктай атылып киткән булыр иде. Тик хуҗасы, әледән-әле артка, олауга борылгалап карап, аның ашкынуын, ыргылырга теләвен тыеп бара иде.
Бу хәрәкәт, тирә-юньдәге кешеләрнең җанлана төшүләре, шау-шулары, атларны куалап, кычкырып-кычкырып җибәрүләре, арбаларның кинәт көчлерәк, бердәмрәк дөберди башлаулары, барысы да, ничектер, Акбулатовка яхшы тәэсир итте, станциядән чыкканнан бирле күңелен тырнап, борчып килгән ачуларын, пошынуларын үзе дә сизмәстән онытып җибәрде. Бу минутта аның тезгенне бушатып, чаптарының бөдрә ялына бөтен гәүдәсе белән иелгән килеш, камчылап, шпорлап, караңгыда, юллар, басулар, болыннар буйлап, җилгә каршы, билгесезлеккә каршы атыласы, очасы килә иде. Бу очу, атылу, җилгә каршы бару һәм балаларча кычкырып-кычкырып җибәрү аның күңелен тәмам рәхәтләндерер, сафландырыр шикелле иде. Кызганычка каршы, бу минутта ул моны эшли алмый, айгырын тыеп бара, авызлыгын тарта, чөнки артта олау. Олаучылар атларын никадәр тырышып кусалар да, ай яктысында беленер-беленмәс кенә ялтырап яткан юл тауга түбән булса да, йөрешне кызулата алмыйлар. Авыр йөкләргә җигелгән атлар, сыртларына чыбыркы килеп төшкәч, бер унбиш-егерме адым чамасы юырталар да, шундук туктап, адымлап кына бара башлыйлар. Бик арганнар, талчыкканнар. Ничек талчыкмасыннар? Соңгы атналарда муеннарыннан камыт төшми диярлек. Көн чабалар, төн чабалар, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек, кием-салым ташыйлар. Җитмәсә, базарлар ерак. Бу көннәрдә тагын да ераклашты. Барып, әйләнеп кайтыр өчен өч тәүлеккә якын вакыт кирәк. Кайтып, йөкләрне бушатырга өлгермиләр, яңадан чыгып китәргә приказ бирелә. Яңа задание, яңа эш. Атларны аннан-моннан ашаталар да, бернигә карамыйча, берни белән санашмыйча, яңадан ерак юлга чыгып китәләр. Мескеннәр, ничек армасыннар, ничек талчыкмасыннар.
Подпоручик Акбулатов кул астындагы кешеләргә шактый каты, тупас, кырыс мөгамәләдә булса да, хайваннарга, бигрәк тә атларга карата андый мөнәсәбәттә түгел иде. Атларны ярата иде ул. Вакытында каралмаганга, ашатылмаганга, тиешеннән артык эксплуатацияләнгәнгә кызгана иде ул аларны. Өлкән олаучыга, олауны туктатып, атларны ял иттерергә рөхсәт биргәндә аның бу хисе дә роль уйнамыйча калмагандыр, чөнки ул атларның хәлдән таеп барганлыкларын сизеп тора иде.
Ул, айгырын җиңелчә генә юырттырып, күпер янына килеп җиткәндә, олау инде шактый артта калган иде. Җиһангир аларга каршы бармаска, бәлки, аларны шунда, күпер төбендә генә көтеп алырга булды. Шуңа күрә ул, тезгенен тартып, Тимер күген кире борды да, ияреннән төшмичә генә сөзәк тауга карап тора башлады. Гәрчә тау битен таркау болытлар арасыннан караган ай нуры бераз яктыртса да, олау әле күренми, бары дөбердәгән, төнге тынлыкны бозып, шаулаган, гөрләгән тавышы гына ишетелә иде. Килгән тавышка карап, олаучыларның атларны бер адымлатып, бер юыртып төшеп килгәнлекләрен аңлап була иде.
Алар килеп җиткәнче оеган аякларын бераз яздырырга теләп, атыннан, гадәтенчә, ансат кына, җиңел генә сикереп төште. Җиһангир кавалериядә хезмәт итүче офицерлардан булмаса да, ат өстендә йөрергә балачагында ук өйрәнгән иде. Әтисе аның атлар тотарга ярата, – тотканда, үзләре өчен җиңелгә җигәргә булсын, атланып йөрергә булсын, алпавытлар арасында йөзне кызартмаслык яхшы токымлы атлар тота иде. Барыннан да бигрәк ул балаларының – яшь мирзаларның берәр җиргә барганда, иярле атка атланып баруларын хуп күрә иде.
– Ат өстендә оста йөрегез, Котлыбәк бабакайның традициясен саклагыз, – ди торган иде ул аларга. – Ул гомер буе ат өстендә йөргән, хәтта үләр алдыннан ике-өч көн элек кенә дә, иң яраткан чаптарын иярләп, ун-унбиш чакрым җир әйләнеп кайткан. Үзегез беләсез, бабакай сиксәнне тутырып үлгән. Менә нинди кеше булган ул.
Җиһангир җиргә аяк басу белән башта, гадәтенчә, өс-башын тәртипкә китерде, бил каешын кыса төште, револьверы бераз урыныннан кузгалган икән, аны рәтләде, шинель итәкләрен кайтара төшеп, итек кунычларын тартып куйды, аннары кулы белән атының башыннан, муеныннан иркәләп, сыйпаштыргалап алды. Тимер күк тә, аның иркәләвен яратып, башы белән аңа сыенып, ышкынып алуны кирәк тапты. Ат тирләмәгән иде, шулай да аңардан тозлы тир исе аңкый иде.
Акбулатов аякларын яздырырга теләп, айгырын тезгененнән тоткан килеш арлы-бирле бераз йөргәннән соң, күпергә керде. Күпер яңа түгел иде, кайбер такталары купкан, какшаган, ат баскан саен шалтырап, шыгырдап куя. Җиһангир аларны аягы белән капшап, бер башыннан икенче башына кадәр җентекләп тикшереп чыкты да обоз үтәрлек дигән фикергә килде. Аннары, яңадан күпер уртасына килеп, елгага, аның караңгыда куерып, кара-кучкылланып торган суына, яр буендагы камышларына караган хәлдә тынып калды.
Якынлашып килгән обоз тавышын санамаганда, тирә-юнь тын. Тик Тимер күк кенә, әллә эчәсе килгәнгә, әллә болай гына теле белән авызлыгын шалтырата, аны салырга тели, – сала алмагач, күпер тактасына алгы уң аягы белән ачуланып типкәләп ала, пошкыра. Такта, аның чөмәкле дагасына түзә алмыйча, ыңгыраша, калтырый. …

 

Дәвамын журналның март (№3, 2016) саныннан укый аласыз.


Комментарий язарга